Бикә Рәхимованың Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Молодец якларың бар инде: хезмәтең ничек кенә авыр булмасын, иҗатыңны ташламыйсың, тырмашып язасың икән. Кышкы суык көннәрдә каравылда, постта торуларыңны күз алдына китерәм... Түз инде, күп калмады бит...
11 февраль, 1967 ел.
Казан.
Исәнме, Равилем!
Самарага баруым ярады дип сөенеп йөрим әле. Хезмәт иткән частеңдагы
казармаларны күрмәсәм дә, синең хәлләреңне, кәефләреңне яхшырак күреп, белеп
кайттым шикелле. Молодец якларың бар инде: хезмәтең ничек кенә авыр булмасын,
иҗатыңны ташламыйсың, тырмашып язасың икән. Кышкы суык көннәрдә каравылда,
постта торуларыңны күз алдына китерәм... Түз инде, күп калмады бит... Курсларда
укуың ни хәлдә? Бу арада тагын берәр экзамен биргәнсеңдер дип уйлыйм. Ашау
ягы, хәләл ризык булмагач, кыен инде сиңа. Кибеттән юньлерәк берәр нәрсә алырга
тырыш, акча жәлләмә! Гел 4кә-5кә укырга димәгән, офицер званиесен бирерләр әле,
урта билгеләр алсаң да. Бетеренмә, ялыкма!
Хатларыңны алдым. Рәхмәт. Үзем бер көе әйбәт кенә йөрим әле. Сәламәтлек
ярыйсы. Өйдәге хәлләргә килгәндә, бар да тәртиптә. Дәү әни генә авырып тора,
уразага керү ярамады, ахрысы. Бик карт шул, көчкә генә йөри үзе... Фатир мәсьәләсе
турында бик нык уйланам, борчылам. Бирсәләр, шәһәр читендә булса да, ярар иде әле.
Кыр-урман ягы булса, бергәләшеп чаңгы шуар идек! (Үз-үзеңне шулай настроить итә
башларга кирәктер ул). Хәер, литфондның мөмкинлекләрен син яхшырак беләсең.
Ярый, бу – минем башка килгән фикерләрем генә, эшкә файдасы да булмас билгеле,
шулай да язасы килде.
Равилем, мин әллә ни яза алмадым инде, коры гына, соры гына бер хат кисәге килеп
чыкты. Алдагы көннәрдә бик күп, бик күп сөйләшербез, гөрләшербез әле, Алла боерса!
Ярый, Равилем, бик сагынып, Миляң.
6 октябрь, 1979 ел.
Казан.
Равил, исәнме!
Шөкер, тагын бер хатың килде, озак килсә дә, килеп җитте. Хатны көтү авыр, алу
җиңел, күңелле.
Нәшрияттан китабың чыгу турында хәбәр иттеләр. Берничә сигнальный
экземплярны үзеңә дә җибәргәннәр икән. Синең өчен бик шатмын. Бигрәк тә үзең
шатланганга шатланам.
Бүген җыелган кайбер газеталарны, корреспонденцияләрне почта аша җибәрдем.
Дөресрәге, Алмаз белән икәү җибәрдек. Бүтән җибәрелмәс тә инде. Почта бик озак
баргач, сиңа килеп тә җитмәскә мөмкин. Без синең кайтуыңны көтәбез.
Без Алмаз белән бер көе яшәп яткан булабыз. Әле дә ярый, ул бар. Синсез өй буш.
Тышта – яңгыр. Беркая чыгасы килми. Бу арада укытучылар бәйрәмнәре, әллә нинди
юбилейлар булды, берсенә дә барасы килмәде. Әле ярый, вакыт юк, өлгереп булмый.
Өстәвенә, авырып торам. Баш авырта, күз сызлый. Юньләп эшли дә, укый да алмыйм...
Үзем эчтән генә атна-ун көнгә синең янга Пицундага бармам микән дип йөри идем,
хәзер юл тәмам киселде бугай. Үткән атнада шул авырган килеш телевидениегә –
мәктәп балаларын «Ялкын» журналы тапшыруына алып бардым. Подписка уңаеннан.
Җылы гына тапшыру булды. Мин телевидениенең рәтен-чиратын белми идем. Минем
өчен рәхәт булып китте. Төшерә торган залларында кояш кебек әллә ничә прожектор
җылытып тора икән, җылынып утырдым. Җылы җитми шул миңа бу дөньяда!
Тагын кайбер яңалыклар: Шамил (композитор Шамил Шәрифуллин – ред.)
Мәскәүдән кайткан. Хатыны белән безгә килеп киттеләр. Ул аспирантурага кергән.
Хәзер чакыру кәгазе көтеп торалар. Сиңа бу арада хат-кәгазьләр байтак килде. Мәскәү
өлкәсеннән Анатолий Брагин үзенең китабын җибәргән. «Литературная газета»дан
Виктор Широков дигән кеше шигырьләреңнең тиздән чыгасы турында язган. Маша
Аввакумова подстрочниклар сорый. «Правда»дан шигырьләрең өчен 47 сум гонорар
килде! Гел шунда гына басыласы икән дип елмаеп куйдым. Тагын башка кәгазьләр
дә бар әле, СССР әдәбияты көннәренә чакырулар да. Аларны кайткач укырсың инде.
Равил, бәлки берәр көн булса да алданрак кайтырсың? Бу юлы, зинһар, Мәскәүгә
кереп торма инде.
Тагын мондагы хәлләргә килсәк, Люция (Р.Ф.ның сеңлесе – ред.) белән күрешеп
торабыз. Башка туганнарны бу арада күргән юк. Алмазның тәртибе уртача. Әтигә
хат язам дип сөйләнеп йөри. Бассейнга атнасына 3 тапкыр йөри. Укуы начар түгел.
Ялкаулыгы да җитәрлек. Инде ничек тә, урам иркенә бирмичә, үзебездән биздермәскә
иде. Бусы – иң мөһиме (күрше малае Ренат төнге 12 ләрдә генә кайта хәзер).
Телефоннан сөйләшкәндә, син кырым татары Фикрәтнең адресын сораган идең.
Крым, Советский р-н. совхоз «Шалфейный». Халилов Фикрет Бекирович.
Бик сагынып, Миля, Алмаз.
------------------------
Бикә Рәхимова (Фәйзуллина Миңлебикә Рәхмәтулла кызы, 1939-2011) – шагыйрә, педагог, мөхәррир.
Р.Фәйзуллинның хатыны. Дәүләт эшлеклесе Алмаз Фәйзуллинның әнисе.
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев