07 (июль), 2025

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Зиннур МАНСУРОВ. Мәшәкате арта мәгыйшәтнең... Шигырьләр. ...................3
Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ. Үлемнән бер адым алдарак. Повесть. ...……...........10
Георгий ИБУШЕВ. Тел сатмадык... Шигырьләр. .................................................78
Луиза ЯНСУАР. Минем чәчем җиде толым. Тарихи-уйдырма биография. .......82
Зинаида ЗАХАРОВА. Шатлык белән сагыш ике эздә... Шигырьләр. ........…....129
Марс ЯҺУДИН. Күпер. Хикәя. ...............................................…………..............133
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Суави Кемаль ЙАЗГЫЧ. Төнлә чәчләрем чыга. Хикәя. ....................................145
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Кызыл каурыйлар». Әлмәт районы иҗатчыларының шигырьләре (Минзифа Әхмәтшинаның кереш сүзе белән). ...........................................................................................................................149
Гамьле әңгәмә. Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Осирис күчәре (Олжас Сөләймановның «Казан утлары» журналына интервьюы). ..............................................................................................153
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Насыйри язган уку әсбаплары. .....................................159
Фотоархив: Татарстанның халык язучысы Камил Кәримовка – 75 яшь...........171
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Миргазиян Юнысның Тәлгат Галиуллинга язган
хатлары. ................................................................................................................173
Хатларда – хәтер. Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА. Сөеклем Рәхиләгә. ....................179
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП
Мөхәммәт ӘБЛИЕВ драмасыннан өзек, Хәбра РАХМАН шигыре....................186
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
«Татарчада – рухым, русчада – шигъри эстетикам...»
(Розалина Шаһиеваның тууына – 80 ел). .........................................................188
Соңгы сулышына кадәр иҗат итте (Әхтәм Зариповның тууына – 90 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ..............................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. ....……........190
-
Июнь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Акча хакы
Кемнәр генә кунак итеп дәшми галәм гизәр олуг каләмне! -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (повесть)
Бу повесть герое – Илнур Хәертдинов. Татарстанда оештырылган «Тимер» батальонының тугызынчы ротасы хәрбие «Урал» мотоциклы белән яу кырыннан, алгы сызыктан 126 яралыны алып чыга. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Рота, подъём! – Илнур гадәтләнгән көр тавыш белән казарманы дер селкетте. Алар инде бер айга якын Түбән Новгород өлкәсендәге Мулино полигонында тузан исниләр иде. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Пәри, парашют белән сикергәнең бармы синең? – Илнур гадәттәгечә өстәге урында, Пәри исә аның астындагы нарларда урын алган иде. -
Җәйге төн
Җәйге төн шундый тын, тулган ай зур, якты, Ак җиңел элпәдәй, үзәнгә нур ятты. -
Тын гына йолдызлар сүрелә барганда
Үзәнгә җәелеп, талларны күмәргә – Сокланып туймаслык таң җыры башлана. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Син эвакуация төркеменең нәрсә икәнлеген беләсеңме соң? – Беләм... – Нәрсә беләсең? – Тегеләрнең накатлары тәмамланган вакытта, атышмаган арада яралыларны алгы сызыктан алып чыгу. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Арыгансың, улым... – Әнисе Фәния әйтерсең улының ялга кайтканлыгына ышанмый, баласыннан күзен дә алмый иде. – Юлдан шулай ул, әни! – Илнур табынга куелган ризыкларны беренче күргән төсле ашый, ашаган саен туеп булмас кебек иде. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
Вагоннар арасыннан озын сукмаклар сузылган. Илнурга ул чакта әлеге сукмакларның башы да, азагы да юк кебек тоела иде. Сукмаклар, чәбәләнеп тәгәри-тәгәри, серле һәм аңлаешсыз бер лабиринтка төерләнгән. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
Өйгә кереп, икесе ике почмакка барып яттылар. Фрол, озак та үтмәде, гырылдап йоклап та китте. Кая башын төртсә, шунда ук йокыга тала торган кешеләргә Илнур һәрвакыт бер яктан көнләшеп, икенче яктан гаҗәпләнеп карый иде. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
Фаза Мулла хакында исенә төшерде. Быел гына танышты алар. Мулланың мулла кушкан исеме Илдар иде. Мотоциклы белән окоплар яныннан үтеп барганда күреп алды аны Илнур. -
Үпкә тоту чиге
Әрепләшмәс ике туган арасында ызгыш-бәхәс кузгатырлык сүз була. -
Ватандарлык
Шапырынкы «ура-патриотлык» җимешләрен биреп күрсәтте! -
Хәтер тырнап үтте җанымны
И, авылда бәбкә күрмә инде, Йә яшь бәрән – сөеп кочарлык... -
Җылама ла, сеңлем!
Һәрбер тамган яшь бөртегең чәнчеп Һәм яндырып йөрәккә төшә! -
Алма түгел кеше
Куе үлән арасына тәгәрәде, Өзелде дә алмагачтан алсу алма. -
Сихерләде
Килешә алмыйм, зинһар, кичерә күр, Ачылган гөлләрең биһисап! -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Татария? – дип сорады ул, ниһаять. – Татарстан, әйе. – Мин Йошкар-Оладан. Тик менә – бер генә флаг минем шевронда, – дип, ул хәрби Россия флагына ымлады. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
Илнур, мотоциклын кабызып, штурмовиклар көткән урынга юнәлде. Малый баштарак аңа иярсә, квадроциклының егәрен сынарга теләпме, мөмкин булган югары тизлектә алга ыргылды. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Улым, зинһар өчен, сак була күр! – Телефоннан әнисенең тавышын ишеткәч, ул үзенең туган йортын, якыннарын ничаклы сагынганлыгын аңлады. Аңлады да, күңеле тулды. -
ҮЛЕМНӘН БЕР АДЫМ АЛДАРАК (дәвамы)
– Тәненең 85 проценты пешкән, – дип, гаепле тавыш белән җөпләде бусагада күренгән Атлант позывнойлы медик. – «Кошчык» аның исән икәнлеген күрсәткән диләр бит. -
ОСИРИС КҮЧӘРЕ
Олжас Сөләймановның «Казан утлары» журналына интервьюы. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография)
Мин буразна аралары буйлап яр читенә төшеп басарга һәм инешкә карап торырга яратам. Шундый бөтерелеп, ургылып ага ул безнең «өй астында». Ярның ярылып киткән читенә якын килеп басмаска кушалар, юкса убылып, аска мәтәлүең бар. Әмма аның иң кызыгы да шунда: «ярамый» дигән чиктән соң тагын ярты адым булса да атлап карау. -
Каләмем
Иң тугры дустым син, каләмем! Син күндәм. Мин синнән бик уңдым. -
Төшләремә кереп уятма...
Алмагачлар чәчкә сипкән чакта, Бәхет сыман күрәм язларны. Булмый икән, булмый ул онытып Сөю җанга үргән назларны. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Мин бик каты гаҗәпләнәм... Менә сиңа мә! Әле бу меңъеллык башланганчы, башкалары да булган, алар бик күп икән. Кешеләр әле яңарак кына яши башлаган икән җир йөзендә. – Ул динозаврлар яшәгән вакытмы инде? – дип сорашам мин, боларның барысын да башыма сыйдыра алмыйча. – Шул тирә инде, кызым, бер иркенләп, схемасын сызып санарбыз, җәме, – ди әби, көлә-көлә һәм эш арасында, кулларын сөртеп, мине кочагына алып, иңнәремнән сыпырып, үбеп-үбеп ала. -
Сибгат Хәкимнең Тәлгат Галиуллинга язган хатлары
Тәлгат! Илдар турындагы мәкаләгезне укыдым. Әйбәт. Ул үзле романтик турында күптән шундый анализ кирәк иде инде. Әйбәт шагыйрь. Сүз дә юк. Журналга яздым фикеремне, тәкъдим иттем. -
Советчыл бум юшкыны
Мактаныштык әллә ниләр майтаргандай, яшәешкә берәр төрле бум килсә... -
КҮПЕР (хикәя)
Өч бүрәнә китерелеп, алар бер-берсенә бәйләнгәнче, сәгатьтән артык вакыт узды. Озын бауның бер очын салга бәйләделәр, икенче очын күпер баганасына бәйләп, бер сугышчы ярда калды. Командир үзе белән Таһирны алды, һәм алар салны этә-этә йөзеп киттеләр. Сигез-тугыз яшьләрдәге малай белән аның сеңлесе бер-берсенә елышып утыралар иде. Кыз елый, абыйсы аны юатырга тырыша. -
Бүрәнәдән салган ышык амбар
Анда рәхәт, җәйге челләләрдә – Үзенә бер рәхәт салкынлык. Нәни генә кысан тәрәзәңнән Көн яктысы керә нур булып. -
НАСЫЙРИ ЯЗГАН УКУ ӘСБАПЛАРЫ
Реформалар чорында татарлар өчен татар телендә китаплар төзеп бастыру К.Насыйри һәм В.Радловның зур казанышы була. -
Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Әбием миңа бу җырчыларның барысының да тарихларын, язмышларын сөйли, газета-журналларда алар турында язсалар, укып та күрсәтә. Ул Таһир Якуповны «язмышы аяныч булганга» бик каты жәлли: «Талантлы булгач, көнләшеп, эчертеп әрәм иткәннәр, балам», – ди. -
Мөхәммәт Мәһдиевнең Тәлгат Галиуллинга язган хатлары
Март аенда мин теге дөньяга китеп барам. Врачлар килде, консилиум булды. Синең белән әйбәт, дус яшәдек, сиңа рәхмәт. Васыятем... -
Җырларымның моңы
Сагынганда күңел кая оча? Күңел оча үткән елларга. Каш өстеннән кулын алмаенча, Әнкәм карый кайтыр юлларга.