Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Бөтенләй югалып калды Ризван. Мобилизациядән түгел, аның менә шулай көтмәгәндә алга килеп төшүеннән. Күпмегә сузылыр ул сугышы, кем белә. Бәлки, сугышыр кешеләрне кырып бетергәнче барыр? Бәлки, аның башы бар, азагы булырга охшамаган?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

57
Килде, йөгереп килде икенче көнне Сафа. Иртә белән Салих әтисе өеннән
чыгып та өлгермәгән иде әле. Ачуы чак кына да кимемәгән, күзләре яна,
фронттан алып кайткан немецлар бүләге «кһем-кһем» тагын да арткан
кебек, очраган кешеләргә юл да бирми, өсләренә менеп бара, ә юл бирергә
уйламаганнары, аның белән бәрелешүдән чәчрәп, читкә очалар.
– Гаеплеләр белән тагын сөйләштем. Таныганнар алар коралны талап
алган кешене. Ул – Нигъмәт. Кһем-кһем! Берсүзсез авыл артына чыгарып
аттырдым әти-әнисен. Бичәсе, балалары качып калдылар. Иншалла, минем
кул озын, табармын! Менә шулай, кызган тимер белән бастырырга кирәк
ризасызлыкны! Әманәтлекне кертеп, ихтилалларны юкка чыгарган диярлек
бит Ак патша. Юлы күрсәтелгән, файдаланырга гына кирәк!
Бу сүзләрнең күбесе – Салихның бакчасына атылган таш – моны икесе дә
аңлый, тик Салих җаваплы эшне фикер аермалыгыннан башлыйсы килми.
– Ярар, Сафа абзый, стратегиядәме, тактикадамы минем
ялгышлар – төбенә тарих тоз кояр. Әлегә икенче бурычлар. Кил якынрак
менә бу картага. Менә Томафи яланы. Беренче керә торган юл – ат юлы,
иң саклана торган юл, турыга бәреп кереп булмый.

– Степанның отрядын җибәрергә кирәк.
– Аларның коралы да ташка үлчим!
– Сиңа алар жәлме?
Сафаны үч кыздыра.
– Сафа абзый, итальяннарда бугай, «Үч салкын килеш кайтарылырга
тиеш» дигән әйтем бар. Мине аларның язмышы кызыксындырмый, аларны
уйласаң, тик кенә өйдә намазлыктан төшми утырырга гына кала.
Монысы инде кемгә, кай тирәгә төртелгәнен яхшы аңлый Сафа.
– Ярар, әйттем исә кайттым, авызыма су каптым!
– Танып буйлап барып булмый, аркылыга бихисап күп агач егылган.
Әлегә шушы хәл. Болай итәбез. Беренче. Мин Тукмай сазлыгы аша
түшәлгән иске юлдан, көтелмәгән яктан аларның лагерена чыгам. Анда
урыны белән су туңган, боз. Монысы синең нигә ашыкмадык дигәнеңә
җавап. Икенче. Степан отрядыннан, чынлап та, турыга Томафига һөҗүм
оештырып, игътибарны бүлә торган манёвр эшләттерәбез. Өченче. Сиңа,
Сафа абзый, Таныпның теге ягыннан удмуртларның Гыйбадәт тавына
чыгарга кирәк. Ул тау астында Каюм мәгарәсе, беләсең. Анда кереп торасы
да юк, биш винтовкадан бер-ике залп – и вәссәлам, үзе ишелеп төшәчәк.
Башка төрлерәк килеп чыга калса инде, син анда засада оештырырсың.
– Әйбәт кебек тә бу план, әгәр без уйлаганча барып чыкса! Әлегә тиклем
нәрсә көтеп яттык соң без?
– Баягы әйтемне исеңә төшерәм. Каршы якта да тилеләр юк. Авыз
пешкән инде башкаларны сантыйга санап. Хәзер иң мөһиме: Чернушкада
башка станцияләрдән минем солдатларны җыеп алып, резерв командасы
әзерлиләр. Бүген-иртәгә килеп җитәчәкләр. Алар килеп җитәр алдыннан
Сәлимәне волостька ябабыз. Менә шушында, Сафа ага, сиңа шәхсән
йөкләмә. Төнлә аларны сиздерми генә икенче җиргә күчерергә кирәк.
Бармы шундый урын?
– Ник булмасын? Данила картның урманда берничә йорты бар
сунарчылар өчен. Шуларның берсенә илтеп биклибез.
– Ильяс бар булганын ташлап, Казанлыга аның артыннан киләчәк. Монда
эләктерә алмасак, аны шунда урманда кулга төшерәбез.
– Булмаса, мин аларны яндырам!
Салихның мондый кыргый карашлы кешене күргәне юк иде бугай. Үзе
указлы мулла булып йөри бит әле! Ярар, капланып китсен, әлегә ул кирәк!
Салихның күптән түгел генә уйлаганы исенә төште: килер вакыт, асып
куярбыз әле мондый тиле-милеләрне.
– Сафа абзый, төгәл вакытын иртәгә билгеләрбез. Иң җаваплысы. Көтмәс
буасын шартлатуның хәстәрен күрдем. Шартлаткычны озаграк көтәргә
туры килде, аның бит, җитмәсә, белгән кешесе дә кирәк! Ул да өч көннән
килеп җитә. Димәк, барысын да бер ноктага атна башына тупладык. Тышта
салкын, димәк, Тукмай сазлыгы туңачак – мин шуны инде ничә атна көтәм
бит! – Соңгысын махсус тагын бер кат кабатлады ул.
Барып җитте, ниһаять, Сафага Салихның планнары. Менә нәрсәне көтә
икән ул! Ә Сафа аны инде ничәнче кат тәвәккәллек җитмәүдә гаепли. Бу
бит инде ничә мәртәбә аларның арасында әйтелеп үткән стратегик һәм
тактик карар! Ул шунда ук Салихның сүзләрен хуплады:
– Көннәр салкынаерга тора, Алла бирсә! Туңар, туңар! Салих туган, аңа тиклем, бәлки, тагын станциягә коралга барып килербез, ә? Минем гаеп
бар, тик сугышта гаепнең кайчан, кайдан килеп чыгарын, кем башына
төшәрен кем генә белә?
– Ярар, монысы да хак. Әзерлә кешеләреңне, барсыннар. Тик бүген-
иртәгә түгел. Мин Михайловкага да корал вәгъдә иттем. – Салих Сафаның
йөзе үзгәреп китүен сизми калды. – Да, бер үтенеч: халыкны куркытмый
тор әлегә, безгә авылда тынычлык кирәк. Ике фронтка бүләрлек кешебез
юк, күреп торасың.
– Аңладым. Бар да тыныч булыр!
– Уйлаштырып йөре әле бу планны, кайда йомшак урыннары бар, кайда
уйланып бетмәгән яклары. Син беләсең, план ул – бик камил нәрсә. Ә
тормышның үз планы бар.
Сафа торып басты. Тик сөйләшеп бетерә алмадылар, Салихка ашыгыч хәбәр
белән кизүдә торган солдат йөгереп килеп керде. Җылы волость бинасында
ычкындырган төймәләрен каптыра-каптыра, Салих Сафа белән саубуллашты.
Сафа чыгу белән үзенең егетләренә кирәкле хәбәрләрнең кайберләрен
җиткерде, Михайловкага киләчәк коралның көнен, юлын белергә кушты.
* * *
Казанлыга Чернушкадан сигез-тугыз солдат белән яшь кенә бер офицер
килгән икән. Ул җитез генә үзе белән таныштыргач, Салихка Зеньковский кул
куйган боерыкны сузды. Анда «немедленно приступить к мобилизационным
мероприятиям» дип язылган, аны үткәреп, волостьта аз дигәндә илле кешедән
торган команда җыеп, станциягә чыгарырга кушылган иде. Икенче таләп – өч
көннән Чернушкага кылган эшләр турында җавап тотарга килергә кушылган,
үтеп барышлый полковник үзе бу җавапны тыңлаячак.
Алдарсың күпне күргән Салихны. Инспекция түгел инде бу. Ижаудагы
җылы урынны ташлап кая барсын Зеньковский? Димәк, эшләр хөрти, кызыллар
бастырып киләләр. Фронт тигез түгел, бер җирдә – аклар алда, бер җирдә –
кызыллар. Бу боерыкның әйтелмәгән сүзләрендә ул үзенә янаган куркынычны
күрә, моннан тизрәк китү планын тормышка ашыра башларга кирәк.
Тик... Ильясның отрядын тар-мар итми китү юк! Бу хәл аның хәрбилек
булмышына, профессиональ осталыгына бәйле иде. Уйламаганда, аны
сугышта катнашудан башка бернинди хәрби белеме булмаган кеше узып
бара түгелме? Өч көн! Шушы вакыт эчендә ул бу отряд белән эшне Ходайга
тапшырырга тиеш.
Ә мобилизацияне Салих күптән көтә инде. Мобилизациясез сугыш
булмый, кемдер корал белән сугышта катнашырга тиеш, кемдер шул
коралны өйрәнергә тиеш, кемдер яше җиткәнне көтеп торырга тиеш.
Мобилизация тәгълиматының нигезләре шул ук, гап-гади. Килгән төркемне
да файдаланырга кирәк, болар чын солдатлар, аларга ышанырга була.
Казанлының үзеннән властька айнык карашта булмаган, каршы чыгарга
һәрвакыт әзер булган кешеләр исемлеген ул алдан ук әзерләргә боерган
иде. Анысы инде әзер. Сафа кешеләренең саны артуын да ул чынлап та
теләми, уйламаганда, Михайловкада отряд барлыкка килде, аларның нинди
карашта булуын Алла гына белә. Монда килгәнче Зеньковский та-рафыннан
төгәл бурычлар куелды, ул бурычларны Салих читкә тайпылмыйча үтәп
килә. Дөрес, ике яктан да бер-берсенә каршы кешеләрнең җыелачагын ул һәрвакыт күз уңында тотты, тик болай ук булып чыгарын уйламаган да
иде. Бер төркем – башкисәрләр, икенчесе – үзләрен беренче көннән үк полк
дип атаган авыл мужиклары отряды, аларның командирлары Дедухиннан
тыш шул ук мужиклар. Дедухинга килгәндә, ул җитди фигура, сугышта
булган кеше, ни эшләргә кирәген белә. Төркемдә йөз кеше дисәләр дә, йөз
юк, кырык кеше булса булырмы. Аларның да яртысы беренче бәрелештә
үк качып китәчәкләр, монысына аның иманы камил, тәҗрибә бар.
Тик кораллары гына юк аларның. Кызык, Салих – монда гамәлдәге
армиянең бердәнбер вәкиле, ә ярдәм сорап килүче юк. Сафа тиклем
башкисәр Сафа үзенә өлеш чыгартты, ә болары... Ярар инде, еламаган
балага имчәк бирмиләр, карап карарбыз алда ни булырын.
Сугыш тәҗрибәсен читкә куеп булмый шул – Салих үзенең тирә-
ягында максатлары билгеле булмаган кораллы кешеләр булдырасы килми.
Әнә, Казанлыда ышанычлы дип йөргән кешеләр Ильяс белән урманга
чыгып китмәдемени? Шуңа да ул Михайловка отрядын тулысы белән
мобилизациягә кертте, ә Степанны сызып ташлады, монысы инде авылда
аңа булган ышанычны бик түбән төшерәчәк. Степан булмаса, Савелий
берни эшли алмый, полк дигәне таралмыйча, Чернушкага барып җитә алса,
аны бик тиз тәртипкә утыртачаклар. Ә Ильяс белән ни эшләргә кирәген ул
белә, бер-ике көннән күрмәгәнен күрсәтер!
Яшь офицер белән килгән солдатларның берничәсен Салих үз кул
астында калдыра. Монысы инде шәп, нәкъ шундый солдатлар кирәк,
аларның берсе Степанның ун кешесенә тора.
Казанлыдан да алдан ук әзерләп куелган кешеләрне ул мобилизация
исемлегенә кертте. Монысына да ул бик җентекләп әзерләнде, күп
кешеләрнең, шул исәптән әти-әнисенең дә фикерен белеште. Исемлекнең
башында кайчан да булса алар нәселенә каршы чыккан кешеләр тора, аннан
соң Салихның үзенә нинди булса да сүз тидергәннәрне кертте, соңгылары
– Ризван кебек азат булып, бер властьны да санга сукмаучылар.
Икегә бүлеп озатырга карар чыгардылар. Иң беренче баш бирми торган
Казанлы кешеләрен озату, Ильяс белән алышта артта хәнҗәр тотып
торучылардан котылу. Дедухин белән Степанның отрядын шушы алыштан
соң җибәрү, Салих үзендә кеше аз булуына бик нык борчыла, бу хәлдән
чыгу юлларын эзли иде.
Нинди генә матур сүзләр белән аклансаң да, мобилизация исемлеген
төзүнең нигезендә гади генә үчләшү ярылып ята, моны Салих үзе дә аңлый,
тик башкача булдыра алмады. Аның кыенсынганын күреп, Хәмит бер
сүз белән тынычландырды: «Кемнең кулында – шуның авызында! Синең
урында булсалар, башкалар әллә ни эшләрләр иде әле!»
Анысы шулай да ул шулаен…

58
Аркадий Дедухин, Салих белән очрашмауның дөрес түгеллеген аңласа да,
түзде, бәлки, чакырыр дип тә өмет итте, тик чакырмады аны Салих. Тактика
эшләрендә Салихның көчле икәне әллә кайдан күренеп тора, Аркадий бу
өстенлекне аңлый һәм таный. Шуннан, Салихның хәрби дәрәҗәсе, аткарган
вазифасы да югары, буйсыну баскычларын әле бит беркем дә кире какмаган.
Аркадий бик яхшы, күтәренке күңел белән волостька иртән иртүк килеп керде. 

Бик җылы исәнләштеләр ике офицер, балачакны җанлы итеп искә
алдылар. Салих Дедухинның бу якларда ни эшләгәнен сорап тормады, бусын
болай да аңларга була: боларның полкларын кызыллар тар-мар иткән, кем
ничек кача алган, шулай үз ягына кайта алган. Монысы да көн кебек ачык.
Иң мөһим сорауга тукталдылар. Дедухин бик начар сүзләр белән
Степан җыйган халык төркеменә бәя бирде, Степан көчләп диярлек таккан
командир ярдәмчесенең бандиттан бер җире белән дә аерылмавын әйтте.
Тәртип бөтенләй юк, теләсәләр киләләр, теләмәсәләр – эзләп табып та
булмый. Дедухин корал алып булмасмы дип, Бөрегә элемтәгә чыккан,
бөреләр аңа вәгъдә биргән. Степан отряды белән чагыштырганда, Аскында
оешкан полк күпкә зур. Аның саны дүрт йөзгә җитеп килә, аны инде
батальон дип атыйлар, анда тәртип тә икенче, диде Аркадий.
Салих акрын гына Дедухинга мобилизация эшләре турында планын
хәбәр итте. Каршы килер дип уйлаган иде, бернинди каршылык та булмады
Дедухиннан. Ул тәмам арыган булса кирәк бу ни Аллага, ни муллага булган
әтрәк-әләм җыеныннан. Салихның бар шартлары белән бер сүзсез килеште
ул: Ильяс лагерена һөҗүм турында да, аннан соң бу төркемне Чернушкага
мобилизацияләнүчеләр җыела торган урынга чыгару турында да. Ә икенче
батальонның монда калуы Дедухинны ашыгыч мобилизациядән коткара,
монысы да игътибарга лаек. Дедухин әйткән бер нәрсә генә уйланырга
мәҗбүр итте икесен дә: исемлектәге алтмыш бер кешенең яртысын таба
алырлар микән мобилизация игълан иткәч? Бер өлеше бар дөньясын ташлап
чыгып качачак бит.
– Ярар ла! Безгә бит бары илле кеше табу кирәк. Казанлы зур, монда
егермене ничек тә табарбыз, Степаннан кырык кеше. Шуннан, Аркадий
Михайлович, аларның командиры итеп калдырыйк Савелийны. Ул малай
барысына да әзер, тик күренергә, тик аны күрсеннәр. Без дә тыныч
булырбыз Чернушкага алып барып тапшырганчы.
– Ул гынамы! Партизаннарга каршы чыгуны да аңа йөкләргә кирәк!
Чыгасы килми Аркадийның сугышка бер эшкә дә ярамаган команда
белән. Бу алдан ук юкка чыгуга бәрабәр, юньләп ата да белмәгән кешеләр
белән нинди җиңү булсын, ди, инде! Булган-булмаган сәбәп табып, Бөрегә
чыгуы турында да хәбәр итте:
– Бөредә безнең полклар белән кызыксыналар. Ярдәмгә прапорщик
Рукавишников киләчәк. Әгәр кеше күп җыелса, полковник Старовны
җибәрәчәкләр дигән сөйләшү дә бар. Мине доклад белән чакырдылар.
Бүген-иртәгә чыгарга торам.
Салих тиз генә уйларын уйнатып алды башында – алдашумы бу, чыгып
качумы? Икенчеседер! Бөре белән араларны бозу килешмәс дип ризалашты.
– Ярар. Сөйләшүнең йомгагы шул. Монда безнең кызу эшләр
башланганчы, алдарак казанлыларны озата торырырга кирәк булыр, мин
исемлеккә ышанычлы булмаганнарны керттем, чынлап та, безнең артта
хәнҗәр тотып торучылар кирәкми. – Сафа белән сөйләшүне исенә төшерде
Салих. – Бу – бер. Михайловка тирәсеннән җыелганнарны Ильяска каршы
файдаланабыз. Бу – ике. Аларны да шунда ук станциягә озатабыз. Бу – өч!
Дедухин бик канәгать булып чыгып китте. Салих кешеләрнең ничек итеп
җаваплылыктан баш тартуларына аптырап утырды да кизү торган солдатка
старшина Зиннәтне табарга кушты. Халыкны җыеп, мобилизация турында белдерү ясарга кирәк, бусы инде старшина эше. Исемлек тә Салихтан түгел,
халыкка старшина Зиннәттән җиткерелергә тиеш. Салих монда беркем дә
түгел, битарафның да иң битарафы булып күренергә тиеш бу эштә. Адмирал
Колчак исеменнән бит мобилизация.
Зиннәт килгәч, бөтен мәшәкатьләрне билгеләделәр. Әллә ни күп
сөйләшеп тормадылар мобилизациягә эләккәннәр белән. Иртән үк
«призывной лист» тоттырдылар, шунда ук кузгалу сәгатен билгеләделәр.
Егерме кешене бернинди матур сүзләрсез, җырсыз-нисез яшь офицер
командасы астында озатып та җибәрделәр. Тыныч кына үтте авылда бу
юлы мобилизация.

* * *
Бөтенләй югалып калды Ризван. Мобилизациядән түгел, аның менә
шулай көтмәгәндә алга килеп төшүеннән. Күпмегә сузылыр ул сугышы,
кем белә. Бәлки, сугышыр кешеләрне кырып бетергәнче барыр? Бәлки,
аның башы бар, азагы булырга охшамаган?
Гыйльминурны танырлык түгел. Әле генә балалар кайгысы дөньяның
бар кызыгын үзе белән алып китте, инде монысы. Әллә чыгып китәргәме
күз күргән якка? Кем таба ала Ризванны. Бу турыда сөйләшү булды, тик
Ризван аны шунда ук туктатты. Ничек итеп инде ир-егет качып йөрергә
тиеш, ди, ил чакырганда? Шул тиклем ихлас итеп әйтте ул бу турыда, шунда
ук бу теманы япты да куйды.
Гыйльминур саклап килгән серен чиште Ризванга – бәби көтәләр икән
алар. Ризван бар бүлмәләрендә биеп чыкты, аның мондый шат күңелле
булганын күптән күргәне юк иде Гыйльминурның...
Төне буе сөйләшеп чыктылар: ниләр эшләргә, кайсы очракта нинди
адымнар ясарга, авырлыклар килгәндә, ни эшләргә, бик кирәксә, ниләрне
беренче итеп сатарга. Бернинди дә икеләнү юк – Ризван кайтачак, бер ел
йөрерме, икеме, әллә күбрәкме. Авыр булса да, түзәргә, алга карап яшәргә!
Иртән, Гыйльминур йоклаганда, Ризван йортын урап чыкты. Яшел
наратка килеп, аның кызыл сары кайрысына кулын куеп бик озак торды
Ризван. Ниләр уйлады икән шул чакта бу киң, бар дөньяны үзенә сыйдырган
күңелле кеше?
Атка утырып киткәч, инде авылны чыгып барганда, Ризван сикереп
төште дә Гыйльминур янына йөгереп килде. Әйтелмәгән сүзе калган икән:
– Әгәр кыз туса, Хәмдия дип исем кушарсың. Малай булса... әйдә, аны
да минем кебек Ризван дип атарбыз! Хуш!
Арбаны куып җитеп утырды да китте.
Гыйльминурга көн яктылыгы юкка чыккандай булды, кояшның болыт
аша караган саран нурлары сүнгәндәй тоелды...
Ерактан Ризванның көчле тавышы араларны юк итеп, озатучыларга
килеп җитте, йөрәкләрне бораулап үтеп керде:
Кычкырма ла, кәккүк, ай, каршымда,
Кычкырсана агач башында.
Талдин талга, тал тибрәтеп,
Сайрый сары сандугач.
Җырлау түгел, еларсың да
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Иртәгә булачак җәзаны үткәрү тынгылык бирми Салихка. Озак уйлады
ул бу турыда. Ул аны махсус рәвештә мобилизациягә эләккәннәрне
җибәргәннең икенче көненә калдырды. Куркытырга кирәк халыкны.
Тыңламасагыз, бер генә юл бар. Ә ул юл кая алып барганын бар да күрергә
тиеш. Бу – бер. Тагын бер ягы бар бу эшнең. Кулга алынганнарның икесе
дә рус кешесе. Шулай килеп чыкты инде менә. Әгәр ул берүзе генә бу эшне
башкарып йөрсә, ике милләтне каршы кую була. Шунда ук әйтәчәкләр,
Салих килеп, русларны кырып китте дип. Кеше бит белми иртәгә Ильяс
отряды белән ни булачагын. Шуңа да ул Степан белән Савкага иртән үк
килеп җитәргә әмер бирде.
Әсирләр белән эшне тизрәк тәмамларга кирәк.
* * *
Салкын, аксу томанлы таң атты. Бер-берсенә ябышып диярлек торган
соры болытлар, томан белән кушылып, җиргә тиклем төшәләр, ә усал җил
караңгы чырайлы кешеләрне камчылый, агачларның ботакларын җиргә
тиклем иеп, нидер сөйли дә сөйли иде.
Базар мәйданына елаган әби-чәбине, хатын-кызларны, аларга тотынып
атлаган бала-чаганы, йөзләре болытлардан да кара булган ирләрне куып
китерделәр.
Салих, Степан, Савка атта, мәйданның бер ягыннан икенче ягына йөреп
торалар, халыкны ашыктырып бер җиргә туплыйлар. Салих атында берни
булмагандай матур итеп утыра, аның төз аркасы теләр-теләмәстән ихтирам
уята. Степан җилдә яшьләнгән күзләрен кул аркасы белән сөртә, аларның
яшьле булуы башкаларның күзенә караудан азат итүе өчен ул шат та иде
бугай. Савка өчен бу хәлләр бер уен, аларның җитдилеген ул аңлап та
бетерми иде әлегә.
Әсирләрне алып килделәр, иске зират ягыннан мәйдандагы халык алдына
бастырып куйдылар. Никоновның ике аягы да аксый, авыз чите белән генә
елмаеп, башын горур күтәреп, халыкка карый. Аннан хәтта сорау алып та
тормадылар. Салих кулын гына селтәде: «Нәрсәгә? Революционер булуы
да җиткән! Әйбәт кешене Мәскәүдән бу караңгы почмакка сөрмиләр!» Бер
нәрсәне аңламый Салих. Шушы революционер мондагы бик күпләрнең
күзен ачты Рәсәйдә барган хәлләргә, аңа килеп киңәш алалар, аның сүзе,
аңлатмалары бу болганчык заманда кояш нуры кебек юлны яктырта.
Асылынып төшкән сынган кулбашын икенче кулы белән тотып, кичәге
кыйнаудан һушына да кайтып өлгермәгән Мирон бар дөньяга битараф
булып атлый, бөтен халык өстенә караш ташлап, якыннарын эзли. Башка
килер кеше калмаганын аңлап, Салих сүз алды:
– Җәмәгать! Сез беләсез, безнең яклар элек-электән югары властька терәк
һәм таяныч булган. Ничә кешебез сугышларда Рәсәй өчен башын салды,
илгә, патшага тугры булдылар. Көчле ике дин безне тотып килә, бу яктан да
бер нинди каршылык юк. Ничек итеп без шушы көнгә калдык? Ничек итеп
безнең изге җирләрдә халыкны икегә бүләрлек көчләр барлыкка килде?
Сөйли белә Салих. Җиңел генә бер телдән икенчесенә күчә, кешеләрнең
күзләренә карый, алардагы сүнеп барган өмет чаткыларын җанландырырга
тырыша.

– Бүген сезнең каршыгызда ике Алласыз басып тора. Берсен ничәнче
мәртәбә Мәскәүдән сөргенгә җибәрәләр, инде монда килеп, халыкны аздырып
ята. Икенчесе, безнең авыл егете Ильяс котыртып төзегән отрядка кереп, безгә
каршы сугыш әзерләп ята. Шушы бәндәләр аркасында кан коябыз, туган
туганны үтерә. Күптән, күптән асып куярга кирәк иде аларны, бу эшләрнең
башында торганнарны. И повесим! Шул чакта мондый сугышлар да булмас!
Озак сөйләде Салих. Тик бераздан шинель якасы ышыгыннан чыккан
бер колагының өшүен сизде, ә күпмедер вакыт узгач, бу сизү юкка чыкты.
Тотып, бармак белән ышкып җибәрәсе дә соң, кая ул! Горурлык бирми!
Бер генә юл – тизрәк эшне тәмамларга.
– Адмирал Колчак тарафыннан бирелгән власть нигезендә, сугыш
вакытында дошманнарны хөкем итү буенча миңа бирелгән вәкаләтләрдән
файдаланып, бу кешеләр атарга хөкем ителде. Так будет со всеми врагами!
Мин сезгә мөрәҗәгать итәм, җыелганнар: әйтегез, кайтсыннар Ильяска
алданып киткәннәр. Бүген гафу итәрбез. Тик иртәгә соң булачак!
Халык арасыннан хатын-кыз кычкыруы ишетелде:
– Нигә җәфалыйсыз аларны? Ерткычлар! Җибәрегез!
Кешегә күрсәтми генә колагын ышкыган Салих башын күтәрде:
– Нәрсә булды? Кем бу?
Кем бу дигәне алга табарак чыгарга тырышкан Антонина иде. Тик аны
җибәрмәделәр. Шунда ук әлегә бер ни аңламаган балалары белән Марфа
басып тора иде. Балалар, әниләренә сыенып, әтисенә карыйлар, ә Марфа
якын-тирәдәгеләр ишетерлек итеп кенә пышылдый:
– Мирон! Нәрсә эшләттеләр сине, ә?! Ни өчен? Кем? Алла каргаган
тормыш! Ни өчен безгә бу җәза, ә? – Кинәт аның тавышы күтәрелеп китте,
ул алга омтылды.
Шул вакытта көтелмәгән хәл: бөтен мәйдан кычкырып елый башлады.
Башта олыраклар, аннан балалар. Салих, аптырап, юлдашларына карады.
Степан, башын иеп, ияргә чумып утыруын белде, Савканың иреннәрендә
мыскыллы көлүне күреп, Салих тиз генә солдатларына боерык бирде.
Болытлар бер мизгелгә кояшны ачып җибәрделәр. Яков Константинович,
хәтерләп каласы килгәндәй, күзен йоммый да аңа карады. «Өч мәртәбә дар
агачы тия язып яннан үтеп китте, ике дистәгә якын ел төрмәләр, сөрген.
Димәк, үлем шуннандыр, бу юлы башкасы юк!» Винтовкалар йөрәгенә
төзәлгәнче, ул халыкка бер-ике сүз әйтеп өлгерде:
– Кешеләр! Курыкмагыз, көрәшегез! Без җиңәрбез! Көрәшегез! Яшәсен
революция! – Мылтыктан очып чыккан утлы пуляның йөрәген тишеп
үткәнен ул сизде. Тик йөзендә калган елмаю, ул егылганда, тагын болытлар
арасыннан килеп чыккан кояшта тып-тыныч булып күренде...
Кичкелеккә авылда беркем дә ут кабызмады. Бары тик шәмнәрнең саран
яктылыгы гына аларның кырыс йөзләрен яктырта иде, диварларга төшкән
шәүләләрдә төенле-тамырлы зур куллар тамарга әзер булган яшьләрне
йодрыклары белән сөртәләр иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев