Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

КАЮМ НАСЫЙРИ – ПРАВОСЛАВИЕ УКУ ЙОРТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Сүз дә юк, Насыйри традицион дини мохиттән тулысы белән аерылмаган, иң элек туганнары белән элемтәләр саклаган. Ул бертуган абыйсы һәм энеләре белән даими рәвештә хат алышып торган, үзе еш яза алмаса да, әти-әнисеннән хатлар өзелмәгән. Еш кына әти-әнисе, абыйсы, энеләре һәм апасы, аннан көнкүреш әйберләре сатып алуын сорап, хатлар яза торган булганнар, шулай ук кием-салым, баш яки аяк киемнәрен тектерергә заказлар биргәннәр.

Казан рухани семинариясенең татар теле укытучысы

Сәгыйть мәдрәсәсен пишкадәм булып тәмамлаган Каюмның, берәр мәхәлләгә
мулла булып сайланып, үзен тук тормыш белән тәэмин итү мөмкинлеге була. Әмма
Насыйри бу юлны сайламый. Күрәсең, әтисенең иҗтиһад турындагы сүзләре һәм
үзенең дә бу җәһәттән рухи эзләнүләре аны муллалыктан ваз кичәргә этәрә. Бу аңа
Казан руханилар әзерли торган училищеда татар теле укытырга тәкъдим ясалу белән
дә бәйле. Шулай да Каюмның моңа ризалашуы бүгенге көнгә кадәр табышмак булып
кала. Г.Рәхим фикеренчә, төп сәбәп аның рус телендә камил итеп сөйләшергә һәм
язарга өйрәнергә омтылуында була (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле
// Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия.
Казан, 2020. Б. 45).
Бу мәсьәләдә без башкача уйлыйбыз. Беренчедән, Каюм яшьтәшләре арасында
үзенең кызу темпераменты, активлыгы һәм чаялыгы белән аерылып тормаган;
киресенчә, тыйнак, басылып эшләүчән булган, кулъязмалар күчереп язу белән
мавыккан. Ул, бер яктан, әйтеп үтелгәнчә, Сәгыйть мәдрәсәсендә укытудан –
канәгатьлек, икенче яктан, биредә үзенә җан тынычлыгы тапмаган: мохтаҗлыктан
бигрәк, ялгызлыктан газап чиккән. Каюм мәдрәсәдәге тормышы турында 1858 елның
23 апрелендә олы абыйсы Габделхәйгә язган хатында болай ди: «…ялгызлыктан
башка читен эш бар микән? Әмма мин ялгызлыкның зәхмәтен чиктем. Унбиш елга
якын мәдрәсәдә яттым, миңа һич тиң чыкмады, ялгыз булдым» (Каюм Насыйри язган
хатлар // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 3 том / Төзүче, гарәп графикасыннан
аерым текстларны гамәлдәге язуга күчерүче һәм кереш мәкалә авторы Хуҗиәхмәт
Мәхмүтов. – Казан, 2004. – Б.355).
Бер сүз белән әйткәндә, мәдрәсәдә, шәкертләр, хәлфәләр арасында Насыйри үзен
ялгыз хис иткән. Рус православие уку йортында укытырга чакыру алгач, ихтимал,
үзен беренче тапкыр җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тойгандыр. Чакыруны ул
рухи ялгызлыктан котылу чарасы дип тә кабул иткән. Ә инде рус телендә камил
рәвештә сөйләшергә һәм язарга өйрәнү теләге шушы төп сәбәпкә өстәлгән генә
дип уйлыйбыз. Шулай ук монда нәселендәге рус хакимиятләренә хезмәттә булган
ата-бабаларына ихтирам хисе дә (Гайнетдин М. Каюм Насыйри: шәхес һәм иҗат //
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 1 том. Казан, 2003. Б.7), Каюмның Михайлов
училищесында укыганда, башка мәдәният мохитендә булып алуы да һәм, ниһаять, яшь
чагында рухани хезмәтеннән баш тарткан әтисенең үрнәге дә роль уйнаган, күрәсең.
Шулай да бу гамәле белән Каюм, «кызыл сызык»ны үтеп, үзен бөтен мөселман
җәмәгатьчелегенә каршы куя, исламга «хыянәт» итүдә гаепләргә җирлек бирә. Шуңа да
аңа «Урыс Каюм» дигән кушамат тагалар, чөнки ул булачак православие руханиларына
татар телен укыта. Шул ук вакытта Каюм Насыйриның көчле рухлы булуын билгеләп
үтәргә кирәк. Мөселманнарның зур күпчелеге православие руханиларын читләтеп
үткәндә, Каюм иманын югалтудан курыкмый.

Шунысын да әйтеп үтү мәслихәт: Насыйри православие уку йортында белем биргән
беренче мөселман кешесе булмый. Бу вакытта Казанда православие руханиларын
әзерли торган өч баскычлы укыту системасы гамәлдә була. Казан руханилар
училищесын тәмамлау турындагы таныклык урта һөнәри дини уку йортына – руханилар
семинариясенә укырга керү хокукы бирә. Бу уку йортларының икесе дә Казан
руханилар академиясенә буйсына, ул исә югары дини белем бирә. Академиядә татар
теле кафедрасы һәм татар сыйныфы 1845 елда ачыла. Казан университетының «Шәрык
разряды»нда мөселман каллиграфиясен укытучы Мөхәммәтгали Мәхмүдов 1846–1848
елларда Казан руханилар академиясендә татар теле дәресләре алып бара. Аннан
соң, 1849–1859 елларда, биредә татар теле укытучысы, практикант булып Биктимер
Янбулат улы Йосыпов эшли (Ханбиков Я.И. Русские педагоги Татарии и их роль в
развитии просвещения и педагогической мысли татарского народа. (Из истории
русско-татарских педагогических связей): Пособие для студентов и преподавателей.
Казань, 1968. С.74).
1854 елда Казан руханилар академиясе каршында Мөселманлыкка каршы
миссионерлык бүлеге оештырыла, анда мөгаллимнәр итеп Н.И.Ильминский,
Г.С.Саблуков (1856 елдан) һәм татар теле практиканты Б.Я.Йосыпов билгеләнә.
Казан руханилар академиясе каршындагы Мөселманлыкка каршы миссионерлык
бүлегенә укырга керүчеләр, нигездә, Казан руханилар семинариясендә татар теле
укыган кешеләрдән туплана.
1855 елның 1 мартыннан 30 яшьлек Каюм Казанның руханилар училищесында,
укытучы-практикант Хәйрулла Айбәтов урынына татар теле укытуга керешә.
Казан руханилар училищесының документларыннан күренгәнчә, мөгаллим
Насыйриның практик күнекмәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: «а) Телдән
[…], татар сөйләм теленең сүзләре һәм гыйбарәләре өйрәтелә, кыйссалар сөйләнә.
Өйрәткәндә, гыйбарәләрнең һәм җөмләләрнең составлары турында грамматик
кагыйдәләр аңлатыла. б) Язма, татар теленнән рус теленә тәрҗемәләр ясала»
(Хасаншина Л.Ж. «Желая открыть торговлю книгами» (Документы о Каюме Насыри
в фондах НА РТ) // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2010. №3/4. С.221). Замандашларының
хатирәләреннән күренгәнчә, укучылар «татарча сүзләрне һәм гыйбарәләрне, гади
грамматик кагыйдәләрне, төрләнешләрне өйрәнәләр... Татар теленнән рус теленә
тәрҗемә иткәндә, җөмләләрне грамматик яктан тикшерәләр» (Харлампович К.
П.П.Масловский и его переписка с Н.И.Ильминским // Известия общества археологии,
истории, этнографии. Т. XXIII. Вып.2. С.75).
1855 елның 29 сентябрендә Казан руханилар семинариясе идарәсе Академия
җитәкчелегеннән татар телендә практик дәресләр үткәрү өчен өч сыйныф ачарга рөхсәт
сорый. Руханилар семинариясенең татар теле укытучысы Г.С.Саблуков җитәкчелеккә
К.Насыйрины училищедан семинариягә күчерергә тәкъдим итә. Чыннан да, Казан
руханилар семинариясе хезмәткәрләренең 1856 елгы исемлегенә Каюм Насыйри
татар теле укытучысы буларак теркәлгән. 1856-1857 уку елында ул Казан руханилар
семинариясендә дә, Казан руханилар училищесында да укыта, алга таба семинария
укучылары белән генә эшли булса кирәк (Хасаншина Л.Ж. «Желая открыть торговлю
книгами». С.118-120).
«Семинария курсы дәвамында татар теле дәресләре текстларны рус теленә тәрҗемә
итүдән гыйбарәт була: а) 1862 елда татар керәшеннәре өчен чыгарылган әлифбага
кергән догаларны һәм дин тарихын; б) шулай ук Иисусның зирәклеге китабыннан
татар теленә аударылган 3, 5, 8, 10, 22, 30нчы бүлекләрне; в) «Фазаиле-ш-шөһүр»
китабыннан мәкаләләр: Мөхәммәд пәйгамбәрнең Коръән аятьләре иңә башлаганчы
булган тормышы, тәһарәт, ураза, садака; Әбүбәкер һәм Хәдичәнең ислам кабул
итүе турында; Иов, Симеон хакында. Бу китаплардан тыш, дәреслек сыйфатында
Троянскийның грамматикасы, К.Насыйриның мисаллар китереп эшләнгән «Кыскача грамматикасы» (1860), А. Казембекның «Гомуми төрек-татар грамматикасы»
(2 басма, 1846, Казан) кулланыла. Гарәп теле Болдырев грамматикасы, сүзлеге һәм
хрестоматиясе һәм Фретагның гарәп-латин сүзлеге ярдәмендә өйрәнелә» (Харлампович
К. П.П. Масловский и его переписка с Н.И.Ильминским. С.75).
Константин Харлампович хезмәтеннән алынган бу өзекнең кайбер урыннары
буенча төгәллек кертү сорала. Насыйриның без алга таба телгә алачак методик
эшкәртмәләреннән тыш, ул укыту барышында Казан семинариясенең татар теле
мөгаллиме, рухани Александр Троянскийның хезмәтләре һәм тырышлыгы белән
тупланган гарәп һәм фарсы гыйбарәләрен дә үз эченә алган Татар теле сүзлегенең
ике томлыгын (Казан, 1833–1835) һәм А.Казембекның «Гомуми төрек-татар
грамматикасы»н (2 нче басма, Казан, 1846) кулланган. Укучыларның сөйләм телендәге
күнекмәләренә таянып, Насыйри текстларның тәрҗемәләренә аерым игътибар биргән,
моның өчен ул татар теленә тәрҗемә ителгән «Евангелие»ны һәм татар керәшеннәре
өчен әзерләнгән башка дини китапларны, Җамалетдин Бикташиның татар-мөселманнар
арасында киң таралыш алган, тормышның тискәре якларын, кешеләрнең начар
гамәлләрен фәлсәфи һәм гыйбрәтле тарихлар аша сурәтләгән «Фөзаиле-ш-шөһүр яки
саваплы гамәлләр» китабын файдаланган (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи
хәле. – Б. 47). Дәресләрендә укучыларны туган халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре,
гореф-гадәтләре һәм йолалары, җырлары, мәкальләре, табышмаклары, әкиятләре белән
таныштырган, мөселман кардәшләренең ышануларын һәм риваятьләрен сөйләгән
(Хабибуллина Д.А. Деятельность Каюма Насыри в православных религиозных учебных
заведениях // Гасырлар авазы-Эхо веков. 2023. №1. С.39-41), шулар турында укырга
текстлар сайлап биргән.
Укыту эше Каюмның шактый вакытын алган. Руханилар училищесының урта һәм
югары бүлекләрендә татар теле – атнага ике тапкыр, семинариядә кече сыйныфларда
атнага – 3, урта сыйныфларда – 5, югары сыйныфларда 4 сәгать укытылган
(Харлампович К. П.П.Масловский и его переписка с Н.И.Ильминским. С.75).
Насыйри семинариядә үзен эшсөючән, тәртипле һәм таләпчән мөгаллим итеп
таныткан, җитәкчелекнең дә, хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулаган (Шунда ук.
Б.94). Уку йортының еллык хисапларында татар телен өйрәнү нәтиҗәләре түбәндәгечә
тасвирланган: «Укучыларның күпчелек өлеше татар теленнән рус теленә шактый иркен
тәрҗемә итә, рус теленнән татар теленә тәрҗемәләре канәгатьләнерлек. Татарчалары
татарлар үзләре сөйләшкәнгә якын, берничә укучы татар телендә иркен аңлаша ала»
(Шунда ук. Б.76).
Руханилар әзерли торган уку йортларының 1867 елгы Уставы буенча
семинариядә профессиональ дини белем алуда рухани сословиесе белән бәйле
чикләүләр бетерелә һәм укыту системасы тамырдан үзгәрә. Хәзер руханилар
семинарияләренә дөньяви уку йортын тәмамлаган яшьләр дә, өйдә белем алучылар
да укырга керә ала. Алай гына да түгел, беренче дүрт сыйныфта, берничә дини
предметтан кала, дәресләр дөньяви була (Липаков Е.В. Казанская духовная
семинария. Исторический очерк. Казань, 2007. С.48-49), бу исә, һичшиксез,
К.Насыйриның эшенә уңай йогынты ясый.
Җитәкчелек укытучының дәресләргә җентекләп әзерләнүенә игътибар итә.
Укучылар предметны яхшырак үзләштерсен өчен Насыйри дәреслекләр төзергә
керешә. Насыйриның укыту-методик эшчәнлегендәге активлыгы иҗади характеры
һәм җаваплылыгы белән аңлатыла: ул үзе дә күп укый, күп нәрсә белән кызыксына.
Һичшиксез, мәдрәсәдә алган белеме һәм тәҗрибәсе дә файдалы була. Икенчедән,
семинариядә татар телен укыту буенча кирәкле уку әсбаплары җитешми, булганнарын
уку-укыту программасына яраклаштырырга туры килә. Гомумән, Насыйри укытуны
югары сыйфатлы итеп оештырырга омтыла. Махсус дәреслек булу мөгаллимгә
предметны тирәнрәк өйрәтергә, ә укучыларга материалны җиңелрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә. Дәреслек язганда, педагог үзе дә һөнәри яктан үсә, укыту предметы
турында системалы күзаллау булдыра, укыту методикасын яхшырак үзләштерә һ.б.
Шул рәвешле, төрле дәреслекләр эшләгәндә, Насыйри иҗади мөгаллим, тикшеренүче
һәм методист буларак формалаша.

Мөселман кешесе
«кечкенә секуляр җәмгыять» шартларында

Насыйриның рус уку йортында эшләве аның мөселман дини даирәсеннән күпмедер
дәрәҗәдә аерымлануына китерә, ягъни ул «кечкенә секуляр» – ислам диненнән
аерымланган мохиттә – яши башлый дип әйтергә мөмкин.
Каюм, яшәү урынын үзгәртеп, Казанның руслар яши торган өлешенә күченә.
Семинария укытучыларының күпчелегенең фатирлары уку йортының укытучылар
корпусында урнашкан була (Липаков Е.В. Казанская духовная семинария.
Исторический очерк. С.45). Каюм, 1856-1857 уку елында семинария хезмәткәре
булгач, уку йорты бинасының чарлагында, яңгыр яуганда, түшәменнән су саркый
торган бүлмәдә яши. Олы абыйсы Габделхәйгә 1858 елның 23 апрелендә язган
хатында инде ике ел семинариянең мансардасында, чарлагында яшим дип хәбәр
итә (Каюм Насыйри язган хатлар // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 3 том.
Казан, 2004. Б.355).
Казанның рус өлешендә ашауны мөселманча оештыру мәшәкатьле була. Даими
киеренкелектә эшләргә һәвәс улларын кайгыртып, әти-әнисе Каюм янына хезмәтче
малайлар җибәреп тора. 1857 елны Каюм әти-әнисенә язган хатында, «малайсыз
торырга өйрәнгән идем, тагын малай җибәргәнсез, ай саен күп вакытым килгән
малайны өйрәтүгә китә» дип яза (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 56).
Күрәсең, семинария бинасында яшәүче Каюмга хезмәтче булып Шырданнан килгән
малайлар, православие руханилары арасына эләгүләрен аңлап, тизрәк кайтып китү
ягын караганнар.
Каюм 1860 елдан да калмыйча яңа фатирга чыга. Буйдак егет, фатирны арендалау
бәһале булу сәбәпле, әти-әнисенә 1860 елның 10 октябрендә язган хатында һаман да
Мөхәммәдшаһта торам, элекке фатирның күп рәте булмаса да, малай тапсам, шунда
менәрмен дип яза (Әти-әнисенә язган хатлары // Каюм-Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Б.542-543).
1862-1863 уку елы башында да ул, хезмәтче малай таба алмау сәбәпле,
Мөхаммәдшаһ фатирында яшәвен дәвам итә (Шунда ук. Б. 546).
1864 елның көзендә аның кабат семинария бинасында, чарлактагы бүлмәсендә
яшәгәнлеге мәгълүм (Абыйсы Габделхәйгә язган хатлар // Каюм-Насыри: Әдәби-
тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.565, 567).
Семинариядә, чит мәдәни мохиттә яшәү баштарак аңа билгеле бер уңайсызлыклар
тудырса да, Насыйрига дини яктан нинди дә булса басым ясалмый. Чит даирәдә
Насыйри мөселман тормыш рәвешенең бөтенлеген саклый, шулай да традицион
даирәдән аерымлану аның дини капиталын киметә (Я.Яннакон концепциясе буенча)
(Опалев С.А. Критика теории секуляризма в теории рационализма // Религиоведческие
исследования. 2010. С. 170-189).
Шунысын билгеләп үтү мөһим: Урта гасырларга хас дини карашлар өстенлек иткән
конфессиональ җәмгыять вәкиленең кигән киеме шәхеснең традицион кыйммәтләргә
чын күңелдән бирелгәнлеген раслаучы мөһим билге булып санала. Казан руханилар
семинариясендә эшләгәндә, Насыйри киемен европачарак итеп яңарта (Габдулла
бине Таҗетдин әл-Кәчимири. Габделкаюм ән-Насыйри // Каюм Насыйри: Әдәби-
тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.493), аерым алганда, үзе язганча,
Татар бистәләрендә яшәүче мөселманнар арасында беренче булып «рус чалбары» кия (Насыйри К. Татар этнографиясе материаллары // Насыйри К. Сайланма әсәрләр.
Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б.96).
Уку йортының җәдвәленә ярашлы, дәрес вакытында укытучының мотлак рәвештә
дәрестә булырга тиешлеге биш вакыт намазның да үз вакытында укымавына сәбәп
була.
Шулай ук Насыйриның җомга һәм гает намазларын өйдә уку гадәте дә семинариядә
эшләү дәверендә формалашкан дип уйлыйбыз. Күрәсең, монысы да мөселман
кардәшләре аның семинариядә укытуына кискен каршы булганлыктан хасил булган.
Насыйриның тәмәке тарту гадәте семинариядә барлыкка килгән дип уйларга кирәк,
ә тәмәке тарту ул чорда Казан татарлары арасында бидгать гамәл саналган.
Болар барысы да Насыйриның үз-үзен тотышында билгеле бер үзгәрешләр турында
сөйләргә урын калдыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: К.Насыйриның бертуганнары, озак вакытлар
руслар арасында яшәп, чит мәдәният мохите йогынтысына тагын да ныграк бирелгән
була. Аерым алганда, Габделхәй абыйсы һәм энеләре Габделгани белән Габделвәли
спиртлы эчемлекләрдән дә баш тартмаганнар (Рәхим Гали. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б.44-45).
Сүз дә юк, Насыйри традицион дини мохиттән тулысы белән аерылмаган, иң
элек туганнары белән элемтәләр саклаган. Ул бертуган абыйсы һәм энеләре белән
даими рәвештә хат алышып торган, үзе еш яза алмаса да, әти-әнисеннән хатлар
өзелмәгән. Еш кына әти-әнисе, абыйсы, энеләре һәм апасы, аннан көнкүреш
әйберләре сатып алуын сорап, хатлар яза торган булганнар, шулай ук кием-салым,
баш яки аяк киемнәрен тектерергә заказлар биргәннәр. Олы абыйсы Габделхәй
белән ике арадагы хатлары, хәл белешүдән тыш, сәүдә-сәнәгать мәсьәләләрен
хәл итүгә дә корылган була: абыйсы кушуы буенча Насыйри сабын кайнату өчен
кирәкле материаллар сатып алып, Мәскәүгә озата. Бу җәһәттән Насыйри Казанның
эшлекле кешеләре даирәсе, шул исәптән татар эшкуарлары белән дә актив рәвештә
аралашкан.
Казанда әтисенең энесе – 1829 елдан алып 5 нче мәхәлләнең җәмигъ мәчетендә
(Ак мәчет) мөәзин вазифасын башкарган Мөхәммәтгалим яши. Каюмның әтисе
Габденнасыйр Казанга килгән чакларында Мөхәммәтгалимгә төшә торган булган.
Билгеле инде, Насыйри да әтисе Казанга килгәндә генә түгел, башка вакытларда да
абыйсына кунакка килеп йөргән.
Каникул вакытында туган нигезгә кайткач, Насыйри үзен хак мөселманча тота.
1864 елда төпчек энесе Габделкави туган авылында имам-хатыйб итеп билгеләнгәч,
аның белән биш вакыт намазга да мәчеткә килә торган булган.
Насыйриның семинариядәге жалованьесы әллә ни күп булмый. 1857 елда әти-
әнисенә язган хатында Насыйри түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Язасыз, запаслы булып
тор, кайдан запаслы булыйм, биш йөз сум акчаны өч йөз алтмыш көнгә тәкъсим
кыйлсаң (бүлсәң), ни калыр? Бер ай ач тормак кирәк яки бурыч итмәк кирәк; икесе
дә минем кулдан килә торган түгел. Белмәйсез, сезнең икътикад (ышану) әллә ничек,
гөман кыласыз (фаразлыйсыз) җыелган акча бар дип» (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б. 47). Күрәсең, бу чорда аңа олы абыйсы күпмедер матди ярдәм
күрсәткән.
Семинариядә эшләгәндә, олы абыйсы Габделхәй Каюмның иң якын кешесе була:
ул аңа бөтен эч серләрен, уй-хыялларын сөйли. 1859 елның җәендә Насыйри олы
абыйсы янына Мәскәүгә бара (Абыйсы Габделхәйгә язган хатлар // Каюм-Насыйри:
Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.558-559).
1865 елда 40 яшьлек Каюм Казан ямщигы Мөсәгыйть кызы Зөһрәгә өйләнә. Шул
мизгелдән туган тел мохитенә әйләнеп кайта. Гаилә тормышы, хатынының кайгыртуы
Каюмны озак еллар хыялланган күңел тынычлыгына китерә. Әмма бәхетле яшь гаилә бер елдан соң җимерелә: Насыйриның сөекле хатыны бала тапкач вафат була. Кайгыга баткан Насыйри көн саен кулына алып укыган Коръән китабының
тышлыгына үзенең гаилә тормышына кагылышлы төп даталарны язып куйган:
Зөһрә белән никахның 1865 елда, июнь аеның икенче ункөнлегендә җомгадан соң
укылуын; 12 августта кияү булып керүен; 1866 елның 16 июлендә, шимбә көнне,
икенде вакытында хатынының баласы төшүен; үле туган балага Габделхәй дип исем
кушуын һәм җирләвен; сөекле хатынының якшәмбе көнне кич белән кояш батканда
мәрхүмә булуын; дүшәмбе көнне дәфен кылынуын (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б. 47-48).
Насыйриның, гаиләле булып, тигез тормышта яшисе килгән. Каюмның бабасы
белән мөнәсәбәтләре яхшы була, хатыны Зөһрә вафатыннан соң алар тагын да
якынаеп китәләр. Насыйриның Мөсәгыйть йортына күчеп яшәвен бары тик шулай
гына аңлатырга мөмкин. Алдан килешенгәнчә, хуҗаның кече кызы балигълык
яшенә җитүгә Каюмга кияүгә чыгарга тиеш була. Насыйри, бергәләшеп гаилә
корып яшәргә өметләнеп, берничә ел дәвамында балдызына төрле фәннәрдән
дәресләр бирә: география, математика, тарих укыта. Балдызы да укуга бөтен
дикъкатен бирә. Әмма, 16 яше тулуга, яше үзеннән ике тапкырдан да артыграк
ир-атка кияүгә чыгасы килмәвен белдерә. Шул сәбәпле Насыйрига Мөсәгыйть
йортыннан китәргә туры килә. Каюм Насыйриның тәкъдименнән баш тарткан
балдызы исә ахыр чиктә әхлаксызлык юлына баса, җиңел холыклы кызга әйләнә.
Балдызының мондый начар гамәлләреннән соң, К.Насыйриның хатын-кызга булган
ышанычы тәмам югала (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 48, 61).
Моннан соң ул беркайчан да өйләнми, гомерен ялгыз үткәрә (Мәшһүр мәгърифәтче,
үләренә бер ел чамасы кала, Насретдин Хуҗашиның «Картлык көнегездә үзегезне
тәрбияләр өчен ник хатын алмадыгыз?» дигән соравына ике тапкыр өйләндем дип
җавап биргән, имеш. «Берсе белән мәхәббәтебез булмады, өлфәт таба алмадык.
Үзе аерырга сорады да, аердым. Бусы яшь вакытымда иде. Аннан соң тагын бер
хатын алдым. Монысы белән яхшы ук мәхәббәтебез дә булды. Ләкин минем язу
хезмәтемә бик күп кереп, кимчелек китерә башлады. Язу һәм башка хезмәтемә
зыян килмәсен өчен, монысын үзем талак иттем», – дип җавап биргән. Г.Рәхим
бу сүзләрне, Насыйри авырган һәм вакыт-вакыт хәтерен югалта, саташа башлаган
заманда сөйләгән дип, ялганга чыгара. Ихтимал, үзенең өйләнүен бер-бер китаптан
укыган мәзәге белән саташтыргандыр, яки хосусый хәяте хакында сорау биреп
йөдәтүче яшь шәкертләрнең башларын әйләндерү өчен, белә торып, үзе хакында
«Фәвакиһ әл-җөласа», «Хикәят»ләре тибында бер мәзәк сөйләп җибәргән булган
дип өсти (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 48). Без Г.Рәхим фикере
белән килешәбез.
Казан руханилар семинариясендә эшләгәндә, Каюм рус мәдәниятенә җәлеп
ителгән мөселманнар белән еш аралаша. Ул дустанә һәм эшлекле мөнәсәбәтләрдә
аралашкан татар зыялыларыннан иң элек каллиграфия остасы Мөхәммәтгали
Мәхмүдовны (1824–1891) атау урынлы. Ул 1850–1868 елларда Беренче гимназиядә
татар теле укытучысы булып эшли. 1860 елларда, Казан университеты ирекле
тыңлаучылар өчен үзенең ишекләрен ачкач, берничә татар кешесе, шул исәптән
Мөхәммәтгали Мәхмүдов белән Каюм Насыйри, лекцияләргә йөри башлыйлар
(Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә // Рухи мирас: эзләнүләр
һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия. Казан, 2020. Б. 86).
Университетта уку аның гуманитар фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтүдә зур роль
уйный, Насыйриның алга таба күзаллауларын үзгәртә, мәгърифәтчелек проектлары
формалашуга йогынты ясый
Шулай ук Насыйриның дуслары арасында литограф Мөхәммәтвәли Яхинны да атап
үтәргә мөмкин. Алар 1862 елда, татар телендә «Таң йолдызы» дигән атналык газета чыгарырга рөхсәт сорап, хакимияткә гариза язалар (Каримуллин А.Г. Издательская
деятельность Каюма Насыри и проект газеты «Таң йолдызы» // Каюм Насыйри:
Әдәби-тарихи һәм документаль җыентык. С.426).
Бу исемлеккә ил буйлап ярминкәләрдә сәүдә итүче берничә татар сәүдәгәрен дә
өстәргә була.
Ул актив рәвештә Казан руханилар семинариясе китапханәсенә йөри, белем
ала. Рус интеллигенциясе вәкилләре белән фән һәм мәгърифәтчелек өлкәләрендә
аралашу һәм үзлегеннән дөньяви белем алу Насыйриның тикшеренүче, фәнни
белемнәрне популярлаштыручы һәм мәгърифәтче буларак формалашуында зур
роль уйный.
Тулаем алганда, Насыйриның педагогик эшчәнлек еллары Россиядә бер сословиегә
дә карамаган кешеләрнең (разночинецлар) секуляризация (дөньяви карашларга
өстенлек бирү) чорына туры килә. Россия югары уку йортларында һәм гимназияләрендә
уку Европача дөньяви белем бирү казанышларына нигезләнә, укыту тәрҗемә яки
яраклаштырып төзелгән дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән алып барыла. Югары
мәктәпкә православие дине йогынтысы бик аз була, ә православие дине нигезләре
формаль рәвештә генә өйрәтелә. Бу чорда гимназияләрдә һәм университетларда укыту,
асылда, мәгарифнең секуляр системасына корыла. Шуны да билгеләп үтү мөһим:
православие чиркәве дворяннарның белем бирү системасыннан аерылган һәм аларның
тәрбиясенә йогынтысы да йомшак булган (Синелина Ю.Ю. Циклический характер
процесса секуляризации в России (Социологический анализ: конец XVII – начало
XXI века): Автореф. дисс... докт. социолог. наук. М., 2009. С.33-34).
Семинариядә дөньяви фәннәр укытучылары һәм Казан университетының
профессорлары, мөгаллимнәре шул гимназияләрне һәм университетларны тәмамлаган
шәхесләр була. Каюм Насыйрига алар белән һөнәри кызыксынулары җәһәтеннән еш
аралашырга туры килә.
Семинариядә педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнеп, Насыйри мөгаллимнәр
төркеменең бер вәкиленә әверелә, ул укучыларны туган халкының этнографиясе,
фольклоры һәм көнкүреше белән таныштыра, грамматика буенча уку әсбаплары һәм
уку өчен хрестоматияләр төзи. Дөньяви фәннәрдән белем бирүче укытучылар белән
бер сафка баскан Насыйри да, мөселман кешесе буларак, Россия җәмгыятенең диннән
ераклашкан, дөньяви интеллектуаль катлау вәкиле булып китә.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: wikipedia

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев