Логотип Казан Утлары
Шигърият

Акча хакы

Кемнәр генә кунак итеп дәшми галәм гизәр олуг каләмне!

Когда у меня не будет ни копейки,
я обязательно поеду в Казань.
В.Маяковский

Кемнәр генә кунак итеп дәшми
галәм гизәр олуг каләмне!
Рәхмәт инде, Шагыйрь, шактый зурлап
искә төшергәнсең каламны.
Элгәрләрем әйткән эреләнеп:
«Акча бездә, дустым, бер букча!»
Олауларга сыймас алтыныбыз
агып киткән Идел буенча.
Комагайга дүнәр кемсәләрнең
күңелләрен Илаһ тар кылган.
Авыр чакта ярдәм көткән бәндә
якты чырайлыга тартылган...
Сүзе аша тәмам әфсен өрә,
шулай якынаймас туган да, –
җыен җиде ят та килеп ава,
акча исе чыгып торганда.
Читенсенмә телем чишелгәнгә,
сине күздә тотмыйм, Коллега.
Чәчмәдәге язмыш чынбарлыгы
әверелмәс капылт көйлегә.
Узганнарга карап уйланганда,
мәҗрух1 йөрәк итен телә гамь.
Халыкларга бакчы: алмашлашып,
бер-берсенә ясак түләгән.

шуны белсәк икән иң элек:
эшләп тапкан хәләл акча гына
китерергә мөмкин игелек.
Малпәрәстлек2 боза милләтләрнең
дуслык хакындагы бар антын.
Кичерсәңче, Шагыйрь – корифейга
акыл сата «кече брат»ың.
Аз-маз әҗәт җитди бәла түгел
әзмәвердәй олпат ир өчен...
Кайтарылмас өммәт акчалары
күккә хәер булып ирешсен.

1 мәҗрух – җәрәхәтләнгән.

"КУ" 7, 2025

Фото: freepik.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев