Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Мин төш күрдем...

Олы юлга минсез кузгалдың син, Карамадың хәтта борылып...

Күкләр микән шулай шаяралар,

Әллә инде үзгә бер сәбәп –

Куркыныч төш күрдем: анда сиңа

Бүтән белән иттем хыянәт...

Төшем куркытты, дип әйтмим аны –

Күңелемне бары айкады.

Әйтче, зинһар, нинди шаяру бу,

Әллә инде күңелем чүп-чары?!.
Син уйлама – тәнем катышмады –

Китеп бардым бары калдырып.

Олы юлга минсез кузгалдың син,

Карамадың хәтта борылып...

...Һәрчак очам бары синең янга,

Түзә алмыйм синсез җирсүгә.

Хыялыңдагыча булалмасам,

Кичер, зинһар, барысы өчен дә!..

Айзат СОЛТАНОВ 

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев