Мәгърифәтченең көнкүреш шартлары турында замандашлары
Мәгърифәтченең күпкырлы эшчәнлеге ике конфессия – ислам һәм православие, ике халык – рус һәм татарлар үзара тату яшәгән губерна шәһәре Казан белән бәйле.
Насыйриның Казанда яшәгән урыннары
Мәгърифәтченең күпкырлы эшчәнлеге ике конфессия – ислам һәм православие,
ике халык – рус һәм татарлар үзара тату яшәгән губерна шәһәре Казан белән
бәйле. Татарлар мәхәлләләр булып Иске Татар, Яңа Татар, Җиләк, Бишбалта, Дары
бистәләрендә яшәгәннәр. Гасырлар дәвамында Иске һәм Яңа Татар бистәләрендә шәһәр
инфраструктурасына хас барлык объектлар пәйда булган (Печән базары, Юнысов
мәйданы, сәнәгать предприятиеләре, гыйбадәтханәләр, уку йортлары, кунакханәләр,
тулай тораклар, трактирлар, чәйханәләр, кибетләр һ.б.). Татарның сәүдә-сәнәгать
элитасы үз йортларын шәһәр төзелеше нормаларына нигезләнеп корган.
Җанисәп кәгазьләрендә гасыр ахырына Казанда яшәүче татарлар саны 28 меңләп
кеше дип теркәлгән.
…Рус-татар училищесыннан киткәч, К.Насыйрига акча эшләү юлларын эзләргә
туры килә. Ул Татар бистәләрендә яшәүчеләргә документларны татар теленнән рус
теленә тәрҗемә итеп, шулай ук гариза текстлары язып һәм арендага алып торган
фатирында түләүле дәресләр үткәреп акча эшләгән булса кирәк.
Башлангыч рус-татар училищесы укытучысы булып эшләгәндә, Насыйри Казан
уку-укыту округы идарәсеннән бу хакта рәсми документ алган. Аңа укырга йөргән
шәкертләр К.Насыйриның бүлмәсендә рус телендә ике таныклык эленеп торуына
игътибар иткәннәр. Шуларның берсе Казан уку-укыту округы идарәсе тарафыннан
Насыйрига башлангыч мәктәптә русча укытырга хокук бирүче таныклык булган дип
уйларга нигез бар.
Алда әйтелгәнчә, Насыйри берничә тапкыр яшәү урынын үзгәртә. 1865-1866 ел-
ларда ул гаиләсе белән арендага алган фатирда, аннан соң берничә ел – вафат булган
хатынының әтисе йортында яши. 1869-1870 елларда янә фатир арендалап тора.
1871–1877 елларда рус-татар мәктәбендә эшләгәндә, мәктәп кайда урнашса, шунда
яши. Рус-татар училищесыннан киткәч һәм сәламәтлеге шактый ныгыгач, К.Насыйри
Тихвин урамында (хәзерге Тукай урамы) мәчеттән берничә йорт аша арендага фатир
алып тора башлый. Шул көннән башлап Насыйри үз вакытына үзе хуҗа була, беркемгә
дә хисап тотмый һәм үзен тулаем мәгърифәтчелек эшенә багышлый.
Аның 1885 елда 2 нче гильдия сәүдәгәре Гайсә Мусинның (1816–1887) Ак мәчет
тыкрыгында (Попечерно-Сенная) гыйбадәтханәдән берничә хуҗалык аша урнашкан
йортында яшәве билгеле. Бу йортта төнлә янгын чыгып, мәгърифәтченең 10 ел
дәвамында туплаган кулъязмалары, шул исәптән башлаган һәм кайбер тәмамлаган
хезмәтләре янып бетә. Ул үзе янгында 2 мең бит караламадагы хезмәтем янды дип
әйтә (Гали М. Каюм Насыйриның кулъязма мирасы. Б. 120).
Бәлагә тарган Насыйри, депрессиядән, төшенкелектән чыгу юлын эзләп, туган
авылына кайтып китә. Авыл һавасы һәм яхшы ризык, якыннары янәшәсендә
булу, аларның кайгыртуы, энесе Габделкави мулланың хуҗалыгында хезмәт һәм
авылдашлары белән аралашу аның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Өч айдан соң
ул Казанга кайта һәм ярты ел чамасы туганы – әтисе Габденнасыйрның энесе
Мөхәммәдгалимнең улы Мөхәммәтбәдыйгъ (Бәдыйгъ) мөәзин йортында яши.
Ә 1887 елда сәүдәгәр Гайсә Мусинның янгыннан соң кабат төзелгән йортына күченә.
Шуннан соң Насыйри кыска вакыт эчендә берничә фатир алыштыра: 1890–1891 ел-
ларда 12 ай чамасы Евангельский һәм Технический урамнары эчендә, Печән үлчәве каршында Чуваш иле авылыннан булган Хәсән исемле кеше йортында тора;
1891-1892 елгы кыш айларында Захарьев урамы башында Сөләңгәр Камали
йортында яши. 1892 елның көзендә Насыйри кардәше Бәдыйгъ мөәзин йортына күчә.
Габденнасыйрның энесе Мөхәммәтгалим Хөсәенов бу яңа йортына 1859 елда күчкән
була (Каюм Насыйри язган хатлар // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 3 том.
Б. 356).
Ялгызлыкта көн күрүче абыйсын картаймыш көнендә үз өенә яшәргә чакыруын
мөәзиннең уйлап кылган гамәле булган дияргә кирәк: биредә, туганлык бурычларыннан
кала, Бәдыйгъ мөәзиннең К.Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеген югары бәяләве
дә әһәмиятле роль уйный. Әлбәттә, Насыри биләгән бүлмәләре өчен акча түләп тора,
ул яктан мөстәкыйль була.
Насыйриның соңгы яшәү урыныннан яңасына күчүе очраклы килеп чыга. Сәүдәгәр
Сөләйман Аитов балачагында мәгърифәтчедән рус теле дәресләре алган була, шуңа
күрә остазыннан үз улын гимназиягә керергә әзерләвен үтенә.
Сәүдәгәр тәкъдим иткән матди шартлар Насыйриның күңеленә хуш килә
(Истәлегендә С.Аитов укытучыга күпме түләве турында әйтми). Балалар укытучы
яшәгән йортка төркемнәре белән йөрмәсеннәр һәм мөгаллим үзе дә көн саен сәүдәгәр
йортына килеп мәшәкатьләнмәсен өчен, кайгыртучан ата Насыйрига үз утарының
ишегалдындагы агач йортка күчәргә тәкъдим итә (Сөләйман Аитов. [Истәлек] //
Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б. 451-452).
Ике бүлмәле бу зур булмаган йортка Насыйри 1893 елның көзендә күчеп килә. Ул
анда бушлай (йортны җылытуны һәм ашау ягын үзе кайгырта) яши. Күрәсең, бу йортны
хуҗасы хезмәтчеләр өчен төзеткән булган. Әмма сәүдәгәр икенче репетитор яллагач,
Насыйри янә Бәдыйгъ мөәзин йортына әйләнеп кайта (Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б. 49, 50, 52) һәм 1899 елдан 1902 елга кадәр ике катлы агач йортның
беренче катындагы ике бүлмәсендә яши (Исламов Р. Каюм Насыйри һәм аны өйрәнү
// Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б. 13).
Насыйриның бик пөхтә һәм җыйнак кеше булуын искәртәләр. Гарәп хәрефләре
белән текстларны ул – каз каурые, русча текстларны каләм белән яза. Текстларының
каралама вариантына соңрак төзәтергә яки өстәмәләр кертергә җайлы булсын өчен
кырыйдан чиста буй калдыра. Акка күчергәндә, юлларны кәгазь битенең читенә үк
терәп яза, шулай ук кәгазьнең арткы ягын да куллана, соңыннан үзе үк кулъязмасын
төпләп куя. Кулъязмаларын шәкертләренә күчереп язарга бирә, соңрак аларны дәреслек
урынына кулланалар (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б. 80).
Насыйри даими рәвештә «Биржевые ведомости», «Казанские ведомости», «Голос»
(Санкт-Петербург, 1863–1883) газеталарын укып бара, кайбер материалларны күчереп
ала, татар теленә тәрҗемә итә һәм үзенең Календарьларында файдалана. Шулай ук
«Нива» журналын яздыртуы, И.Гаспринскийның «Тәрҗеман»ын укуы да билгеле
(Шунда ук. Б. 63-64).
Иделгә су юлы төшкәч, Насыйри ел саен пароходта туган авылына кайтып йөри.
Шулай ук җәй көннәрендә берничә тапкыр кайтып килә. Ул бигрәк тә җигүле атта
йөрергә яраткан. Габделкави энесе, кагыйдә буларак, аны алып кайтырга пар ат
җиктереп җибәргән яисә Кече Шырданга кайту өчен ул үзе җигелгән ат яллаган.
Авылда Насыйри кырлар һәм урманнарда йөрергә чыгып китә торган булган, дару
үләннәре җыеп, Казанга алып киткән. Аның турында хатирәләр язып калдырган
замандашлары бүлмәсендә кочагы белән дару үләннәре эленеп торуын искә алалар
(Шунда ук. Б. 60-61).
Насыйриның көнкүреше замандашларының тасвирламасында
Каюм Насыйри турындагы хатирәләрнең күпчелеге мәгърифәтченең соңгы дистә
елына карый, чөнки ул елларда аның шәхесе белән укучы татар яшьләре кызыксына
башлый.
Насыйри турында 1870–1880 нче еллар башына караган берничә хатирә-язма
сакланып калган: 1879 елда әтисе белән мәгърифәтче катына килгән Гарифулла
Чокрыйныкы; ул вакытта Мәрҗани мәдрәсәсе шәкерте Мөхәммәтҗан Мозаффаровныкы
(улы Мөхәммәтхәнәфи язып алган) һәм 1870 еллар урталарында, Күлбуе мәдрәсәсендә
укыганда, берничә шәкерт белән Насыйридан түләүле рус теле дәресләре алган
Габдулла Кәчимиринеке. (Бу чорда Насыйри көндез рус-татар мәктәбендә укыткан,
кичләрен килгән мәдрәсә шәкертләренә түләүле дәресләр биргән).
Бу текстлардан күренгәнчә, Насыйри уртача буйлы, ябык гәүдәле, олы башлы,
күпмедер шадра йөзле, зур колаклы һәм зур борынлы кеше була. Көрән төсле сирәк
сакалын татарча, пөхтә итеп кистереп йөргән (Габдулла бине Таҗетдин әл-Кәчимири.
Габделкаюм ән-Насыйри. Б. 493). Җәй көне урамга аягына саурый читек-кәвеш, өстенә
ак көмеш төймәле постау казаки, борынгы әйләнмә якасыз зәңгәр постау чикмән
киеп чыккан. Зәңгәр постау чалбары кәвеш йөзенә төшеп торган. Башында түбәсенә
хәтфә, кырыена бер карыш киңлегендә кондыз тиресе куеп тегелгән камчат бүрек,
кулында зонтик булган. Кыш көннәрендә зонтикны кыска таяк алыштырган, урамда
җәнлекләрнең тамак асты тиресеннән тегелгән затлы толып һәм яхшы туннар киеп
йөргән. Шәһәр буйлап һәрвакыт җәяү, вәкарь белән генә атлап, гәүдәсен төз тотып
йөргән (М.Мозаффар. Габделкаюм Насыйри әфәнде хакында. Б. 483-484).
Насыйри күп сүз сөйләмәгән, сүзләрен ашыкмыйча әкрен генә әйткән.
Замандашлары аны тыйнак, сирәк елмая һәм сирәк көлә, әйләнә-тирәсендәге кешеләрне
тигез күреп сөйләшә торган кеше итеп истә калдырган.
Мәгърифәтче мәчеткә йөрмәгән, биш вакыт намазын өендә укыган. Янына килгән
кешеләр бүлмәсендәге намазлыкка һәм чалмага игътибар иткәннәр.
Насыйри спиртлы эчемлекләр эчмәгән, әмма папирос тарткан, кайвакыт сигарет та
суыра торган була. Кайчакта хәл белергә килгән кешеләр Насыйриның тәмәке тартып
торган вакытына туры килгәннәр. Җәмәгать урыннарында, шулай ук шәкертләре
янында беркайчан да бу начар гадәтен күрсәтмәгән (Шунда ук. Б. 484).
Базарга кирәк-ярак сатып алырга барганда яисә урамда йөргәндә, Насыйри
танышлары белән сөйләшмәскә тырышкан: әгәр кем дә булса берәрсе сүз катса, ул
аны фатирына чакырган (Шунда ук. Б.484). Аның бер авылдашы истәлекләрендә үзе
белән булган бер очракны искә ала. Казанга кыш көне «барабыз» булып аты белән
акча эшләргә килгән Кече Шырдан кешесе, ат чанасында барганда, юл кырыендагы
җәяүлене күрмичә, тәртә башы белән Насыйрины бәрдереп егып киткән. Каюм егылган
җиреннән торган һәм, «һай ахмаклар» дип, киеменнән карларны каккалаган да юлын
дәвам иткән, полиция-мазар чакыртып тормаган (Каюм Насыйри турында истәлекләр
// Каюм Насыйри. 1825–1945. Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия
материалары. Казан, 1948. Б. 137).
1870 елларда казанлыларның үзенә тискәре караулары Насыйрины борчыган.
«Җыен» исемле бәет чыгарып, анда муллаларның, байларның, урам себерүчеләрнең,
хуҗалыкта эшләүчеләрнең, ипи пешерүче һ.б.ларның караңгы эшләрен ачып салып
тәнкыйтьләгән (Габдулла бине Таҗетдин әл-Кәчимири. Габделкаюм ән-Насыйри.
Б.494). Өендә дә, үзенә ошамаган шәхесләр турында сүз чыга калса (андый кешеләр,
кагыйдә буларак, муллалар булып), алардан төртмә сүзләр әйтеп көлә торган булган
(Мөхәммәтхәнәфи Мозаффар. Габделкаюм Насыйри әфәнде хакында. Б.484).
Шуңа һәм артык аралашырга яратмый торган кеше буларак, ул мәҗлесләрне
сөймәгән, әгәр дә барырга туры килсә, табын янындагы сөйләшүләрдә катнашмаган,
эндәшмичә утыруны хуп күргән (Габдулла бине Таҗетдин әл-Кәчимири. Габделкаюм
ән-Насыйри. Б.493). Кәефе яхшы булганда, мәҗлесләрдә шигырьләр укыган.
Замандашлары аның хатын-кызлардан читтәрәк торырга тырышуын билгели.
Күрәсең, балдызының үзенә кияүгә чыгудан баш тартуы Насыйрида хатын-кызга
карата ышанычны тәмам какшаткан. Ул: «Хатыннар мәкереннән Аллаһ сакласын»,
«Адәм гомерен һәртөрле фетнә вә мәшәкать илә уздырыйм дисә, хатын алсын», – дип кабатларга яраткан (Мөхәммәтхәнәфи Мозаффар. Габделкаюм Насыйри әфәнде
хакында. Б.484).
Мәгърифәтче үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләрен бик яхшы белгән, дару
үләннәре җыю белән мавыккан һәм алар турында сөйләргә дә яраткан (Габдулла бине
Таҗетдин әл-Кәчимири. Габделкаюм ән-Насыйри. Б. 493).
Насыйри кул эше белән шөгыльләнергә бик һәвәс булган. Аның фатирында агач
кыру станогы, верстак һәм башка агач эшкәртү кораллары булган, ул йорт җиһазларын
һәм хуҗалык кирәк-яракларын үзе ясаган. Китап төпләү, чабата үрү, слесарьлык,
лак, крахмал, кара ясау, шәм кою, көзге ясау, электр тогы кулланып, әйбер көмешләү
(гальванопластика), һәртөрле ризыклар, ашлар хәзерләү кебек һөнәрләрне яхшы
белгән, кояш сәгате, циркуль кебек әйберләрне үзе ясаган (Гарифулла ибне Гали
Чокрый. Габделкаюм ән-Насыйри // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-
биографик җыентык. Б. 480.; Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.58-59).
Насыйри музыка тыңларга яраткан, музыка тыңлау мөселманнар өчен тыелган
гамәл дип санамаган. Замандашлары аның бүлмә диварында скрипка белән балалайка
эленеп торуына игътибар иткәннәр, ләкин шәхсән үзләре бу музыка коралларында
уйнаганын күрмәгәннәр, ишетмәгәннәр. Ул курайда уйнарга яраткан, кубызда искиткеч
моңлы көйләр чыгарган. Ташаяк базарыннан алган агачтан курай ясарга һәвәс булган,
кубызларны да үзе ясаган, һәвәскәр останың кубызлары озын булган – 10-14 см га
җиткән (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле. Б.59).
Шушы өч хатирәдән күренгәнчә, 1880нче еллар башында Насыйри тышкы
кыяфәтенә зур игътибар биргән: Европача һәм традицион стильләр катнашкан
кыйммәтле киемнәр кияргә яраткан, җәй көне Казан урамнарыннан Европача манера
белән кулына зонтик тотып йөргән. Ул шулай ук вакыт кадерен белгән, көнкүреш
проблемаларына артык дикъкать итмичә, ыгы-зыгыдан читтә торырга тырышкан;
кабинетта ябылып эшләүче галим буларак, актив аралашуга омтылмаган, хәтта
шәһәрнең Татар бистәләрендә яшәүче мөселманнар уздырган җәмәгать чараларын
урап узган. Биредә аның 1859 елда Мәскәүдә булуын, берничә тапкыр Мәкәрҗә
ярминкәсенә баруын, 20 елга якын Россия мәгариф системасында эшләвен дә искә
алырга кирәк. Мәдрәсә чорыннан ук ул мөстәкыйльлеккә күнеккән, буйдак тормышы
аны үзе турында кайгыртырга өйрәткән.
Замандашларының хатирәләреннән аңлашылганча, 1890 нчы елларда Насыйриның
тышкы кыяфәтендә шактый үзгәрешләр сизелә. 60 яшьләренә җиткәндә, күрәсең,
тышкы дөнья белән элемтәләре чикләнү сәбәпле, Насыйри кием-салымына тиешле
игътибар бирми башлый. 1890нчы еллар урталарында ул базарга иске модалы җилән
киеп йөри, башында элеккечә ؘ– «камчат бүрек», аякларында – «читек-кәвеш», аның
каравы, «урыс чалбары» белән зонт юкка чыга (Исхаков М.Г. Габделкаюм Насыйри
// Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 т. 12 т.: публицистика [томны төз., текст. иск. һәм
аңлат. әзерл. Зөфәр Мөхәммәтшин]. Казан, 2012. Б .161). 1860–1870 елларда Татар
бистәләрендә Европача киенүне пропагандалаучы булса, өлкәнәйгәч, консерватив
карашлы кешегә әйләнә. 1898 елда Казан мөселманнарын Европа модасы белән
мавыгуда гаепли (Нуреддин Ишаев. Габделкаюм Насыйри хакында // Каюм Насыйри:
Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык. Б. 459).
Мәгърифәтченең көнкүрештә талымсызлыгы, тышкы дөнья белән элемтәләре
чикләнү, үз эшенә бирелгәнлеге күпмедер дәрәҗәдә суфиларның үз-үзен тотышын
хәтерләтә. Бигрәк тә Насыйриның гомере ахырында 3 мең сум акчасы булуы, аның
зур өлешен авылдашларының җәмәгать эшләренә васыять итүе аның карашлары
үзгәргәнлекне сөйли.
Бу җәһәттән, мәгърифәтченең иҗатында яңа юнәлешләрне дә атап китү урынлы
булыр. 1883–1886 елларда Насыйри Коръәннең сүзлек-конкордансын төзү белән
шөгыльләнә. 1887 елда кече энесе Габделкави белән берлектә әтисенең сакланып
калган кәгазьләре буенча муллалар өчен гарәп телендә вәгазьләр җыентыгы төзеп нәшер итә. Насыйри шулай ук фатирында малайларга гарәп теленнән дәресләр дә бирә.
Үзенең педагогик практикасы нигезендә 1896 елда Коръән телен шактый үзләштергән
шәкертләр өчен гарәп теленең сарыф һәм нәһүе буенча дәреслек бастырып чыгара.
Алда әйтелгәнчә, 1870нче еллар уртасында мөгаллимлек иткәндә, Насыйри
күпсанлы һөҗүмнәрне, нахакка рәнҗетелүләрне кичерергә ярдәм иткән тормыш
фәлсәфәсен һәм рухи көч чыганагын Көнбатышның фәнни терминологиясе
белән аңлаткан, Көнбатыш Европа тарихыннан беренче булып юл табучыларның
батырлыкларын мисал итеп китергән (Колумб, Гутенберг).
1880 һәм аннан соңгы елларда Насыйриның мәгърифәтчелек идеологиясендә, шул
исәптән үзенең тормыш мәгънәсе белән дә бәйле яңа фикерләр барлыкка килә. Моңа
Күлбуе мәдрәсәсе шәкерте Насретдин Хуҗаши хатирәләреннән дә инанып була. Ул
1902 елның 9 гыйнварында Насыйриның фатирында булган. Шәкертне мәгърифәтченең
зур тырышлык һәм ихтыяр көче куеп хезмәтләр язуы шаккатырган. Камчат бүрекле карт
кешенең, өстәл янындагы иске диванга утырып, сул яңагын тәмам өстәлгә тигезләп,
каләменең яза торган очына күзен якын китергән хәлдә тырышып язганын күргән ул.
Шәкерт түзмәгән: «Үзеңез карт, күзләрегез зәгыйфь булса да, язуыңызда дәвам итәсез
икән!» – дигәч, Насыйриның яшь буын вәкиленә җавабы мәгърифәтченең соңгы
дистә еллардагы тормыш фәлсәфәсен аңлата: «Аллаһ мине китап язар өчен яраткан,
бу көннән язмый утыру Аның хөкеменә каршылык булыр дәюп куркам» (Насретдин
әл-Хуҗаши. Мөхтәрәм Габделкаюм Насыйри белән мосахәбә (Хатирә дәфтәреннән).
Б. 470, 471). Насыйри үзенең бу дөньядагы миссиясен шулай билгеләгән.
Насыйриның шушы фани дөньяда югары миссиясен аңлавы һәрнәрсәдә күренә:
җәмәгатьчелек алдында үз-үзен тотышыннан алып өйдә ничек киенеп йөрүенә кадәр.
Мәсәлән, 1890нчы еллар урталарында Күлбуе мәдрәсәсе шәкертләрен йорт хуҗасы
кыска казаки һәм ялан аякларына кигән башмаклардан каршы алган (Исхаков М.Г.
Габделкаюм Насыйри. Б. 163). «Икъдам» госманлы газетасының баш мөхәррире
(1894–1928 елларда) Әхмәт Җәүдәт Оран 1896 елда Казанга килгәч, Гөлнар ханым
(Ольга Сергеевна Лебедева) белән мәгърифәтченең фатирында була. Хуҗа кеше шулай
ук аларны яланаяк каршы ала (Шунда ук. Б. 164-165). 1901 елда М.Укмасый эш белән
мавыккан 75 яшьлек Насыйриның өй киемен түбәндәгечә тасвирлый: аякларында –
читек, арык гәүдәсенә озын ак күлмәк кигән, аны кыска балаклы чалбарына кыстырып
тормаган, күлмәк өстеннән камзул элгән, аны төймәләмәгән, башында – бәрхет
кәләпүш (Миргазиз Укмаси. Каюм абый Насыров // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи
һәм документаль җыентык. Б. 512).
Шулай да замандашлары Насыйриның 1890 нчы еллар уртасыннан алып ямьсез
итеп тасвирлаган тормышына күпмедер ачыклыклар кертеп төгәлләштерүләр таләп
ителә.
Алда әйтелгәнчә, 1893–1898/1899 елларда С.Аитовның улын һәм аның яшьтәшләрен
укытканда, Насыйри Казан сәүдәгәренең хуҗалык эшчеләре өчен төзелгән ике бүлмәле
кысан йортында яшәгән. Шушы елларда аңа кунакка килгән кешеләрдә мәгърифәтче
авыр тормыш шартларында яши дигән фикер калган.
Зур булмаган бер бүлмәнең бер як стенасында идәннән түшәмгә кадәр китап
киштәләре булган, ул киштәләр китаплар белән шыплап тулган (Исхаков М.Г.
Габделкаюм Насыйри. Б .161).
Бәдыйгъ мөәзин йортының беренче катында Насыйри ике зур бүлмәне биләп
торган. Бик күп китаплар һәм кулъязмалардан торган шәхси китапханәсе, агач эшкәртү
кораллары булса да, ялгызак өчен Казан шәһәре шартларында мәйдан җитәрлек
булган. Кергән яктагы бүлмә кухня ролен үтәгән, анда керосинкада ризык әзерләнгән.
Насыйри эшләгән бүлмә диварларында карталар эленеп торган. Җиһазлардан ике
зур булмаган өстәл, берничә урындык һәм шкаф булган. Шкафның өске өлешенә
кулъязмалар һәм китаплар тутырылган, аскы өлешендә төрле кораллар (чүкеч, келәшчә), тимерчыбыклар, катыргы кәгазьләр, химик тәҗрибәләр үткәрү өчен савытлар
урын алган. Шкаф янында өстәлләрнең берсе урнашкан, аңа тәртипсез рәвештә татар,
фарсы, гарәп, рус телендәге китаплар, газета-журналлар, картиналар, зурайткыч лупа,
көч үлчәү приборы, глобус һ.б. өелгән. Тәрәзә төбе дә киштә вазифасын үтәгән: анда
спирт лампасы, өчаяк, төрле ташлар тутырылган агач тартма, купорос һ.б. төрле химик
тәҗрибәләр өчен кирәк-ярак куелган (Әхмәт Хөсәенов. Каюм Насыйри турында кайбер
истәлекләр // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм документаль-биографик җыентык.
Б. 504). Икенче язу өстәле янына ук иске диван урнашкан (Насретдин әл-Хуҗаши.
Күрс. хезмәт. Б. 470.).
Көнкүрештә талымсыз Насыйрига иркен бүлмәләр кирәк тә булмаган. Иҗат
кешесе буларак, биредә яраткан эше белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар: аны берәү
дә фатирга түләп торучы дип контрольдә тотмаган, шелтә белдермәгән. Моннан тыш,
ялгыз кешегә картаймыш көнендә туганы белән аралашып яшәү бик кадерле булган,
туганы да мәгърифәтчене бик хөрмәт иткән һәм беркайчан да аның үтенечләрен кире
какмаган. 1865-1866 елларда кыска гына вакыт аралыгында гаилә бәхете күреп калган
Насыйри икенче тапкыр туганнары янында уңайлы гаилә җылысына тиенә.
Шундый аралашуның бер формасы – бергәләп төшке яки кичке ашны ашау була.
Насыйри – оста пешерүче, ул сәламәт ризыкка мөкиббән. Пылау яки «шәкерт салмасы»,
яисә «куллама» (камыр басып, сыер ите белән пешерелә) пешерсә, ул кисәү агачы
белән түшәмгә шакый, бу исә Бәдыйгъ мөәзин гаиләсенең ир-атларын ашарга чакыру
дигәнне аңлата (Әхмәт Хөсәенов. Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр. Б.505).
Һәм, киресенчә, Бәдыйгъ мөәзиннең җәмәгате камыр ризыклары яисә башка тәмле
мич тәгамнәре пешерсә, әтисе кушуы белән бәләкәй Әхмәт Насыйрига да алып керә.
Кыскасы, Насыйрины өй ризыклары белән еш сыйлый торган булалар, бу исә өлкән
мәгърифәтчегә, һичшиксез, өй җылысы биреп торган дип ышанырга була.
Бәдыйгъ мөәзиннең улы белән аралашканда, Насыйри үзенең аталык хисләренә
дә урын таба, моның да психологик яктан әһәмияте зур. Насыйриның үзенә карата
ачык мөнәсәбәтен тоеп, малай агасы янына сәбәпсез дә кереп йөри, тегесе исә олы
кунакны конфетлар белән сыйлый, зур булмаган глобус бүләк итә, рус телендә чыккан
рәсемле журналлар карарга бирә («Нива» һ.б.), зурайткыч пыяла аша («панорама»)
төрле картиналар күрсәтә һәм малайны рус телендә укырга өйрәтә. Гомеренең соңгы
елларында Насыйри төсле шәмнәр ясау белән мавыга, буяуларны да үзе әзерли (Әхмәт
Хөсәенов. Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр. Б. 504), малай абыйсының
әлеге шөгыльләрен игътибар белән күзәтә. Шул рәвешле, Бәдыйгъ мөәзин йортында
карт Насыйри озак еллар хыялында йөрткән җылы өй мохите таба.
К.Насыйри агач йортның аскы катындагы ике бүлмәне биләгән дидек. Беренче
катның икенче өлешендә – мөәзиннең кызы гаиләсе белән, икенче катында хуҗа үз
гаиләсе белән яшәгән. Бәдыйгъ мөәзин утары биек койма белән уратып алынган, ике
катлы йорттан тыш, биредә бүрәнәдән салынган җәйге йорт, келәт, башка хуҗалык
корылмалары (ат абзарыннан башка) һәм шактый зур мәйданда җиләк-җимеш бакчасы
(Казанның хәзерге 80нче мәктәбе урынында) булган. Бакчада челтәрле бизәкләр
белән эшләнгән чатыр да корылган (Хөснетдинова Р. Андыйлар сирәк очрый // Казан
утлары. 1998. №4. Б. 143).
Бәдыйгъ мөәзиннең берничә ел дәвамында Насыйри белән якыннан аралашып
калган улы Әхмәт Хөсәенов, үзе дә аңламастан, хатирәләрендә дөньяны ничек бар,
шулай яраткан бәхетле ялгыз картны сурәтли. Аның язганыннан күренгәнчә, Насыйри
табигатькә мөкиббән, ул биргән бүләкләрне дөрес итеп куллана белгән; кыш һәм яз
айларында йортның ишегалдына чыгып, көн саен диярлек кошлар ашаткан (Әхмәт
Хөсәенов. Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр. Б. 507). Җәй көннәрендә
мәгърифәтченең иң яраткан шөгыле яшел чирәмгә утырып, табигатькә хозурланып
һәм кошлар сайраганны тыңлап чәй эчү булган. 1890нчы еллар ахырында яз һәм җәй айларында Насыйриның Бәдыйгъ мөәзин белән самовар алып, ат җигеп, Арча кырына
чыгу гадәте булган. Анда ул дару үләннәре җыйган, табигать белән хозурланган.
Яисә инде, кәефләре булганда, агалы-энеле, шәһәр кешеләре уянганчы, иртә таңнан
Черек күл ярына чыгып, чәй эчкәннәр. Җәй көне елгада коенганнар (Әхмәт Хөсәенов.
Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр. Б. 506, 508; Рәхим Г. Каюм Насыйриның
тәрҗемәи хәле. Б. 59-60).
Сәламәтлеге өчен катлаулы вазгыятьләрдә Насыйри картаймыш көнендә табибларга
һәм дару сатучыларга мөрәҗәгать итмәгән, химик юл белән ясалган дарулардан баш
тарткан. Гимнастика белән шөгыльләнгән, авырганда да, профилактика өчен дә дару
үләннәреннән төнәтмәләр ясап эчкән (Рәхим Г. Каюм Насыйриның тәрҗемәи хәле.
Б. 60-61).
Насыйри янына бөек шәхес дип килгән яшьләрдә аның тормыш-көнкүреш
шартлары начар дигән тәэссоратлар калу берничә факторга бәйле. Аның вакыты бик
төгәл бүленгән була: биш вакыт намаздан һәм ашарга әзерләүдән, гыйльми тикшеренү
эшләреннән һәм текстлар язудан тыш, ул көн саен мотлак рәвештә физик хезмәткә
вакыт калдырган. Физик хезмәт дигәндә, агач эше һәм башка үзен кызыксындырган
эшләр белән шөгыльләнгән.
Шунысы да мөһим: бүлмәләрне чиста итеп тоту, идән юу кебек эшләрне башкарган
йомышчы малай хезмәтенә бармак аша караган. Агач эше өчен аерым бүлмә булмау
да фатирда чисталык һәм тәртип саклауны катлауландырган. Өстәвенә, Насыйри
агач эше белән шөгыльләнгәндә, йомышчы малай кайтып киткән, икенче көнне
иртән килгәч кенә бүлмәне җыештырган, йомычкалар белән мич тергезгән. Ул арада
мәгърифәтче янына килгән яшьләр бу тәртипсезлекне күреп китәргә өлгергәннәр. Алар
идәндә яткан балта, өтерге, ышкы һәм башка эш коралларын, агач кисәкләрен күреп,
Насыйрины тәртипсез һәм авыр хәлдә яши дигән нәтиҗәгә килгән. Бүлмәсендәге бу
тәртипсезлекне хуҗа үзе йомышчы малай җыештырганнан соң эш коралларын табу
кыенлаша дип аңлаткан (Насретдин әл-Хуҗаши. Мөхтәрәм Габделкаюм Насыйри
белән мосахәбә (Хатирә дәфтәреннән). Б. 470). Бер үк вакытта текстлар язу, өстәл
тутырып җәеп салып, берничә китап яки кулъязма уку белән дә мавыккан Насыйриның
эшләү шартлары да начар дигән тәэсир калдырган. Чынлыкта берьюлы берничә эш
белән шөгыльләнүче буйдак мәгърифәтче өчен гадәти эш обстановкасы булган.
Гомеренең соңгы елларында Насыйриның аягы җиңелчә генә параличлана.
Авыруына карамастан, ул докторга күренүдән баш тарткан, үгетләүчеләргә үзенең
табиблык сәләте бар дип җавап биргән. Авыруын үз методикасы белән җиңеләйткән,
электр белән дәвалану ысулы кулланган, стенага горизонталь рәвештә беркетелгән
таякка тотынып, өй буйлап хәрәкәтләнгән һәм... кабат йөреп киткән.
Гомеренең соңгы елында аның күзе күрми, колагы ишетми башлый, шулай ук вакыт-
вакыт хәтерен дә югалткалап алган. Үләренә берничә ай кала бөтенләй сукырайган
(Әхмәт Хөсәенов. Каюм Насыйри турында кайбер истәлекләр. Б. 508). Соңгы айларда
урыныннан тормаган. Бу вакытта аны, Бәдыйгъ мөәзиннән тыш, «Мөхәммәдия»
мәдрәсәсе шәкертләре дә акчага тәрбияләп торган.
Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрь) вафат була. 21 августта җеназага
берничә якын туганы һәм шәкертләр генә килә. Шәһәр мөселманнары бөек татар
мәгърифәтчесе белән хушлашу мәрасименә битараф кала. Күбесе аның рус мәдәнияте
белән мавыгуын, мәчеткә йөрмәвен, биш вакыт намазын укымавын (соңгы сәбәп уйлап
чыгарылган) кичерә алмый (Шунда ук. Б. 508).
Насыйри Татар зиратына, икенче бер күренекле татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗани
кабереннән 15 сажин ераклыкта җирләнә (Рәхим Г. Насыйриның тәрҗемәи хәленә
гыйлавә. Б. 52-53).
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев