Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

К.Насыйриның дөньяви һәм фәнни-популяр басмалары

Каюм Насыйри календарьларының структурасы һәм юнәлеше, алардагы материалларның эчтәлеге әтрафлы итеп күренекле татар китабы тарихы галиме Ә.Г.Кәримуллинның шушы темага багышланган махсус мәкаләсендә, шулай ук фән кандидатлары Р.Л.Зәйни һәм Л.Җ.Миңнуллинаның татар басма календарьларына багышланган монографик хезмәтләрендә яктыртыла.

Календарьларының эчтәлеге
Каюм Насыйри календарьларының структурасы һәм юнәлеше, алардагы
материалларның эчтәлеге әтрафлы итеп күренекле татар китабы тарихы
галиме Ә.Г.Кәримуллинның шушы темага багышланган махсус мәкаләсендә,
шулай ук фән кандидатлары Р.Л.Зәйни һәм Л.Җ.Миңнуллинаның татар басма
календарьларына багышланган монографик хезмәтләрендә яктыртыла.
Төп сүзгә күчкәнче, календарьлар бастыру вакытлары хакында да әйтеп үтү
мәслихәт. Гадәттә, һәрбер чыгарылыш алдагы елга дип атап нәшер ителә. Бу
тәртиптән чыгармалар да юк түгел. 1875 елны берьюлы ике календарь дөнья
күрә: 1875 һәм 1876 еллар өчен, шундый ук очрак 1890 елда кабатлана – бер-бер
артлы 1890 һәм 1891 ел өчен басмалар нәшер ителә. Бу елларда Насыйриның
ниндидер сәбәпләр белән басмаларны әзерләү һәм бастыру графигы беркадәр
үзгәргән. Календарьлар күләмнәре белән дә бер-берсеннән аерыла. Күпчелеге
40-60 битлек китапчык рәвешендә дөнья күрә, араларында иң күләмлесе (1881
ел өчен) – 80 бит, иң юкасы (1896 ел өчен) 22 бит тәшкил итә.
Басмаларның күләмнәре төрлечә булу Насыйриның, беренче чиратта, төрле
проектлар белән шөгыльләнүенә һәм вакыты тыгыз булуга бәйледер дип
фаразлыйбыз. Инде әйтеп үтелгәнчә, 1893–1898 елларда ул сәүдәгәр Сөләйман
Аитов улын һәм аның яшьтәшләрен укыта, 1895 һәм 1896 елларда күп вакыт
һәм көч алган ике томлык татар теленең аңлатмалы сүзлеген тәмамлап нәшер
итә. 1896 елда аның «Кавагыйде лисане гарәб. Ягъни гыйльме сарыфтан
вә гыйльме нәхүдән» («Гарәп теле кагыйдәләре. Ягъни морфология һәм
синтаксистан») исемле дәреслеге дә дөнья күрә.
1896 елда алдагы ел өчен соңгы календарен (29 б.) нәшер иткәч, өлкән
яшьтәге Насыйри, күрәсең, яңа буын мәгърифәтчеләре бастырган календарьлар
булуын искәртеп, төп игътибарын моңарчы хәзерләгән хезмәтләрен бастыруга
юнәлтә. Соңгы календарена кушымта итеп, замандашлары алдында хисап
тоткандай, 64 басмасының, шул исәптән календарьларының да, библиографик
тасвирламасын урнаштыра.
Календарьларның, гадәттә, беренче 12 битендә урнаштырылган таблицаларда
көннәрнең хәзерге исемнәрен язып, аларның беренче чыгарылышларында
кояш чыгу, кояш бату, тора-бара, намаз укырга уңайлы булсын өчен, таң
беленү, икенде, ястү вакытларын Насыйри, шәхсән астрономик исәпләүләр
ясап, Казан меридиан вакыты белән күрсәтә. Якшәмбе көннән тыш, Россиядә
төрле вакыйгалар уңаеннан һәм шәхесләргә бәйле кертелгән ял көннәрен
«мәхкәмәсез» дип атый, ислам дине буенча «бәйрәм һәм тәбрик көннәре»н
дә билгеләп бара.
Алда әйтеп үтелгәнчә, укучыларның киң даирәсен кызыксындырырга теләп,
1877 елда Насыйри 1878 елга нисбәтләнгән басмасының исемен кыскартып,
«Календарь» дип атап чыгара башлый. Яңа концепция иң элек анда урын алган астрономик мәгълүматларда чагылыш таба: 1878 елдан башлап илнең төрле
урыннарында төгәл вакытны билгеләү буенча аңлатмалар күрсәтелә, өстәмә
рәвештә кушымта итеп таблица да урнаштырыла. Әлеге ысул ярдәмендә мөселман
кешесе Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кояшның чыгу һәм бату вакытын
ачыклый ала. Эзлеклелек сакларга тырышып, нашир вакытны исәпләүнең
берьюлы өч төрен саклый: юлиан календаре, «һиҗри» (мөселманча) һәм «казакъ
календаре» дип йөртелә торган 12 еллык төрки цикл. Башка календарьлардагы
кебек үк, хронологик таблицада көннәр, айлар, көн озынлыгы, мөселманнарга
намаз уку өчен бик тә кирәкле булган кояшның чыгу һәм бату вакыты күрсәтелә.
Төзүче шулай ук дини һәм халык бәйрәмнәрен дә искәртеп бара (Кәримуллин Ә.Г.
Каюм Насыйриның календарьлары // Әйдә халыкка хезмәткә (күренекле татар
публицистлары). Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. Б.15–17).
Татар мәгърифәтчесенең календарьлары, милләттәшләренең күпчелеге
ул заманда Россиядә дөньяви белемнәрнең төп чыганагы булган рус телен
белмәүләре сәбәпле, халык өчен кирәкле аң-белем таратудан гыйбарәт була.
Бу заманда күпчелеге авыл җирендә яшәгән татарлар ил-дәүләттә барган
вакыйгалардан бихәбәр көн күрә, татарча укый-яза белгәннәре дә яңа
хәбәрләрне базарларда яки төрле мәҗлесләрдә башкалар сөйләвеннән, еш
кына имеш-мимеш формасында ишетә.
Басмаларда укучыларга юридик мәгълүмат җиткерүгә һәм Россиянең сәяси,
суд, административ-идарә итү системасы, Ватан тарихы һәм географиясе белән
таныштыруга игътибар бирелә. Төгәлрәк әйтсәк, татар мәгърифәтчесенең бу
белешмә-язмаларын укучыларга Ватаннары турында киңкырлы мәгълүмат
һәм иҗтимагый-сәяси белемнәрне таратырга омтылу дип билгеләргә була.
Биредә бер-берсенә бәйле өч мөһим теманы шәрехләргә мөмкин: 1) Россия
дәүләтенең патша-императорлары, сәяси һәм административ төзелеше, идарә
һәм хокук системасы һәм аның институтлары, 2) илнең географиясе һәм
3) дәүләт тарихыннан сәхифәләр.
Насыйри басмаларга империя хакимиятенең үзәк институтлары – Император
канцеляриясе, Сенат, министрлыклар һәм дәүләт институтлары, земство һәм
шәһәр үзидарәләре хакында белешмәләр урнаштыра. Ул Россиядә яшәүче
һәркем тормышта үзенә кирәкле законнарны белергә тиеш дип саный. 1871 елга
атап нәшер ителгән Календаренда, әйтик, 1864 елгы гражданлык-процессуаль
кодексның төп нигезләмәләре («мировой судьялар» һәм «мировой судьяларның
җыелышлары», аларның эш тәртипләре һәм вәкаләтләре, «окружной суд»,
«судебная палата», «Сенат») белән таныштырырга керешкәнче, укучыга
мөрәҗәгать итеп, болай дип яза: «Инде бу заманда һичкемгә мөмкин түгел
«Мин законнарны белмим», – дип котылырга. Кирәк рус булсын, кирәк
башка төрле халык булсын, Русиядә торганда законны белергә тиеш. Хөкемгә
баргач, һичкем әйтмәсен: «Мин бу эшне закон белмәгәнгә эшләдем», – дип.
«Закон белмим» дип әйткән сүзне һичкайда кабул итмәсләр. Иске законнар
үзгәреп тора һәм яңарып тора» (Каюм Насыйри. Казан Календаре. 1871 ел. /
К. Насыйри; төз., текст. иск. һәм аңл. әзерл.: И.Г.Гомәров, Л.Ш.Гарипова,
Г.М.Ханнанова, Ф.Н.Фәйзуллина; кереш сүз авт. А.М.Ахунов, И.Г.Гомәров.
Казан: ТӘһСИ, 2025. Б.56).
Басмаларда даими рәвештә илнең импорт һәм экспорт товарларының
ассортименты һәм Россиянең халыкара сәүдә партнёрлары, география,
үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, файдалы казылмалар, эре елгалар,
дәүләтнең административ-территориаль корылышы һәм халык саны, милли составы турында белешмә мәгълүматлар (1872, 1873, 1880) чыгып килә
(Кәримуллин Ә.Г. Күрс. хезмәт. Б.20).
Календареның беренче чыгарылышында, «Ревизияләр (ребизләр) вә һәм
хәтердә тотарга тиешле бәгъзе вакыйгалар» дигән исем куеп, халык санын
алу һәм ил тарихында әһәмиятле вакыйларның даталарын, «Падишаһларыбыз
хәзрәтләренең нәсел-ыругларының бәянында» дигән баш астында шул
заман Император йорты әгъзаларының туган көннәрен язып үтә (Каюм
Насыйри. Казан Календаре. 1871 ел. Казан, 2025. Б.20-22), басманың икенче
чыгарылышында тарихи белемнәрне пропагандалау максаты белән махсус
кертелгән тарих рубрикасында «Рус тарихыннан берничә сәхифә» дигән мәкалә
бастыра, аның текстын тарихчы Н.Г.Устрялов (1805–1870) хезмәтеннән һәм
Россиянең данлы үткәнендә булган вакыйгалар турындагы «Рус тарихыннан
истә калдырырга лаеклы вакыйгалар» дигән хронологик материаллардан ала.
Әлеге зур теманың аерылгысыз бер өлеше дип аның Россия географиясе
(1871, 1876), дәүләтнең этник составы (1872, 1874, 1893), соңгы биш – 6, 7, 8, 9,
10 ревизияләрдәге халык саны турындагы текстларын да санарга кирәк. Шушы
ук төркемгә Казан һәм Уфа губернасындагы мөселманнар, Казан губернасының
административ корылышы турындагы статистик мәгълүматларны да кертү
урынлы булыр.
1874 елгы календарьда Россиянең Хива дәүләте белән сугышы турында
материаллар, 1876 елда – Россия географиясе буенча кыскача мәгълүматлар,
1877 елда – Россия, Казан һәм Казан губернасы хакында язмалар, 1878 елда
янә Россия географиясе буенча материаллар һәм карта, шулай ук Россия
законнарыннан өземтәләр тәкъдим ителә (Бакеев М.К. Жизнь и педагогическая
деятельность Каюма Насыри // Советская педагогика. 1952. № 12. С.97-98).
1893 ел өчен басмада «Мәкәрҗә ярминкәсе» дигән тарихи очерк урнаштырыла,
шунда ук ярминкәдә сату-алу кагыйдәләре белән таныштырыла (Искәрмәләр
// Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1874.
Б.336).
Насыйри календарьлары үзенә күрә вакытлы матбугат миссиясен үтәп,
дәүләттәге сәяси, административ-юридик яңалыклар, шулай ук бу өлкәгә
кагылышлы укучылар фикерләре аларда яңа сәхифә хасил итә.
Асылда, Насыйри, беренче чиратта, империянең мөселманнарга кагылышлы
яңа законнарын җиткереп бара. Әйтик, 1871 елга дип тәгаенләнгән беренче
чыгарылышта, «Известия по Казанской епархии» басмасыннан алып 1870
елгы «Россиядә яшәүче инородецларга белем бирү чаралары турында
кагыйдәләр»нең мөселманнарга караган өлешен («Балаларны русча укыту
тугрысында»), шулай ук Эчке эшләр министрлыгының Таврия һәм Оренбург
Мәхкәмәи шәргыяләре өчен яңа низамнар эшләү максатында махсус комитет
оештыру фаразлары хакында («Духовный собрание хосус[ын]да») хәбәрне
бастыра (Каюм Насыйри. Казан Календаре. 1871 ел. Казан, 2025. Б.80-84).
1874 елда илдә гомуми хәрби бурыч турында закон кабул ителә,
Насыйри аның төп маддәләрен аңлатмалар белән 1875 елгы календаренда
урнаштыра. Моның өчен аңа «Хәрби бурыч турындагы устав»ның татар
теленә тәрҗемә ителгән өлешен цензор белән килештерергә туры килә
(Ногман М. Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кулъязмаларының
тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары / Җаваплы ред.
А.Г.Кәримуллин. Казан: ТАССР Культура министрлыгының Татполиграф
типографиясе, 1958. Б.49).

Мулла энесе Габделкави белән аралашу Насыйрига Уфада урнашкан
Мәхкәмәи шәргыядән руханиларга җибәрелгән кәгазьләр белән танышып
бару мөмкинлеге бирә. Татар руханиларын мөстәкыйль корпорация рәвешендә
карап, Насыйри 1889, 1890, 1892 елгы басмаларда имамнарны Оренбургтагы
Мәхкәмәи шәргыя утырышчыларын раслау тәртибен төгәлләштерә торган яңа
кануннар, мәхәлләләрдә – ахун, хатыйп, казак гаскәрләрендә мулла сайлау
тәртипләре белән таныштыра, мәдрәсәләрдә мөдәррисләрне урнаштыру өчен
яңа таләпләрне бастырып чыгара.
Ватан турында белемнәр белән тыгыз үрелеп барган тагын бер зур тема
– милләттәшләренә рус телле документлар һәм оешмалар белән эшләү,
аралашу буенча файдалы практик киңәшләр белән ярдәм итү. Белешмә бирү
характерындагы бу төркем язмаларның мәгънәсен гомумиләштереп әйтсәк,
аны модернизация дәверен мәгълүмати яктан тәэмин итү дип атарга була.
Төрле катлам вәкилләрен үз хокуклары белән таныштыру максатыннан,
Насыйри бер сословиедән икенче сословиегә күчү шартлары, иске акчаны яңа
акчага алыштыру, олаучы һәм ямщиклар өчен яңа кагыйдәләр (1873), торак
йорт һәм янкормалар төзү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре (1874),
Казанда экипажларда йөрү өчен шәһәр үзидарә органы тарафыннан расланган
түләү таксасы турында мәгълүмат белән таныштыра.
Күпчелек чыгарылышларда кызыл җеп булып сузылган сюжетларның
берсе – почта хезмәтеннән файдалануны, шул исәптән корреспонденциянең
исемнәрен аңлатып (ачык хат, заказлы хат, бандероль, посылка, кыйммәтле
посылка, чит илгә хат җибәрү, телеграф кагыйдәләре һ.б.), җиңеләйтү буенча
киңәшләр (Кәримуллин Ә.Г. Күрс. хезмәт. Б.18-19).
Илдә юл йөрүне җиңеләйтү өчен мәгърифәтче 1879 елда «Россиядәге тимер
юллар» дигән зур мәкалә бастыра, анда империянең икътисади географиясе
буенча күпмедер мәгълүмат бирә, тимер юл транспортын куллану тәртибе
турында сөйли, төп станцияләрнең исемнәрен атап чыга, шәһәрләр арасындагы
ераклыкны күрсәткән таблица һәм илдәге тимер юллар челтәренең үзе төзегән
картасын урнаштыра (Ногман М. Күрс. хезмәт. Б.26-27).
Ул 1892 елда гимназияләр һәм анда укытыла торган дәресләр, рус
теленнән дәрес бирүче татар мөгаллимнәре, укытучы булырга теләүчеләр
өчен имтиханнар һ.б. турында яза (Бакеев М.К. Күрс. хезмәт. Б.97-98).
Бу төркемгә караган язмаларның күпчелеге сәүдәгәрләргә атап әзерләнгәнлеге
күзгә ташлана. Бу материалларны сайлап алуда һәм бастыруда аның олы абыйсы
– Мәскәү шәһәре сәүдәгәре Габделхәй белән аралашу йогынтысы да юк түгел дип
уйларга кирәк. Сәүдә-сәнәгать даирәләре өчен кызыклы булырдай мәгълүматны
аерым төркем итеп билгеләргә мөмкин. Сүз илнең төрле шәһәрләрендә уза торган
ярминкәләрнең вакыты, сәүдә пошлинасы, ярминкәләрдә катнашу кагыйдәләре,
даруханә ачу, сәүдәгәрлектә гильдия исеме, сату-алуга шәһадәтнамә алу, чит илгә
чыгу өчен паспорт эшләү, акча күчерү тәртибе, банк хезмәтләре турында белешмәләр,
ярминкәләр, кайчагында Казан тирәсендәге торак пунктларда базарлар үткәрү
вакыты һ.б. турында бара (Кәримуллин Ә.Г. Каюм Насыйриның календарьлары.
Б.18, 19-20).
Насыйри шулай ук календарьларында эшлекле кәгазьләр (гариза һ.б.),
вексель үрнәкләре бирә.
Нашир дөнья тарихы һәм дөньядагы вакыйгаларны да читтә калдырмый.
Җир шарында яшәүче халыклар, географиядән (1871, 1875) – Азия һәм Африка
тарихы (1877), Госманлы дәүләте (1891) турында материаллар бастыра. 1873–1876 елларда «Чит илләрдә» рубрикасында Австрия, Англия, Бельгия,
Бразилия, Германия, Италия, Пруссия һ.б. илләр турында белешмә материаллар
урнаштыра. Бу җәһәттән, 1882 елгы календарьда А.Македонский, Аристотель,
Сократ, Урта гасырлар һәм Яңа заманда яшәгән зур шәхесләр, табигый
һәлакәтләр һәм Җир шарында булган зур фаҗигаләр турында мәгълүматлар
аерылып тора (Шунда ук. Б.21-22).
Календарьларда татар халкының тарихы һәм этнографиясенә кагылышлы
материаллар урын алган, алар милли үзаң формалаштыруга, тарихи хәтерне
һәм милли мәдәнияткә кызыксыну уятуга хезмәт итә. Бу җәһәттән, башлыча,
календарьларда Алтын Урда һәм Казан ханнары идарә иткән еллар турында
мәгълүмат (1873), Урта гасырлар Казаны турында татар риваятьләре
(1880), Казанның кыскача тарихы (1881), тарихи темаларга бәетләр (1881)
урнаштырылуын атап үтәргә кирәк. Казанның рус гаскәрләре тарафыннан
яулап алыну елы «Истә тотарга кирәкле даталар» (1876) рубрикасында урын
алган. 1883 елда – Казанда чыккан китаплар турында хисап, 1884 елда татарлар
һәм татарларның килеп чыгышы турында мәгълүматлар китерелә (Бакеев М.К.
Күрс. хезмәт. Б.97-98).
Насыйри шулай ук укучыларын татар интеллектуалларының биография
һәм эшчәнлеге белән таныштыра: дин галиме Габденнасыйр Курсави (1776–
1812), шагыйрь һәм фикер иясе Габдерәхим бин Госман әл-Болгари Утыз
Имәни (1754–1834) (1876), беренче татар календарен бастырып чыгаручы
Р.Әмирхановның биографиясеннән фактлар белән уртаклаша һ.б.
Насыйри календарьларын педагогик үгет-нәсихәтләр өчен дә куллана.
1891 елгы Календаренда кечкенә бала тәрбияләүгә киңәшләрдән гыйбарәт
«Тәрбия» исемле мәкалә белән катнаша. Мөселманнарның әхлаклы, хезмәт
сөючән, укымышлы буынын тәрбияләү максатыннан ата-аналарга 116 киңәш
бастырып чыгара, аларны «Китаб әт-тәрбия» итеп тә нәшер итә (1891).
Календарьларда даими басылып килгән көнкүреш өчен кирәкле киңәшләрне
аерым төркем итеп карарга мөмкин (Бирегә халык сынамышларын да
кертү урынлы булыр). Энциклопедик белемнәргә ия, өй шартларында
төрле эксперимент һәм тәҗрибәләр ясаучы буларак, Насыйри милли ашлар
рецептлары, кышка яшелчә, җиләк-җимеш әзерләү (1887), дару үләннәре белән
дәвалау серләре белән юмарт бүлешә. Материалның эчтәлегеннән чыгып,
Насыйри төрле мәгълүмат урнаштыру өчен рубрика исемнәрен уңышлы
төстә үзгәртеп тора. Мәсәлән, «Химия буенча берничә сүз» рубрикасында
өй шартларында крахмал, сургуч, шәм һ.б. ясау юллары белән танышырга
була, «Кием-салым буенча берничә сүз» рубрикасында – киемнән май
тапларын бетерү буенча киңәшләр (1872), «Технология буенча берничә сүз»
рубрикасында тәмәке ясау рецепты бирелә (1874) һ.б.
Календарьларда урын алган сәламәт тормыш рәвеше алып бару, санитария
кагыйдәләре, авыруларны дәвалау ысуллары хакында белешмә-язмалар зур
әһәмияткә ия.
1885 ел Календаренда нашир сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру
максатында «Әхвале бәдәне инсан вә хифзе сиххәт» («Кеше организмының
халәте һәм гигиенасы») исемле язма урнаштыра. Шул ук елгы басмага кушымта
итеп чыгарылган дару үләннәре буенча «Һәвасы нәбатат дәвайят, ягъни тыйбта
мөстәгъмәл нәбатат вә үләннәрнең хасыятене бәян кылур» дигән белешмә-
әсбапта Насыйри медицинада кулланыла торган 250 дару үләненең исемлеген
гарәп, рус һәм татар телләрендә бастырып чыгара. Ф.Г.Мөхәммәдьяров фикеренчә, бу исемлекне автор медицина буенча гарәп телендәге әдәбиятны
гына укыган һәм дару үләннәренең гарәпчә исемнәрен генә белгән кешеләргә
даруханәләрдән дару алуны җиңеләйтер өчен биргән (Мухамедьяров Ф.Г. Каюм
Насыров как популяризатор медико-санитарных знаний среди татар // Каюм
Насыри. 1825–1945. Материалы научных сессий, посвящённых 120-летию со
дня рождения. Казань, 1948. С.111).
Нашир, исерткеч эчемлекләр куллануны тәнкыйтьләп, 1873 елга («Аракы
эчәргә гадәтләнгән кешеләргә бер-ике калимә сүз») һәм 1889 елга («Аракы
дигән эчемлек адәми зат өчен сарыф бер агудыр») чыгарылган басмаларда
махсус язма-мәкаләләр тәкъдим итә.
1890 елга чыгарылган календаренда тәмәке тартуның сәламәтлек өчен
зыяны турында «Әхвале шарәбеддөхан» («Тәмәке тартучының хәле») дигән
язма белән катнаша.
Санитария-гигиена кагыйдәләрен популярлаштыру 1890 елгы календарьда
«Бала тәрбия кылгучы хатынларга нәсыйхәт» дигән махсус мәкаләдә дәвам
иттерелә. Анда балаларының яшьли үлү һәм авыруларын кисәтү максаты белән
күкрәк балаларын карау буенча медицина турындагы әдәбияттан алынган
киңәшләр алты төркемгә бүлеп китерелә.
Мәгърифәтче еш кына авыруларны кисәтү юллары белән таныштыра һәм
аларны дәвалау өчен рецептлар биреп бара: теш сызлауны ничек басарга,
күзгә кергән чүпне ничек чыгарырга, авыздан килә торган начар исне ничек
бетерергә һ.б. турында киңәшләре белән уртаклаша.
Мөселманнар арасында дөньяви белемнәр тарату максатында К.Насыйри
үзе төзегән ярымшарлар, Европа, Азия, Африка карталарын бастырып чыгара,
аларны календарьларында да куллана: 1878 елгы календарьда көнчыгыш
ярымшар картасын һәм Россиянең Европа өлеше картасын урнаштыра, 1884
елгы календарьга Азия картасы керә.
Бу яңа белемнәр татарлар арасында таралган төрле хорафатларны җимерүгә дә
ярдәм итә. Татар әдәбияты тарихын өйрәнгән М.Мәһдиев, мәсьәләнең шушы ягына
игътибарын юнәлтеп, болай дип ассызыклый: «Каюм бабай календарьларында
укучылар үзләре өчен күп әйберләр ачтылар. Мәсәлән, алар аның тарафыннан
эшләнгән дөнья, Россиянең Европа өлеше һәм Казан губернасы карталарын
күрделәр. Каюмның календарларын актарганда, Җир шарының силуэтын күргәч,
өч кит һәм өч үгез мөгезендә торган дигән әкиятләргә чын күңелдән ышанган
крестьяннарның гаҗәпләнүләре нинди көчле булды» (Магдиев. М.С. Учёный
Каюм-бабай // Мәһдиев М.С. Сызып ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан:
фәнни-публицистик мәкаләләр / Мөхәммәт Мәһдиев [төз. Г.Хәсәнова; кереш сүз
Д Заһидуллина]. Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. Б.144).
Югарыда аталган төркем/темалардан тыш, нашир укучыларына фольклор
әсәрләре, химия, технология, этнография, астрономия буенча белешмәләр
тәкъдим итә. 1883 ел өчен булган календарьда Насыйри кояш һәм ай тотылу
турында фәнни мәкалә бастыра (Миннуллина Л.З. Татарские печатные календари
XIX – начала ХХ вв.: Исследование. Казань: Изд-во «Заман», 2015. С.80).
Шул рәвешле, бөек татар мәгърифәтчесенең календарьлары чирек гасыр
дәвамында диярлек фәнни, иҗтимагый-сәяси белемнәр һәм мәгърифәтчелек
идеологиясен пропагандалау мәйданына әверелә.
Насыйри календарьлары татар белешмә-библиографик әдәбиятына нигез
сала һәм фәнни-популяр әдәбият үсешенә этәргеч бирә (Габдельганеева Г.С.
Типографическая деятельность Казанского универститета по печатанию востоковедческих книг. (Вторая половина XIX в.) // Китапка хитаб: Татар
басма китабының 270 еллыгына багышланган фәнни-практик конференция
материаллары / төз. Р.У.Измайлова; ред. Р.И.Вәлиев. Казан: Татарстан китап
нәшрияты, 1994. Б.116).
Филология фәннәре докторы Ә.Г.Кәримуллин, «Календарь»ларның
эчтәлеген 1862 елда «Таң йолдызы» дигән газета чыгару буенча прошениедә
күрсәтелгән исемлек белән чагыштырып, аның программасының барлык
пунктлары да календарьларда чагылыш таба дигән нәтиҗәгә килә.
Календарьлар билгеле бер дәрәҗәдә вакытлы матбугат бурычын үтәгән дип
билгеләп үтә (Кәримуллин Ә.Г. Күрс. хезмәт. Б.15).
Мәгърифәтче халык өчен файдалы белемнәр таратырга омтыла, бу
максаттан төрле темаларга, халык ихтыяҗын исәпкә алып, китаплар һәм
белешмәлекләр бастырып чыгара.
Насыйри халыкның сәламәтлегендә профилактиканың әһәмиятен яхшы
аңлый. Ул рус телендә генә түгел, медицина буенча гарәп телендәге әдәбиятны
да яхшы белгән. Алда әйтеп үтелгәнчә, 1894 елгы календарьга кушымта итеп
«Мәнафигъ әл-әгъза вә кануны сиххәт» («Кеше әгъзаларының функцияләре
һәм гигиена кагыйдәләре») исемле китапчык нәшер ителә.
1896 елда спиртлы эчемлекләр куллану һәм эчкечелекнең кешенең шәхесенә,
гаиләсенә, җәмгыятькә китергән зыяны хакында «Эчкечелек заманы» исемле
шигырь юллары белән язылган 24 битлек әсәр бастыра.
«Һәвасы нәбатат» басылып чыкканнан соң, аның фатирына, дәвалану һәм
дару үләннәрен дөрес әзерләү турында киңәш сорап, тирә-як авыллардан
кешеләр еш килә башлый. Шундый очрашулардан соң Насыйри бу
белешмәлеген тагын да камилләштерү фикеренә килә.
Ул 1894 елда нәшер иткән «Гөлзар вә чәмәнзар, ягъни үләнлек вә чәчәклек»
китабын дару үләннәрен өйрәнү һәм алардан дарулар ясау буенча гамәли әсбап
итәргә омтылып яза. Китап биш бүлектән гыйбарәт: 1) кереш, 2) авырулар
исемлеге, 3) үләннәрнең дәвалау үзенчәлекләре, 4) йомгаклау һәм 5) эчтәлек.
Кереш өлеш үзе берничә бүлектән тора, анда автор ботаникада кулланыла
торган терминнар белән таныштыра, үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләренә
җентекләп туктала, аларны дәвалау әһәмияте ягыннан классификацияли, 22
нозологик формага – авыруга тасвирлама бирә. Терминнарның татарчасы
белән бергә, Насыйри гарәпчәсен дә яза, кыскача гына үсемлекләрнең
физиологиясенә туктала һәм аларны дару урынына куллану өчен ничек итеп
җыярга һәм сакларга кирәклекне өйрәтә.
Керештән соң килгән бүлектә автор 155 авыру исемен атап чыга, аларның
татарча һәм гарәпчә исемнәрен китерә.
80 битлек «Үсемлекләрнең үзенчәлекләре» бүлегендә автор илдә очрый
торган 192 дару үләнен тасвирый. Һәркайсының диярлек татарча, русча,
латинча һәм гарәпчә атамалары әйтелә. Кайчагында хәтта фарсы телендәгесе
дә бирелә. Бу исә авторның бөртекләп эшләве турында сөйли.
«Йомгаклау» өлешендә автор чит илдән кергән дарулар тарафдарларын
тәнкыйтьли, сүзен дару үләннәрен белүдә өстен чыккан тегермәнченең галим
доктор белән очрашуы турында хикәят белән җөпләп куя.
«Эчтәлек»тә текстка кергән үсемлекләрнең исемлеге алфавит тәртибендә
бирелә, шулай ук һәрбер үсемлекнең татарча һәм гарәпчә исемнәре һәм кайсы
авыруга дәва булуы турында мәгълүмат та теркәлә (Мөхәммәдьяров Ф.Г. Күрс.
хезмәт. Б.109-110).

Профессор Ф.Г.Мөхәммәдьяров Насыйриның халык арасында сәламәт
яшәү рәвешен һәм гигиена кагыйдәләрен пропагандалауда керткән өлеше итеп
баланың шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәве аның иң мөһим сыйфатларының
берсе буларак тәкъдим ителгән «Әхлак рисаләсе»н һәм шулай ук тәрҗемә
әсәрләрдән гыйбарәт «Кабуснәмә»не атый. Аерым алганда, нәсыйхәт-гыйбрәт
рәвешендә төзелгән соңгы әсәрнең 10 нчы бүлегендә туклану кагыйдәләре,
11 нче бүлектә исерткеч эчемлекләрнең зыяны, 15 нче бүлектә мунча керү
тәртибе, 16 нчы бүлектә йокының организм өчен файдасы һәм зыяны,
33 нче бүлектә сүзнең табиблар һәм медицина хакында барганын ассызыклый
(Мөхәммәдьяров Ф.Г. Күрс. хезмәт. С.114).
«Иршад әл-Әтбихә илә Истихзар әл-Әтгыймә» («Ризык әзерләү буенча
аш пешерүчегә киңәшләр», 1894) китабында автор сәламәт ризыкны
популярлаштыручы гына түгел, ә диетолог буларак та чыгыш ясый. Насыйри
китапка кергән 70 төрле ризыкның милли ашлар пешерүче чын осталардан
язып алынуын искәртә. Шул ук вакытта, дин кардәшләренә тәкъдим иткәнче,
башта бу ризыкларны үзе әзерләп караганлыгы, әзерләү өчен ингредиентларны
күпме күләмдә салырга кирәк икәненә төгәллекләр кертүе шик тудырмый.
«Ризык әзерләү буенча аш пешерүчегә киңәшләр»ендә ризыклар саны
күбрәк һәм төрлерәк, димәк, әлеге басманың мәгърифәтчелек характерында
булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин. Гаиләләргә туклану рационын
төрләндерергә киңәш итеп, Насыйри хуҗабикәләрне яңа төр ризыклар белән
таныштыра, аларда үзбәк, фарсы, госманлы, гарәп, шулай ук Кавказ халыклары
кухнясы традицияләренең йогынтысын тоемларга була. Аның исемлегендә
шулай ук кайбер рус һәм украин ризыклары да очрый (Шафигуллина Р.Ф.
Предисловие от музея Каюма Насыри // Насыри Каюм. Наставление повору
= Иршад әл-Әтбиха. Казан: «Познание», 2015. С.7-8).
Авторның күпкырлы кызыксынулары даирәсен һәм энциклопедик
белемнәргә ия булуын күрсәтә торган тагын бер басма – 33 битлек «Санаигъ
галвания» (1900) китабы. Басма зур булмаган 29 бүлектән тора, аларда
даими рәвештә электр тогы биреп алтын, көмеш йөгертүнең технологик
үзенчәлекләре тасвирлана. Язу стиленә караганда, автор өй шартларында бу
гамәл-тәҗрибәләрнең барысын да үзе башкарып караган. Китапның соңгы
өч битенә текстта кулланылган гарәп сүзләренең русчага һәм татарчага
тәрҗемәләре китерелгән. (Рахимова Р.К. Книга Каюма Насыри «Санаигъ
галвания»: транслитерация, лексика и словарь = Каюм Насыйриның
«Санаигъ галвания» китабы. Транслитерация, лексика һәм сүзлек/ [ред. С.М.
Гилязутдинов, отв. за выпуск Валиулла хазрат Ягъкуб]. Казан: Иман, 2002.
С.6-7).
Насыйриның фәнни-популяр характердагы басмалары исемлеген комплекслы
рәвештә караганда, югарыда саналган хезмәтләрдән тыш, алар янына география,
математика, геометрия, җир эшкәртү буенча уку әсбаплары да өстәлә.
Тулаем алганда, Насыйриның фәнни-популяр эчтәлекле хезмәтләре аның
халыкка файдалы практик белемнәрне таратырга омтылуы турында сөйли.
Моның өчен ул төрле китаплардан татар теленә текстлар тәрҗемә итә, сайлап
алынган мәсьәләне тирәннән өйрәнеп, аны төрле яклап шәрехләп бирә. Шул
рәвешле, ул милләттәшләренең тормышын яхшыртырга тели.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев