Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Ялган белән бозның арасыннан

Кояш яктыртса да эретә алмый, Яраларга салган тозларны.

Ялган белән бозның арасыннан

Мин сайладым салкын бозларны.

Кояш яктыртса да эретә алмый,

Яраларга салган тозларны.

Тынычрак карыйм тормышыма,

Чыкмыйм мин дөньяга ялтырап.

Яраларны бозмы каплаганга,

Йөремимен хәзер аптырап. 
Вакыт – табиб, диләр. Ялган ла ул,

Көмеш төсе биргән әремгә,

Тик ачысы шулай кала бирә,

Күпме бал өстәмә – әрәмгә.

Акыл бирә, йөрәкне җылытмый,

Тәҗрибәсе бар да, юк көчең.

Һәр адымым гомер белән түлим,

Кыйммәт ала мәлгунь эш өчен.

Рәмзис ИСМӘГЫЙЛЕВ

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев