Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Татар булуыма горурмын

Татар булуыма горурланам, Олуг милләт безнең татарлар.

Татар булуыма  горурланам,

Олуг милләт безнең татарлар.

Дөньяның һәр почмагында безне

Бөек халык диеп атыйлар.

Гореф-гадәтебез саклый безне,

Күп милләтләр җирдә торса да.

Яшәү дәрте белән яна татар,

Нинди генә эшләр кылса да.

Сөю көче бетмәс татарларда,

Хөрмәтли ул ата-анасын. 
Бабасының васыятен тотып,

Тәрбияли сабый баласын.

Туган итеп саклый бердәмлекне,

Яхшы  эшне татар булдыра.

Сокланырлык моңын саклаган ул,

Бүген яңа җырлар тудыра.

Татар булуыма шатланамын –  

Данлы милләт булып яшибез.

Әләм итеп бөек татар исемен  

Җирдә яшен булып яшьнибез.

  Нур СИБАГАТУЛЛИН 

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев