Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәйге төн

Җәйге төн шундый тын, тулган ай зур, якты, Ак җиңел элпәдәй, үзәнгә нур ятты.

Җәйге төн шундый тын, тулган ай зур, якты,
Ак җиңел элпәдәй, үзәнгә нур ятты.
Җиңелчә тибрәнеп ага күк ул элпә,
Алтындай тулган ай тибрәнә инештә.
Тирә-як из(е)рәп оеган йокыга,
Күктәге йолдызлар уңгандай тоела.
Көнмени, шулкадәр саф көмеш яктылык,
Ул җанны иркәли кагылып, наз булып.
Үзәнгә изге бер нур тулып, бу төндә
Иң җылы тойгылар уяна күңелдә.
Җәйге төн, нурлы төн көмештән үрелгән,
Җылы хис-тойгылар агыла күңелдән.

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев