Әбүгалисина мәгарәсе рубрикасы буенча яңалыклар
-
25 февраля 2025 - 11:00
Каюм Насыйриның укучы яшьләр һәм чит төбәкләрдә яшәүче мөселманнар белән элемтәләре
Рус телен, рус мәдәнияте казанышларын туган халкының үсеше файдасына куллану һәм мәктәп программаларына дөньяви предметлар кертү мәсьәләләрендә, шулай ук халыкка файдалы практик белемнәрне тарату буенча Насыйриның хезмәттәшлек кыры киң була. -
13 января 2025 - 15:00
Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә...
(Каюм Насыйриның 200 еллыгын каршылап) -
10 января 2025 - 15:00
К.НАСЫЙРИНЫҢ РУС ЗЫЯЛЫЛАРЫ ҺӘМ ЭШМӘКӘРЛӘР ДАИРӘСЕ БЕЛӘН АРАЛАШУЫ
Насыйриның традицион мөселман җәмгыятенә аңлашылып җитмәгән эшчәнлеген Җамал Вәлиди болай дип шәрехли: «...Насыйри Казан шәһәрендә татар бистәсендә, ягъни талчукчы, читекче, кәләпүшче, сөякчеләр арасында тора иде. Бу вакытта Казан шәһәрендә түгел әдипләр, шагыйрьләр, хәтта боларның ни икәнен белүчеләр бер-ике кешедән гыйбарәт иде» -
19 декабря 2024 - 15:00
Мәгърифәтченең көнкүреш шартлары турында замандашлары
Мәгърифәтченең күпкырлы эшчәнлеге ике конфессия – ислам һәм православие, ике халык – рус һәм татарлар үзара тату яшәгән губерна шәһәре Казан белән бәйле. -
19 ноября 2024 - 15:00
Насыйри – рус-татар мәктәбе укытучысы
Нәкъ менә укытучы булып эшләгән чорда, схоластик укыту һәм традицион фикерләү белән көрәштә, шәкертләрне рус теленә һәм математикага өйрәткәндә, Насыйри тарафыннан алдагы гамәлләренең программасы эшләнгән, калган гомерен ул шуны тормышка ашыруга багышлаган. -
7 октября 2024 - 11:00
Насыйриның Казан рухани семинариясендә укыту-методик һәм гыйльми эшчәнлеге
Сыйныф белән укыту күнекмәләрен үзләштерү, рус телен һәм әдәбиятын, Европа белем бирү системасын һәм Россия уку йортларында кулланыла торган методикаларны тирәнтен өйрәнү алга таба мәгърифәтченең педагогик, тикшеренү һәм наширлек эшчәнлегендә әһәмиятле роль уйный. -
17 сентября 2024 - 11:00
КАЮМ НАСЫЙРИ – ПРАВОСЛАВИЕ УКУ ЙОРТЫ УКЫТУЧЫСЫ
Сүз дә юк, Насыйри традицион дини мохиттән тулысы белән аерылмаган, иң элек туганнары белән элемтәләр саклаган. Ул бертуган абыйсы һәм энеләре белән даими рәвештә хат алышып торган, үзе еш яза алмаса да, әти-әнисеннән хатлар өзелмәгән. Еш кына әти-әнисе, абыйсы, энеләре һәм апасы, аннан көнкүреш әйберләре сатып алуын сорап, хатлар яза торган булганнар, шулай ук кием-салым, баш яки аяк киемнәрен тектерергә заказлар биргәннәр. -
21 августа 2024 - 11:00
Нәсел шәҗәрәсе кайларга китә... (дәвамы)
Габделхәй эшләп тапкан мал «гаилә капиталы» булып санала: әти-әнисенең табышның бер өлешенә исәп тотуы, аңа еш кына акча җибәрүен сорап, хат язуы шуның белән аңлатыла. Шунысы игътибарга лаек: икътисади хәлләре нинди булуга карамастан, Габденнасыйрның бөтен балалары да әти-әнисенә мөмкин кадәр матди ярдәм күрсәтә торган булганнар.