Ятимлек
"Син — әтисез", — диде берсе...
Гади бер көн. Уен-көлке
Балалар бакчасында...
Бәхет урап алган сыман
Аларның барчасын да...
Әмма дөнья тигез түгел,
Һәркемнең үз өлеше.
Берәүгә булса бакыры,
Икенчегә — көмеше...
Уйный сабыйлар онытылып,
Тирә-як гөрләп тора...
«Син — әтисез», — диде берсе...
Бу сүзләр йөрәк яра.
«Минем әти бар, ул килә!
Син белмисең, син тиле!» —
Өзгәләнде бала җаны,
Канлы сүз уктай тиде...
Шул чагында нарасыйның
Сытылып чыкты яшьләре...
Әйтерсең лә аяз көнне
Күкрәде дә яшьнәде...
И сабыем, артык иртә
Сынауларың башланды...
Тигез, җылы пар кочактан
Ятимлеккә ташландың...
Нык бул, балам, тормыш авыр,
Бөек затны онытма...
Изгелек булсын юлдашың,
Бозыклыкка юлыкма...
Нурия Сәлманова
"КУ" 7 (июль), 2015
Фото: pixabay.com
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев