Логотип Казан Утлары
Гамьле әңгәмә

ОСИРИС КҮЧӘРЕ

Олжас Сөләймановның «Казан утлары» журналына интервьюы.

Олжас Сөләймановның «Казан утлары» журналына интервьюы.

18 майда төрки халыклар аксакалы, казакъ
иҗтимагый эшлеклесе, шагыйрь, дипломат, галим
Олжас Гомәр улы Сөләймановка 89 яшь тулды.
Шагыйрь буларак, аның исеме 1961 елда,
Гагаринның галәмгә очуына багышланган «Земля,
поклонись человеку» («Җир, баш и кешегә») поэмасын
язгач, илкүләм яңгыраш ала.
Фән дөньясында «Слова о полку Игореве»
хезмәтендә төрки элементларны барлау һәм тикшерү
нигезендә язылган хезмәте зур шау-шу тудыра. Ул
1975 елда «Аз и Я. Книга благонамеренного читателя»
исеме белән басылып чыга, Мәскәү тарафыннан
тискәре бәя ала һәм тыела.
Шунысы кызык: китапка беренче уңай рецензияне
татар галимәсе, филология фәннәре докторы, ул
вакытта Казакъстан дәүләт университеты доценты
(соңрак профессор) Рәшидә Садыйр кызы Зуева үзенең
студенты, журналист Светлана Штейнгруд белән
берлектә яза, һәм ул 1975 елда «Ленинская смена»
газетасында (9 июль саны) басыла. 1969 елда «Простор» газетасында (№ 6) татар
галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хәйрулла Хәбибулла улы Мәхмүдов,
О.Сөләймановның мәкаләләренә таянып, китапка кергән идеяләр турында күләмле язма
тәкъдим иткән була. 1976 елда филология фәннәре кандидаты, үзен яртылаш татар дип
белдергән Мурат Мохтар улы Ауэзов хезмәткә әтрафлы анализ ясый. Шул рәвешле,
совет дәверендә әлеге хезмәтне яклаган 4 рецензиянең 3се татарлар тарафыннан языла.
Китапны җыеп алганнан соң, автор 8 ел буе каләмнән аерылып тора. Казакъстанда
иҗат эше белән шөгыльләнүче оешмаларда хезмәт куя, шул исәптән Казакъстан
Язучылар берлегендә, республика киностудиясендә җитәкче вазифалар башкара.
1980 нче еллардан иҗтимагый-сәяси өлкәгә кереп китә. 1989 елда Семей полигонын
һәм дөньядагы башка атом-төш полигоннарын яптыру максаты белән оешкан «Невада –
Семипалатинск» халык хәрәкәтенең инициаторы һәм лидеры булып китә.
1995 – 2001 елларда – Казакъстан Республикасының Италиядәге (Рим), Грециядәге
һәм Мальта утравындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе. 1998 елда – Римда
кешелекнең язмачылык тарихына багышланган «Язык письма» («Язу теле») һәм
«Улыбка бога» («Аллаһ елмаюы»), ә 2001 елда – тюркославистика фәненә нигез салган
«Пересекающиеся параллели» («Кисешә торган янәшәлекләр»), 2002 елда борынгы
төрки телләр һәм язмачылык барлыкка килүгә кагылышлы «Тюрки в доистории»
(«Төркиләр тарихка кадәр дәвердә») хезмәтләрен бастырып чыгара, шуңа бәйле
«Тюркология өлкәсендәге мәшһүр хезмәтләре өчен» Күлтәгин бүләгенә (2002) лаек була.
2001 елдан – Казакъстанның ЮНЕСКОда (Париж) даими вәкиле, ЮНЕСКО канаты
астындагы безнең Мәдәниятләрне якынайту үзәге җитәкчесе.
27 майда Алма-Ата шәһәрендә дөньякүләм билгеле сәясәтчеләр һәм галимнәр
катнашында «Аз и Я. Книга благонамеренного читателя» китабы басылып чыгуга 50 ел
тулу уңаеннан зур халыкара конференция оештырылды. Шул нисбәттән әдәбият галиме
Дания Заһидуллина Олжас Гомәр улы белән сөйләште.


– Хөрмәтле Олжас әфәнде, Татарстанда Сезнең иҗатка зур хөрмәт белән
карыйлар, иҗтимагый һәм гуманитар эшчәнлегегезне югары бәялиләр. Сез бүген
Татарстан галимнәре һәм язучылары белән элемтәдә торасызмы?

– Күптән түгел Казанда Татарстан язучыларының ХХ съезды узды. Миңа Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе Ркаил Зәйдуллинның съездны минем Мөрәҗәгатемнән
башларга тәкъдим кертүе турында сөйләделәр. Парламентның президиумда утырган
вице-спикеры һәм мәдәният министры моны хуплаганнар. Мөрәҗәгатьне съездда
катнашкан «Простор» журналының баш мөхәррире Фәрхәт Тамендаров укыган.
Аның эчтәлеге чын мәгънәсендә мөһим иде. Мин Татарстан Республикасы Язучылар
берлеген «Укый торган милләтләрне торгызу» проектында катнашырга чакырдым.
30 елдан элегрәк башланган иҗтимагый күренешләрдәге бәйсезлек китапка да
кагылган, җәмгыятьтә китаптан бәйсезлек тудырган. Киләчәк дистә еллар китап белән
милләтнең аңлы рәвештә үзара бәйләнеше чоры булырга тиеш. Әлегә соң түгел.
Хәзер ХХ гасырның иң уңай тәҗрибәләрен кайтарырга вакыт җитте. Шул исәптән,
«Бөек укучылар» илендә уңышлы эшләгән социаль һәм дәүләт заказы системасын һәм
китаплар тарату системасын торгызырга да.
Мин узган дистә елларда республика җитәкчеләре Минтимер Шәймиевнең, аннары
Рөстәм Миңнехановның актив гамәлләре татарларга укучы милләт буларак сакланып
калырга ярдәм итүен яхшы беләм.
Сезнең язучылар оешмасының ХХ съездында яңгыраган карарлары әдәбият өчен
хәлиткеч булыр һәм яңа буыннарны китап язмышына җәлеп итәр дип өметләнәм.
– Быел ЮНЕСКО канаты астындагы Сез җитәкләгән Мәдәниятләрне якынайту
үзәгенә 10 ел тула. Үзәкнең миссиясен үзегезнең яңа мәкаләгездә билгеләп, сез
болай дип язасыз: «Мәдәниятләрнең бер-берсенә якынаюы – «җыр һәм бию»
концертлары һәм ансамбльләре белән алмашу түгел ул. Безнең программаның
бурычы – акыллы кеше тәрбияли торган белем хәзинәсен тулыландыру. Сүз һәр
этноска милләт булырга ярдәм итә алырлык белем турында бара».
Сезнең фикерегезчә, мәдәниятне, белемне берләштерүче төп чыганак булып
нәрсә тора?

– ЮНЕСКО канаты астындагы безнең Мәдәниятләрне якынайту үзәге –
үзенең махсус программасына таянып, багланышларны үстерү юнәлешендә эшләүче
дөньядагы бердәнбер үзәк. Ул мәдәниятләрнең башлангычын һәм аларның үзара
бәйләнешле тарихын өйрәнә, беренче сүзләрнең барлыкка килүен тикшерә.
Үзәк тарафыннан дистәләгән халыкара конференцияләр һәм форумнар уздырылды,
аларда беренче мәртәбә түбәндәге темалар ачылды: «Мәгърифәтле ислам һәм
Ренессанс: Фараб, Багдад һәм Кордовадан – белем мәдәниятенә», «Сүз археологиясе»,
«Халыкларның бөек күченүләре», «Үзара бәйлелекне аңлау чорына», «Саннар
археологиясе: Шумер һәм арифметиканың килеп чыгышы», «Казакъстанның гакълый
тарихы», «Укый торган милләтнең яңарышы».
Йөзләрчә мәкалә һәм докладлар, дистәләгән фәнни журнал һәм монографияләр
әзерләнде. Ләкин хәзер генә без төп ачышларыбызга якынлаштык. Казакъ тарихының
көтелмәгән ачышларына... Аларны матди һәйкәлләр түгел, ә сөйләмә казакъ теле саклап
калган. Моңа ышанмасаң, һич югы тикшереп карарга кирәк.
– Хөрмәтле Олжас Гомәр улы, «Рождение тюркославистики» дип исемләнгән
халыкара конференция Сезнең «Аз и Я» китабыгызның 50 еллыгына багышланган.
Татарстанлылар исеменнән без Сезне фән һәм әдәбият тарихындагы бу мөһим дата
белән тәбрик итәбез. Кайчандыр әлеге китап төрки халыкларның фикерен уятты.
Гәрчә тыелган булса да, 50 ел элек безнең Казаныбызда, университетның филология
факультетында, әлеге китап һәм ул кузгаткан идеяләр хакында сөйләшү башланды.
20 ел элек Сезнең «Тюрки в доистории» китабы Минтимер Шәймиев
катнашында Казанда тәкъдим ителде. Без Сездән яңа китаплар, яңа ачышлар
көтәбез. Хәзер Сез нәрсә белән мәшгуль?

– Соңгы вакытта мине «ось» (күчәр) дигән славян сүзенең килеп чыгышы
кызыксындырды. Озак эзләнә торгач, ул мәдәният өчен күчәр булырлык темага алып
чыкты.
Бу ачыш күпләргә «Аз и Я»дан да көчлерәк тәэсир ясар дип уйлыйм.
Сүзлекләрдән күренгәнчә, «ось» сүзе славян телләрендә озак вакытлар грамматик
һәм геометрик вазифалар башкара. Алар әлеге сүзгә аерым эчтәлек йөкли: идеаль
вертикаль, шул рәвешле ул грамматик, математик һәм предмет-фигураль яссылыкларда
кулланылышта йөри.
Бу сүз славян телләрендә ике мәгънә аңлата:
Беренче мәгънәсе – ось (рус), вось (болгар), ось (чирк.слав.) ос (серб-хорв.), о̑с
(словен), о̑s (чех), оs (поляк), wós (я.-луж.), aiss (ирл.) – тәгәрмәч, арба, йөк күчәре.
Моннан тыш, (лит.) аšìs – «ось», (авест.) – аšа, грекч. ἄξων» сүзләре дә кардәш исәпләнә.
Латинча ахis mundi – дөнья күчәре.
Икенче мәгънәсе грек – ἄχνη, һәм литва – аšаjоs телләрендә сакланган: «ипи
йомшагы», «чәчү», «башак», «чәчүлек җир».
Әлеге ике мәгънә: «күчәр» һәм «үсемлек» – ничек үзара бәйләнгәннәр
соң? Һәм ни өчен күп кенә мәдәниятләрдә «дөнья күчәре» – турыдан-туры
«дөньядагы үсемлекләр» яки «дөнья агачы» булып та исәпләнә? «Дөнья агачы» –
корычагач (ясень), легендалар буенча, дөньяның өч катламын тишеп үсә, гыйлемнәр
һәм фән чыганагын белдерә.
Төрки телләрдә аның борынгы праформасы сакланган: *Өс` (Os`) – «үс!» Бу сүз биш
меңъеллык дәвамында яши һәм мәдәниятләрне туендыруын дәвам итә.
…Безнең эрага кадәр III меңъеллыкта төрки кабиләләрнең бер өлеше бөек Нил елгасы
ярларына кадәр барып чыга. Аның сулары кешеләрне һәм хайваннарны гына туендырып
калмый, бәлки үсемлекләр һәм үләннәр өчен яшәү суты була. Алар чүлгә чиктәш елга
буйларында күкрәп үсәләр. Төрки-кыпчакларны бу күренеш гаҗәпкә калдыра һәм
илһамландыра. Борынгы Мисыр чыганакларына караганда, Баш фиргавен (ул соңрак
аллалаштырыла), бу ачышны ныгытырга тели һәм актив җир эшкәртү Законын борынгы
төрки сүз белән ныгыта: Осирис!
…Безнең көннәргә үсемлекләр Алласы Осирисны аркасына яткан хәлдә сурәтләгән
рәсемнәр килеп җиткән. Аның тәне аша үсемлекләр, әлеге Законны гамәлгә ашырып,
озын булып үсеп чыкканнар. Ритуал вакытында Осирисның эче буш агач савытлары җир
һәм орлык белән тутырылган, капкачында тишекләр тишелеп, аннан яшел үсентеләр
сузылган. Храмнар тирәсендә, Законны үтәп, елдагы көннәр санынча 360 яки 365 агач
утыртылган.
Хәзер казакълар бу Законны Борынгы Мисырдагыча укый ала:
ÖS’- ӨС – «үс!» (каз.) – фигыль;
ÖSÍR (ӨСÍР) – «үстер!» (каз.) – фигыль;
ÖSIRÍS (ӨСІРÍС) – «үстерү» (каз.) – исем.
Дөньяның кайсы телендә биш мең ел элек кулланылган, мәгънә һәм грамматик
төзелеше ягыннан камил сүз бар икән? Osiris формуласының гаять төгәл грамматик
үсешен без казакъ телендә күзәтәбез. Бу гаҗәеп күренешне өйрәнеп, лингвистлар фән
теле буларак казакъ теленең асылына төшенерләр дип исәплим! Һәм борынгы төрки
сүз Osiris ярдәмендә Нил буйларында беренче булып актив җир эшкәртү программасы
игълан ителү ачыкланыр. Бу формула борынгы Мисыр мәдәниятен үстергән бит.
Гасырлар аша үтеп, ös’ сүзе һәм билгесе славяннарга килеп ирешә. Катлаулы билгегә
алар детальләр өстиләр: вертикаль сызык – үсеш юнәлешен аңлата башлый. Аның
атамасы ось сүзендә идеаль вертикальне белдерә. Әмма элеккеге, төрки мәгънәсе – «үс!» –
тиз үсә торган агач (осина, осьпа, осика, ясень) һәм үсемлек (осока) атамаларында
саклана. Моннан тыш, сүзлекләргә караганда, һинд-европа телләреннән кергән дип
исәпләнә торган *proso (тары) славян сүзенең килеп чыгышы да шушы тамырга ишарә
ясый.
Греклар ясалма йомшак (ö) урынына «табигый йомшак» е кулланалар. Алар да
Осирис Законын үзләштерәләр, аны киләчәк буыннарга тапшыралар, әмма вакытлар
узган саен, сүз йомшак «е»-га яраклаштырыла. Көньяк славян сөйләшендәге есика,
ясика – «осина» (нем. espe, wespe), ясень шулай хасил була. Менә каян килеп чыга
икән Дөнья агачы. Йомшак авазны күчереп алу феномены – шулай ук ачыш, аны әле
тел белгечләренә аңлатырга кирәк булачак.
Беренчел *өcь (ös) – «үс» сүзләрен тергезү тагын бер «билгесез» осень (көз) сүзен
аңларга ярдәм итә, ул сүздә борынгы йомшак әйтелеш (*ösen') сакланып калган. Казакъ
телендә ул – «үскән», славян телләрендә «һәр нәрсә үсеп өлгергән» вакытны белдерә.
Без хәзер менә шундый эзләнүләр һәм гаҗәеп ачышлар белән шөгыльләнәбез.
– Олжас әфәнде, бу ачыш кешелек тарихындагы аерым-аерым яшәгән мәдәни
күренешләрне: Борынгы Мисырда – җир эшкәртү башлануны, казакъча – Osiris,
дөнья күчәрен, славян телләрендәге «ось» сүзен бергә җыя. Моңа төшенү өчен
вакыт кирәк, әлбәттә.
«Закон Осириса» дигән мәкаләгездә Сез 1926 елда Бакуда узган Беренче
тюркология съездыннан соң илебездә төркият (тюркология) гыйлеменең авыр
язмышы турында да сүз алып барасыз. Шуңа бәйле фән буларак төркият
гыйлеменең киләчәге турында да фикерегезне беләсе килә.

– 1926 елда Бакуда төрки дөньяны өйрәнүчеләр съездга җыйнала. Һәм анда
катнашучыларның Малов һәм Радловтан кала барысы да диярлек репрессияләнә. Фән
буларак тюркология башланган вакытта ук – Беренче съезддан соң туктап кала.
Узган 100 ел эчендә төрки телләр турындагы фән нинди гыйлемнәргә баеды?
Тюркологлардан кемнәр төрки язуның килеп чыгышы һәм аның башка борынгы язулар
белән бәйләнешләре темасын өйрәнә?
Һәм иң мөһиме шул: бүгенге көнгә кадәр төрки телләрнең һәм мәдәниятләрнең яшен
фаразлау юлы белән билгеләгән беренче тюркологларның ялгышлары төзәтелмәгән.
Тюркологиядә фәнни дәрәҗәләр саны күбәйде, әмма гыйлемнәр артмады.
Сталин кыскарткан йөз еллыкта галимнәрне генә түгел, һәйкәлләрне дә юкка
чыгардылар.
1980 нче елларда Монголиягә сәяхәт вакытында мин Орхон ташларында автомат
пулялары эзләрен күрдем. Якында гына совет хәрби часте тора икән. Ялангач далада атар
урын юк: шушы ташлар гына! Мең еллар ачык һавада торган, эсседән дә, салкыннан да,
Төрки каһанлыклардан да, Чыңгыз хан империясеннән дә, монгол һәм совет мәдәнияте
чиновникларыннан да исән калган таш һәйкәлләр атарга хөкем ителә. Мин Монголиянең
мәдәният министрына ташларны Дәүләт музее запасникларына яшереп, урынына таш
күчермәләр утыртырга киңәш бирдем. Атсыннар. Күчермәләр ясарга Казакъстан акча
бирер, безнең скульпторлар һәм архитекторлар һәйкәлләрне һәр сызыгын кабатлап
торгызырлар дидем. Әмма моңа монгол хакимияте риза булмады. Мәскәү дә аларга
басым ясамады. Дөрес, полкны башка урынга күчерделәр.
Америкада узган тюркологларның 87 нче конференциясендә мин ЮНЕСКОга хат
оештырдым, анда барлык катнашучылар кул куйды. Без төрки һәйкәлләрне канат астына
алуны, аларны Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертүне таләп иттек. Конференция
тәмамалануга, бер төркем төрки галимнәр Монголиягә очты. Аларның Улан-Батор белән
сөйләшүе еллар буе бернинди нәтиҗә бирмәде.
Бары тик 1990 нчы еллар ахырында, Казакъстанда фән һәм мәдәният өчен җаваплы
вице-премьер булып Имангали Тасмагамбетов килгәч, без монголларны Орхон
һәйкәлләренең әһәмиятле мәдәни кыйммәт булуына ышандырдык. Япон осталары белән
килешенеп, ташъязманың төгәл күчермәсе әзерләнде, ул Астанадагы Гумилёв исемен
йөртүче Евразия университетында тора.
Без 2001 елның 18 маенда әлеге һәйкәлнең ачылышында катнаштык. Мин
ташһәйкәлдәге язуны укыдым:
«Тун удумадым «Төн йокламадым,
кундуз олурмадым көндез ял итмәдем
кара тарiмдi тöктiм, кара тиремне түктем,
къзъл канымды югурдтiм – кызыл канымны йөгерттем –
тÿрк будун учун» түрк халкы өчен»
Бу формуланы төшенүгә халык һәм мәдәният мең еллар дәвамында якыная! Шәхес
үзенең өмет-ышанычын шундый сүзләр белән белдерә алсын әле. Шушы телдә төркиләр
глобаль фикерләрен шигъри формада җиткергәннәр. Һәм бу тел мең еллар буе сакланган.
Чирек гасыр буе шушы һәйкәл яныннан көн саен меңләгән казакъ студентлары
һәм укытучылары уза, алар казакъларга язма мәдәниятнең нинди юллар белән килеп
ирешкәнен беләләрме икән.
Тюркологларның беренче буыны юк ителгәннән соң, тюркология фәне үсүдән туктый.
Галимнәрнең киләсе буыны әлеге һәйкәлләрнең яшен якынча билгели: «Күрәсең,
төркиләр ислам динен кабул иткәнче, димәк, безнең эраның VII гасырлары тирәседер».
Шуннан чыгып, төрки язмачылыкның һәм мәдәниятнең тамыры «безнең эраның
V-VI гасырлары тирәсе» дип билгеләнә. Бөтенесе – «тирәсе». Төгәллек юк.
Һәм Шумерда (б.э. кадәр IV гасыр), ә аннары Мисырда (б.э. кадәр III гасыр)
төркиләрнең очраклы кунак булмыйча, мәдәният тудыручылар икәнлеген дәлилләгән
төрки-угыз язуы һәйкәлләре ачылганчы, шулай аңлатылып килә!
Шундый көтелмәгән ачышлар академиклар даирәсендә тынлык урнаштыра. Алар
бүгенгә кадәр дәшми.
– Сезнең төрки-угыз һәм төрки-кыпчак язмачылыгының янәшә үсүе
хакындагы тәгълиматыгыз бүген Татарстанда аеруча зур кызыксыну уята. Бу
тәгълимат тууга нәрсә этәргеч бирде?

– Хәзерге көнгә кадәр фәндә «борынгы төрки тел» теориясе яшәп килә: янәсе, хәзерге
барлык төрки сөйләшләр дә шуннан килеп чыккан. Борынгы төрки тел дип Монгол
далаларындагы таш һәйкәлләрдә табылган рун текстлары телен саныйлар. Ләкин Сергей
Малов беренче конгресста аңа төгәлрәк билгеләмә бирә – «борынгы угыз теле». Димәк,
рун текстларының теле төрки гаиләдәге башка телләргә юл сапкан борынгы төрки тел
булмаган. Һәм әйдәп баручы галимнең әлеге аныклавы төрки тел белеменең алга таба
үсешенә йогынты ясарга тиеш иде.
Тюркологларның төп хатасы нәрсәдән гыйбарәт булган?
1930 нчы елларда казакъ теле белгечләре казакъ теленең «борынгы төрки» телдән
килеп чыккан төрки телләр гаиләсенә керүенә ышанганнар. Шуңа күрә, казакъ сүзен
язганда, угыз сүзенә «борылып карарга» кирәк дип санаганнар.
1930 нчы елларда язмада күп кенә казакъ сүзләре телдән әйтелгәннәрдән аерыла
башлый. Латин әлифбасында auz – «ауз», baur – «баур», aur – «аур» дип язабыз.
Ләкин «борынгы төрки»дә (ягъни угыз телендә) шул ук сүзләр латин хәрефләре
белән бераз башкача языла: ahyz – «авыз», bahyr – «бавыр», ahyr – «авыр». Безнең тел
белгечләребез дә, «борынгы төрки үрнәкләргә ияреп, үз язуларында җайлы әйтелешле
сүзләр урынына катлаулы хәреф комбинацияләре булдырганнар. Инде кириллицада
ауыз – «рот», бауыр – «печень», ауыр – «тяжёлое» дип язып куйганнар.
1990 нчы еллардан соң казакъ теле дәүләт теле статусын ала. Әмма шәһәрләрдә
укучыларның яртысы диярлек – рус телле. Лев Толстой белән Лермонтов китапларында
да аул булганны, аларны ауыл дип әйтергә мәҗбүр итәләр. Сөйләшкәндә, бер генә казакъ
та өч сузык авазны бергә әйтми бит.
Беренче казакъ тюркологларының гыйлеме җитмәү язма казакъ теленең язмышына
әнә шулай тәэсир итә. Беренче съездда катнашучылар алга таба бу нәтиҗәләргә
якынаерга мөмкин иде, ләкин алар юк ителделәр. Алар дәверендә әле бик борынгы
заманда төркиләрнең ике юнәлештә язмачылык булдыруы билгесез иде. Төрки-
угызларның (б.э. кадәр IV меңъеллык) таш һәйкәлләре безнең көннәргә килеп җиткән!
Һәм борынгы кыпчаклар, аларның язма мәдәният ядкарьләре (б.э. кадәр III меңъеллык)
Осирис сурәтләре рәвешендә безгә хәзер генә ачыла.
– «XI–XIV гасырлар борынгы төрки һәйкәлләренең лексикасы» («Лексика
древнетюркских памятников XI-XIV веков») дигән темага кандидатлык
диссертациясе яклаган Казакъ дәүләт университеты доценты Хәйрулла Хәбибулла
улы Мәхмүдов Сезне 1963 елда аспирантурага чакыра. Аның 1943 елда уңышлы
якланган диссертациясендә беренче булып борынгы рус әдәби ядкарьләрендә
төрки сүзләргә игътибар ителә. Күрәсең, бу хезмәт Сезнең урта гасырларда төрки-
славян багланышлары тарихына карашларыгыз формалашуда билгеле бер роль
уйнагандыр. Шуңа бәйле, әйтегез әле: Казакъстанда совет дәверендә тюркология
фәне үсешенә галимнәр һәм сәнгать әһелләреннән кемнәр йогынты ясады?

– Берәүне дә атап булмастыр. Мин бөтен ХХ гасырны һәм XXI гасырның тар-мар
ителгән дистә елларын үзем күрдем. Хәзер кыю рәвештә йомгак ясарга һәм ачыктан-
ачык әйтергә мөмкин инде.
Хәйрулла Хәбибулла улы Мәхмүдов – мин белгән беренче тюркославист. Минем
аспирантурадагы фәнни җитәкчем. Ләкин ул үз заманының улы иде. Хәтта артыгы
белән. «Слово о полку Игореве»дагы төрки сүзләр» дигән диссертациямне укыгач, Ха-Ха
яулыгын чыгарып, битен сөртте дә болай диде: «Лихачёвны тәнкыйтьләүне алып ташла.
Рыбаков китабы турында язганнарның барысын да алып ташла. Алар – академиклар, ә
син кем? Яклый алмыйсың». «Ул чагында һөҗүм итәчәкмен. Үзегез әйттегез – яклауның
иң яхшы формасы шул!»
«Ләкин диссертациядә түгел...»
«Хакыйкатьләр шундый!»
Әңгәмә башына әйләнеп кайтсак, иң ачык мисал – Осирис. Уйлап карагыз,
гасырлар буена египтологиядә «Үсемлекләр алласы» дигән исем-формуланы һәм
казакъ кабиләсенең борынгы бабалары уйлап тапкан, әмма алдагы тарих сынауларында
югалткан игенчелекнең килеп чыгышын аңлата алырлык кеше табылмады.
Сез «Аз и Я» турында сорадыгыз. Бу темага беренче мәртәбә мин Казакъстанның
«Простор» журналында басылган мәкаләмдә мөрәҗәгать иттем. Мәкалә турында,
Славяноведение институтыннан бер «өлкән фәнни хезмәткәр»дән кала бернинди фикер
яңгырамады. Ул хезмәткәр дә төшке ашка бик ашыга иде журналны япты да: «Теоретик
яктан бу мөмкин түгел. Славян телләре яңа эраның бишенче гасырында барлыкка килә.
Сезнең ул мәсьәлә белән кызыксынуыгыз яхшы, ләкин фәнгә каршы барып булмый!»
Бу очрашу мине мондый фәнгә каршы барырга кирәклеккә ышандырды!
Чөнки каршылар фәнне түгел, ә үз диссертацияләрен, исемнәрен, пенсияләрен һәм
бүләкләрен яклыйлар иде бит.
– Сезнең өр-яңа ачышларыгыз төрки халыклар фәнендә һәм әдәбиятында
безнең тарихыбызны кабат күңелдән үткәрерлек әсәрләр тууга этәргеч бирер дип
ышаныйк. Барлык милли әдәбиятлар да очраша торган заман каршылыклары
безне яңа үсеш юллары эзләүгә юнәлтә. Казакъстан әдәбияты белән башка төрки
халыклар әдәбиятларының язмышы күп яклардан уртак бит.

– Осирис Законын, борынгы Мисырда беренче тапкыр яңгыраган актив игенчелек
формуласын ачу – шул юлларның берсе. Казакъ телендә сөйләшүчеләр – бу белемнең
варислары. Актив игенчелек Законы формуласының грамматик үсеш системасын ачу,
аның кайчандыр Осирис Законын дөрес үтәүче күчмә халык телендә сакланып калуын
ачыклау гыйльми дөнья өчен зур тетрәнү булачак.
...Мең еллар үткән, күчмә тормыш дәвам иткән, һәм халыклар игенчелек гасырларын
онытканнар. Тормыш рәвеше үзгәргән һәм Osiris казакъ телендә кайчандыр Аллаһ исеме-
формуласы белән белдерелгән мәгънәсен югалткан. Казакълар игенчелектән бизгәннәр
һәм гасырлар буена сезонлы үсеп чыккан дала үсемлекләрен терлек азыгы буларак пассив
файдалана башлаганнар. Шулай итеп, борынгы Мисырда беренче тапкыр ачкан материя
һәм мәдәниятнең Бөек хәрәкәтен югалтып, казакълар безнең заманга килеп җиткәннәр.
Мәдәниятләрне якынайту үзәгенең планнарында – бу көздә яңа фәнни дисциплина –
осирология турында фикер алышуга багышланган халыкара конференция уздыру. Һәм
бу фикер алышуны хәзер үк башларга уйлыйбыз.
– Рәхмәт Сезгә, Олжас әфәнде. Бу дискуссиядә Татарстан галимнәре дә актив
катнашыр дип ышанам.

Сезнең интервью татар телендәге төп әдәби-публицистик һәм иҗтимагый-
сәяси басма булган «Казан утлары» журналы укучыларына тәкъдим ителә.
100 елдан артык журнал укучыларны әдәби-мәдәни яңалыклар белән таныштыра,
татар шагыйрьләренең генә түгел, төрки телле шагыйрьләрнең һәм язучыларның
әсәрләренә мәйданчык бирә.
«Казан утлары» укучыларына Сезнең теләкләрегез.

– Кайбер талантсыз сәясәтчеләр якынайта торган дөнья ахыры безне – бу җирдәге
кешеләрне – канәгатьләндерми. Бер генә халыкны да, кешелекне дә. Чөнки бу – гомумән
юкка чыгу. Безнең халыклар мондый финалга риза түгел. Без иҗади тормышыбыз белән
озак елларга һәм гасырларга лаек булдык.
Мин сезгә һәм бөтен кешелеккә киләчәккә юл формуласына иярүегезне телим – үзара
бәйлелекне аңлау чорына юл ул.
Һәм ул, һичшиксез, киләчәк…
Барыгызга да һәм, әлбәттә, үземә сәламәтлек телим. Күп нәрсәгә өлгерергә кирәк.
Ә укучыларга Осирис канунын үзләренчә үстерүләрен телим: халыкларыбызга сыйфат
ягыннан да, сан ягыннан да үсәргә ярдәм итәчәк яңа белемнәр булдырырга һәм
күбәйтергә язсын.


Әңгәмәдәш – филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.

"КУ" 7, 2025

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Mynda bir rahmet!