Логотип Казан Утлары
Бәйге

«Айның иң яхшы авторлары» бәйгесе

Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз!

Хөрмәтле укучыларыбыз!

"Казан утлары" журналы сайтында яңа бәйге игълан ителә: "Айның иң яхшы авторлары"!

Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк. 

P.S. Авторны сайлаганнан соң, "Тавыш бирү" дигән төймәгә басарга онытмагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу айның иң яхшы авторы итеп, Фирүзә Җамалетдинованы атар идем. Аның бу санда басылып чыккан " Кешенекен алу- язык" хикәясен бер тында укып чыктым. Нинди зур эчтәлектәге әсәр!! Монда автор милләтебезнең дин белән бергә булганда гына югалмаячагын, диннең балалар тәрбияләгәндәге әhәмиятен ассызыклый. Туган телебезне үстерү, саклау да игьтибар үзәгендә. Укытучылар- укучылар мөнәсәбәтләре бигрәк тә үзәктә. Шулкадәр дөрес фикерләр, милләтебез, телебез турында искиткеч матур фикерләр күңелгә уелып калды.

    2
    X