Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагыш җиле

Кайтам әле, кайтам авылыма, Әти инде атын җиккәндер...

Кичтән искән җилләр ямь калдырып,

Авылымны үтеп киткәндер.

Кайтам әле, кайтам авылыма,

Әти инде атын җиккәндер...

Келтер-келтер тәгәрмәчләр барыр,

Күңелләрне моңнар уятыр, 
«Керим  әле урманнарга», – диеп,

Йөрәк, түзми, җыру кузгатыр.

Мизгел кебек үткән шушы чорлар:

Җигүле ат көтми капкада.

Сагыш кына хәтер җиле белән

Ятып елый койма-тактада.  

                              Зәлидә ЗАРИПОВА

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев