Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Авыл мунчасының сихәте

Гел яшәртеп торсын әле безне Авыл мунчасының сихәте!

Сауналарга алыштыраммы соң

Үзебезнең авыл мунчасын?!

Кергән кеше һич оныта алмый

Җанга-тәнгә биргән шифасын.

Мәтрүшкәле каен себеркесе

Хуш исләрен бөркеп чакыра.

Тирләп-пешеп, бар дөньяңны онытып

Чабынулары соң ни тора! 
Үлән суларының төнәтмәсе

Дәвалый бит җитмеш чиреңнән.

Озак булмый түзеп, сагындырып

Кайтара ул киткән җиреңнән.

Чистарта ул тәнне, җаныбызны,

Дәваларны бирә нихәтле!

Гел яшәртеп торсын әле безне

Авыл мунчасының сихәте!

                             Гүзәлия ГАЛЛӘМОВА

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash
 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев