Шигърият
Тын гына йолдызлар сүрелә барганда
Үзәнгә җәелеп, талларны күмәргә – Сокланып туймаслык таң җыры башлана.
* * *
Тын гына йолдызлар сүрелә барганда,
Офыклар алланып, үргә нур сарганда,
Тузанлы юлларга таң чыгы төшкәндә,
Гөлләрне иркәләп, җылы нур үпкәндә,
Сыек пар акканда үрләрдән түбәнгә,
Үзәнгә җәелеп, талларны күмәргә –
Сокланып туймаслык таң җыры башлана.
Нәфис гөл таҗыннан зың итеп чык тама,
Ачыла бар дөнья, таң шулай ярала,
Бар җиһан өстенә бәллүр нур тарала.
Тирбәнә кырларда җып-җылы җир назы,
Ә күктә – кыңгырау, тургайлар авазы.
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев