Әдәби берләшмәләрдә рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 июля 2025 - 14:00
Синең белән, Татнефть, горурланам!
Синең белән, Татнефть, горурланам! Син һаман да үргә менәсең. Республикам балкый син булганга, Байлыгын арттыра беләсең. -
17 июля 2025 - 14:00
Җырларымның моңы
Сагынганда күңел кая оча? Күңел оча үткән елларга. Каш өстеннән кулын алмаенча, Әнкәм карый кайтыр юлларга. -
14 июля 2025 - 16:00
Төшләремә кереп уятма...
Алмагачлар чәчкә сипкән чакта, Бәхет сыман күрәм язларны. Булмый икән, булмый ул онытып Сөю җанга үргән назларны. -
7 июля 2025 - 12:56
«Кызыл каурыйлар» иҗаты «Казан утлары»нда!
15 июль көнне 14.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында (Ленин ур., 37) «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән иҗади очрашу узачак. -
26 июня 2025 - 16:00
Юкә чәе
Юкәләрем чәчәк атты, Бал ягылган урамга. -
20 июня 2025 - 12:00
Туктап тор, картлык
Ниләр генә кылансам да, Киләсең, картлык, арттан. -
16 июня 2025 - 10:00
Табышмак
Туктатып булса икән дә, Аңлата алсаң икән, Картаймыйча, гел яшь булып Гомергә калсаң икән… -
11 июня 2025 - 14:00
Төн болыты
Канатларын җәеп төн болыты, Комарланып көн яктысын йотты. Җилпенгәләп, җиһан дөньясының Караңгылык чоңгылына упты. -
29 мая 2025 - 16:00
Сине кемнәр уйлап тапты икән?
Сине кемнәр уйлап тапкан икән? Күз нурларын түгеп, кем баккан? Шул нурлармы әллә якты иткән – Торасың күк тоташ кояштан! -
23 мая 2025 - 10:00
Балкыр җырым…
Үземнән соң бәлки минем җырым Очып йөрер күгем түрендә. Балкып янар якты нурлар чәчеп, Моңым булып халкым күңелендә. -
19 мая 2025 - 10:00
Халкым шагыйренә
Милләтеңә һәрчак тугры калдың, Яндың, көйдең телең хакына. Күкләрдән дә елмаясың кебек – Көч бирәсең сөйгән халкыңа! -
16 мая 2025 - 10:00
Акылга мәдхия
Синнән башка, белмим, нишләр идем, Ярый әле, син бар, акылым! -
13 мая 2025 - 14:00
Саклыйм истәлек дәфтәрем
Искерсәң дә инде, дәфтәрем, Саргайса да инде битләрең, Ташламамын сине беркайчан, Саклансын дим якты хисләрем. -
12 мая 2025 - 10:00
Ана йөрәге
Әлегә мин тиңләр нәрсә тапмыйм Сөеп туймас Ана йөрәген! -
7 мая 2025 - 10:00
Умырзая төсе кырларда
Туган җирнең сихри матурлыгы Онытылмый, һәрчак уйларда. Көнбагышлар сары чәчәк аткан, Умырзая төсе кырларда.