Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Гомер

Чәчкәләрнең гомере кыска, диләр, кыска ул тик кеше гомере...

Чәчкәләрнең гомере кыска, диләр,

Кыска ул тик кеше гомере.

Чәчкәләрдәй сокландыра белә

Кешеләрнең йөздән тик бере.

 

Чәчкә гомерләре кыска, диләр,

Яшәп кала алар, ичмасам.

Кеше гомере чып-чын гомер була,

Җиде кабат ямау ямасаң.

 

Көн эчендә шиңгән чәчкәләр дә

Өлгерәдер нурын чәчәргә.

Кайчагында гомерләр дә җитми

Чын кешечә итеп яшәргә.

 

 Эльвира Ихсанова

"КУ" 10, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев