Үзгәрде ил
Иле нык чирле инде, аккошлар үле инде. Мин үзем дә үзгәрдем, элекке түгел инде.
Әллә кайчан күптән бер булган идем сездә бер.
Гайрәтле иде халык, чирле иде йөзгә бер.
Тау күле – йөзек кашы, таулар бик биек иде.
Тау битендә, үзәндә чуп-чуар киек иде.
Әллә кайчан күптән бер сезнең илгә килдем бер.
Болытларга ышкылып, тау күленә мендем бер.
Учак яктым, ялкыны йолдызларга тигәндер.
Тау күленә үзәннән аккош очып менгәндер.
...Тагын килдем шул илгә: күк биек, кеше боек,
Өй иске, түбә кыек.
Тау ишелгән – чүл инде, учак сүнгән – көл инде.
Шиңәр-шиңмәс гөл инде, яктыралмый көн инде.
Иле нык чирле инде, аккошлар үле инде.
Мин үзем дә үзгәрдем, элекке түгел инде.
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев