КАЮМ НАСЫЙРИ УКУ-УКЫТУ ҺӘМ МИЛЛИ ТӘРБИЯ ТУРЫНДА
Я.Г.Абдуллин фикеренчә, К.Насыйри балаларны укыту һәм тәрбияләүнең түбәндәге төп принципларын аерып билгели: 1. Гыйлем һәм тәрбияне бала чактан бирергә; 2. Укыту-тәрбия процессында балаларның сәләтен һәм нәрсә белән кызыксынуын исәпкә алырга һ. б.
Мәгърифәтченең педагогик карашлары
Александр II тәхеткә утыруы, либераль реформаларны башлавы, 1861 елда
крепостнойлыкны бетерүе Россиядә иҗтимагый фикер үсешенә зур йогынты
ясый һәм тормышның төрле өлкәләрендә, шул исәптән мәгарифтә дә яңа
проектларны тормышка ашыруга уңдырышлы иҗтимагый-сәяси җирлек әзерли.
Россиядә фәнни-педагогик үзгәрешләргә нигез салучыларның берсе
К.Д.Ушинский (1823–1870) Ватанга ирекле иҗади хезмәт итәргә сәләтле
шәхес формалаштыру программасын тәкъдим итә. Халыкчанлык идеясенә
таянган тәрбиянең максаты баланы җәмгыять үсешенә катнашырга әзерләүдән
гыйбарәт була (Гвоздецкий М.Ю. Развитие идеи о народности К.Д.Ушинского
в отечественной педагогике // Ярославский педагогический вестник. 2010. №1.
С.23). Шуны билгеләп үтәргә кирәк: К.Д.Ушинский халыкчанлык идеясенә
христиан дине күзлегеннән карый, К.Насыйри исә, тәгълиматның дини
ягын төшереп калдырып, татар мөгаллимнәренә мөселман традицияләре
элементларын үз эченә алган халыкчан дөньяви тәрбия вариантын әзерли.
К.Д.Ушинский үзенең «Балалар дөньясы» («Детский мир») китабын эчтәлек
һәм форма ягыннан «укучы балада, укытучысы белән бергәләп танышкач, фән
белән җитди шөгыльләнергә мәхәббәт уянырлык» итеп төзи, китап үзе, автор
фикеренчә, укучы өчен «җитди фәнгә беренче адым» булыр дип күзаллана
(Струминский В.Я. Педагогическая система К.Д.Ушинского // К.Д.Ушинский.
Избранные педагогические произведения. М., 1968. С.21).
Европа педагогларының һәм үзенең методик хезмәтләренә нигезләнеп,
К.Д.Ушинский башлангыч һәм урта мәктәптә кулланылган иске схоластик уку-
укыту тәртибенә каршы чыга. Педагог туган тел, дин белеме, әдәбият, тарих,
математика, география, табигать фәннәрен, рәсем, җыр, эпос, халык авыз иҗатын
һәм өстәмә предметлар буларак заманча чит телләрне, шулай ук университетның
махсус факультетларына керү өчен латин һәм грек телләрен укытуны үз эченә
алган өр-яңа мәгариф системасына нигез сала (Гончаров И.Ф. К.Д.Ушинский
и русская национальная школа // Вестник Герценовского университета.
2009. № 3(65). С. 76). Ушинский әзерләгән укыту методикасы һәм укытуның
яңартылган эчтәлеге мәгарифне «уку авыр булса да, җимеше татлы»
процессына әйләндерә. Эч пошу, рәхимсезлек, таяк куллану һәм балаларның
күз яшьләре мәктәптән юкка чыга» (Шунда ук. Б.76).
К.Насыйри, шушы күзаллаулар белән танышып, татар укучылары өчен дә
дөньяви предметлар өстенлекле булырга тиешлекне билгели. Ул белемнең
иҗтимагый характерына игътибар итә, укый-яза белмәгән кеше хайванга
тиң дип яза (Насыйри К. Балаларга тәгълим бирмәк // Насыйри К. Сайланма
әсәрләр. 2 томда. 2 т. Казан, 1975. Б.101). Мәгърифәтче яшәүнең төп
максаты – кешенең үзе турында яхшы истәлек калдыруы дип саный, моңа
бары тик игелекле һәм файдалы гамәлләр аша гына ирешеп була. Шуңа да бала әти-әнисен яратырга, үз халкын һәм үзе яшәгән җәмгыятьне ихтирам
итәргә һәм яратырга тиеш дип ассызыклый (Абдуллин Я.Г. Каюм Насыйриның
мирасында шәхес тәрбияләү мәсьәләләре // Совет мәктәбе. 1975. №1. Б.53).
Я.Г.Абдуллин фикеренчә, К.Насыйри балаларны укыту һәм тәрбияләүнең
түбәндәге төп принципларын аерып билгели:
1. Гыйлем һәм тәрбияне бала чактан бирергә;
2. Укыту-тәрбия процессында балаларның сәләтен һәм нәрсә белән
кызыксынуын исәпкә алырга;
3. Уку-укыту барышында баланың бөтен көчен һәм тырышлыгын бирүенә,
барлык сизү органнарының хәрәкәткә китерелүенә ирешергә;
4. Баланың акыл сәләтен үстерергә һәм аның уку материалын аңлап
үзләштерүенә игътибар итәргә;
5. Укытуны физик һәм җитештерүчән хезмәт белән бергә кушарга;
6. Балага карата кешелекле һәм игътибарлы булырга;
7. Тәрбияләнүчегә принципиаль мөнәсәбәт сакларга;
8. Тәрбияче тарафыннан шәхси үрнәк күрсәтелергә тиеш (Шунда ук.
Б.54-55).
Насыйри педагогиканың фән буларак үзенчәлеген тирәннән аңлаган.
1891 елгы Календарьда урын алган «Тәрбия» мәкаләсендә ул бу фәннең
предметы турында болай дип яза: «Игътибар белән тикшереп караганда, бу
тәрбия дигәнебез уку-укыту өчен иң кирәкле һәм аңа иң лаек төрле фәннәрне
үз эченә алучы бер фәндер. Шуның өчен укытучы, тәрбияче булган һәм тәрбия
кылучы һәркемгә барлык фәннәрдән дә хәбәрдар кеше булу кирәк. Ул кешенең
яңа тәрбия юлларын тәҗрибә кылып чыгарырга көче булсын» (Насыйри К.
Тәрбия // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 т. Казан, 1975. Б.104).
Мәгърифәтче мөгаллимгә югары таләпләр куя: ул һәрвакыт укучыларына
игътибарлы булырга, балаларның психологиясен истә тотарга, тән җәзалары
кулланмыйча гына укытырга, «бала күңелендә әти-әнисенә, хезмәткә һәм
гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләргә, аны мәгънәсезгә вакыт үткәрүдән һәм
эшсезлектән сакларга тиеш». Әйбәт мөгаллим, остаз үзенең шәкертләренә
көчле йогынты ясый, шәкертләре аны гомер буена хәтерендә тота һәм ул
тәрбияләгән принципларга таянып яши дигән фикердә була ул.
К.Д.Ушинский эзеннән укыту һәм тәрбияне бербөтен күренеш итеп карап,
Насыйри болай дип яза: «Әүвәл мөгаллим вә тәрбия кылгучы үзен бер олуг
эшкә икъдам кылгучы мәнзилендә (керешүче урынында) хисап кылсын. Әгәр
дә мөгаллим вә тәрбияче булсаң, шул кәйфияттә тәрбия кыл ки, ул тәрбия
кылынмыш адәмнең үлгәнче синең тәрбияң буенча тереклек кылырлык
булсын. Мөгаллим вә тәрбиячегә лаземдер ки, баланың һәрбер җөнбешене
(омтылышын) вә хәрәкәтене мөтталигъ (аңлаучы) булсын, вә һәрбер сүзенә
игътибар кылсын, чөнки бала үзен тәрбия кылгучыдан яки мөгаллимеңнән
бәгъзе нәрсәләрне сораша вә беләсе киләдер» (Насыйри К. Тәрбия. Б.105-106.).
1882 елгы Календаренда Насыйри «Балаларга тәгълим бирмәк» дип аталган
зур булмаган мәкалә бастырып чыгара, анда баланы мәктәпкәчә яшьтән үк
укыта башларга тәкъдим итә, әти-әниләргә гарәп әлифбасында язарга, бала
кәгазьгә рәсемнәр төшерә икән, аңа каршы килмәскә киңәш итә (Насыйри К.
Балаларга тәгълим бирмәк. Б.99).
«Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк
мәгънәсендә түгелдер, бәлки ашатып-эчермәк вә баланың холкын, фигылен
ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә хайванидан чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәбе аркян (әдәб
нигезе) бирмәк мәгънәсендәдер» дип фикер йөртә Насыйри «Тәрбия китабы»
(1891) дигән уку-укыту әсбабына кереш сүзендә (Насыйри К. «Китаб-әт-
тәрбия»дән // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 т. Казан, 1975. Б. 28).
Бу китап яше төгәл билгеләнмәгән укучыга тәгаенләнгән 116 үгет-
нәсихәттән гыйбарәт, аларның бер өлешен падишаһлар, сәүдәгәрләр,
фәкыйрьләр һәм Көнчыгышның башка катлам кешеләре тормышыннан кыска
хикәятләр тәшкил итеп, һәркайсы текстның төп идеясен ассызыклау белән
төгәлләнә, икенче өлеше авторның үз нәсыйхәтләреннән тора. Мәсәлән, сиксән
бишенче нәсыйхәттә автор урланган әйберне сатып алудан сак булырга куша,
әйбернең урланган булуын белә торып, аны сатып алу үзең урлауга тиң дип
белдерә. Киңәш тә бирә: «Бәнагяһ (аңсыздан) угырланган нәрсә кулыңа керсә,
иҗтиһад кыйл ки, иясенә тапшыра күр» (Шунда ук. Б.146).
Бер яклап, татар укучысы өчен традицион булган көнчыгыш хикәятләрен
иллюстрация сыйфатында кертеп җибәрүе, икенче яклап, гомум билгеле
мөселман кагыйдәләренә ярашлы нәсыйхәтләр бирүе Насыйриның бу
басмаларын халык арасында популяр итә.
Балаларга әти-әниләренең тәрбиясе үрнәгендә нәсыйхәт бирү максатыннан,
Насыйри 1881 елда 32 битлек «Әхлак рисаләсе»н бастырып чыгара. Китапның
кереш сүзендә ул балаларга мөрәҗәгать итә: «И газиз бала! Агяһ бул (белеп
тор). Адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә – гыйлемдер.
Вә гыйлем дигәнебез белмәгән нәрсәне үгрәнеп вә сорашып белмәктер. Вә
наданлык дигәнебез белмәклеге лазем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу
наданлык кешене игътибардан чыгара торган нәрсәдер вә хайван дәрәҗәсенә
кертә торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр. Имде
гыйлем үгрәнмәгә, ниятеңне яхшы дәрес укымага, язмага вә һөнәр, вә мәгърифәт
хасил итмәгә иҗтиһад кыл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр йирдә хөрмәтле
булып, халык арасында кадере зур булыр. Наданлык һәркайчан сине үкендерер,
һай гомерем үтте, сабак укымадым, надан калдым диерсең...» (Насыйри К «Әхлак
рисаләсе»нән // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 т. Казан, 1975. Б.103).
Китап тематик «әңгәмә»ләрдән тора, автор аларда, укучысын йөдәтми генә,
кеше үзендә булдырырга тиешле «уңай» сыйфатлар һәм баш тартырга тиешле
«тискәре» сыйфатлар турында сөйләп бирә. Әйтик, мәгърифәтче «әңгәмә»ләрнең
баш исеменә чыккан түбәндәге «уңай» сыйфатларны санап китә: Ригаять
(хөрмәтләү) вә ата-ана хакы; Сәдакать (тугрылык); Вафадарлык (вәгъдәдә
тору), Канәгать, Изгеләргә якынлык, Нәзафәт (чисталык) вә пакьлек; Сәхавәт вә
юмартлык; Ярдәм вә шәфкать; Өлфәт вә хәсән мәгәшарә (дустанә мөнәсәбәт),
Әдәб вә хөрмәт; Гыйффәт вә пәрһизлек (саклык); Карендәшлек хакы.
«Тискәре» сыйфатлар исемлегенә мәгърифәтче түбәндәгеләрне керткән:
Кязиб (ялган); Нәмимә (әләк) вә нәммамчылык (сүз йөртүчелек); Нифак
(икейөзлелек) вә монафикълык (эчкерлелек), Хөсед вә көнчелек, Ялкаулык;
Хәйләкәрлек; Шаянлык; Бәдзәбанлык (әшәке сүз, сүгенү); Угрылык; Ифшаэ сер
(сер тотмау); Хәкарәт (мыскыллау) вә хурлау; Иктикам (үчле булу); Гаҗәлә вә
ашыгу; Гыйнад вә каршылык (каршы сүз әйтү); Саранлык; Гайбәт; Әнаният
(эгоизм) вә тәкәбберлек.
Ике тема – Галимлек вә наданлык; Әдәб мәгашәрәт (аралашу кагыйдәләре) – ике
яктан һәм уңай, һәм тискәре сыйфатлар итеп язылган. «Әмма өлфәтнең (дуслыкның)
вә дус-иш мәҗлестәш булып сөйләшеп утырмакның әдәбе ошбудыр ки: кеше
сөйләшкән вакытта тыңлап торып, сиңа бер-бер сүз әйтергә нәүбәт (чират) йитсә, ашыкмыйча җавап бир, сүзеңне һәркем аңларлык итеп аерып-аерып әйт, сүзеңне
берсе артыннан берсен ашыгып-ашыгып әйтмә. Сүзеңне тыңлап торган адәмнәргә
авыр килерлек озын-озын гыйбарә илә сөйләмә, әйтәсе сүзеңне әүвәл башыңда
тәртип кылып, кыскалык илә морадыңны аңлатырга тырыш. Мөнәсәбәтсез вә
кешене көлдерә торган сүзләр сөйләмәк әдәпсезлектәндер. Сүзеңне ишеткән адәм
бу ахмак икән димәсен, вә дәхи мәҗлестә кеше сөйләшкәнне тыңлап тор, алар
сүз әйтеп бетермәс борын, сүз башлама, болай булсаң, берәү дә игътибар кылучы
булмас» (Гаилә – милләт нигезе = Семья – основа нации: татарские просветители
о семье и воспитании: татар мәгърифәтчеләре гаилә һәм тәрбия хакында. Т.3.
К.Насыйри. Тәрбия=Воспитание / Подготовка текста и перевод Р.Р.Абызовой;
науч. ред. Ф.А.Ильдарханова. Ижевск, 2015. Б.60).
Күренүенчә, китапның структурасы Урта гасырларда татарлар арасында киң
таралган Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия»се (1310), Мәхмүт Болгариның «Нәһҗ
әл-фәрадис»ы (1358) кебек дини-дидактик китаплар эчтәлегенә туры килә.
Хикәяләү өслүбе дә шуларның сәнгати эшләнешенә якын. Мәсәлән, «Сəхавəт
вə юмартлык» исемле «әңгәмә»дә Насыйри болай дип яза: «Юмартлык – изге
холыкларның иң яхшысыдыр, ягъни үзеңдә вә мөлкеңдә булган нәрсәләрдән
тиешле вә шәригать кушкан вәҗһе үзрә (мөнәсәбәт) миннәт (яхшылык)
кылмыйча, күңелең хушлыгы илә вә көчәнмичә, камил ихтыярың илә гайрегә
бирмәкне юмартлык диярләр. Берәүгә хәрам исерткеч эчәргә акча бирсәң, бу
шәригать кушкан вәҗһе үзрә булмады, әлбәттә, юмартлык димәсләр. Явызлыкка
ярдәм биргән өчен үзең гөнаһлы булырсың. Берәүгә гөнаһ кылырга сәбәпче
булган кеше дәхи гөнаһлыдыр. Аллаһы Тәгалә биргән һәртөрле нигъмәтләрдән
мөрәүвәтең кадере башка карендәшләреңә, дус-ишләреңә исраф кылмыйча биреп,
ингам (нигъмәт) вә икрам (хөрмәт) итмәк мөселманлык шартларыннандыр.
Мәсәлән, бари акча вә бүләк бирмәк вә якын дусларыңны мәхәббәт йөзеннән
зыяфәт (кунак) итмәк вә һәркемне дәрәҗәсенә күрә хөрмәт итмәк дуслык вә
мөселманлык шартларыннан. Һәр адәм каршында мәкъбүл (кабул күрелгән) вә
мәмдүх (макталган) эштер вә изге догага сәбәп булгучыдыр» (Гаилә – милләт
нигезе = Семья – основа нации: татарские просветители о семье и воспитании:
татар мәгърифәтчеләре гаилә һәм тәрбия хакында. Т.3. Б.58-59).
Автор үзенең йомгаклау сүзендә – «Нәсыйхәт»тә – «әңгәмә»ләрендә
әйткәннәрен тагын бер кат гомумиләштереп куя.
Тюрколог Н.Ф.Катанов, «Әхлак рисаләсе» тексты белән танышкач, аңа
югары бәя бирә, автор, баланы яки үсмерне югары әхлаклы кеше итеп тәрбияләү
өчен төп кагыйдәләрне санап киткәннән соң, тәүфыйклы мөселман кешесенә
характеристика бирә ди: «садака бир; мохтаҗларга ярдәм ит; дусларыңның
хәлен бел; Аллаһтан курык; гөнаһларың өчен үкен; Коръән укы; сүзеңне уйлап
сөйлә, үкенерлек булмасын; язмышыңнан разый бул; кешене картайта торган
дүрт гамәлне: дошманлашуны, бурычка алуны, гөнаһ кылу һәм нәфсегә бирелүне
урап узарга тырыш; ялган һәм яман сүз сөйләмә; юмарт бул, саранланма; гайбәт
сөйләмә, башкаларны кеше алдында түгел, үзен генә үгетлә; өлкәннәрне ихтирам
ит; тәкәбберләнмә; игелек кылучы, гыйлемле һәм галим кешеләрдән ераклашма;
тәүфыйклы һәм игелекле бул, яман эшләрне урап уз» (Катанов Н.Ф. «Ахлякъ
рисалесе» (о характерах) // Деятель. 1898. №5. С.265).
Чыннан да, Насыйриның әлеге җыентыклары Урта гасырларның дини-
дидактик китапларын яңа шартларга – Яңа заманның иҗтимагый-мәдәни
вазгыятенә яраклаштырган уку әсбаплары кебек кабул ителә.
Балаларны иҗтимагый тәрбияләү тарафдары булу белән бергә, Насыйри бала тәрбиясендә гаиләнең әһәмиятле ролен дә таный. Үзенең «Казан халкына
мөрәҗәгать» дигән кулъязма хезмәтендә ул аталарга бала тәрбиясенә караган
түбәндәге мәсьәләләр буенча мөһим киңәшләр бирә: 1) балаларның тормышын
оештыру; 2) кием-салымын кайгырту; 3) балаларны тәрбияләү); 4) фәннәрне
өйрәнү; 5) гигиена кагыйдәләрен үтәү; 6) гыйлем үзләштерү; 7) телләр
өйрәнү (аеруча рус һәм туган телләрне); 8) искергән укыту программаларын
тәнкыйтьләү һ.б. (Насыйри К. «Казан халкына мөрәҗәгате»ннән // Насыйри К.
Сайланма әсәрләр. 1 т. Казан, 1974. Б.39-47). Шул рәвешле, ул ата-аналарны
уку-укыту процессына катнаштырып җибәрә, бер үк вакытта эш сөючән
шәхес тәрбияләүдә җаваплы кешеләр буларак, аларның тәрбия һәм укыту
процессындагы хаталарын да күрсәтә. Бу мәсьәләләрдә Насыйри Ушинскийның
хезмәт белән тәрбияләү концепциясенә таяна. Әлеге мәсьәлә аның кече яшьтәге
мәктәп балаларына тәгаенләнгән «Буш вакыт», «Әхлак рисаләсе» һәм «Тәрбия
китабы» җыентыкларында урын алган. «Әбүгалисина» (1874), «Кырык бакча»
(1880), «Фәвакиһ әл-җөласә фил әдәбият» (1884) китапларында да тәрҗемәче
хезмәт кешесен югары күтәрә.
Югары әхлаклы шәхес тәрбияләү мәсьәләләрендә Насыйри тиешле мохит
тудыруга аерым игътибар бирә. Бу җәһәттән Насыйриның спиртлы эчемлекләр
кулланмаска һәм тәмәке тартмаска дип үгет-нәсихәт биргән фәнни-публицистик
әсәрләрен билгеләп үтү дә урынлы булыр: «Аракы эчәргә гадәтләнгән кешеләргә
бер-ике кәлимә сүз» (Насыйри К. Аракы эчәргә гадәтләнгән кешеләргә бер-ике
кәлимә сүз // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 т. Б.110-111) «Аракы дигән эчемлек
адәми зат өчен сарыф бер агудыр» (Насыйри К. Аракы дигән эчемлек адәми зат
өчен сарыф бер агудыр // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 т. Б.111-122), «Әхвале
шарәбеддөхан» (Насыйри К. Әхвале шарәбеддөхан (Тәмәке тартучының хәле)
// Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 т. Б.122-128).
Алар инде яшьләр һәм өлкәннәр өчен язылган, әмма шулай ук татар
җәмгыятен яхшы якка үзгәртү максатына хезмәт итә.
Шул рәвешле, Каюм Насыйриның педагогик карашлары Россиядә педагогика
фәненә нигез салучыларның берсе, шәхесне халыкчанлык концепциясе буенча
тәрбияләү, ягъни һәрбер кешенең хезмәте – җәмгыять иминлеге өчен дигән
фикерне нигезләгән К.Д.Ушинский йогынтысында формалаша. XIX гасырның
икенче яртысы – XX гасыр башында татарлар арасында бик популяр булган
«Буш вакыт» (беренче һәм икенче тулыландырылган басмалары), «Тәрбия
китабы», «Әхлак рисаләсе» уку китаплары К.Д.Ушинскийның хезмәтләре
нигезендә, ислам дини-дидактик кагыйдәләрен күздә тотып әзерләнә. Автор
әйләнә-тирә турындагы фәнни-популяр мәгълүматны сабак бирә торган
кыска сюжетлы хикәяләр белән аралаштырып бара. Татар мәктәпләре өчен
татар әдәбиятыннан беренче хрестоматияләр булып киткән әлеге китаплар
шуңа охшашлы уку әсбаплары төзүчеләргә өлге хезмәтен үти: алардан соң
татар телендә күпсанлы «кыйраәт китаплары» басылып чыга. Ахыр чиктә,
татарларның инкыйлабка кадәрге мәктәп-мәдрәсәләрендә татар әдәбиятын
укыту тамырлары белән Каюм Насыйриның шул китапларына барып тоташа.
Насыйри мәктәп-мәдрәсә турында
Рус уку йортларында эшләгәндә, Насыйри Россиядәге укытучы һөнәрен
сайлаган рус интеллигенциясе вәкиленә әверелә. Шуңа да мәгърифәтче
татар халкының мәдәни үсешен һәм алгарышын иң элек дөньяви белем алган шәхесләр эшчәнлеге, көндәлек тормышта кулланып була торган фәнни-популяр
белемнәр тарату белән бәйләп карый. 1879 елда шагыйрь Гали Чокрыйның
улын Казан мәдрәсәләренең берсенә урнаштырырга теләвен белгәч, Насыйри
аны яңарак кына ачылган (1876 елда – И.З.) Татар укытучылар мәктәбенә
бирергә үгетли. Мәгърифәтче катгый рәвештә: «Улың мулла булса, «имам
булып милләткә хезмәт күрсәтмәк мөшкелдер», – дип белдерә (Гарифулла
ибне Гали Чокрый. Габделкаюм ән-Насыйри // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи
һәм документаль-биографик җыентык / төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017.
Б.480.). Ягъни Насыйри татар-мөселман җәмгыятен яңартуда схоластик
мәдрәсәләрне тәмамлаучыларга өмет багламаган. Ул, үзенең мәгърифәтчелек
эшчәнлеге кысаларында ата-аналарга, тулаем мөселманнарга балаларыгызга
аң-белем бирү мәсьәләсендә турыдан-туры катнашыгыз дип мөрәҗәгать
итеп, игътибарын мәдәниятле, мәгърифәтле һәм әхлаклы шәхес тәрбияләүгә
юнәлтеп, дини мәгарифнең гамәлдәге системасын үзгәртеп кору турында
яза. Шул сәбәпле, аның мәктәптә уку-укыту эчтәлеген яңарту турындагы
уй-фикерләре әлеге бөек максатка ирешү контекстында гына аңлашыла, бу
исә тикшерүчеләрне Насыйриның заманында иң мөһим булган мәсьәләләр
хакындагы карашларын хезмәтләреннән бөртекләп җыярга мәҗбүр итә.
Мәдрәсәләрдә уку-укыту предметларын яңарту мәсьәләсендә төп чыганаклар
булып (мәгърифәтче башлангыч һәм урта баскычларны аерып карамый)
замандашларының хатирәләре, үзенең язылу вакыты куелмаган «Казан халкына
мөрәҗәгать» дип аталган тәмамланмаган кулъязма хезмәте һәм берничә мәкалә
санала. Кулъязмада кеше тормыш-көнкүрешенең дистәдән артык өлкәсенә караган
нәсыйхәт бар, шуларның берсе аталарның балаларын тәрбияләүгә кагыла.
Казанда Ак мәчет каршындагы кадими Сәгыйть мәдрәсәсен тәмамлаган
шәкерт буларак, Насыйри шәһәрдәге дини уку йортларында укыту һәм
муллалар әзерләү системасын яхшы белгән. Шуңа да аның мәдрәсәләр
турындагы фикерләре аерым игътибарга лаек.
Мәдрәсәләргә дөньяви предметлар тәкъдим иткәндә, Насыйри ким дигәндә
ике факторны күз уңында тота. Иң элек, мәгърифәтче мәдрәсәгә заман
ихтыяҗларына җавап биреп яшәргә әзер яшьләр тәрбияли торган уку йорты
итеп караган. «Зиһен ача торган фәннәр»дән иң мөһимнәре дип Насыйри
философия, математика, астрономия һәм этиканы санаган (Насыйри К. «Казан
халкына мөрәҗәгате»ннән. Б.40). Аерым алганда, мәдрәсәләрдә этика (әхлак)
дәресләренең булмавын ул сатучыларның сатып алучылар белән дорфа
мөгамәләсе мисалында аңлата: ахыр чиктә, сатып алучыларның кибеткә килү
теләге бөтенләй бетәр ди. (Шунда ук. Б.40-41). Кавемдәшләренә: «Хисаб,
география, геометрия һәм табигать фәннәре – математиканың бүлекләре.
Боларны күрмәгән кеше – кеше түгел. Кешене егетләндерә торган нәрсә – фәннәр.
Мәдрәсәдә укыган балаларның зиһеннәре шул дәрәҗәдә катып калганнар ки,
аларны эшкә китерү читен. Хисабтан, географиядән, геометриядән, табигатьтән,
тарихтан, химиядән, һөнәр һәм сәнгатьтән – һәркайсыннан балаларыгызга бераз-
бераз белем бирү тиеш», – дип эндәшә. (Шунда ук. Б.47).
Мәгърифәтченең тагын бер мөһим тезисын билгеләп үтәргә кирәк: әгәр дә
бала мулла булырга ниятләми, әмма гыйлем алырга сәләте бар икән, андый
шәкертләрне, һичшиксез, мәдрәсәдә укуын дәвам иттерергә калдыру зарур ди
ул, моның татар җәмгыятенә файдасы ноктасыннан якын килеп.
Икенчедән, ул мәдрәсәләрне мәхәллә кешеләренең тәрбиясе өчен җаваплы
руханиларны, татар җәмгыятенең интеллектуаль әйдаманнарын тәрбияли торган үзәк дип исәпләгән; аның уку-укыту программасы шушы максаттан
чыгып төзелергә тиеш дип санаган. Һәм, ачынып, шуны билгеләгән: мулла
булгач кына, кеше ун ел дәвамында мантыйк өйрәнүенең мәгънәсезлеген аңлый;
рухани вазифаны башкару өчен шәригать кануннарын, этика, философия,
астрономия фәннәрен дә белергә кирәк икәнлегенә төшенә (Шунда ук. Б.42).
Мәгърифәтче әйткәннәрнең гомумиләштерсәк, яңартылган дини мәктәп төп
ике бурычны башкарырга тиеш булып чыга: 1) заман өчен кирәкле дөньяви
фәннәрне үзләштергән укымышлы мөселман яшьләрен әзерләү, һәм 2) үз
вазифаларын белеп башкарырлык руханилар укытып чыгару.
Насыйри фикеренчә, беренче бурычны үтәү өчен балаларның табигать
белеме, химия фәннәреннән, һөнәр һәм сәнгатьтән мәгълүматлы булуы зарур.
Рухани вазифа башкаруга йөз тоткан шәкертләрнең дә, ислам фәннәре белән
беррәттән, дөньяви фәннәр үзләштерүне дәвам итүе шарт.
Замандашлары хатирәләреннән күренгәнчә, Насыйри схоластик
мәдрәсәләрне, башлыча, ике ноктадан торып тәнкыйтьләгән: 1) уку-укыту
ягыннан: а) яңа уку предметлары булмауны һәм мантыйкка артык зур игътибар
бирелүне, б) мәхәллә рухание вазифасын башкару өчен дөньяви гыйлемнәре
җитмәүне; 2) тәрбия ягыннан: тәрбия үзәге буласы урынга, чынлыкта
мәдрәсәләр укучы яшьләрнең әхлагын бозалар дип санаган (Мөхәммәтнәҗип
Түнтәри. Габделкаюм Насыйри хакында хатирәтем // Каюм Насыйри: Әдәби-
тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.476-477).
Татар мәдрәсәләрен тәнкыйтьләгәндә, Насыйри берничә моментка
игътибар итә. Ул мәдрәсәләрдә элекке вакытта география һәм тарих дәресләре
укытылуын искәртә (Насыйри К. «Казан халкына мөрәҗәгате»ннән. Б.47),
алар белән янәшә яңа дәресләр кертелүне – диндә ятлау түгел, инану һәм гакыл
гармониясе хөкем сөргән дәвергә әйләнеп кайту дип карый.
Дәресләрне заманча тормыш иткәндә файдалы булу ноктасыннан бәяләп, ул
мәдрәсәдә 10-15 ел дәвамында мантыйк укытылуга каршы чыга, мантыйк буенча
«Шәмсия» китабын өйрәнүне бер ел белән чикләп, калган вакытны философия
һәм математика фәннәренә багышларга киңәш итә (Шунда ук. Б. 43). Мәдрәсәдә
фәннәр өйрәнгәндә, «Фәзаилеш-шөһүр», «Бакырган» һәм «Йосыф китабы» кебек
китапларның балага файдасы юк, алар укуга дигән кадерле вакытны әрәм иттерә
(Шунда ук. Б.39), ул китапларны, тормышта кирәкле һәм тиешле белемнәрне
үзләштергәч, мөстәкыйль рәвештә укырга була дип яза (Шунда ук. Б.43-44).
«Фән укыганда, андый китапларны уку һәм укытуның кирәге юк. «Арык шайтан
белән симез шайтан хикәясе»нең балаларның газиз гомерләрен бушка уздырудан
артык ни файдасы бар? Тагын «Фәзаилеш-шөһүр»дә нәрсә икәнлеге билгеле
булмаган «тәмуг матчасына асарлар» дигән сүзнең балаларга ни файдасы бар?
(...) Тәмугның матчасы бар, имеш. Тимердәнме? Тимер булса – эрер. Агачтанмы?
Агач булса – янар», – ди ул сарказм белән (Шунда ук. Б. 41-42).
Һөнәрләр, сәнәгать һәм ил белән идарә итү ягыннан хәбәрдар булу өчен,
математика һәм табигать фәннәреннән белемнәрең булу кирәк дип исәпли.
Мәдрәсәләрнең уку-укыту программасына беренче чиратта кертелергә тиешле
дәресләрдән ул рус гимназияләренең беренче дүрт сыйныфында укытыла
торган математика, география, геометрия һәм Россия тарихын төрек яки гарәп
телләрендә укытырга кирәк, боларның яшь буынга файдасы исбатланган дип
саный (Шунда ук. Б.43-44).
Методик планда Насыйри укытуның башлангыч этабында материалны аңлату
өчен туган телне актив кулланырга кирәк дигән фикердә тора. 1901 елда Казанга укырга килгән Миргазиз Укмасыйга Насыйри мондый нәсыйхәт бирә: «ана теле
укырга кирәк, үз телеңне белмә, гарәп теле кагыйдәләрен укып йөр, бу көлке
һәм аңлашылмый торган нәрсә бит» (Миргазиз Укмаси. Каюм абый Насыйров //
Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б.512).
Кызганычка каршы, Насыйри башлангыч мәктәптә уку вакытының күпме
булырга тиешлеге турында берни дә әйтмәгән. Шуңа да әлеге предметларның
нигезе башлангыч мәктәптә керә башлап, урта мәктәптә дәвам итәргә тиеш
дип уйлыйбыз.
Әйтеп үтелгәнчә, мәгърифәтченең башлангыч мәктәптә тәрбия турында
махсус хезмәте юк. Шулай да аның китапларыннан кече яшьтәге балалар өчен
укыту-тәрбия процессы тәгълиматын сөзеп алырга була.
Әйтик, «Әхлак рисаләсе»ндә (1881) автор балаларга аңламаганда хәлфәгә сорау
бирергә кыенсынмаска киңәш итә: «чөнки белемнәрне укып кына алып булмый», –
ди ул. «Хәлфәңне борчып бетер, бу тугрыда хәлфә сиңа бер дә рәнҗемәс. Имде һәм
качан мәсьәлә сорасаң, ашыгып сорама, үзеңә гыйбадәткә вә мөгамәләгә тиешле
мәсьәләне сора» (Насыйри К. «Әхлак рисаләсе»нән. Б.103-104). Шул рәвешле, ул
хәлфә белән шәкерт арасында диалог булдыру мөһимлеген ассызыклый.
Мәгърифәтче укучыларга шундый нәсыйхәт бирә: галим һәм белемле
кешеләргә һәркайда хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәләр, шуңа да белемгә, дөрес
итеп укый-яза белергә, һөнәрле булырга омтылырга кирәк. Үрнәк рәвешендә,
үзе гомере буена тугры калган кредо-шигарен һәрбер шәкерткә өндәмә итеп
китерә: «Илаһи ният кыйлдым гыйлем үгрәнмәккә, белмәгәнемне белү өчен
вә шәригатьне тергезмәк өчен вә дин исламны бакый кыйлмак өчен дип ният
итеп, гыйлем үгрәнмәгә иҗтиһад (тырышлык) кыла күр» (Шунда ук. Б.103).
1882 елгы Календаренда Насыйри «Балаларга тәгълим бирмәк» исемле мәкалә
бастыра, анда ул башлангыч мәктәптә укыту турындагы күзаллаулары белән
таныштыра. Насыйри балаларны яхшы мөгаллим дигән репутациясе булган
хәлфәгә генә укытырга бирергә киңәш итә. Укырга өйрәнгәч, белемнәрне төрки
телдәге китаплар укып ныгытып куярга, гарәп телендәге текстларга күчәргә
ашыкмаска, яхшы итеп укырга өйрәнү өчен балаларның әхлакый тәрбиясенә
кагылышлы текстларны күчереп язарга өнди: «Хәтта укымаган, күрмәгән, ят
төрки китапларын укып тәҗрибә кыйлмак кирәк, таки төркигә тәмам төшенсен.
Дәхи язуга үгрәткәндә дә гаять тәхкыйк (дөрес итеп) дә дикъкать белән
мәнфәгатьле тарикъча (файдалы ысул белән) язуга төшендермәк лазем. «Әүвәл
алдым биш баш куян тиресе» – язу үгрәтмәкнең тарикы шулай түгелдер. Әхлак
мәсьәләләреннән көн саен берәр мәсьәлә күчергеч язу бирмәк кирәк. Яки язган
сабагын тәкърар (кабат) китаптан күчерсен» (Насыйри К. Балаларга тәгълим
бирмәк. Б.100). Төрки телдә матур итеп укый-яза өйрәнгәч кенә, гарәп телендәге
җиңел текстларга күчәргә була дигән фикер тарафдары була ул.
Методист матур язарга өйрәнүне тагын бер мөһим мәсьәлә дип саный. Балалар
Коръән язылган гарәп хәрефләрен пөхтә итеп язарга өйрәнергә тиеш, матур язу –
мөселманнарның Изге китабын хөрмәтләү билгесе дип яза (Шунда ук. Б.100).
Насыйри фикеренчә, һәрбер дәреснең аерылгысыз өлеше булып укучы
баланың тыңлаган материалын яңадан сөйләп бирүе яки телдән һәм язмача
өй эшен тикшерү аша ныгытып кую тора. Шул ук вакытта ул язу күнекмәсенә
аерым игътибар бирергә киңәш итә, чөнки мәктәпне тәмамлагач та, кайбер
шәкертләрнең туганнарына һәм якыннарына биш-алты юл хат та яза белмәвен
ассызыклый. Бары тик шуннан соң гына морфология һәм синтаксис (сарыф вә
нәхү), сүз төркемнәрен өйрәнә башларга мөмкин (Шунда ук. Б.100-101).
Мөгаллимнәргә мөрәҗәгать итеп, ул, үзенең татар грамматикасы буенча
кулланмасын өлге сыйфатында алып, гарәп теленең сарыф һәм нәхүе буенча
башлангыч мәктәпне тәмамлаганда бала гарәп теленең нигезләрен белерлек
зур булмаган дәреслек язарга тәкъдим итә.
Насыйри шулай ук махсус уку йортларында рус телен укытуны һәм кайбер
грамматик кагыйдәләрне өйрәнүне дә мәслихәт күрә (Шунда ук. Б.101).
XIX гасырның икенче яртысында татар-мөселман җәмәгатьчелегендә рус теленә
өйрәнү мөселман дини уку йортларыннан читтә – рус-татар мәктәпләрендә,
мәдрәсә каршындагы рус классларында яки укытучы яллап алып барыла.
Соңгы дистә елда педагогик эшчәнлегенә үзенә күрә бер нәтиҗә ясап,
«Истиляхате гыйльме һәндәсә» (1895) дәреслегенә кереш сүзендә Насыйри
үзенең мөгаллимлек практикасы артыгы белән үтәлде дип белдерә: бу вакытка
тарих буенча ике («Кыйссас әл-әнбия», «Русия тарихы»), географиядән ике
(«Истиляхате җәгърафия», «Җәгърафияи кәбир»), арифметика («Хисаблык»),
медицина («Мәнафигы әгъза»), җир эшләре («Гыйльме зирагать», 1892),
үсемлекләр («Һәвасы нәбатат, 1885), дөрес язу кагыйдәләре («Кавагыйде
китабәт») буенча берәр китап нәшер ителде дип күрсәтә (Насыйри К.
«Истиляхате гыйльме һәндәсә» (геометрия терминнары китабына язылган
сүз башыннан) // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 2 басмасы. Казан, 1956. Б.107).
Бу исемлекнең тулы түгеллеген дә искәртергә кирәк: аңа шул ук 1895 елда
һәм аннан соң нәшер ителгән китаплар кермәгән.
Аңлашыла ки, педагогик эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Насыйри
гомеренең соңгы дистә елларын гына күздә тота. Шуңа күрә исемлектә
Казан руханилар семинариясендә эшләгәндә нәшер ителгән китаплары юк.
Болар – «Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах» («Кыскача
татар нәхүе»), «Буш вакытларда укырга сүзләр», «Гакаид рисаләсе».
Ниһаять, басма хезмәтләренең әлеге исемлегендә физика («Фил-хикмәте
табигыя») һәм каллиграфия буенча хезмәтләре, шулай ук басылмыйча,
мәгърифәтченең архивында кулъязма буларак сакланып калган гарәп телендәге
«Гыйльме хәйәт» әсбабы һ.б. күренми (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма
мирасы // Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми
сессия материалары / Җаваплы редактор Ш.А.Рамазанов. Казан, 1948. Б.122).
Мәгърифәтче бу исемлекне татар малайларын рус гимназияләренә укырга
керергә әзерләгәндә төзегән. Күп фәннәрне ул кайсы да булса кызыксынучан
шәкертнең мөрәҗәгать итүеннән соң яки үз белдеге белән укыта башлый
торган була. Мәсәлән, геометрия курсы белән шулай килеп чыга. Аңлашыла ки,
укучылар белән аралашу, уку процессында туган сораулар һәм аларга җаваплар
укый торган яшьләрнең ихтыяҗлары турында әһәмиятле мәгълүмат алу өчен бик
мөһим мәйданчык булып тора. Әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗәгә килергә
мөмкин: бу хезмәтләр иң элек татарларның үсеп килүче буыны өчен аларның
кызыксыну даирәсен һәм иҗтимагый ихтыяҗларын күз уңында тотып язылганнар.
Шул ук вакытта Насыйриның 1895 елгы исемлеге бик тә мөһим чыганак
ролен үти, ул мәгърифәтченең күпсанлы хезмәтләрен ике зур төркемгә бүлү
мөмкинлеге бирә: шәкертләргә адресланган дәреслекләр, уку әсбаплары һәм
киң катлау укучыларга нисбәтләнгән фәнни-популяр һәм башка басмалар.
1891 елгы Календарьда басылган «Тәрбия» мәкаләсен (Казан, 1890,
Б.31–34) җентекләп анализлап, Г.Гобәйдуллин мәгърифәтченең педагогик
карашларына югары бәя бирә. Милли дөньяви мәгариф системасы тарихында
Насыйриның төгәл урынын билгеләргә омтылыш ясап, мәгърифәтче төзегән югарыда китерелгән исемлеккә таянып, Насыйри татар башлангыч мәктәпләре
өчен кирәкле барлык дәреслекләрне дә язган дип раслый: 1) «Иҗек. Ибтидаи
сәбыйкка шөруг кылучы балаларга иҗек танымак өчен бер тәгълимдер» (1895);
2) «Тәрбия китабы» (1892); 3) «Кавагыйде китабəт» («Язу кагыйдəлəре»)
(1892); 4) «Зөбдәт мин тәварих әр-рус, ягъни ошбу китап рус тәварихыннан бер
кечкенә рисаләдер ки, мотагәлә кыйлып чыккан адәмнәр тәмам рус тәварихына
мәтлуб булырлар» (1890); 5) «Истыйляхате җәгърәфия» (1890); 6) «Русское
чтение» (1889); 7) «Әхлак рисаләсе» 1881); 8) «Хисаблык» («Арифметика»,
1876); 9) «Истиляхате гыйльме һәндәсә» (1895) 10) «Мәнафигы әгъза» ( 1894);
11) «Гыйльме зирагать» (1892) (Гобәйдуллин Г. Каюм Насыйриның гыйльми-
тәгълимати хезмәтләре // Каюм Насыйри мәҗмугасы. Вафатына егерме ел
тулу мөнәсәбәте белән чыгарыла. Казан, 1922. Б.101-102).
ХХ гасыр җәдит мәктәпләренең программаларын исәпкә алып,
Г.Гобәйдуллин үзенең исемлегенә «Тәрбия китабы»н (1892), «Әхлак рисаләсе»н
(1881) һәм укырга-язарга өйрәтү кулланмасын да кертә. Әмма Советлар иленең
конъюнктурасы шартларында аның дини темага язылган китапларына «күз
йома». Шулай ук чит илләр географиясе буенча өч томлыкны да телгә алмый.
Алай да, мәгърифәтче хезмәтләренең фәнни дәрәҗәсен аерым ассызыкларга
теләп, бу дәреслекләр белән заманча уку йортларында да укытырга була ди.
Г.Гобәйдуллинның Насыйри татар милли башлангыч мәктәпләре өчен
дәреслекләрнең барысын да шәхсән үзе язган дигән сүзе дә төгәллек кертүне
таләп итә. Әмма шунысы мөһим: Насыйриның мәгарифкә караган фикерләре
үзе яшәгән чордан алдарак яңгыраган! Чөнки XIX гасырның соңгы чирегендә
җәдиди милли мәктәп әле формалаша, кыюсыз адымнарын атлый гына
башлаган була. Башлангыч мәктәп программалары 1905–1907 елгы Беренче
рус инкыйлабыннан соң гына калыплаша, аларда рус теле, «Кеше анатомиясе»,
«Гыйльме зирагать» кебек дәресләр юк. Мөгаллимнәрнең яңа буыны яңа уку-
укыту планнары әзерләп бастыра, алар теге яки бу дәрәҗәдә анатомия һәм җир
эшкәртү мәсьәләләренә кагылып ала. ХХ гасыр башында җәдиди мәктәпләр
өчен гомуми тарих, татар әдәбияты һ.б. фәннәрдән дәреслекләр языла.
Нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәргә мөмкин: Насыйриның педагогик
карашлары Казан рухани семинариясендә эшләгән елларда мәшһүр рус педагогы
К.Д.Ушинскийның җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү концепциясе
йогынтысында формалаша. Мәгърифәтче, бу педагогик тәгълиматының дини-
православ өлешен төшереп калдырып, татарлар арасында дөньяви белемнәр
таратуны беренчел максат итеп билгели һәм шушы юнәлештә эшли. Дөньяви
белем нигезләрен үзләштергән мөселман кешесе генә милләт үсешенә файдалы
дигән караш тарафдары була.
Кече яшьтәге балаларны тәрбияләүдә катнашу әти-әниләрнең, беренче
чиратта, әтиләрнең мөһим бурычы дигән фикерне алга сөрә. Башлангыч
мәктәптә туган телдә укырга һәм язарга ныклап өйрәнгәч кенә, чит телләрне
укый башлау мәслихәт дип саный.
Аныңча, кадими мәдрәсәне үзгәртүдә беренче максат булып укыту
программасына рухани вазифасын башкару өчен кирәкле фәннәрне кертү тора.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев