Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кара күлмәк

Ялгызлык – кара күлмәк, Күп гомер кигәнемә.

Ялгызлык – кара күлмәк,

Күп гомер кигәнемә.

Бәясе чиксез кыйммәт –

Алмаштым сөйгәнемә.

Үлчәмен җилләр алган,

Изүен төннәр уйган.

Тукыма-төймәләре

Оешкан сагыш-уйдан.

«Кулларың тик тормасын!» –

Җиңнәрем сызгандырган.

Ялгызлык караңгысы

Күпләрдән кызгандырган.
Иркенрәк итәк-чабу,

Чикләми адымнарны.

Тик... саксыз кабалану

Бизәми ханымнарны.

«Тегүче» нигә, димен,

Корычтан иткән җөен?

Шартлаган көнен җөйнең

Көтепләр йөргән көем.

Анадан-тума калып,

Атасым килә салып!

Әй, язмыш – оста кырыс! –

Кабатлый: «Ныграк тырыш!»

Зөһрә ХӘКИМУЛЛИНА

 Олы Битаман.

 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay
 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев