Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагынганда

Сагынганда хатлар язам сиңа, Хатлар гына басмый сагышны.

Сагынганда хатлар язам сиңа,

Хатлар гына басмый сагышны.

Хатлар алгач, җан кисәгем минем,

Йөзләреңдә синең шатлыкмы?

Хатларымны бизим чәчәкләп

Йөрәгемнән чыккан сүзләрдән.
Үзем язам, үзем сине уйлыйм,

Агыла моң зәңгәр күзләрдән.

Хатлар язам сиңа утырып,

Сагышлардан күңел тулганда.

Сагыну бит ул кайгы түгел,

Сагынырлык кешең булганда.

Ринат САБИРҖАНОВ

 Казаклар.

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев