Мунча исеме

Адәм баласының шәхси исеме искиткеч зур әһәмияткә ия. Үсеш чорында ул кешегә шулкадәр йогынты ясый, аның нәтиҗәләреннән инде беркем дә арына алмый. Кушылган атның холык-фигыль белән бәйләнешен тулысынча аңлату мөмкин дә түгелдер. Халкыбыз тикмәгә генә шулай кистереп әйтмәгән: яхшы исем малдан артык.

Сабыйларга исем бирүдә төрле хәлләр күзәтелә. Әйтик, язучы булып танылган Ркаил Зәйдулла да бу җәһәттән элгәрләр йоласы кысасына кертелгән. Дөньяга тәүге тапкыр варисларча аваз салгачтын, акушер ханым бала атасына киңәшен җиткерә: «Күз генә тимәсен, улыгыз томрап тора. Нарасыйны өйгә алып кайткач, мунча исеме кушып юындырыгыз. Нәфесен  сузучы бичура ише зат аны үз баласына алмаштырып куймасын. Барча мут җен-пәрине куркытырдай ат кирәк. Биш-алты ай үткәч, башка нам табарсыз...»

Мондый ырым-шырымга ышанмаган Рафаил абзый кулын гына селти, әмма аның күңелендә барыбер борчылдыргыч шик-шом утырып кала. «Кат-кат исем кушмыйлар инде, – дип уйлана ул. – Һәммә очракка ярашлысы хаҗәт». Колачлы рәвештә фикер йөртүче мөгаллим үзенчә нәтиҗәгә килә, әлбәттә, соңгы карарын кабул иткәндә беркадәр арттырып та җибәрә: малайга Ркаил исемен бирергә! Һәртөрле җен-пәриләр гаскәренә каршы торырлык, аларның котын алырлык атама булачак, янәсе. Шифрын ачып әйтсәк, РКАИЛ «Рабоче-крестьянская армия имени Ленина» дигәнне аңлата.

Шулай беренче юындыруда кушылган мунча исеме Ркаил Зәйдуллинга гомер буенача тагылып кала. Ошбу сәер атны йөртүче чырыс малайдан мифик затлар гына түгел, кайчак авыл урамында бергәләп тырай типкән яшьтәшләре дә шүрләп куя. Аның бәгъзе гамәлләре дә бик шаккатмалы килеп чыга: йә ул менү-җигүгә бөтенләй өйрәтелмәгән асау айгырга атланып җилдертә, яисә Актырнак кушаматлы көчеген кызу мунчада себерке белән чаба. Оланкай үзенчә кыланып, бүре токымының усаллануын тели. «Ркаил исеме аклана бит», – дип, ихластан сөенә әтисе.

Казан университетына белем алырга килгән яшьләр арасында да бу үзенчәлекле исем күпләрнең колагын әледән-әле торгызгалап тора. Бунтарь холыклы егетнең кыю-кыю шигырьләре әдәбият аксакалларын да сискәндереп куя. Шулай әсәрләнү аларга тансык. Ркаил өлкәннәргә якынаеп китә. Берчак Сибгат Хәким аңа тәкъдим кыла. «Ташла әле шул мунча атамасын, – ди ул. – Натураңа ятыш шәп исем кушыйк». Яшь шагыйрь әлеге кәттә кушаматны түземсезлек белән җәһәт ишетергә тели. Вәләкин остазы сабырлык күрсәтә. Үзенчә озаграк тукталыш ясаганнан соң ул тәкатьсез студентка иҗекләп пышылдый: «Рка-ци-те-ли...» Сибгат ага кайбер мәҗлесләрдә чынлап кыстасалар, шушындый грузин шәрабен якын күрә иде. «Монысы да мунча исеменнән ерак китмәгән ич», – дип көрсенгәндәй итә көләргә азапланган Ркаил Зәйдулла. Ркацители, имеш.

Шушы җәһәттән дус-ишләрнең төрлечә оскытуы тора-бара ниндидер «комплекс»ка әйләнеп китә. Ркаил үз-үзен яклау әмәлен, аклану юлларын эзли башлый. Әнә, миллилек үрнәге булырлык Актаныш тумаларының байтагы сәп-сәер мунча исемнәре белән яши ләбаса. Азнакайда да күп андыйлар... Эченнән генә сабыйларча үртәлеп йөри биргән шагыйрь, берчак җаен табып, XIX гасырда ук чыккан иске китап күрсәтте. Анда ап-ачык итеп шулай язылган иде: «Аркаил – күкнең икенче катындагы фәрештәләр башлыгы». Монысына инде һичкем ышанмады – фәрештәләр кайда да, габед Ркаил кайда...

 Шактый сәер яңгыраган ошбу исемгә мәдәни кавем акрынлап ияләште инде. Пәри кызларын бот чабарга мәҗбүр иткән намне йөртүче әдипнең төрле шәкелдәге әсәрләре газиз халкы тарафыннан тәэсирләнеп укыла, шайтаннар өерен шыр җибәрергә ирексезләгән шәхси атаманы танытучы җәмәгать эшлеклесенең катгый мәкалә-чыгышлары милләт хакын һәрьяклап дауларга булыша. Кыскасы, каләм рыцаре Ркаил Зәйдулла үзенең атын тулаем аклый. Шулай барса, әдәбият тарихына аның «Ф.И.О.»сы да, иншалла, зур хәрефләр белән язып куелачак.

Менә сиңа мунча исеме!..


 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: