Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

ФРАНЦУЗ ТЕЛЕНДӘ НӘШЕР ИТЕЛГӘН «ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ПРОЗАСЫ АНТОЛОГИЯСЕ»НӘ (ПАРИЖ, 2021) КҮЗӘТҮ

Европада татар әдәбияты белән кызыксыну бармы? Француз телендә Парижда басылган «Хәзерге татар прозасы антологиясе» бу сорауларга җавап булып тора.

Европада татар әдәбияты белән кызыксыну бармы? Француз телендә Парижда басылган «Хәзерге татар прозасы антологиясе» бу сорауларга җавап булып тора.

«Франциядә татар әдәбиятына кызыксыну бар, әмма алар өчен әлегә без ерак планета кебек. Татарлар турында гомуми күзаллау булса да, тарих һәм әдәбият аша танышу бик аз дәрәҗәдә. Халкыбыз турында белгертүнең иң үтемле мәдәни юлы – әдәбият. Укучыга бүгенге авторлар кызык, шуңа күрә әлеге проектларны башкарып чыктык», – диде китапның төзүчесе Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, язучы Ленар Шәех.

Антологиянең сүз башын галим Тимур Мөхетдин язган. «Бу китапта бүгенге көндә җиң сызганып иҗат итүче алты язучының өчәр хикәясе урын алган.  Галимҗан Гыйльманов, Фирүзә Җамалетдинова, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Айсылу Имамиева һәм Рөстәм Галиуллин», – дип белдерде  Ленар Шәех үзе.

Француз теленә тәрҗемә ителгән татар прозасы ни турында соң? Игътибарны антологиядә урын алган  Айсылу Имамиеваның «Мәчет» хикәясенә юнәлтик. Хикәядә авылда иман йорты булдыру вакыйгасы һәм аның Кадрия исемле кызның күңеленә ясаган тәэсире сурәтләнә. Укытучы әнисе белән булган хәл һәм мәктәп газетасында мәчет төзелү турында мәкалә урнаштырганга шелтә белдергән кешенең бу шатлыклы көнне котлап чыгыш ясавы аша икейөзлелек проблемасы бирелә. Кадрия күп җирләрдә булып, нинди генә затлы мәчетләр күрмәсен, авылдагысының бусагасын атлап кергәндәге хатирәләр иң яктысы булып кала.

А.Имамиеваның «Төпчек бала» хикәясенә «Бар дөньяны афәт, сугыш чорнап алса да, аналар барыбер яшәү турында уйларга мәҗбүр» дигән эпиграф куелган. Баласы дөньяга килер алдыннан гына иренең кара тамгалы хәбәре килгән ананың чарасызлыгы, ялгыш адымнан кире кайтуы сурәтләнә. Сугыш темасы «Хәбиб бабай хатирәсе»ндә дә дәвам итә. Тарих турында уйланулар һәм Беренче Бөтендөнья сугышында булган аяныч хәл. Әйе, һавада дары исе килмәгәндә дә сугышта адым саен куркыныч сагалый. Берничә атна эчендә шаян яшьлекләрен урта яшьлек ир-ат кыяфәтенә алыштырган Хәбиб белән Зәйнине ни көтә? Җыентык та урын алган хикәяләрнең өчесендә дә ретроспекция алымы кулланыла, хәзерге заманда барган сыман тоелган вакыйгаларның инде үткәндә булганлыгы ачыклана.

Галимҗан Гыйльмановның «Бүреләр һәм Иоханн Себастьян Бах» хикәясендә Мәскәүдәге затлы залларда чыгыш ясаган өметле музыкант егетнең әбисе авылына кайтып җиткәндә генә бүреләр көтүенә очравы сурәтләнә. Кыргый җәнлекләр моңлы итеп җырлаган яисә уен коралында уйнаган кешегә тимиләр дигәнне ишеткәне булган егет скрипкада Бахның сонаталарын уйнарга карар кыла. Ә бүреләр утыра бирә... Татар авылы янындагы бүреләр татар көен көтәдер дигән уй белән егет үзе белгән бердәнбер татар көе «Туган тел»не исенә төшерә. Могҗиза була: ерткычлар таралыша. Бу хикәясендә язучы ата-аналарның, үзләре дә шәһәрләшеп, балаларын төрле яктан үстереп тә, туган телләрен өйрәтүгә тиешле игътибар бирмәве турында уйлана һәм татар моңының көчен раслый. «Лифтта» хикәясе укучыны иркен басу юлыннан тынчу лифтка күчерә. Язучы, язылып беткән романына нокта куя алмый утырганнан соң, җилләнеп керергә ниятләп чыгып китә һәм лифтта бикләнеп кала. Вакытның төгәл күрсәтелеп, ике  сәгать ярым эчендә геройларның үз-үзен тотышлары аша характерлары ачылуы күз алдына сәхнә әсәрендәге шикелле ачык килеп баса. Ябылып калуга һәркем якыннарына булган ачу-үпкәсен белдерә башлый. Кемдер «2»ле алган улына, кемдер исереп кайткан иренә, үзен кибеткә җибәргән хатынына, «кунак» килгәч куып чыгарган әнисенә. Ниндидер котылгысыз фаҗигагә эләгеп, бар тормышын күз алдыннан үткәргән шикелле, һәркем ялгышларын аңлап үкенә, чыккан очракта бөтенләй башка мөнәсәбәт күрсәтер идем дип сөйли башлый. Тагын бер сәгатьтән лифт ишеге ачылуга барысын да ишек төбендә газизләре каршы ала. Лифттагы матур сүзләр – чынбарлыкта буш сүзләр генә. Автор позициясе хикәяләүче теле белән җиткерелә: «Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләр. Дөрес икән». 

«Сынау –  сыналу ул» хикәясе гомере буе авылда яшәгән Хәбибрахман картның, нигезен кадаклап, уллары янына шәһәргә китүе хакында. Үткән тормышы, балалары турында уйланып утырганда ул янындагы диндар кыяфәтле картка игътибар итә. Сөйләшеп китәләр, Хәбибрахман карт өч улыннан икесенең берсенә килүе белән бүлешә, уртанчысының зур фатирда яшәвен, аны чакырмавын аңлата. Әңгәмәдәше балаларын сынап карарга тәкъдим итә. Бай уллары сынауны үтә алмый, ә уртанчысы бөтенләй башка яктан ачыла. Игелекле һәм акыллы уйларга бирелгән Хәбибрахман картның бу халәте озакка бармый: аның үзен дә олы сынау көтә. Бу хикәядә аталар һәм балалар, туганнар мөнәсәбәтләре, байлык – ярлылык һәм әсәрнең исеменә үк чыгарылып куелган кешенең сыналуы мәсьәләләре күтәрелә.  Бөтен шәһәрне бер итеп яшәгән, бар өмете аларга багланган улларының мөнәсәбәте үзгәрүе, теш табибы булган улының исә әнисенең тешләрен карый алмавы да аяныч. 

Антологиядә Ленар Шәех хикәяләре урын алган. «Бал бабай» оныкчыгына бабасының «Миннән истәлек булыр. Мөселманлык – татарлыкны саклый торган бердәнбер сыйфат ул», – дип, бөти тапшыруыннан башлана. «Колхозлашу чорында туган авылларыннан ятим ителеп, ваз кичтерелеп куылулары, әтисенең «кара эшләпәле» кешеләр белән каядыр китеп югалуы; Бөек Ватан сугышы, әсирлек... Ашкынып туган якка кайту һәм тагын ун елга төрмәгә эләгү» – үз гомерендә нинди генә сынау аша үтмәгән, бал кортларында гына юану тапкан картның йөрәге кызы Нурлыбикәнең рус егетенә кияүгә чыгып, Себергә китеп баруын, оныкларының бер кәлимә татарча белмәвен, яраткан оныгы Илгизнең рус кызына өйләнергә җыенуын күтәрә алмый. 

«Ике тарих» хикәясе «Кемгә, нәрсәгә сатылырга? Ни өчен?.. «Сатылу» сүзенең асылында ни ята? Ул гел начар гына буламы?..» дип башлана. Ике  тарих –  йөргән кызы ташлаган егет һәм балалары ташлап киткән карчык. «Ике вакыйга. Икесендә дә – гади кешеләр, безнең язмыш. Тормышыбызны бәхетле һәм үкенечсез итеп үткәрү, һәр гамәлне күңел теләгәнчә башкару үзебездән тора». 

«Йөрәккәем янганга...» ГЭСлар төзелү сәбәпле, авылларны күчерү фаҗигасен күңелдән үткәрә.  Үгетләүләргә карамастан, шунда калган гаилә авылның йөрәге булып яшәвен дәвам итә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, язучы Ркаил Зәйдулланың антологиядә урын алган «Ак эт» хикәясе өеннән халык өзелми торган, беркем дә яшен белмәгән Җантай әби турында. Имеш, төнлә бу карчык ак эткә әверелә дә урамда берәр кыз-хатынны эзләп йөри икән. Шуның аяк арасыннан үтеп китсә, тынычлап җан бирәчәк икән. Бу ышану кешене әсир итә.

«Мылтык» хикәясе заманында шәп аучы булган ирнең мылтыгын табып алып, ауга чыгарга җыенуы турында сөйли. Ә янына сеңлесе килгән авыр хәлдәге хатыны үзен терелтергә сәләтле булган дәва өмет итә. 

Рөстәм Галиуллинның «Боссоойко» хикәясендә язучы якут дустыннан ишетеп белгән Боссоойко турында язарга ниятләп Саха иленә бара. Саха халкының каһарманы булган, гаделсезлеккә каршы гади халыкны яклап көрәшкән татар егете Гыйззәтулла Рәхмәтуллин була ул. Гыйззәтулла батыр дастан каһарманнарыдай сурәтләнә, тулы көчкә ия булуы – 100 пот – 1600 кг күтәрә алганлыгы әйтелә. 

«Тимер капка артында» ирексез ирекле кешеләр – хәзерге заманда төзелештә аз хезмәт хакына эшләүче төрле милләт һәм ил вәкилләрен сурәтли. Аларны исемнәре белән түгел, номерлары белән генә атыйлар, эш барышын тикшерергә килгән хуҗаның күз алдыннан да алып куялар. Китәргә теләсәләр дә, башка эш табу мөмкинлекләре юк, шул сәбәпле һәр кушканны үтәргә әзер булып тора алар. Үзе тирәли маймыл сыман сикеренеп йөгерешүләренә сөенгән түрәнең дә шатлыгы озакка бармый: аның да «алтын номерлы» каршысына басасы бар. 

Фирүзә Җамалетдинованың «Буранда» әсәре дә чиксез ана мәхәббәтенең көчен раслый. «Мизгелләр... Язмышлар мизгелләрдән тора... Дөнья үзен узарга тырышканны яратмый...» – дип, ачы хакыйкатьне кабатлый язучы. «Яралы күгәрчен» хикәясендә ир үзен сыңар канатлы, сыңар күзле ак күгәрченгә тиңләп, хатыны һәм кызы белән кабат кавышырга тели:  «Очар өчен кешеләргә дә ике канатлы булу кирәк икән шул». Монда да «Мизгелләр! Бөтен хыялларыңны үзгәртеп, кирегә борып куярга да сәләтле шул алар. Алга карап барган җиреңнән капма-каршы якка, кирегә таба юл алганыңны сизми дә каласың...» Язмыш. Ялгышлар. Сабырлык... 

«Кеше күңеле – кара урман» хикәясе авылга шатлык һәм ямь биреп торган,  җүләррәк саналган Фәтхерахман – Пәттери хакында. «Җанында мәхәббәт бар» диләр аның турында. Һәрвакыт ярдәмчел була, еллар үтсә дә үзгәрми, Гүзәлия исемле укытучы кызны көтеп яши ул. «Үзең сөенер өчен башкаларны да сөендерергә кирәк шул. Шатлык бит ул – сине хуплаучылар бар дигән сүз. Исәрләр өчен дә әлеге төшенчә үзгәрми икән...» «Язмышны үзебез язабыз дисәләр дә, үзебез генә язмыйбыз бугай шул аны...» дип нәтиҗәсен ясый хикәяләүче. 

Бу хикәяләрдә гомумкешелек кыйммәтләре раслана, вакыйгаларда милли үзенчәлекләр дә чагылыш таба. Француз телендәге «Хәзерге татар прозасы» антологиясе әдәби җәүһәрләрне туплаган җыентык. Бәрәкәтле гамәл дәвамлы булсын иде!


Ралина ХӘБИРОВА,  Казан федераль университетының 1 курс студенты,  «Рухият» фәнни түгәрәгенең кураторы
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев