Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР

23 апрель, 1986 ел. Эльмира, хәерле көн! Раушания, Резеда һәм үзегезгә кайнар сәлам! «Мизгел»не бер тын белән бер утыруда укып чыктым. Гаҗәп! Әйтерсең лә бу Сезнең беренче проза китабы түгел, ә инде бик тә тәҗрибәле өлкән язучының 1001 нче китабы! Сокланып, куанып укыдым. Рәхмәт, Эльмира!

***
20 апрель, 1986 ел.
Дорогая Эльмира!
Посылаю сделанные переводы (2-ой экземпляр), если понравится, сами ещё
раз перечитайте. 1-й экземпляр предложу журналу «Нева». Мне самой кажется
удачными переводы, потому что основная наша задача – чтобы были хорошие
русские стихи. Не сделала я толко одно стихотворение о матери, потерявшей
7 детей. Подстрочник очень не точный, можно двояко понимать мысль автора.
Эльмира! Обязательно мне напишите, когда получите переводы. Если у
нас сложится творческий контакт, буду рада, так как ваши стихи выстраданы,
они идут из души.
Привет вашим девочкам и Кияму (Кыям Миңлебаев – Э.Ш.).
Жду вестей.
Наташа (Карпова – Э.Ш.)

***
23 апрель, 1986 ел.
Эльмира, хәерле көн!
Раушания, Резеда һәм үзегезгә кайнар сәлам!
«Мизгел»не бер тын белән бер утыруда укып чыктым. Гаҗәп! Әйтерсең
лә бу Сезнең беренче проза китабы түгел, ә инде бик тә тәҗрибәле өлкән
язучының 1001 нче китабы! Сокланып, куанып укыдым. Рәхмәт, Эльмира!
Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ына тәңгәл торырлык әсәрләр, гомерле,
дәвамлы әсәрләр болар. Кайдан килә соң бу осталык?! Сәбәпләре – хисләр ташкыны. Аларны, бүтәннәр дә аңларлык иттереп, гап-гади генә, нәкъ халык
теле белән сөйли дә белергә кирәк бит әле! Менә шунысы гаҗәп тә инде аның!
Зур, калын романнарга салалар кайберәүләр шул ук вакыйга-хәлләрне, ә Сездә
алар җыйнак кына, тыйнак кына повестьларга сыеп беткәннәр. Шул түгелме
инде осталык?!
Ике беренче китап1 – поэзия һәм проза. Икесе дә уңышлы, әле моңача
күрелмәгән (беренче китаплар буларак) хәл. Сезне чын күңелдән тәбриклисе,
килер көннәргә иминлек кенә телисе кала. Ә әдәби уңышларның, иҗат
җимешләрегезнең татлы һәм затлы даны булачагына шигем юк инде.
Әдәбиятыбызга шундый талантның балкып килеп керүе – халкыбыз өчен зур,
шатлыклы бәйрәмдер дип өметләнәсем килә. Һәм шуңа ышанам да!
Сөйләшер сүзләр күп. Нигәдер, именно сезнең белән фикерләшергә,
сөйләшергә теләк туды. Күрәсең, Сезнең искитмәле гади, ачык булуыгызмы,
Сезнең иҗатка, уңышларыгызга табынумы – әлегә әйтә дә алмыйм. Сезнең
әсәрләрне укыганчы да бик күп авторларны күргән-белгән бар иде бит инде –
ир-аттан да, хатын-кызлардан да! Алар андый теләк уятмадылар. Күрәсең, всё
же – бу Сезнең әсәрләр тәэсире, шулардан айный алмау хикмәтедер. Болары
өчен дә җылы рәхмәтләрем Сезгә!
Сез инде тәҗрибәле, булган, ут йөрәкле әдип. Үзегез дә беләсездер. Шулай
да әйтим инде. Сезгә рус теленә тәрҗемә хәстәрләрен күрә башларга кирәк.
Тәрҗемәчеләрнең шәпләрен табасы иде, иң асылларын. Татар инде Сезне
табар. Ә ил күләмендә – тик рус теле аркылы. Безнең дә Фазу Алиева, Кадрия,
Зумануловаларыбыз, Сильваларыбыз булсын иде. Моңа Сез генә кандидат дип
әйтәсем килә. Өмет багларлык бүтән йолдызлар-кызлар күренми. Нурияне
өнәп бетермим, аны аңлавы кыен. Ә Сез җырлап аккан тау чишмәсе сыман
саф, гап-гади. Теләгем – өметем шул.
Бер секрет йомышым бар. Сез Фирая (Зиятдинова. – Э.Ш.) белән бик тату
дуслар бугай. Шул кызыкай китабымны бүләк итәрмен дип куандырды башта,
ә сорап кергәч – кукиш! Ә икенче көнне коридорда шундый матур елмайды,
шулай да кабат сорап кермәдем, мин Урал-тау малае бит. Кыялар горур анда!
– үзем түмгәк кенә булсам да. Шул чибәркәйдән минем өчен бер китап сорап
алыгыз әле. Бер генә кибеттә дә таба алмадым. Ә кызлар поэзиясен мин бик
яратып укыйм. Аларда чын хисләр, иң җылы лирика була.
Иминлекләр теләп, ихтирам белән, Риза Шәфи.

1 «Яңгыр җиле» һәм «Мизгел» исемле китаплар.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии 

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев