КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)
Авыл кешеләре, ут кабызмыйча, тәрәзә ярыгыннан урамга карап, куркып кына дога сүзләрен искә төшереп, урамдагы караңгыда кап-кара булып күренгән кешеләрне волостька таба озаттылар.
56
Салих Степанны бер нинди кисәтүсез-нисез Михайловкага чыгып китте.
Үзе белән унбишләп солдат алды. Кем белә анда нинди хәлләр көткәнен.
– Ну, Степан Акинфиевич, исәнме, исәнме! Ишеттем, тик ятмыйсың,
отряд җыясың икән! Молоток инде, ни әйтәсең!
– Әйдәгез, үтегез! Менә тик ятмыйбыз, җыябыз акрын гына. Безнең
җыйган бер тамчыкай Рәсәйне яклар елгага кушылса, файда булыр!
Степан кунакларны өйгә алып керде, өстәл артына чакырды. Шунда ук
ашарга-эчәргә чыгарылды.
– Степан Акинфиевич, чынлап та, кыюлыгың башкаларга өлге булырлык.
Молодец! Башка авылларда да шулай итсәләр, бу большевизм дигән
йогышлы чирне күптән җиңәр идек.
Күтәрделәр беренче стаканны.
– Әйе, мин сезне шатландырырга теләгән идем отряд белән каршы алып.
Барып чыкты бугай? Ә бу минем ярдәмчем, Савелий Чуров. Тәртипле егет,
аңлы егет. Ут бөрчәсе!
Салих бу алтын чәчле егетнең үзеннән күз дә алмый караганын әллә
кайчан сизде инде.
– Нәрсә әйтим, Акинфиевич, шатмын очрашуга. Безгә бит Рәсәйнең
язмышы кыйммәт!
– Шулай, ничек шулай булмасын, ди? Бирсен Ходай, тазартып
җибәрербез әле бу большевиклардан!
– Кемдер өйдә йоклапмы, качыпмы ята. Ә сез менә дигән команда
җыясыз. Монысы рәхмәт сүзләренә лаек! Битараф түгелсез, менә бит
эш нидә! – Салих тозлы кәбестә капты да аны шыгырдатып чәйни
башлады. – Ә Дедухин кая булды?
– Аркадий Михайлович Казанлыга кайтып киткән иде. Юлда очрамадымыни?
– Юк!
Бераз кабыштырып алгач, Степан Чуровка исемлекне китерергә кушты.
– Менә, штабс-капитан әфәнде, безнең байлык – алтмыш бер кеше.
Болары ныклап безнең белән. Тагын егермеләп безгә ияргәннәре бар. Бер
килгәч, күз салып китегез, чиркәү мәйданына җыйдык.
Шул сүзләр белән өйдән чыктылар. Ишектә туктап кала язды Салих –
бүлмәнең теге башында Нина күренеп алды. Ачык ишек аша дошман итеп
ашардай аңа караган Савканың күзләрен дә күреп өлгерде ул. Кайсыдыр
бер арада Рәхимә аңа Гәрәйнең бу кыз белән яшерен генә очрашуы турында
сөйләп куйган иде, күз кырые белән булса да, аны бик күрәсе килгән иде.
Чынлап та, Гәрәй сайлый белгән, кыз менә дигән. Тик бу тарихның дәвамын
гына берничек тә күз алдына китерә алмый иде ул. Үзәкләрдән ерак тискәре
яклар, кыргый кагыйдәләр, йолалар, шәригать, әдәп, тагын әллә нәрсәләр...
Ярар, бүгенгә бу мөһим түгел. Ә Чуровка бернинди ышаныч юк, торганы
бер авыл башкисәре... Ярый әле, исән-сау котылган Гәрәй алардан.
Мәйданда ала-кола киенгән атлы-атсыз кешеләр тезелгән иде. Саф бар да
кебек, юк та. Армиядә булганнар үзләрен кирәгенчә тота, яшьләр һәм болай
гына килеп басканнар, сафның тәртибен юкка чыгарып, күңелне төшерә.
Салих бик күрсәтергә тырышмаса да, иронияле елмаюын яшерә алмыйча,
бу төркемгә карап торды. Ниһаять, Салихныкылар килеп кушылгач кына,
сафны бер формага китерә алдылар. Исемлекне тикшерә башлагач, биш
кешенең бернинди сәбәпсез юклыгы ачыкланды, өч кешенең дозорда
булуын аңлаттылар.
Салих, аптырап, карашын Степанга борды:
– Дозор? Нинди дозор? Без авылга кергәндә, бер кешене дә күрмәдек!
Боларын эзләргә кеше җибәрделәр. Шул арада тагын берәү, йөгереп
килеп, рөхсәтсез-нисез тезелгән кешеләр арасында юкка чыкты. Савканың
власть күрсәтәсе килде:
– Әй, кем ул анда? Нигә соңга калдың?
Теге, алпан-тилпән атлап, Савка янына килде, бүреген кысып тоткан
килеш, җавап эзләде.
– Кайда булдың?
– Үземнең эшләр белән читкә киткән идем, Савка...
Тезелгән халык көлә башлады. Савканың чигәләре янып чыкты – ул
да бит оятка калды. Кем алдында бит әле! Салих та – командир, Савка
да – командир. Барысы да тигез булырга тиеш! Тыныч булырга, ашыкмаска
кирәк, дәрәҗәне саклап эш итәргә!
Шул арада дозорны табып алып килделәр.
– Кайда йөрисез?
Җавап юк.
– Кайдан таптыгыз? – Савканың бу соравы эзләргә җибәрүчегә барып
кадалды.
– Авыл читендә... – Ул туктап калды. – Ял, ял итәләр иде!
– Ә-ә, шулаймы әле! – Савка, ачуланып, кыска камчысын күтәрде,
Салихның усал елмаюын күреп, кулын төшерде. – Басыгыз сафка!
Салих ачыктан-ачык көлә иде инде. Степан күзен бер аңа, бер Савкага
йөртә, ни булырын аңлый алмый.
– Ярар, Савелий, хафаланма. – Салих аңа эндәште. – Өйрәтербез, бик
тиз өйрәтербез.
Мәйданда шунда ук «дәресләр» башланды.
Командирлар, өйгә кереп, бик зур эш башкаргандай, тагын өстәл артына
утырдылар. Савка да алар артыннан калмады, Салихның игътибарлы
күзләре аңа тынгылык бирми иде. Болай булгач, Степан Хәмит белән
килешә, эшләнгән усаллыклар юкка чыга, элекке дуслык кабат кайта.
Шунда инде ул Гәрәй белән Нинаның язмышын да килешеп бәйләп куярлар.
Салих беләдер Гәрәйнең Нина дип янып йөргәнен, аның каравы да шул
кызыксынудан, бәя бирүдән. Бәлки, өйләнергә, Степан кире уйлаганчы?
Нәрсә ул өйләнү? Нинасыз тора алмау? Юк, андый уй да юк. Мәхәббәт? Ә
нәрсә була ул? Гаилә кору хыялымы? Ә нигә кирәк әле ул гаилә, тормыш
болай да матур барганда? Алдагы еллар түгел, алдагы көн турында да
уйлый белми шул Савка!
Салих, сораулар биреп, Томафига бара торган иске юлны сораштырды:
– Ну, ничек яшәдегез? Партизаннар ничек?
– Партизаннар нигәдер тыныч. Бар иде элек ул юл, тик хәзер түшәлгән
агачлары череп беткәндер инде. Кайчангы юл бит, кирәге дә юк, йөрүчесе
дә юк. Барган да, күргән дә юк инде аны.
– Корал ягы ничек инде?
– Аз. Алтмыш бер кешегә тугыз винтовка, ике обрез. Берданкаларны
җыеп алдык авыллардан. Тапканы унөч булды. Монысы корал түгел инде,
хан заманыннан калган мылтыклар.
– Ярдәм итәрбез, кайгырмагыз.
Ашарга әзерләделәр, аш чыгаруны Егорьевна үзенә алды, Нинаны
таныш булмаган ир-ат каршысына чыгармадылар. Калган сөйләшү юк-
бардан торды. Степанга, күрсәтмәскә тырышса да, авыр иде. Дошманын
сыйлый бит! Әйе, дошман да булмасын, ди, барыбер инде дус түгел... Ни
эшләсен Степан, түзә тешен кысып, түзә. Җыйды аларны бер төенгә шушы
уртак булган авыр йөк, сугыш йөге. Арбадан төшеп калу мөмкинлеге
юк, төшеп калсаң, аңламаслар да. Әнә, Савка ашарга гына тора түгелме?
Ялгыш булды, аны якынайту кирәк түгел иде. Ялгышты Степан, ялгышты! Алыпсатарлык белән шөгыльләнү хыялы да күккә очты хәзер. Ә бит нинди
планнар корган иде!
Язмыш инде: ә нигә дип монда солдатлар белән Салих кайтты, нигә
башка кеше түгел әле? Тик утырып булмый, сөйләшергә кирәк. Йә аңламас.
Шуңа Степан шатланып әйтеп салды хәбәрен:
– Ә-ә, безнең арестант бар бит! Партизан. Михайловканыкы. Авылга
разведкага кайтканда эләктердек.
– О-о! Ә нигә эндәшмисез дә?
– Бүгенге буталышта бөтенләй онытканбыз.
– Әйдә, алып килегез мәктәпкә, шунда сорау алырбыз.
– Тәк ул бит болай да мәктәптә, базда! Тик бер сүз әйтми, бернәрсәдән
дә курыкмый. – Монысын Савканың тик тормаган теле ычкындырды.
– Әйттерербез. Миндә башта сөйләшмиләр, шуннан җырлый башлыйлар!
Тагын бераз утырдылар. Тәмле иде Егорьевнаның ашлары, туйганчы
ашадылар. Сүзнең әллә ни рәте булмады, Салих үзенә кирәк мәгълүматны
ишетте, колагына салып куйды. Хәзер аны берни дә тотмый иде монда.
Тик, утыра торгач, аның башына бер яңа уй килде. Бу очракта әсирлеккә
алынганның булуы бик тә яхшы иде. Башта карарга кирәк, бер Алла мескене
булса, аның кирәге юк, үз сүзен әйтә белгән кеше кирәк. Шулай уйланылган.
Киттеләр мәктәпкә. Алып керделәр Миронны, Салих каршына бастырып
куйдылар. Озак карап торды Салих Миронга, шуннан, бер сүз әйтмичә, аны
урап йөри башлады. Баштарак Мирон аның йөргәнен бер күзе белән озата
барды, тик бераздан бу эш тәмам арытты, ул аңа карамый да башлады. Ә
Салих йөрде-йөрде дә кинәт Миронның кояш үрелмәсенә көчле итеп сугып
җибәрде. Бу сугудан ул бөгелеп кенә төште, тын ала алмый, куллары белән
һаваны үзенә тарткандай итә иде. Савка куркудан хәтта күзләрен йомды.
– Йә, ата-бабаларын саткан зат, кайда Ильяс? Ничек аның лагерена барып
була? Ничек итеп партизаннар отрядын юкка чыгарырга?
Мирон эндәшми генә кан аккан танавын кесәсендә булган чүпрәк белән
сөртергә маташа, ә канның туктарга исәбе дә юк.
– Ну? Кайда Ильяс? Ничек аның белән хәбәрләшеп торасыз?
– Ильяска синең кул җитми. Кыска синең куллар! Ә мине куркытырга
маташма, барып чыкмас!
– Ә-ә, шулаймы әле? – Салих ашыкмый гына, озак итеп кыйнады
Миронны. Савка чыдамады, күзләрен челт-челт йомып чыгып китте. Арып
туктагач, солдатларга кычкырды. – Асабыз бу бандитны, алыгыз Казанлыга!
Тынычланды бераздан. Исенә төшерде элек була торган сорау
алуларны. Менә шулай итеп бераз тукмагач, барысының да теле кирәк
якка ачыла торган иде. Тик Мирон... Бу мужикны болай гына алып
булмас, атарга туры килер. Халыкны куркытыр өчен ул асып та куяр
иде, тик туган ягына кайтып вәхшилек күрсәтү ярамас. Әти-әниләренең
монда яшисе бар бит.
Класс эче тынып калды. Степан, идәнгә тамган канга карап, озак кына
сүзсез утырды. Салих та азрак арттырып җибәргәнен аңлады. Соңгы
вакытта ул менә шундый хәлләрнең үзенә нык йогынтысы барлыгын тоя
башлады. Исертә аны бу хәлләр. Нәрсә бу? Кансызлыкмы, вәхшилекме?
Ничек котылырга була бу халәттән? Ә котылып буламы икән соң?
– Ярар, Степан Акинфиевич, ярар. Сугышта боларсыз булмый! Читтән караганда рәхимсезлек, мәрхәмәтсезлек булып күренәдер. Тик йөреп кара
минем кебек сугышларда. Күңел ката шул акрын гына. – Салих бу лирик
борылыштан туктарга кирәклеген аңлап алды. – Бер генә сүзем: безнең
урында ул булса, алар булсалар? Шулай ук итмәсләр идеме? Э-эх!
Салих кулын селтәде. Степан кая барып эләккәнен тагын бер мәртәбә
аңларлык дәлил алды Ходайдан. Нигә барырга кирәк булды икән ярдәм
эзләп? Бер көн армиядә булмаган көеңә! Солдат хезмәтенең тозын тәмләп
тә карамыйча! Командирмын дип, саф алдында матур атта йөрү генә дип
белдеме ул отряд җыюны? Э-эх, тиле, җиңел уйлый адәм баласы!
Озак кына карап торды Салих Степанга. Аның кимсетелгән, бөрешкән
гәүдәсе Җиһаншиннарның барлык үчен кайтарып бирде кебек.
– Степан Акинфиевич, элегрәк монда бер революционер сөргендә ята
иде. Ул кайда хәзер?
– Никонов Яков Константинович? Ул бит Казанлыда тора. Җәй аенда
килеп китә. Монда аның өе бар. Хатыны да бар.
– Нинди хатыны тагын?
– Фатир хуҗасы сугышта һәлак булды. Шуның хатынына өйләнде. –
Степан җавапсыз калмады. – Аңа өяздән ризалык алды ул, бар да закон
буенча. Авырып ята ул, аяклары йөрми.
– Йөрмәсә тагын! Ул бит революционер! Алардан башланды бар
буталыш! – Шуннан, тавышын күтәреп, ишеккә табан кычкырды. –
Савелий!
Савка урам белән өй арасын таптый иде. Нина күренмәс микән дигән
өмете азайганнан-азая бара, берәр җиргә җибәргәннәр, ахры, Нина юк!
– Монда мин. Ни кирәк тагын?
– Чуров, минем белән Казанлыга!
– Нәрсә югалттым, ди, әле мин анда?
Салих бу тиклем оятсызлыктан аптырап туктап калды.
– Нә-әрсә? Син боерык дигән сүзне белмисеңме әллә? – Салих бер
үкчәсендә Степанга борылды. – Болар монда тик ятып азганнар бит!
Берсүзсез, алга. Минем арттан.
Шинелен каптыра-каптыра, ишеккә таба зур адымнар белән атлаган
Салих артыннан йөгерә-йөгерә барырга туры килде Савкага. Эшне зурга
җибәрәсе килми аның, бу шаярмый, урамга алып чыга да шартлатып ата.
Бу кешедә иман юк!
Казанлыга бер туктамый чабып килеп керделәр. Атлар өстеннән пар
күтәрелә, алар еш-еш тын алалар, кызарынган җайдаклар гына бу юлдан,
кышкы матур кичтән, эшләячәк эшләреннән алдан ук канәгатьлек алалар
иде.
Салкын кич кояшта уңган күзләре белән йолдызлар исәпли, әллә кайда
җил сызгыра, җәяүле буранның беренче карлары биткә килеп бәрелә. Атлар
тавышын ишетеп, авыл этләре усаллана башлады, тик кешеләрнең тәвәккәл
адымнарын сизеп, тиз генә ояларына кереп кача тордылар.
– Кайсы өй? Мин монда буталып беттем инде! – Салих салкыннан
шинеленең якаларын торгызып куйды.
– Менә бит! Ут яна өйдә. – Савка да өши башлады. – Һе, нидер яза әле ул!
– Син – тәрәзәгә бар. Син – бакчага бара торган юлны бүл. Сез икәү
минем белән ишеккә!
Савка тагын сүз кыстырды:
– Аяксыз ята ул, качмас!
– Син большевикларны белмисең! Алар утта да, суда да юкка чыкмыйлар,
торып басалар!
Ишекне бәреп килеп керделәр, бер каршылык күрсәтмәгән Никоновны
бәйләп ташладылар. Яков Константинович бу юлы бернәрсә дә коткара
алмаячагын аңлый, шуңа да ул гаять тыныч һәм горур иде.
Антонина кычкырып елап җибәрде:
– Нишлисез? Кеше авырып ята! Тыныч кына дөнья куярга ирек бирегез!
– Кит, тиле карчык! – Савка аны күкрәгеннән этеп җибәрде. Антонина,
әллә кайларга очып барып, савыт-саба куелган шүрлек белән бергә егылды.
– Ерткычлар! Барысын да тотып ябасыз! Инде урында ятканнарга чират
җиттеме?
Ишеккә барып җиткән Салих кинәт туктады.
– Нәрсә дип әйттең әле? Менә мин сине дә шунда илтеп тыга алам!
Кирәкме? – Кулындагы камчы белән сызгыртып, Антонинаның юка гына
гәүдәсенә сукты.
– Бәхил бул, Антонина! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! – Никонов чак
кына «Мишага сәлам!» дип өстәмәде. Монысын әйтсә, Антонинаны да
кулга алуларын көт тә тор.
– Ерткычлар! Кеше үтерүчеләр! – Антонинаның тавышы, Казанлыны
урап, Чияле тау башына менеп югалды.
Яков Константинович, аксый-аксый барган җиреннән туктап, Антонина
белән ничә ел бергә үткәргән өенә, каерып ачылган ишеккә, капкага
сөялеп елап калган Антонинага карап алды да, солдатларның этү-төртүенә
буйсынып, авырлык белән алга атлады.
Авыл кешеләре, ут кабызмыйча, тәрәзә ярыгыннан урамга карап, куркып
кына дога сүзләрен искә төшереп, урамдагы караңгыда кап-кара булып
күренгән кешеләрне волостька таба озаттылар.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев