Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сабырлык

Төрле вакыт булды дөнья булгач, Азмы-күпме килде авырлык.

Әйтә иде әнием сабый чакта,

Бу сүз җанга уеп салырлык:

«Авыр чакта, балам, кыен чакта,

Ходай бирсен сиңа сабырлык».

Төрле вакыт булды дөнья булгач,

Азмы-күпме килде авырлык.

Безне дә бит саклап калды һаман

Әнә шушы олы сабырлык.
Үсеп, кеше булу өчен җирдә,

Әти-әнигә без сарылдык,

Түздек, үстек, кеше булыр өчен

Ярдәм итте безгә сабырлык.

Ел артыннан еллар уза торды,

Инде бездән гыйбрәт алырлык,

Һәм әйтерлек: ярый әле бездә

Яши әле, яши сабырлык!

 

Гөлнар ИБРАҺИМОВА

Каенлык.
 

 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев