Мөхәммәт Мәһдиевнең Тәлгат Галиуллинга язган хатлары
Март аенда мин теге дөньяга китеп барам. Врачлар килде, консилиум булды. Синең белән әйбәт, дус яшәдек, сиңа рәхмәт. Васыятем...
26 гыйнвар, 1989 ел.
Тәлгат!
Сәлам, малай. Без сине сагынып яшәп ятабыз.
Миңа Р.Низамов чылтыратты. Программа буенча. «Выручай», – ди. Мин
встречный план бирдем. Выручим, мин әйтәм. Условие: мин, син, Фәрваз. Ул
килеште. Без 27се аңа керәбез. Син кайтканны көтик дигән идек, ашыктыра.
«Идеяләрегезне биреп калдырыгыз, Тәлгат кайткач тагын очрашырбыз», –
диде.
Димәк, без синең исемнән дә сөйләшәбез. Әйдә, кайт. Туфанны Арча районы
глубинный бер авыл тәки күрсәтте. Спектакль!
Сәлам белән, М.Мәһдиев.
24 февраль, 1995 ел.
Хөрмәтле Тәлгат дус!
Март аенда мин теге дөньяга китеп барам. Врачлар килде, консилиум булды.
Синең белән әйбәт, дус яшәдек, сиңа рәхмәт. Васыятем:
1. Мине озатырга дип укытучылар, студентлар алып килә күрмә.
2. Мине бик шыпырт кына үземнең авылга озатачаклар.
3. Транспорт-фәлән мәсьәләсен Р.Мөхәммәдиев, Арча, Н.Мостафин хәл
итәр дип уйлыйм.
4. Ринат Мөхәммәдиев белән сөйләшсәң, мин бик теләр идем (кабердә инде
нигә ул!) некрологка университетның бүгенге ректорының да кул куюын (Р.М.
бу турыда белә).
5. Бөтен коллективка минем ихтирамымны тапшыр, соңгы сәламемне әйт.
Минем балаларым сиңа йомыш белән килсә, ярдәм ит.
Хуш, бәхил бул!
М.Мәһдиев.
P.S. Коллективка минем бу бәхилләшүемне учёный советта белдер. Күмгәч,
билгеле.
«КУ» 07, 2025
Фото: Ideogram
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев