Логотип Казан Утлары
Кайтаваз

Ләбиб Леронның чәчмәдә яңача ачылуы

Шулай дип баш куюым аклана, минемчә: балалар шагыйре булып йә юмор-сатира әсәрләре белән киң танылган әдип, ягъни Ләбиб чәчмәдә (проза жанрында!) яңа сүз әйтә дип уйлыйм мин.

Шулай дип баш куюым аклана, минемчә: балалар шагыйре булып йә юмор-сатира
әсәрләре белән киң танылган әдип, ягъни Ләбиб чәчмәдә (проза жанрында!) яңа сүз
әйтә дип уйлыйм мин. «Кыршау» исеменә өстәп, «Мин дөньяны шулай күрәм» диюе
дә аклана: һәр әсәр әнә шулай яңача күрү, яңача сурәтләү, алымнар белән тәэсир итә
дә бит инде. Ә бу әсәрдә жанрлар синтезы да, тормыш – реаль буяулар белән бергә
хыял, хәтта виртуаль дөнья да чагыла. Күрәзәлек итү сәләтен, тормыш тәҗрибәсен –
туган җир, нигездән, чын фәлсәфи акыллы әбиләрдән алу, димәк ки, үзе сизмичә дә
«алтын» кыршау белән бәйләнгән сәләтле бала язмышы. Һәм аның чын иҗат кешесе
булуы да кадерле! Сукыраю, шул көе иң газиз тема – элекке авыл, әбисе, хәтта песине
дә онытмыйча, гаҗәеп милли картиналар язган рәссам язмышы! Һәм аның аңлаучысы,
юлдашына әвереләчәк Әкълимә белән бәйләнеше! Кечкенәдән үк якынаеп, аннан ара
өзелгән, аерылган ике йөрәк бергә кавыша. Әйе, татар кызының бәхете дә әллә кайдагы
Куба, гарәп илләре, бүген инде Африка илләрендә түгел, үз туган ягы белән бәйле
мохиттә, традицияләрдә! Моны хәтта бал кортлары да аңлый: хуҗасын соңгы юлга
озатканда, алар күч булып җыелып, аллегорик сурәт буларак, әсәргә яңа мәгънәләр
өсти. Бу җәһәттән Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» бәяны да искә төшә: Актаныш
яклары әллә шундый газиз уй-фикерләр коллизияләре тудырамы?
Миңа әсәрдә авторның олуг сынчыбыз Бакый Урманче шигырен эпиграф итүе дә,
аның төшкә кергән колоритлы сурәте һәм шигъри юллары да, әңгәмәдә афоризмга тиң
сүзләре дә кадерле. Бу җәһәттән авторның үз күңел биографиясе, иҗади тәҗрибәләре,
балачактан ук үз юлын эзләгән үзсүзле шәхес буларак ачылуы да кызыклы. Теле,
юморлы ситуацияләре әсәрне укылышлы итә. Җыеп әйткәндә, мин бу әсәрдән соң
Коэльолар түгел, ә үз әдипләребезнең дә барлыгына инанам. Ялгышмыйм дип беләм.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев