Логотип Казан Утлары
Әбүгалисина мәгарәсе

К.НАСЫЙРИНЫҢ РУС ЗЫЯЛЫЛАРЫ ҺӘМ ЭШМӘКӘРЛӘР ДАИРӘСЕ БЕЛӘН АРАЛАШУЫ

Насыйриның традицион мөселман җәмгыятенә аңлашылып җитмәгән эшчәнлеген Җамал Вәлиди болай дип шәрехли: «...Насыйри Казан шәһәрендә татар бистәсендә, ягъни талчукчы, читекче, кәләпүшче, сөякчеләр арасында тора иде. Бу вакытта Казан шәһәрендә түгел әдипләр, шагыйрьләр, хәтта боларның ни икәнен белүчеләр бер-ике кешедән гыйбарәт иде»

Насыйриның традицион мөселман җәмгыятенә аңлашылып җитмәгән эшчәнлеген
Җамал Вәлиди болай дип шәрехли: «...Насыйри Казан шәһәрендә татар бистәсендә,
ягъни талчукчы, читекче, кәләпүшче, сөякчеләр арасында тора иде. Бу вакытта
Казан шәһәрендә түгел әдипләр, шагыйрьләр, хәтта боларның ни икәнен белүчеләр
бер-ике кешедән гыйбарәт иде» (Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы // Җамал
Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык / төз. Диләрә Абдуллина, Җәүдәт
Миңнуллин. Казан, 2010. Б.137). Шуның өчен дә Казанның мөселман җәмгыяте аның
туган тел мөстәкыйль тел булырга тиеш дигән сүзләренә битараф кала, шулай ук
«татарлар» дигән этнонимны кабул итүдән баш тарта дип ассызыклый Җ.Вәлиди
(Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы. Б.138-139): мәгърифәтчене аңламыйлар,
ул алар өчен кеше белән аралашмый торган сәер бер зат булып кала. Насыйри үзе
аралашырлык шәхесләрне эзли һәм андыйларны рус зыялылары арасыннан таба.
1860–1875 елларда Казан университетының фәнни китапханәсе хезмәткәре
И.Ф.Готвальд Казанда көнчыгыш телләрендә нәшер ителүче китапларның цензоры
булып тора, аның рөхсәт-фатихасы белән К.Насыйриның да берничә китабы һәм
Календарьлары басылып чыга (Ермолаева Г. Готвальд Иосиф Федорович // Научная
библиотека Казанского университета в лицах. Ч.1. Сотрудники библиотеки, 1806-
2007 гг. / сост. В.И.Шишкин, Ж.В.Щелыванова. Казань, 2011. С. 95-98).
1875 елдан башлап Казанда китаплар бастыруны күзәтү Санкт-Петербургка күчә.
Башкала цензура комитеты эшчәнлегенең бер юнәлеше мөселманнар каршында
рус халкының уңай имиджын күрсәтүдән гыйбарәт була. Шул сәбәпле, К.Насыйри
бастырырга әзерләгән «Кырык бакча» әсәренең кайбер урыннары, аерым алганда,
кыш көне Кабан күлендә бозда уза торган йодрык сугышында татар кешесенең рус
баһадирын җиңүе тасвирланган өлеше, русларның милли горурлыгын кимсетә дигән
сәбәп белән, 1880 елда цензор тарафыннан сызып ташлана (Каримуллин А. Г. Татарская
книга пореформенной России. Казань, 1983. С. 111). Татар китабы тарихы буенча зур
белгеч Ә.Г.Кәримуллин цензор Смирновның К.Насыйри кулъязмаларына кул тыккан
башка очракны очратмаган.
Китап нәшер итү татар мәгърифәтчесенең И.Ф.Готвальд белән уңышлы
хезмәттәшлегенең бик әһәмиятле юнәлеше була. Шунысы игътибарга лаек: шәхси
нәшриятлар белән чагыштырганда, кыйммәтрәк булса да, Насыйри үзенең китапларын
нәкъ менә Казан университеты басмаханәсендә нәшер итүгә өстенлек бирә.
Ә 1857–1889 елларда университет басмаханәсе директоры вазифасын И.Ф. Готвальд
башкара (Ермолаева Г. Готвальд Иосиф Федорович. С. 95). Ул вазифасыннан киткәч тә,
Насыйри университет басмаханәсе белән хезмәттәшлеген дәвам итә. Ә.Г.Кәримуллин
фикеренчә, күп кенә заказ бирүчеләрне университет белән хезмәттәшлек итү шул
ягы белән җәлеп иткән: цензор да, үзәк хакимият тә югары уку йорты басмаханәсе
эшчәнлегенә беркайчан да тыкшынмаганнар (Каримуллин А.Г.Татарская книга
пореформенной России. С.59). Насыйри исә дәүләт басмаханәсен сайлавын кайсыдыр
шәхси басмаханә хуҗасының үзен алдавы белән аңлаткан.

Гадәттә китап бастырырга заказ бирүче кәгазьне үзе сатып алган, хәреф җыйган
һәм бастырган өчен сумманы китап сатудан кергән акча исәбенә каплаган.
Еллар узган саен И.Ф.Готвальд белән татар мәгърифәтчесе арасындагы
хезмәттәшлек үзара ышанычлы мөнәсәбәткә әверелә. Насыйри Готвальдны татар
теленә өйрәтә ( Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.64). Шунысы да
игътибарга лаек: 1878 елның башында Насыйри И.Ф.Готвальд тәкъдиме белән
түләүле нигездә «Лука Евангелиесе»н татарчага тәрҗемә итә. Әмма Готвальд
Н.И.Ильминскийга бу тәрҗемәне бастырмаска киңәш итә: гарәп графикасы белән
таныш булган татар керәшеннәре «алга таба мөселман китапларын укуга күчәргә
дә мөмкин» дип кисәтә. Нәтиҗәдә, тәрҗемә дөнья күрми кала (Мурадов Валишах.
Ефимий Малов о Ш.Марджани, К.Насыри и В.Радлове // Гасырлар авазы – Эхо веков.
1999. №1/2. С.155).
К.Насыйри 1883 елгы Календарьга керәчәк Сөембикә манарасы, Казан мәчетләре
рәсемнәрен, төрле геометрик бизәкләрне, «Исереклек хәлләре» (1882 ел) дидактик
әсәрен, шулай ук биш кыйтганың географик картасын литография ысулы белән басмага
әзерләгәндә, Петров басмаханәсе һәм аның хәреф җыючылары белән хезмәттәшлек
итә (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 80).
1870 нче еллар урталарыннан Насыйриның рус җәмәгатьчелеге арасында педагог
һәм татар теле грамматикасы буенча дәреслек төзүче дигән абруе була (Насыри К.
Открытие в Казани первой русско-татарской школы для детей мусульман // Насыри
К. Избранные произведения/ сост. С.Х.Алишев, М.В.Гайнутдинов, Х.Ш.Максутов.
Казань, 1977. С.80).
1872–1884 елларда Казан уку-укыту округының татар, башкорт һәм казакъ уку
йортлары инспекторы булып эшләгән тюрколог В.В.Радлов, рус-татар мәктәпләре
өчен дәреслекләр төзегәндә, татар белгечләренең киңәшләренә мохтаҗ була. Шул
сәбәпле, ул тел гыйлеменнән дәреслекләр төзегән тәҗрибәле галим-методистлар
Насыйри һәм Мәхмүдов белән хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, 1873 елда нәшер
ителгән «Грамматика русского языка, составленная для татар Восточной России. Часть
1. Этимология»» дәреслегенең кереш сүзендә В.В.Радлов татар мөгаллимнәренә татар
теле кагыйдәләрен язганда һәм текстның корректурасын укыганда ярдәм иткәннәре
өчен рәхмәт белдерә: «Русча текстларны аңлатуны гына максат итеп куйган татарча
тәрҗемәләр, бигрәк тә төшенчәләрне язу, шактый кыенлыклар тудырды; татар
галимнәре тарафыннан кабул ителгән гарәп терминнары рус грамматикасына бөтенләй
туры килми. Бу җәһәттән коллежский советник Мәхмүдов, татар укытучылар мәктәбе
(Уфадагы татар укытучылар мәктәбе. – И.З.) инспекторы Саинов һәм мөгаллим Каюм
Насыйри белән киңәшләштем. Моннан тыш, Мәхмүдов әфәндегә әлеге грамматиканың
корректураларын игътибар белән укыганы өчен дә рәхмәт белдерүне үземнең бурычым
дип саныйм» (Радлов В.В. Предисловие // Радлов В.В. Грамматика русского языка,
составленная для татар Восточной России. Часть 1. Этимология. Казань, 1873.
Битләре күрсәтелмәгән).
Алда әйтелгәнчә, К.Насыйри инспекторның кайбер педагогик һәм методик
алымнары белән килешми. Аерым алганда, В.В.Радлов немецларның камериалистик
педагогикасы һәм Пруссия тәрбия системасы тарафдары була (Шарафутдинов З.Т.,
Ханбиков Я. И. История педагогики Татарстана: учебное пособие для педагогических
учебных заведений. Казань, 1998. Б.34). Шулай да Насыйри инспектор В.В.Радловның
ярдәме белән заманча укыту-матди базасы булган уку йорты булдыруга ирешә,
мәгърифәтче бу казанышы белән горурлана.
Шунысын да билгеләп үтү урынлы: 1870 елда ориенталист И.Ф.Готвальд,
тюрколог В.В.Радлов Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзалары
итеп сайлана, соңгысы 1884 елда академик булгач, башкалага күчеп китә һәм
фәнни карьерасын шунда дәвам иттерә (Валеев Р.М., Абидуллин А.М., Валеева Р.З. Университетская тюркология в Казани: традиции и новации // Ученые записки
Крымского государственного универстета им. В.И.Вернадского. 2016. Серия
«Филологические науки». Том 2 (68). № 3. С. 101-116).
Насыйриның рус галимнәре, туган якны һәм борынгы әйберләрне өйрәнүчеләр
белән хезмәттәшлегенең төп мәйданы Казан университеты каршындагы Археология,
тарих һәм этнография җәмгыяте була. Ул Җәмгыятьнең утырышларында катнаша.
Җәмгыять белән Университет профессоры С.М.Шпилевский 1884–1894 елларда
җитәкчелек итә. Ул рәислек иткән вакытта, 1885 елның 2 ноябрендә, Насыйри
Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Бу
рус фәнни җәмәгатьчелегенең Каюм Насыйрины татар халкының этнографиясен һәм
мәдәниятен тикшерүче итеп рәсми тануы була.
1894 елда күренекле тюрколог, университетның экстраординар профессоры
Н.Ф.Катанов (1862–1922) Казанга күченеп килгәч, аларның хезмәттәшлеге дә
Җәмгыятьтә башлана: тюрколог-галим башта Җәмгыятьтә секретарь, шулай ук аның
«Хәбәрләре»нең җаваплы секретаре вазифаларын башкара, ә 1898 елда рәис итеп
сайлана.
1895 елда Җәмгыятьнең бер утырышында К.Насыйри яңа хезмәтен тәкъдим
итә. Озак та үтми «Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре: табышмаклар,
мәкальләр, җырлар» исемле бу хезмәт Н.Ф.Катановның «Кереш сүзе» белән
Җәмгыятьнең «Хәбәрләр»ендә дөнья күрә (Насыри К. Образцы народной литературы
казанских татар – загадки, пословицы, песни // Известия Общества истории,
археологии и этнографии. 1895-1896. Т. XIII. Вып. V. С.374-427).
Шул ук 1895 елда Н.Ф.Катанов, татар календарьлары турында «Казан
университетының гыйльми язмалары»на мәкалә әзерләү ниятен әйтеп, мәгърифәтчегә
мөрәҗәгать итә, Насыйри галимгә үзенең элегрәк басылган 4 данә календарен бүләк
итеп җибәрә (Гайнуллин М. Х. Каюм Насыров в документах // Каюм Насыри, 1825-
1945: (Материалы научных сессий, посвящённых 120-летию со дня рождения. Казань,
1945. С. 118-119). Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Н.Ф.Катанов үз хезмәтләрендә
Насыйри биргән яки мәгърифәтченең басылып чыккан хезмәтләреннән материалларны
файдаланган (Катанов Н.Ф. Исторические песни казанских татар // Известия
Общества истории, археологии и этнографии. 1899. Т. 15. № 3. С. 273-306).
Бу хезмәттәшлек дустанә мөнәсәбәттә барган дип әйтергә кирәк. Н.Ф.Катанов,
Насыйри вафатыннан соң берничә ел үткәч, 1905 елда «Деятель» журналының 2
нче санында мәгърифәтченең әле университет китапханәсенең Готвальд фондында
1925 елда гына табылачак «Этнографик материаллар» хезмәте бүлекләренең зур
өлешен авторның рус теленә үз тәрҗемәсендә «Домашний быт татар-мусульман
полвека назад» дип атап бастырып чыгара (Насыров А.К. Домашний быт татар-
мусульман полвека назад // Деятель. 1905. №2. С. 44-53). (Басмада Насыйри хезмәтенең
«Ашау-эчү» исемле соңгы бүлеге юк).
1883–1888, 1899–1903 елларда Казан шәһәр идарәсе башлыгы булып торган
А.А.Лебедевның хатыны, мөселман интеллектуаль даирәсендә «Гөлнар ханым»
буларак танылган Ольга Сергеевнаның (1854–1909 елдан соң) мәгърифәтчедән
татар теле дәресләре алуы билгеле. Ханым күпмедер вакыт Истанбулда яшәп, рус
классикларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемәдә нәшер итә. 1886 елда Казанда
аның тәрҗемәсендә Насыйриның «Кабуснамә»се рус телендә дөнья күрә (Кабуснамэ.
Переведено с татарского на русский О.С. Лебедевой. Казань, 1886).
Гомумән алганда, рус зыялылары, галимнәре белән аралашу һәм рус телендә фәнни
әдәбият белән танышып бару Насыйриның галим, мөгаллим һәм мәгърифәтче, үз
халкының патриоты булып формалашуына көчле йогынты ясый. Алган белемнәрен
һәм күнекмәләрен Насыйри үсеп килүче буын вәкилләре арасында мәгърифәт һәм
гыйлем нуры тарату эшендә бик оста файдаланган.

Рус галимнәре һәм басмалары Насыйриның тышкы дөнья белән элемтәләрендә
әһәмиятле урын алып торган. Календарьларын әзерләгәндә, Насыйри рус телендә
чыккан журналлар һәм газеталарны киң файдалана, еш кына фәнни басмаларга
мөрәҗәгать итә, белгечләр белән киңәшләшә.
Моннан тыш, рус дөньясы белән элемтә нокталарыннан китап кибетләрен
күрсәтергә мөмкин: сатып алган китаплардан Насыйри үзенең яңа фәнни-популяр
хезмәтләре өчен мәгълүматлар туплый; шулай ук кибетләр һәм складлардан
китапларын бастырып чыгару өчен кәгазь сатып ала.
Кайбер руслар улларын Насыйрига аерым фәннәрне үзләштерү, хәтта гимназиягә
укырга керергә әзерләү өчен бирә торган булган. Ориенталист Александр
Казыймбәкнең ир туганы Абделсаттар Казыймбәкнең Насыйри белән дустанә
мөнәсәбәттә булганлыгы билгеле. Мәгърифәтче аның Казан университетында укучы
студент улларына консультацияләр бирә торган була (Михайлова С.М. Каюм Насыри
и востоковедение в Казанском университете // Выдающийся просветитель-демократ
Каюм Насыри. Казань, 1976. С. 67).
1899–1902 елларда Бәдыйгъ мөәзин йортында яшәгәндә аның янына 50-60 яшьтәге
руслар татарларга караганда ешрак килеп йөри торган була. Хуҗа килгән кунаклар
белән озаклап китаплар укып, сөйләшеп, нидер язып та утырган (Әхмәт Хөсәенов.
Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр. Б.506). Бу кешеләрнең бер өлеше
Насыйри янына дәвалауда шифалы үләннәрне куллану һәм алардан дару ясау турында
консультация алу өчен дә килгәннәр дип фаразлыйбыз.

Эшмәкәрләр даирәләре белән хезмәттәшлек

Насыйри шәкерт вакытта ук Казан байларының уллары белән таныша, аларның
үз-үзләрен тотышын күзәтә. Аның архивында бу җәһәттән бер шигырь дә сакланып
калган: ул анда бай малайларын, мәдрәсәдән киткәннән соң, хәлфәләрен урамда
очратканда исәнләшмичә дә узалар дип язган (Татар байларының үз балаларын
укытучы хәлфәләрне кимсетеп караулары турында // Насыйри К. Сайланма әсәрләр.
Ике томда. Икенче том. Казан, 1975. Б.286-287).
Каюм Насыйри Казанның башкарак эшлекле даирәләре белән турыдан-туры
олы абыйсы, Мәскәүдәге сабын кайнату мануфактурасы хуҗасы Габделхәйнең
партнёры сыйфатында аралаша. Абыйсы аңа җитештерүне оештыруда кирәк булган
материаллар сатып алу кебек эшләр йөкли торган була. Насыйри сабын салу өчен
кирәкле агач тартмалар әзерләүгә заказлар бирү белән 1859 һәм 1860 елларда аеруча
актив шөгыльләнә (Әти-әнисенә язган хатлар // Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Казан, 2017. Б.542-543; Абыйсы Габделхәйгә
язган хатлар // Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык.
Б.558). Аның 1870–1880 еллар аралыгында Казан сәүдәгәре Ибраһим Арслановка
ияреп, берничә тапкыр Мәкәрҗә ярминкәсенә Түбән Новгород каласына баруы билгеле
(Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 50).
Эшмәкәрләр белән аралашу Насыйрига аларның проблемалары һәм ихтыяҗлары
турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә, соңрак Календарьларында яңа эш башлап
җибәргән эшмәкәрләр өчен кирәкле мәгълүматлар да бастыра.
Насыйри XIX гасырның беренче яртысы һәм урталарында Казанда яшәп,
сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән 32 шәхес турында хатирәләр язып калдырган
(Насыйри К. Казан байлары // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 1 том. Казан,
2003. Б.353-359). Кайберләрен санамаганда, Насыйри татар эшкуарларын хөрмәткә
лаек мөселман сәүдәгәрләре итеп тасвирлый: алар байлыкларын әрәм-шәрәм итми,
тыйнак тормыш алып бара, зур йортлар салдырмый, акча капиталын дөрес итеп
тота, күчемсез милекләрен закладка салмый, үзләре үлгәннән соң бурыч калдырмый,мөселман кардәшләренең мәнфәгатьләрен яклый, зәкят акчасын соңгы тиененә кадәр
биреп бетерә, аны алу өчен аларның капка төбенә биш йөздән алып мең кешегә кадәр
җыела торган була; тәкъвалыклары сәбәпле, аларның коммерция эшләре уңышлырак
бара дип яза (Насыйри К. Казан байлары. Б. 359).
Мәгърифәтченең шәхси архивында кайбер сәүдәгәрләр турындагы тискәре
хатирәләре дә теркәлеп калган. Аерым алганда, ул Казан бае Сафа хаҗи Галикәевне
түбән һәм намуссыз шәхес итеп тасвирлый (Насыйри К. Сафа Хаҗи Галикәев дигән
татар бае турында // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Икенче том. Б.287).
Эшлекле даирәләр Насыйрины, нигездә, рус теле һәм математика укытучысы һәм
кәгазьләрне русчага төгәл тәрҗемә итеп язучы буларак белгәннәр. Чыганакларда
Казан сәүдәгәрләренең улларын укытучыга биреп укытулары турындагы мәгълүмат
еш очрый. Хәзер ким дигәндә ике дистә ел дәвамында аларның улларын укыткан
педагогның Каюм Насыйри булганлыгы ачыкланды (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б.50).
Насыйри расписание буенча яшәргә тырышкан, ул акыл эшчәнлеген физик эшләр,
күнегүләр белән аралаштырып барган. Аның графигында укыту өчен сәгатьләр дә
каралган. К.Насыйриның шәхси архивында түбәндәге эчтәлектә бер игълан сакланып
калган: « Мәктәп: биредә рус һәм татар телләренә һәм арифметикага өйрәтәләр.
Көндезге 12дән 3кә кадәр» (Ногман М. Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә
кулъязмаларының тасвирламасы. III чыгарылыш. Каюм Насыйри кулъязмалары.
Казан, 1958. Б.32).
Билгеле, үз фатирында сәүдәгәр улларын укытканда, Насыйри аларның әтиләре
белән дә сөйләшеп, аларга шәкертләренең уңышлары һәм проблемалары турында
җиткереп барган. Насыйрида улларын укыткан сәүдәгәрләрнең, еш кына мәҗлесләргә
чакырып, укытучыга аерым ихтирам күрсәткәннәре, алда әйтелгәнчә, 1 нче гильдия
сәүдәгәрләре Мортаза Кушаев һәм Сөләйман Аитов була (Вафа Бәхтияров. Каюм
абзый Насыйри турында кечек бер истәлек // Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Казан, 2017. Б.518.).
Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни
китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә казанлыларның Каюм
Насыйрины гаилә яки дини бәйрәмнәргә, шулай ук башка вакыйгалар мөнәсәбәтле
уздырылган мәҗлесләргә дәшкән чакыру-язмалары саклана. Алар арасында
сәүдәгәр Габделмәҗит Арслановның – Корбан ашына (1869 ел), сәүдәгәр Ибраһим
Арслановның – кунакка (1871 ел), сәүдә кибете мөдире Гыйльметдиннең (1875 ел)
һәм сәүдәгәр Мөхәммәтшакир Казаковның (1896 ел) – как-төш мәҗлесенә1, шулай ук
сәүдәгәр Мөхәммәтшакир Казаковның (1894 ел) һәм Мөхәммәтйосыф Апанаевның
(1892 ел) – никах мәҗлесенә, сәүдәгәр Мөхәммәтсадыйк Мусинның (1897 ел)
голәмалар мәҗлесенә чакырулары бар (Дәгъватнамәләр // Каюм Насыйри: әдәби-
тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Казан, 2017. Б.707-711).
Насыйри сәләтле укучыларын яраткан, хөрмәт иткән, ялкауларны ачулана торган
булган. Рухына якын кайбер шәкертләре белән чәй өстәле янында аралашкан.
Мөгаллим ярлы кешеләрнең балаларын да укытырга алган. Андый шәкерт 8 битне
чиста, пөхтә итеп, матур язу белән акка күчереп язып бирсә, бер уку көнен (өч сәгать)
бушка укыган (Мөхәммәтхәнәфи Мозаффар. Габделкаюм Насыйри әфәнде хакында.
Б.484-485).
1 К. Насыйри как-төш мәҗлесен болай дип шәрехли: «Кияү, кыз катына кереп чыккач, үзенең дус-ишен,
күрше-коланын җыеп вә мәхәллә халкын җыеп бер мәҗлес ясый. Ул мәҗлестә һәм күп гадәти ашлар була.
Бу мәҗлесне как-төш мәҗлесе дип әйтәләр. Тәмам ашны биреп бетергәч, иң соңыннан как-төшне китерәләр
бөтене белән. Ул мәҗлестә как-төшне китергәч, бер фатиха кылалар. Аннан соң как-төшне мәхәлләнең
мәзине, ватып, мәҗлестәге халыкка өләшә, тәлинкәләргә салып һәркем алдына куя. Әмма гадәттә бу как-төш
мәҗлесендә акча салмак юк. Ләкин бәгъзе мулла җәмәгате өйләнеп, как-төш мәҗлесе ясаса, ригая кылып
акча салалар, һәркем хәленә күрә». (Насыйри К. Татар этнографиясе материаллары // Каюм Насыри.
Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1974. Б.112).

Шулай да Казан сәүдәгәрләренең берничәсе генә Насыйрины галим буларак
таныган. Шуларның берсе – Насыйрида яшьли рус теленнән дәресләр алган Сөләйман
Аитов. С.Аитов үзе тарихи риваятьләр җыйган (1896 елның 23 ноябрендә Археология,
тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана) (Список членов Общества
археологии, истории и этнографии при императорском университете с указанием
времени вступления в Общество и места жительства // Известия Общества
археологии, истории и этнографии. С.18). Алда әйтелгәнчә, Насыйри 1890 нчы елларда
Сөләйман Аитовның улына дәресләр дә бирә.
Насыйри шулай ук Мәрҗани мәдрәсәсен тәмамлаган эшмәкәр Вәли Гыйззәтуллин
белән дустанә мөнәсәбәттә була, ул да фәннәр белән кызыксына ( Рәхим Г. Каюм
Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.70).
Сәүдәгәр малайларын рус теленә өйрәтүдән тыш, мәгърифәтченең сәүдә кешеләре
белән хезмәттәшлеге наширлек эшчәнлеге белән дә бәйле. Артык керем чыганагы
булмаган Насыйрига календарьларын бастыру өчен иганә ярдәме кирәк була, һәм
аңа матди ярдәм күрсәтүчеләр табыла да. Мәсәлән, 1870 һәм 1871 елларда «Казан
календарен» чыгару чыгымнарын Ибраһим Габдрәшит улы Абдуллин күтәрә.
Ибраһимның М.Яхъин басмаханәсе варисы булуы тирән мәгънәгә ия: инде әйтеп
үтелгәнчә, Насыйри 1862 елда Яхъин белән бергәләп татар телендә газета чыгару
өчен гариза язган була. 1874 елда Календарь Мөхәммәтҗан Мифтахетдиновның
матди ярдәме белән чыга, 1875 елда чыгымнарны Казан мещаны Шаһиәхмәт
Сөләйман улы Биккиниев үз өстенә ала, аннары Мөхәммәтнәҗип Галиәкбәров күтәрә.
М.Галиәкбәров 1882 елны Насыйриның «Гакаид рисаләсе»н Вячеслав басмаханәсендә
кабаттан бастыра. «Кырык вәзир кыйссасы»ның 1875 елгы икенче басмасы – мещан
Әхмәтсафа Хунҗар улы Хәмзин, «Татарча-русча лөгать» китабы 1878 елда Фәтхулла
Амашевның матди ярдәме белән дөнья күрә (Исламов Р. Хезмәтләре // Каюм Насыйри:
әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б. 755, 756, 757).
Аңлашылганча, әлеге меценатлар К.Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә
хәерхаһлы мөнәсәбәттә булган.
Китапларның популярлыгының мөһим билгесе – китап сатучыларның һәм басмаханә
хуҗаларының, авторга гонорар түләп, үзләренең теге яки бу басманы чыгарырга алынуы.
К.Насыйри гомеренең азагында андый бәхетле көннәрнең шаһиты була.
Казан өязенең Түбән Айшә авылында туып-үскән китап сатучы Исмәгыйль
Нәҗметдин улы Шәмсетдинов 1900 елда кабаттан аның Әбүгалисина турындагы
хикәяләр җыентыгын ( тиражы – 4800 данә) (Катанов Н.Ф. Раис’уль хакума
Абу’Алий-Сина кыссасы // Деятель. 1901. №4. С.195), «Кырык вәзир кыйссасы»н
(тиражы – 4800 данә) (Катанов Н.Ф. Кырык вәзир кыйссасы (Сказки 40 везирей) //
Деятель. 1901. №5. С 248), «Җәваһир әл-хикәят вә әл-асилә вә ләтаиф әр-риваят вә
әл-әмалә тәрҗемә мин китаб әнис әл-җәлис лили-имам әс-Сойутый рәхмәте» китабын
бастырып чыгара. 1901 елда ул «Әхлак рисаләсе» һәм «Иршад әл-әхибә ила тәгълим
әлифба» китапчыкларын да нәшер итә (Исламов Р. Хезмәтләре // Каюм Насыйри:
әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык.. Б. 771-772).
Бөек мәгърифәтче гомеренең соңгы елында олы абыйсы Габделхәйнең улы Габделмән
Казан мөселманнары арасында популяр булган «Кырык бакча» китабын нәшер итә
(Гайнуллин М. Х. Каюм Насыров в документах // Каюм Насыри, 1825-1945: (Материалы
научных сессий, посвящённых 120-летию со дня рождения. Казань, 1945. С.127).
Насыйриның китапларын зур тиражлар белән бастырып, аңа яхшы гонорарлар
түләрлек наширләр пәйда булу мәгърифәтчегә гомеренең соңгы елларында 3 мең
сумга якын акча җыю мөмкинлеге биргән.
Татар телендә чыккан китаплар гадәттә ярминкәләрдә күпләп сатыла. Шулай китап
сатучылар һәм эшмәкәрләрнең кулларына күчә-күчә, Насыйри китаплары товарга
әйләнә.

XIX гасырның соңгы утыз елында Казанда китап сәүдәсе челтәре барлыкка килә.
1877 елда Казанда рус телендә чыккан китапларны – 15 һәм татар телендә чыкканнарын
5 кибеттә (мещаннар Ф.Амашев, М.Салихов, Биби Әхмәрова кибетләре, 1872 елдан
крестьян Насыйбуллин һәм 1876 елдан Мөхәммәтҗановның «лавкалары») саталар.
1881 елда инде губерна шәһәрендә русча китаплар – 19, татар телендә чыкканнары
15 кибеттә сатыла башлый, шул исәптән Ф.Амашев, Мусин, Б.Әхмәрова, вакытлыча
Казан сәүдәгәре Әбделмиев, крестьяннар Мөхәммәтҗанов, Насыйбуллин,
Галиәкбәров, Ишморатов, Мөкминов (1877 ел), Әминев, Ш.Хөсәенов, Ишмөхәммәтов,
Казан мещаны Әхмәдуллин (1880 елдан), Әмирханов, Зөя шәһәре мещаны Абдуллин
(1881 елдан) кибетләре гөрли. «Ул кибетләрдә Казанда чыккан китаплар да, шулай ук
башка шәһәрләрдә чыкканнары да сатыла. Китаплар татар, гарәп, фарсы һәм башка
телләрдә була. Китаплар саны күп түгел, тиражның төп өлеше стационар булмаган
шартларда тарала» дип билгели татар китабы тарихы белгече Г.Г.Габделганиева
(Габдельганеева Г.Г. История татарской книги (от истоков до 1917 г.): учебник.
Казань, 2013. С.104). Насыйри кайбер китапларын китап сатучылар аша сатуга
куя. Мәсәлән, «Казан календаре» чыгарылышының берсен ул Печән базарында бер
почмакта Муллин «лавкасы» белән янәшәдә «лавка» тоткан Нәҗип Җиһаншинга
тапшыра (ТӘһСИнең Язма мирас үзәге, 11 ф,. 1 тасв., 15 эш, 1 б.), 1890 нчы еллар
урталарында китапларын Хөсәеновка процентка сатарга бирә (Ибраһимов Ф. Бер
мәкалә уңае белән // Совет мәктәбе. 1975. №3. Б.60), 1901 елда – Кәримовлар һәм
Кадыйровлар кибетенә куя (Вафа Бәхтияров. Каюм абзый Насыйри турында кечек
бер истәлек // Каюм Насыйри: әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык.
Казан, 2017. Б.414-515, 517). Насыйри китапларын һәм Календарьларын шулай ук
стационар булмаган сәүдә нокталары аша да сата: кемгә ничә китап тапшырганын
язып бара, шулай ук өенә китап алырга дип килгәннәрне дә кире борып җибәрми.
Шул рәвешле, Насыйри китап сатучылар белән дә, китапларын укучылар белән дә
аралашып торган. Үтә төгәл кеше буларак, ул үзенең китапларын сатып алучыларның
фамилияләрен язып барган, исемлектә Н.Ф.Катанов фамилиясе дә бар (Ногман М.
Күрс. хезмәт. Б.34).
Нәтиҗә ясап, Каюм Насыйриның рус галимнәре белән аралашу үзенчәлекләре
турында шуны әйтергә мөмкин: алар мәгърифәтчене мәшһүр татар теле белгече,
татар телен укыту буенча күренекле методист һәм атаклы фольклорчы буларак
таныганнар. Насыйри мөрәҗәгать иткәндә, гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары
буенча киңәш-аңлатмалар белән ярдәм иткәннәр. Бер үк вакытта Насыйри да үзенең
белемнәре кысаларында аларга консультант булган.
Насыйриның Габделхәй абыйсына партнёр булып эшмәкәрләр белән хезмәттәшлеге
1850 нче елларның икенче яртысыннан 1870 нче еллар башына кадәр дәвам итә. Аннан
соңгы елларда эшмәкәрләр белән аралашуы, нигездә, аларның балаларына рус теле
һәм кайбер дөньяви фәннәр укыту, китап бастыру өчен кәгазь сатып алу, китаплар
нәшер итү һәм аларны сату өлкәләрендә күзәтелгән, ул шулай ук мәгърифәтче байлар
чакырган мәҗлесләрдә дә катнашкан.

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев