Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ал тасмалы кыз

Балалыктан кем соң туенган?  

Яңгыр явып киткән, кояш карый,

Урамнарда сулар җыелган.

Ал тасмалы бер кыз суда йөри,

Ләззәт таба шушы уеннан.

Балалыктан кем соң туенган?  

Ә янында шаянлыгын тыймый,

Җиңнәренә сөртеп танавын,

Кара малай йөгерепләр йөри,

Чак яшереп кызга каравын.

Җиңнәренә сөртеп танавын.  

Карап торам юеш танаулыга,

Ал тасмалы кызны күзлимен.

Эх, бар иде шундый чаклар, диеп,

Һич картаймый икән күз димен.

Ә күңелдән ал төс эзлимен.

Венер Фәттахов. Уфа

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев