Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Көтмә, язмыш…

Сагышларга күмеп җанны, телисеңме сынарга?

Күңелемнән куам әле

Сагышлы уйларымны.

Көтмә, язмыш, тик син куйган

Рольләрне уйнавымны.

 

Язмышларны сылтау итеп,

Туктамам көрәшүдән.

Туя алмам йөрәгемнән

Мәхәббәт өләшүдән.

 

Сагышларны таратуның

Бер чарасын табармын.

Сүнәр, димә, киресенчә,

Дөрләп-дөрләп янармын!

 

Язмышыма язылганны

Күрми калмам, килешәм.

Бирешмәмен, дусларым күп

Хисләремне бүлешкән.

 

Сагышларга күмеп җанны,

Телисеңме сынарга?

Тик онытма, үзең мине

Өйрәттең бит чыдарга!

 

Гөлара Шәрипова

 

"КУ" 1, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев