Соңгы язмалар

  • 8 август 2020 - 13:00
    Сайрар чак (дәвамы)
    – И аллам, бу баланы кайтаруыма үкенә дә башладым. Сезгә кереп чыкканнан бирле капланып ятты, иңбашлары сикерә, сизәм инде – елый. Кыстап торгызам да ашатырга маташам. Әллә авыруы көчле, ютәлли-ютәлли ашый да тагын барып ята...
    77
    0
    0
  • 8 август 2020 - 12:00
    Яшьлек авазы
    – Син – бердәнберем икәнсең, мин сине эзләдем, синнән башка яши алмам, ахры. Әйдә, кияүгә чык миңа. Сайла иң матур күлмәкне, хәзер үк сатып алам. – Вәгъдәләшкән ярым бар, ачуланма. – Синсез мин ничек яшәрмен? – Яшәгәнсең бит, тагын яшәрсең, сау бул. Бер атнадан минем туем...
    95
    0
    4
  • 8 август 2020 - 11:00
    Фәрештәгә тиңлим сине (повесть)
    - Тәгаен әйтә алам – аягыгызны кисәргә туры киләчәк, башкача юл юк. Миннегөлнең шушы минут эчендә нинди хисләр кичерергә өлгергәнен сүз белән генә әйтеп-аңлатып булса икән...
    39
    0
    0
  • 8 август 2020 - 10:00
    Күрәсен күрде (бәян)
    Камил авыру әнисен төрле табибларга күрсәтеп карады, республика дәваханәсенә алып барды, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, өшкереп-төкереп дәвалаучы әбиләрнең ишеген дә күп шакыды. Нәтиҗәсе генә булмады. Ахыр чиктә әнисенең аяк-куллары йөрми башлады – паралич сукты...
    48
    0
    0
  • 8 август 2020 - 09:00
    Мин Рейганны күрдем (хикәя)
    Мәскәүдә эш белән йөрим. Калинин проспекты буйлап бара торгач, Кремльгә килеп чыктым. Монда халык, халык... Кремльгә керә торган юлны ике яктан камап алганнар бүген. Бүген Америка Президенты Рональд Рейганның Мәскәүгә сәфәре башлана бит!.. Аның аэропорттан Кремльгә килүен көтәләр. Эшем күп булса да, Рейган кадәр Рейганны күрмичә китеп буламы?!
    944
    0
    2
  • 7 август 2020 - 17:00
    Чишмәленең шәфкатьле таңнары (хикәя)
    Кычкырган тавыш колакны ярды. "Айрат батты, Айрат батты". Ләйсән йөгереп барган уңайга сумкасын бер якка, аяк киемнәрен икенче якка тондырып, киемнәре белән суга сикерде...
    1680
    0
    12
  • 7 август 2020 - 16:00
    Мәңгегә яныңда калырмын...
    Диңгезнең зәңгәрсу күзләре нәкъ синең караштай күренә...
    430
    0
    0
  • 7 август 2020 - 15:00
    Шәрифулла (хикәя)
    Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла...
    173
    0
    0
  • 7 август 2020 - 14:00
    Бәхәс
    Бәхәс объекты – Кырым...
    100
    0
    0
  • 7 август 2020 - 13:00
    Азау – соңгы бүре (хикәя)
    Ялгыз бүре ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу – үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр...
    1477
    0
    2
  • 7 август 2020 - 12:00
    "Илең турында уйла" бәйгесенә әсәрләр кабул итү дәвам итә!
    Конкурс бер турда 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 10 декабренә кадәр үткәрелә.
    44
    0
    0
  • 7 август 2020 - 11:00
    Төш (бәян)
    Башкаладан төн уртасында самолёт белән китертелгән табиблар, наркоз астында яшәү һәм үлем арасында эленеп торган Сөмбелне тирги алмагач, коридорга берәм-берәм чыгып, Камилне сүктеләр. Ирнең үзен битәрләве дә эзсез үтмәде: аңына килә алмаган, аналыгын да, шактый күп канын да югалткан Сөмбеле янында үткәргән өч төндә башында бер кара чәче дә калмады…
    371
    0
    1
  • 7 август 2020 - 10:00
    Димәк...
    Кояш көлеп, җиргә караса...
    95
    0
    0
  • 7 август 2020 - 09:00
    Кыска ялганыш (хикәя)
    Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем...
    1469
    0
    3
  • 6 август 2020 - 17:00
    Сәмига (повесть)
    Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап барды. Җаныннан да якын яраткан кешесенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем телгәләде...
    652
    0
    3
Реклама