Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сүкмәгез көзнең яңгырын...

Сүкмәгез көзнең яңгырын, Туңмагыз җилләрендә.

Сүкмәгез көзнең яңгырын,

Туңмагыз җилләрендә.

Туган якны калдырганның

Моң-зар ул иңнәрендә.

Тәрәз артында сызгыра,

Сагындым дия-дия.

Кайтыр идем туган якка

 Башларым ия-ия.
Моң булып күз яше тама,

Йөрәк ала талпынып.

Мичкә яккан ак пәрдәле

Җылы өйне сагынып.

Көзге ачы җилгә чыгып,

Кошларны озатыйкчы.

Туган якларга бер кайтып,  

Күңелне юатыйкчы.

Мәнзума СИБГАТУЛЛИНА

Биектау.
 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев