Төшләремә кереп уятма...
Алмагачлар чәчкә сипкән чакта, Бәхет сыман күрәм язларны. Булмый икән, булмый ул онытып Сөю җанга үргән назларны.
Алмагачлар чәчкә сипкән чакта,
Бәхет сыман күрәм язларны.
Булмый икән, булмый ул онытып
Сөю җанга үргән назларны.
Нигә генә кереп төшләремә,
Кабат сөю булып үрелдең?
Юк, кирәкми, килмә төннәремә,
Яраларын ачып күңелнең,
Без бәхетле идек ул язларда,
Тәүге сөюләрдән исердек.
Әдәби берләшмәләрдә
Төшләремдә кочып пышылдадым,
Мин яратып синең исемне.
Хуш исеннән язның исерәмен,
Алмагачлар чәчкә сипкәндә,
Сөюләрем, тәүге сөюләрем
Җаны өзеп калган үткәндә.
Нигә генә икән язгы төннәр
Ай нурлары сибеп уйната?
Юк, кирәкми, килмә язларыма,
Төшләремә кереп уятма.
Рәмзис ИСМӘГЫЙЛЕВ
«КУ» 07, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев