Каюм Насыйриның башлангыч белем бирү өчен 1893–1899 елларда төзелгән киңәйтелгән программасы
1870 елның 26 мартында кабул ителгән «Россиядә яшәүче инородецларга белем бирү буенча чаралар кагыйдәләре» К.Насыйриның традицион мөселман башлангыч мәктәпләрендә татар телен укытуга мөнәсәбәтен үзгәртә.
1870 елның 26 мартында кабул ителгән «Россиядә яшәүче инородецларга
белем бирү буенча чаралар кагыйдәләре» К.Насыйриның традицион мөселман
башлангыч мәктәпләрендә татар телен укытуга мөнәсәбәтен үзгәртә. 1870 елгы
«Кагыйдәләр»дә болай диелгән була: «Мәктәпләрдә булсынмы, мәдрәсәләр
каршындагы рус сыйныфларындамы, белем бирү башта җирле татар телендә
алып барылырга тиеш, алга таба балаларны рус теленә ияләштерә барып,
аннары бары тик рус телендә генә укытуга күчәргә кирәк» (Материалы по
истории Татарии второй половины ХIХ в. Аграрный вопрос и крестьянское
движение 50–70-х годов XIX в. С.290-291).
Бу җәһәттән шунысын ассызыклау мөһим булыр: 1871 ел башында Насыйри
үзенең фатирында шәхси педагогик практикасын башлап җибәрә, аның
программасы мәдрәсәләр каршындагы рус сыйныфларыныкына караганда
киңрәк була. Мәгърифәтченең шәхси архивында 1871 елгы Казан календарена
дип әзерләнгән, әмма ниндидер сәбәпләр белән бастырылмаган язу сакланып
калган. Бу язу Насыйриның өендәге мәктәбендә укучыларга тәгаенләнгән
программа турында күзаллау бирә. Анда балалар рус телендә укырга,
язарга һәм сөйләшергә өйрәнә, рус грамматикасын, аның кагыйдәләрен,
шулай ук «мөселманча» уку һәм язуны, арифметика нигезләрен үзләштерә,
Россия географиясе белән таныша дип хәбәр итә мөгаллим (Гали М. Каюм
Насыйриның кулъязма мирасы // Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына 120 ел
тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары / Җаваплы редактор
Ш.А.Рамазанов. Казан, 1948. Б.123). Мәгърифәтче укырга, нигездә, төрле
ярминкәләргә сату-алу белән йөрүче сәүдәгәр уллары киләсен уйлапмы,
аларны Россиянең табигать шартлары, елга-сулары, кала-салалары, юллары,
күпмилләтле халкы һ.б. белән таныштыруны максат итеп куя.
1871–1877 елларда рус-татар башлангыч мәктәбендә укучыларын татарча
һәм русча укырга өйрәткәндә, ул заман таләбе буенча аваз ысулы куллана, бу
өлкәдә һәм арифметика укытуда зур тәҗрибә туплый. Арифметика дәресләрендә
кулланган материаллары нигезендә «Хисаблык» исемле уку әсбабы яза.
Насыйриның рус-татар училищесыннан киткәч, өй шартларында эшләгән
мәктәбе мәдрәсә шәкертләренең һәм аларның әти-әниләренең социаль
заказын үтәүгә, бигрәк тә рус грамотасын (Насыйри К. «Казан халкына
мөрәҗәгате»ннән // Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 1 том. Казан,
1974. Б.45) һәм укучылар үзләре теләгән предметларны, әйтик, геометрияне
(Каюм Насыйри турында истәлекләр // Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына
120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Казан, 1948. Б.141)
һ.б. өйрәтүгә йөз тота.
1893 елда мәгърифәтченең тулыканлы үз мәктәбе оешу яшүсмер чагында
Насыйридан рус телен өйрәнгән Казан сәүдәгәре Сөләйман Аитовның улын
гимназиягә керергә әзерләү тәкъдиме белән бәйле. Сәүдәгәр улына иптәш булып
дәресләргә Троицк шәһәре сәүдәгәре Габделвәли Яушевның улы һәм ярлы гаиләдән
тагын 6 бала – барлыгы 8 кеше йөри башлый (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле // Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски
и открытия / редкол.: И.Г.Гомәров (проект җит. һәм җавап. мөх.), З.З.Рәмиев,
А.М.Ахунов; төзүчеләр: Л.Ш.Гарипова, Г.М.Ханнанова. Казан, 2020. Б.52).
Сәүдәгәр белән укыту өлкәсендәге хезмәттәшлек 1899 елда тәмамлана.
Сөләйман Аитов үзенең истәлегендә Насыйри шәкертләренең төрле
сәбәпләр белән гимназиягә керми калуларын, кайсы кая таралуларын хәбәр
итә (Сөләйман Аитов [Истәлек] // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Казан, 2017. Б.452).
68 яшьлек Насыйри оештырган мәктәп турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә.
8 бала кайда укыган? Уку елы күпме дәвам иткән? Мәгърифәтче архивында
мәктәпкә кагылышлы Сөләйман Аитовның Насыйрига язган, датасы куелмаган
бер хаты сакланган. Бу чыганакта мәктәптә дәресләрнең төшке ашка кадәр һәм
төштән соң барганы һәм уку тәртибенең бик катгый куелганлыгы аңлашыла,
шулай ук укучыларның укыган җирләрендә яшәгәннәренә дә ишарә бар.
«Гыйззәтле Каюм абзыйга сәлам бәгъдендә, мөмкин булса, бүген Исмәгыйль
өйләгә өйгә кайтсын, Троицкидан каенагамыз киләдер. Кичке сабакка барыр.
Салкын вакытлар үткәнче кич өйгә кайтып кунганы мәслихәт булмасмы?
Янә салкын тиеп авырмасын, идән бик суык, галим булырга идәнгә яту шарт
булса, үземездә дә идәнгә ятар. Ибраһимга Каюм абзый килеп йөрсен дип
әйткән дию, сезгә һәр көн йибәрәләр. Бик җүләр вакыты, сезгә күп бимаза
кыйлмый микән» дип, уены-чыны белән яза С.Аитов (Сөләйман Аитов язган
хат // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык
/ төз. Р.Ф.Исламов. Казан: Җыен, 2017. Б.671).
Язмада Сөләйманның 1892 елда туган икенче улы Ибраһим телгә алына. Димәк,
хат Ибраһимга якынча 4-5 яшь тулгач, 1896–1898 еллар аралыгында язылган.
Насыйри тарафыннан татарларда беренче тапкыр өй шартларында дөньяви
милли башлангыч мәктәп курсы планлаштырыла дип әйтергә мөмкин. Шулай
да аның программасы гадәти башлангыч мәктәпнекеннән шактый аерыла.
1871 елның 30 июлендә расланган гимназияләр һәм прогимназияләр
уставында укырга керергә теләүчеләр өчен бу уку йортлары каршында әзерлек
сыйныфлары ачарга рөхсәт бирелә (Константинов Н.А. Очерки по истории
средней школы. Гимназии и реальные училища до Февральской революции 1917
года. М., 1956. С.17). Әзерлек сыйныфлары эшен күзаллау өчен Россиядәге
классик гимназияләргә укырга керергә теләгән малайларга куела торган
таләпләрне белергә кирәк. Гомуми таләпләрдән русча укый-яза, арифметикадан
1000гә кадәр саный, беренче дүрт гамәлне телдән һәм язмача белү, шушы
гамәлләр белән мәсьәләләр чишә һәм хисап бирә алу сорала. Рус теленнән
язмача имтихан диктант язудан гыйбарәт була (Правила об испытаниях учеников
гимназий и прогимназий: утв. министром народного просвещения 8 дек. 1872 г.
// Журнал Министерства народного просвещения. 1873. Т.165. С.36–88).
1870 елның 26 март «Кагыйдә»ләре гимназиядә укучы христиан дине
тотмаган балаларны чиркәү-славян, грек һәм немец телен өйрәнүдән азат
итә, димәк, алар латин, грек һәм бер Көнбатыш телләре буенча язмача
сынаулар биреп тормый; шул ук вакытта тулы өлгергәнлек аттестаты да ала
(Загидуллин И.К. Мусульманское богослужение в учреждениях Российской
империи (Европейская часть России и Сибирь). С.290-291). Укырга кергәндә,
рус милләтеннән булган бала православие диненнән дә имтихан тота. Татар
баласына мөселман диненнән имтихан бирү каралмый.
Шулай итеп, гимназиягә әзерлек сыйныфларында рус телен һәм
грамматикасын, арифметиканы тирәнтен үзләштерү гамәлгә куелган була. Татарлардан рус телендә сөйләшүнең һәм укый-яза белүнең рус
балаларыныкыннан кайтыш булмавы таләп ителә.
Әйтергә кирәк, 1890 нчы елларга Насыйри рус теленә һәм грамотасына
өйрәтүдә шактый саллы тәҗрибә туплый. Бу җәһәттән мөгаллимнең үзе
эшләгән методикасы да була, без аны киләсе бүлекләрнең берсендә карап
китәрбез. Биредә шулай ук рус педагоглары язган дәреслек һәм уку әсбапларын
да онытмаска кирәк: өендә укытканда, Насыйри аларны да киң файдалана.
Укыту-методик комплекс белән нигезле рәвештә тәэмин ителгәнгә күрә, бу
елларда Насыйри рус теленә өйрәтү өчен яңа әсбаплар бастырып чыгармый,
игътибарын башка предметлардан дәреслекләр әзерләүгә юнәлтә.
1893–1899 елларда Насыйри үз тәҗрибәсен һәм дәрес үткәрү методикасын
дәреслек яки уку әсбабы итеп эшләү практикасын уңышлы дәвам иттерә. Аның
сәүдәгәр Аитов утарында урнашкан фатирында 6 ел дәвамында нинди фәннәр
укытканын, ниндирәк программа буенча эшләгәнен шушы елларда бастырып
чыгарган уку әсбапларыннан чамаларга мөмкин.
Мәктәбенә килгән балаларны өйрәтүне мөгаллим хәреф танытудан башлаган.
Насыйри архивында шәрык телләре каллиграфиясе буенча уку әсбабы сакланып
калган. Анда куфи, сөлх, тәгълик һ.б. язу стильләре аңлатыла һәм мисаллар
китерелә. Китапчык латин, һинд, уйгыр язулары үрнәкләре белән таныштырып
тәмамлана (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы. Б.122). Күрәсең,
Насыйри үзенең шәкертләрен татар телендә матур язу серләренә дә төшендергән.
Укыткан материалларын тәртипләп, 1895 елда Насыйри «Иҗек. Ибтидаи
сәбыйкка шөруг кылучы балаларга иҗек танымак өчен бер тәгълимдер»
(«Иҗек. Башлангыч мәктәптә укучыларны иҗекләп укырга өйрәтү тәҗрибәсе»)
дигән әлифба бастырып чыгара, аның ахырында, укырга авазлар ярдәмендә
өйрәтү ысулына мөнәсәбәт белдереп, болай дип яза: «Халә күп ысул җәдидләр
бар, ләкин ысулы кадимемездән аерылмаек» («Аваз ысулы белән өйрәтә торган
мәктәпләр күп, ләкин традицион мәктәптән аерылмыйк») (Рәхим Г. Каюм
Насыйриның тәрҗемәи хәленә гыйлавә // Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар
= Духовное наследие: поиски и открытия. Казан, 2020. Б.87).
Насыйриның бу сүзләрен Г.Гобәйдуллин түбәндәге сәбәпләр белән аңлатып
карый. Аның озак еллар буена куйган тырышлыклары һәм газапларыннан соң,
җәдитчеләрнең йомшак кына хезмәтләре дә халык арасында тиз арада тарала
башлагач, Насыйриның «бу шәхесләргә карата рухи каршылыгы» туган булуы
ихтимал; яңа хәрәкәтнең көчәюен күреп, Насыйри шөбһәләнә башлагандыр дип
күрсәтә (Гобәйдуллин Г. Каюм Насыйриның гыйльми-тәгълимати хезмәтләре
// Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына егерме ел тулу мөнәсәбәте белән
чыгарыла. Казан, 1922. Б.99). Аерым алганда, Казан укытучылар мәктәбе
мөгаллиме Ш.Таһири, К.Насыйриның татар телендәге ун сузык аваз турындагы
фикеренә нигезләнеп, 1893 елда Казанда хәрефләрне кушу ысулы белән укырга
өйрәтә торган «Бадә әл-тәгълим нам мөкәммәл әлифба» бастырып чыгара. Ул аңа
кушымта рәвешендә 43 дәреслек методик киңәшләр дә бирә, шуның 27се – татарча
уку-язу өйрәтүгә, калганнары гарәп хәрефләре һәм текстлары белән таныштыруга
багышлана. Ш.Таһири гарәп алфавитына 10 сузык авазны белдергән 8 хәреф өсти:
а, ә, у, ү, о, ө, ый-и, ы-е (шуларның соңгы икесе икешәр авазны белдерә, калганнары
– берәрне) (Ибрагимов Ф.И. Развитие методики обучения татарской грамоте
и буквари: Дисс. ... канд. пед. наук. Казань, 1969. Б.164).
Моңарчы Насыйри татар телен өйрәнү методикасын рус телен һәм грамотасын
үзләштергәндә арадашчы итеп кулланса, малайларны гимназиягә керергә
әзерләгәндә, ул татар телен мөстәкыйль предмет буларак укыта башлый. Татар орфографиясенә һәм язу кагыйдәләренә өйрәткәндә, ул үзенең грамматикадан 1892
елда язган «Кавагыйде китабәт, ягъни тасниф вә имля кагыйдәләрен бәян кыйлучы
бу бер яңа фәндер ки, бер сахиб әл-фөнүн мөтәлага кыйлып, мәфһүменә төшенсә,
ифадәи шифаһиядә вә ифадәи тәхририядә хатадан саклана белер» («Кагыйдәләр
китабы, яки язу һәм орфография кагыйдәләрен аңлатучы яңа бер фән, әгәр кеше бу
фәнне үзләштерсә һәм аңа төшенсә, телдән һәм язмача аңлашу вакытында хаталардан
котылыр») дигән әсбабын файдалана. «Рус хөлүф һиҗасе вә үзрә мөрәттип лөгать
китабы» («Рус телендә фәнни терминнар буларак кулланыла торган чит ил сүзләре
дә кергән русча-татарча сүзлек», 1892) татар лексикографиясеннән материал өчен
методик нигез хезмәтен үти. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 1895-1896 елларда
татар теленең аңлатмалы сүзлеге «Ләһҗәи татари» дөнья күрә, Насыйри аны да
дәресләрендә теге яки бу дәрәҗәдә кулланган дип уйларга кирәк.
Насыйри үзенең бу чордагы мөгаллимлек эшчәнлегендә элегрәк дөнья
күргән әдәбияттан, аерым алганда, әхлак тәрбиясе дәресләрендә укучылар
хәреф танырга өйрәнгәч, уку өчен төзелгән «Китаб әт-тәрбия»дән (1891)
(Насыйри К. «Китаб-әт-тәрбия»дән // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2
томда. 2 том. Казан, 1976. Б.128), «Әхлак рисаләсе»ннән файдаланган дип
фаразлыйбыз: бу дәреслекләрне кабат бастыру аларга ихтыяҗ булганны
күрсәтә. Әйтик, Насыйриның балаларга ничек итеп холыкта матур сыйфатлар
тәрбияләргә, әти-әни, өлкәннәр, мөгаллимнәр, гаилә әгъзалары һ.б. белән
үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлаткан киңәшләрен туплаган «Әхлак
рисаләсе» (1881, 1884) китабы 1893 һәм 1898 елларда ике тапкыр (соңгы
тапкырында 1200 данә тираж белән) нәшер ителә (Катанов Н.Ф. «Ахлякъ
рисалесе» (о характерах) // Деятель. 1898. №5. С.265).
Һичшиксез, «Буш вакытларда укырга сүзләр» (1867), «Кырык вәзир
кыйссасы» (1868, 1875, 1891), «Әбүгалисина кыйссасы» (1881, 1889, 1894,
1898,), «Кабуснамә» (1882, 1898) «Кырык бакча» (1880), «Фәвакиһ әл-җөләса
фи-л әдәбият» (1884), «Җәваһир әл хикаят вә әл-әсьәлә вә ләтаиф әр-риваять
вә әл-әмсилә тәрҗемә мин китаб әнис әл-җәлис лил-имам әс-Сойутый рәхмәте
Аллаһы» («Изге әс-Сойутый китабыннан тәрҗемә ителгән хикәя һәм мәсәлләр,
кыска тарихлар һәм риваятьләр энҗеләре», 1884, 1887, 1889, 1894) кебек
китаплар уку өчен хрестоматия ролен үтәгән.
Булачак гимназистларга сыйфатлы белем бирүгә йөз тотып һәм моңарчы
фатирында үткәргән дәресләре өчен әзерләгән материалларын да кулланып,
1899 елда ул «Хисаблык»ның («Арифметика») бик күп мәсьәләләр белән
катлауландырылган вариантын (дәреслекнең 1873 елгы басмасы 52 битлек
булса, монысы – 85 битлек) дөньяга чыгара.
Шунысын да билгеләргә кирәк: Насыйри гомеренең бу чорында элекке
елларда төзегән һәм төрле сәбәпләр белән кулъязма хәлендә генә сакланган
дәреслекләрен бастыру белән актив шөгыльләнә. 1878 елны Насыйри «Һәндәсә
мәсьәләләре» («Геометрия мәсьәләләре») исемле күпсанлы рәсем-схемалар
белән баетылган уку әсбабын язып тәмамлый. Үрнәк итеп гарәп телендә язылган
китапны файдалана. Ләкин вакытында бу хезмәт басылмый кала (Гали М.
Каюм Насыйриның кулъязма мирасы. Б.123). Яңа мәктәбендә бу фәнне укыту
тәҗрибәсенә таянып, мөгаллим 1895 елда үзләштерү өчен җиңеләйтелеп,
системага салынган һәм билгеле бер структурага утыртылган «Истиляхате
гыйльме һәндәсә» («Геометриянең фәнни терминнары») уку әсбабын нәшер итә.
Аның кайбер китаплары, цензордан бастырырга рөхсәт алгач та, төрле сәбәпләр
белән соңарып нәшер ителгән. Әйтик, «Ысулы җәгърәфияи кәбир» хезмәтенең
Гарәп ярымутравы турындагы өченче өлешен бастыру өчен Санкт-Петербургтан рәсми рөхсәтне 1879, 1881 һәм 1898 елларда ала, ләкин бу уку әсбабы 1899 елда
гына дөнья күрә. Аңынчы «Ысуле җәгърәфия кәбир»нең Азия (1894 ел), Африка
(1898 ел) географиясеннән дәреслекләре нәшер ителә. Мөгаллимнең география
дәресләрендә үзенең 1890 елда чыккан «Истыйляхате җәгърәфия» дәреслеген дә
файдалануы бәхәссез. Бу исемлектә Россия географиясеннән дәреслек юк. Шиксез,
Насыйри Ватан географиясен дә укыткан, ләкин аның дәреслеген эшләп бетереп
дөньяга чыгарырга өлгермәгән: кулъязмасы шәхси архивында сакланып калган
(Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы. Б.122).
Географияне укыту, бер яктан, бу предметның укучылар карашын киңәйтү
һәм дөнья турында фикерләүләрен тәртипкә салу өчен кирәк булуы белән
аңлатылса, икенче яктан, бу фәнгә гимназиядә зур игътибар бирелүгә бәйле була.
Гимназиянең беренче сыйныфында математик һәм физик география турында
беренчел белемнәр төшендерелгән, дөнья турында кыскача күзәтү һәм Россия
хакында бик гади мәгълүмат бирелгән. Икенче сыйныфта – Азия, Африка,
Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия географиясе, өченче сыйныфта Европа
географиясе, дүртенче сыйныфта Россия географиясе укытылган (Баранский
Н.Н. Исторический обзор учебников географии (1876–1934). М., 1954. С.17).
Гимназиянең беренче дүрт сыйныфында, рус теле, математика, географиядән
тыш, тарих фәне дәвамлы укытылган. Насыйриның укучыларын Россия тарихы
белән таныштыруы, гимназия курсы белән генә бәйле булмыйча, беренче чиратта,
аларны Россия дәүләте тарихыннан беркадәр хәбәрдар итү өчен дип уйлыйбыз.
Мәгърифәтче 1872 елгы Казан календарена кушымта рәвешендә Н.Г.Устряловның
«Рус тарихы»ннан алынган текстын бастырып чыгара, бу хезмәттә беренче тапкыр
борынгы чорлардан алып 1855 елга кадәрге сәяси вакыйгалар эзлекле бер җепкә тезеп
күзәтелә. Шушы ук текстны – Россиянең кыскача тарихын – ул 1890 елда «Зөбдәт мин
тәварих әр-рус. Ошбу китаб рус тәварихындан бер кечкенә рисаләдер ки, моталәга
кылыб чыккан адәмләр тәмам рус тәварихына мотталигъ булырлар» («Россиянең
кыскача тарихы, ягъни бу китап – Россия тарихы буенча бәләкәй генә җыентык,
моны укыган кешеләр рус тарихыннан мәгълүматлы булырлар») дигән исем астында
27 битлек аерым китап рәвешендә нәшер итә. Аның тарих дәресе, нигездә, шушы
уку әсбабын кулланып алып барылган.
Арифметика, геометрия һәм география дәреслекләреннән аермалы буларак,
аның анатомиядән 32 битлек «Мәнафигъ әл-әгъза вә кануны сиххәт» («Кеше
органнарының функцияләре һәм гигиена кагыйдәләре») дип аталган уку әсбабы 1894
елгы Календарьга кушымта-китапчык итеп басыла. Медицина тарихы белгечләренең
фикеренчә, китапчык бу чорда әлеге өлкәдә татар телендәге бердәнбер хезмәт дип
исәпләнә һәм авторның медицинага кагылышлы әдәбият белән яхшы ук таныш
булуын һәм профилактиканың халык өчен файдалы икәнлеген тирәннән аңлавын
дәлилли (Мухамедьяров Ф.Г. Каюм Насыров как популяризатор медико-санитарных
знаний среди татар // Каюм Насыри. 1825–1945. Материалы научных сессий,
посвящённых 120-летию со дня рождения. Казань, 1948. С.111).
Хезмәт ике өлештән гыйбарәт. Беренче бүлектә анатомия һәм физиология
мәсьәләләре күтәрелгән, кеше организмының төзелеше турында медицина
белешмәлекләреннән мәгълүматлар китерелгән. Икенче бүлектә гигиена:
һаваның, суның, ризыкның, торакның, кием-салымның һәм тәнне чисталыкта-
пөхтәлектә тотуның әһәмияте җентекләп аңлатылган. Белгечләр фикеренчә,
текстның бу өлеше үзенчәлекле һәм фәнни-гигиена кагыйдәләренә бик үк
туры килеп бетми, әмма шәхси караш хезмәтнең фәнни әһәмиятен һич кенә дә
киметми, киресенчә, хәзерге заман ноктасыннан караганда, кызыксыну уята.
«Туклану, ризыкны чәйнәү, йоту, үсү, бүлендек»не автор кешенең табигый хасиятләре дип саный, болар кешенең яшәвен тәэмин итә ди. Ул бала яралуны, аның
ана карынында үсүен, ана күкрәгенә сөт төшүне дә шушында ук карый, хәтта тавыш
яралу механизмын да аңлатып китә. Шулай ук физкультураның, йокының сәламәтлек
өчен файдасына, төш күрүгә һәм кешенең тумыштан килгән сыйфатларына туктала.
Автор кеше гәүдәсе төзелешен – алты типка, гомерне исә җиде чорга бүлеп карый,
һәрберсенә кыскача тасвирлама бирә. Йомгаклау өлешендә дүрт сут турындагы
борынгы теория турында әйтеп үтә (бу теория гарәп медицинасыннан алынган
дип исәпләнә), аларның авырулар барлыкка килүдәге, чирне ачыклагандагы һәм
дәвалагандагы ролен күрсәтә» дип билгеләп үтә профессор Ф.Г.Мөхәммәдьяров
(Мухамедьяров Ф.Г. Каюм Насыров как популяризатор медико-санитарных знаний
среди татар. С.111). Бу китап Насыйрига укучыларга шәхси гигиена кагыйдәләрен
аңлатканда нигез хезмәтен үтәгән булса кирәк.
1871 елгы гимназияләр һәм прогимназияләр уставына ярашлы, православие
динендә булмаган укучыларга дин дәресләрен дәүләт хисабына укыту яки
халык мәгарифе министры рөхсәте белән мәктәпнең махсус фондыннан
финанслау мөмкинлеге барлыкка килә. Дәресләрдә укучыларның туган телендәге
китапларны куллану рөхсәт ителә, укыту материалын исә укытучы дәүләт
телендә аңлатырга тиеш була (Циркуляр Оренбургского учебного округа. 1899.
№ 3. С.131). Әмма XIX гасыр ахырына татар гимназистларына ислам динен
өйрәтү практикасы мөселманнарның гимназияләрдә бик аз санда булуына бәйле
әле оешып кына килә, Казанда исә ул елларда гомумән кулланылмый. Бу исә, үз
чиратында, ата-аналарга, рус гимназиясенә биргәнче, балаларына дин гыйлемен
һәм ритуалларны ныклап өйрәтергә кирәк дигәнне аңлата.
Сөләйман Аитов мәгърифәтче турында язган истәлекләрендә Насыйри
мөгаллимгә мөрәҗәгать итүен нәкъ менә олы улында ныклы иман һәм
милли үзаң тәрбияләгәч кенә, аны гимназиягә бирергә теләве белән аңлата:
«...Габделкаюм әфәнде гаять диндар, хәтта тәгассыб (фанатизм) дәрәҗәсенә
чыкмыш бер милләтче улдыгыннан, буның тәрбиясендә улдыклары мөддәттә
(вакытта) гимназия кеби хөкүмәт мәктәпләренең каюсына улса да бала
бирмәктән курыкмас идем. Халыклар хөкүмәт мәктәпләрендә балаларны
укытудан арысландан курыкдыклары кеби курыкдыклары хәлдә, бән
Габделкаюм әфәрде нәзарәт (карау) итдеккендә бер зарар улмаячагын игъдикад
(ышану) кылыр идем» (Сөләйман Аитов [Истәлек] // Каюм Насыйри: Әдәби-
тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Казан, 2017. Б.451-452).
Шул сәбәпле, Насыйрига, дөньяви предметларны укыту белән бергә, дин
сабагын өйрәтүдә мөһим методик, укыту һәм тәрбия бурычларын тормышка
ашырырга туры килә. Кадими мәдрәсә тәмамлаган шәкерт буларак, Насыйриның
ислам нигезләрен үзләштерүгә үз карашы була. Укыту барышында ул ислам
дине турындагы элегрәк үзе язган дәреслекләрне куллана һәм татар традицион
конфессиональ мәктәпләре тәҗрибәсенә таяна. Аның 1876 елда Мәхкәмәи
шәргыядә имтихан биреп алган имам-хатыйп һәм мөдәррис дәрәҗәләрен
раслаучы таныклыгы дин сабагын укыту хокукын бирә.
Мөгаллимнең бу өлкәдәге эшчәнлеге басмада да теркәлеп калган.
1859 елда ислам тарихын аңлаткан «Мәҗмәг әл-әхвал» дәреслеген ул 1895 елда
кабат бастыра, 1896 елда гакыйдәдән (ислам теологиясе) «Гакаид рисаләсе»
дәреслеген яңадан нәшер итә. 1899 елда Насыйри «Мохтасәр тәварих әнбия
галәйһи әс-сәлам» («Пәйгамбәрләрнең кыскача тарихы») дәреслеген (ул 1884
елда дөнья күргән була) басмага бирә. Насыйриның дин сабагы дәресләрендә
малалайларның догалар, Коръән аятләре ятлаулары, шулай ук Коръән укырга
өйрәнүләре һәм башка кайбер гыйлемнәр туплаулары шик уятмый.
1896 елда мөгаллим «Кавагыйде лисане гарәб. Ягъни гыйльме сарыфтан
вә гыйльме нәхүдән» дәреслеген чыгара: малайларны гарәп теленә үзе өйрәтә
торган була. Китапның татар телендә язылган кереш сүзендә әлеге дәреслекнең
уку һәм ятлау өчен булуы әйтелә, андагы материалны акыллы балалар бер
ел эчендә уза диелә. Бу дәреслеккә рецензиясендә Н.Ф.Катанов андагы
материалны бер ел эчендә үзләштерә алу мөмкинлегенә шик белдерә (Катанов
Н. Книга «Кава’иди – лисани – ’араб» (правила арабского языка), составлена
Абду’л-каюмом Насыровым. Казань, 1896. Типография Университета.
74 страницы в 8 д.л. // Деятель. 1897. №2. С.119-120).
Китапның эчтәлеген анализлау Насыйриның дөньяви татар мәктәбе концепциясен,
аның телне үз мохитендә үзләштерү методикасын күзаллау мөмкинлеге бирә.
Дәреслектәге гарәп грамматикасы фарсы һәм гарәп телләрендә язылган. Һәрбер
кагыйдә гарәп телендәге мисаллар белән аңлатыла. Тулаем алганда, басманың
исеменнән һәм кереш сүзеннән кала дәреслектә татар теле кулланылмый. Шулай
ук ул Насыйриның фарсы телен традицион татар мәдрәсәләрендә кулланылган
дәреслек ярдәмендә укытканлыгына дәлил булып килә.
Насыйри архивында кулъязма «Фил хикмәте табигыя» исемле физика
уку әсбабы һәм гарәп телендә «Гыйльме хәйәт» дигән астрономия дәреслеге
сакланган (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы. Б.122). Мәгърифәтченең
бу хезмәтләре шушы мәктәптә укытуга бәйле рәвештә язылганмы-юкмы икәнен,
чыганаклар җитмәү сәбәпле, төгәл генә әйтеп булмый.
Шул рәвешле, Насыйри үз мәктәбендә кайбер фәннәрне укытуның эчтәлеген
тирәнәйтә һәм дөньяви предметларның санын арттыра. Мөгаллим туган
телне тулыканлы уку предметы итеп өйрәтә башлый һәм татар телен куллану
даирәсен сизелерлек киңәйтә: кайбер дөньяви фәннәрдән дәресләрне һәм дин
сабакларын татар телендә укыта.
Йомгаклап, түбәндәгеләрне билгеләп үтәбез: Насыйриның 1893–1899
елларда татар балаларын рус гимназиясенә укырга керергә әзерләү максатыннан
ачылган мәктәбе тәҗрибә рәвешендәге уку йорты була, һәм аның программасы
укыту барышында укучыларның һәм укытучының мәнфәгатьләрен исәпкә
алып формалаша. Шунысын да ассызыклап үтү мәслихәт: укыту предметлары
гимназиягә укырга керүчеләргә куелган таләпләрдән күпкә киңрәк була.
Аңлашыла ки, укыту программасы үз эченә традицион мөселман кыйммәтләрен
алган, ислам дине тарихы, шәригать кануннары турында күзаллау булдырган.
Ул, бер яклап, шәрык телләрен, туган телен, рус телен белгән, дин нигезләрен
һәм ритуалларын үзләштергән, Коръән уку күнекмәсенә ия булган, икенче яклап,
табигать фәннәреннән белемле, башка мәдәнияттәге халыклар белән аралашканда
да югалып калмый торган күпкырлы шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Тулаем алганда, Насыйриның тәҗрибә мәктәбендә укытылган предметлар
берничә компоненттан формалаша: 1) кадими дини башлангыч һәм рөшди
(башлангычтан соңгы) мәктәп традицияләре (ислам һәм пәйгамбәрләр тарихы,
Коръән уку, каллиграфия, гарәп һәм фарсы телләре һ.б.), 2) мәдрәсәләр каршындагы
рус сыйныфларында укытыла торган предметлар (рус теле һәм арифметика), 3)
дөньяви милли мәктәп предметлары (татар теле, әхлакый тәрбия һәм туган телдә
дөньяви предметлар (география (чит илләрнеке һәм Ватанныкы), Россия тарихы,
геометрия, гигиена һәм кеше анатомиясе һ.б.), 4) рус телен, география, арифметика
һәм геометрияне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән өстәмә дәресләр.
«КУ» 06, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев