Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Кыза барган учак эссесен чиләктәге кайнарга куелган су да сизде, төрле тавышлар чыгарып җырлый торгач кайнап та чыкты. Карлыган ботаклары салынган чәй исе бөтен яланга таралды, бар үткән-сүткәне сәбәп табып, монда туктый башлады. Иң беренче булып Әхтәм килеп җитте...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

47
Яланга тәмле ылыс исе таратып, үләнгә төтен сылана, күзләрне
кытыклый. Учак тирәсендә акрын гына сөйләшеп утырган кешеләр янында
бәйләп куелган атлар башларын чайкый, саргайган үләннәрне өзеп ашарга тырыша. Болытлар артындагы кояш йокларга әзерләнә, җиргә караңгы
төшү вакыты якынаю кешеләрне дә йокы турында уйларга мәҗбүр итә.
Кайчакта болытлар арасыннан кояш нурлары күренеп кала, алар, җиргә
тиклем төшеп, иртәгә көн яңгырлы булчагына ишарә итә.
Ильяс вакыт-вакыт учакка вак утыннар ташлый, күккә күтәрелгән
очкыннарны карашлары белән сүнгәнче озатып кала. Сугыш ярасы
сулкылдап авыртып ала, ашказаны да бу вакытта кичке аш ашау гадәте
барлыгын искә төшерә.
Казанлыдан киткәнгә инде ун көн булып килә, Салих аларга каршы
чыгарга уйламый да. Шул турыда сөйләшергә, алдагы көннәргә планнар
корырга ул Шакирны чакырып алды.
– Бездә мәгълүмат аз, Салихның планнарын белмибез, значитца.
Шуннан, Щучье Озеро тирәсендә кызыл отряд аклар белән сугыша. Кемнәр
алар? Соңгы вакытта адым саен очрый торган башкисәрләр шайкасымы?
Командирлары кем? Нинди партия платформасында? Кешеләрне бер
дә юкка сугышка ташлыйсым килми, значитца. Ике кешене разведкага
җибәрик. Берсе безнеңчә сөйләшсен, икенчесе – русча.
– Бар андый кешеләр. Алып килермен.
– Значитца, бүгенгә бездә алтмыш бер кеше, авылларда тагын шул тирә
бар. Тик кешеләр кайтырга сорый башладылар. Ун көн эшсез урманда
яту берсен дә кызыксындырмый. Салихта яхшы коралланган илле кеше.
Безнең бәрелешү ни белән тәмамланыры шар ачык. Нигә ул һөҗүм итми,
нәрсә көтә ул?
Шакир бер сүз дә әйтми утыра бирде. Ильяс уйлаганын сөйли бара. Әллә
үз алдына, әллә Шакир берәр яңа сүз әйтмәсме дип шул уйлаганнарын аңа
җиткерәме – моны аңлавы кыен иде.
– Мин нишләр идем Салих урынында, значитца? Иң башта ул килеп
кергән шартларга карыйк, ди. Авыл, ул монда туса да, аңа инде таныш
түгел. Значитца, бик куркып бармаса да, саклана, урмандагы һәрбер төп
башы бүре булып күренә. Авыл кешеләрен, аларның гаярьлеген дә яхшы
белә. Авылның һәрбер почмагы – монда яшәгәннәр өчен, кирәк булса,
окоптан да уңайлырак каршы тору урыны. Степан отрядының сыйфат
ягыннан бәясе сукыр бер тиен, моны ул яхшы аңлый. Шуннан, ул авылда
яңа властьның күпме кешесе яшеренеп ятканын да белми бит әле. Значитца,
шуңа ул тими тора әлегә безгә. Мондагы хәлләр буенча мәгълүмат җыя,
йомшак якларны эзли.
Шакир үзенең фикерен белдерде:
– Мәгълүмат кирәк, монысы дөрес. Ә барлыгы аның өч йөзгә якын
солдаты бар. Илле кешесе монда, калганын да станцияләр, разъездлар
буйлап бүләргә мәҗбүр. Дезертирлар да аз түгел. Болары – аның йомшак
урыннары. Безнең иң йомшак урын – корал җитмәү. Булган корал белән
без чыпчык та ата алмыйбыз!
Ильяс учактагы күмергә әйләнгән утынга суккалады. Шунда ук
очкыннар һавага күтәрелеп китеп, яланга төшә башлаган томанга кереп
югалдылар.
– Минемчә, ул безне урманнан яланга тартып чыгарырга тырыша. Яланга
чыксак, аның кораллы солдатларына безне кыйратып ташлау берни түгел.
Шуңа утырабыз әлегә монда.

– Мин дә бу турыда гел уйлыйм. Ул салкыннар төшкәнен көтми микән?
Боз туңгач, тукмай ягыннан монда тиклем кереп була бит?
– Анысы да бар.
– Димәк, нидер эшләргә кирәк, тик Салихтан алдарак!
– Шуңа ярдәм эзләп йөреп кайтырга кирәк булыр.
– Аңлашылды!
– Шакир, значитца, безнекеләрнең рөхсәтсез китүен туктатырга кирәк.
Күпләр төнен авылга кайталар, беләбез. Бу бик начар тәмамланачак.
Кемнедер эләктерәчәкләр, значитца, кемнедер харап итәчәкләр. Салих усал,
белемле кеше, безнең йомшак якларны да алар аша алырга тырышачак.
Торымбашлар шартлап яна башлады. Шакир урыныннан торыр
алдыннан аякларын уыштырып алды.
– Аңладым. Халык белән сөйләшербез. Ә разведкага миңа үземә барырга
кирәктер. Бу – бик катлаулы йөкләмә. Иптәшкә кемне алырга – уйлармын,
иртән чыгып та китәрбез. Дөрес әйтәсең, ул рус егете булырга тиеш,
авыллар төрле, кайчакта бөтенләе белән үз кешесенә әйләнергә кирәк булыр.
Монысын инде мин халыкның бик сак булуын күз уңында тотып әйтүем.
– Ярар, уйла, алайса. Значитца, иртә белән чыгарга кирәк юлга.
Ильяс Шакирны якында тотарга тырышты. Ул – иң ышанычлы
кешеләрнең берсе, авылныкыларны бик яхшы белә, һәрвакыт, һәртөрле
хәлләрдә иң дөрес юлны эзләп таба. Әгәр ул эшкә тотынса, көт тә тор, эшне
югары сыйфатлы итеп аткарып чыга. Әнә бит, армияның «а» хәрефен дә
белмәгән кешеләрдән ару гына сугышчылар ясап ята. Бик авыр булса да,
ризалашты ул Шакир белән.
Кыза барган учак эссесен чиләктәге кайнарга куелган су да сизде, төрле
тавышлар чыгарып җырлый торгач кайнап та чыкты. Карлыган ботаклары
салынган чәй исе бөтен яланга таралды, бар үткән-сүткәне сәбәп табып,
монда туктый башлады. Иң беренче булып Әхтәм килеп җитте, Ильяс,
аның яшен игътибарга алып, үзенең ярдәмчесе итеп куйды. Әхтәм бу
вазифаны зур тырышлык белән үти, кушканны да көтеп тормый – эшкә
чума, Ильясның эшен җиңеләйтергә тырыша. Аның беренче соравы да
шул теләктән иде:
– Ильяс абый, дозорларны алыштырырга вакыт!
– Вакыт! Бар, Шакир абыеңның исенә төшер.
Әхтәм баскан урынында борылып йөгереп китеп өлгермәде, өч кеше
ияртеп килгән Шакирны күрде.
– И, соңладым! Әнә, алар китеп тә баралар инде!
– Бик әйбәт, әйдә, син утыр, чәй эч!
Кайнар карлыган чәе бу салкында бик әйбәт үтә торган булып чыкты.
Партизаннар эчтән дә, тыштан да кулларны да җылыта дип көлде.
– Әхтәм, иртәгә сиңа разведкага барырга туры килер.
– Кая барырга, Ильяс абый?
– Ерак түгел, Кызыл Ярга. Анда беркемгә дә күренмичә, Фәрхулла
абыеңны табасың: «Күтәрелү сәгатен алдан хәбәр итәрбез, әзерләнә
башлагыз», – дип әйтәсең. Казанлыда базарга кереп, кеше ни сөйләгәнен
тыңлыйсың, нинди яңалыклар бар, шуны ишетәсең. Шуннан бирегә
кайтасың. Тик Галләм бабаң әйткәндәй, ысматри-матри, бер эшкә дә, бер
сүзгә дә тыгылмыйсың. Син безгә исән-сау кирәк! Кирттеңме колагыңа?

– Кирттем, кирттем! Колагым өзелеп төшә язды! Кайчан?
– Иртәгә. Значитца, син бар, өйгә кереп ял ит!
Әхтәм аны ишетми утыруын белде. Аның йөзендә учакның кызыл
яктысы уйный, ачык күзләрендә дә очкын чаткылары чагылып ала.
– Әллә йоклап та киттең инде, Әхтәм?
Егет сүз таба алмый туктап калды, тиз генә бу хәлдән чыгарга ашыкты:
– Юк, йоклый ди!
– Кемне болай искә аласың? Бөтенләй онытылып киттең бит!
Бу сораулардан Әхтәм кызарды. Чынлап та, үткән барганда Казанлыда
ул Сәрияне очрату бәхетенә иреште. Сокланып карап туя алмады ул
аның озын кара чәчләренә, җырда җырланган кебек кыйгач кашларына,
күзләренә! Әхтәм, аның белән сөйләшкәндә, тавышының шундый җылы
булуын йөрәге белән сизде, ул бу тавышны нәрсә белән чагыштырырга гына
белмәде. Чишмә чылтыравы дип әйтү аз булыр, сандугач сайравы белән
тиңләшерлек тавыш иде бу. Күреп булмасмы икән аны иртәгә? Менә нинди
сорау аны борчый иде. Аһ, бу унҗиде яшьләр, унҗиде яшьләр...
Сизде микән Ильяс каушаганны, күрде микән биттәге кызыллыкны?
Юктыр, ахры. Ә Ильясның ниндидер җылы сүз әйтәсе килде бу балага.
Икенче тапкыр аны разведкага җибәрә, икесендә дә, дулкынланып, аны
көтә. Әхтәм үзе дә бик тиз эшли торган, җитез егет булып чыкты.
– Значитца, син бар, кереп ят, йокла әйбәт итеп, яме. Иртәгә атларга да
атларга. Уф Аллам, киемең дә ни әйтерсең, әтәч тиресеннән.
– Ә мин бит йөгереп йөрим, Ильяс абый! Өшергә өлгерә алмый калам!
– Шулайдыр, шулайдыр...
Әхтәм, теләр-теләмәс кенә, Томафиның урман өенә кереп китте. Ильяс
учакка утын ташлады, бүреген батырып киеп, күпне күргән шинелен каеш
белән кысып буып куйды.
– Солдатларга гына түгел, командирларга да салкын икән! – Учакка
Мирон Акимович якынлаша иде.
– Бу әлегә салкын түгел, салкынның баласы гына! Алда ничек булыр?
Әйдә, чәй эчеп җибәр, җылынырсың!
– Рәхмәт. Көне буе чәй, инде күрәсе дә килми аны. – Мирон, итәкләрен
җыеп, шунда яткан утын түмәренә утырды. – Сөйләшәсе бар. Кичә дозордан
соң мин тиз генә авылга кайтып килдем.
Ильяс кузгалып куйды.
– Юк-юк! Барысы да әйбәт! Беркем күрмәде, ике сәгать булдыммы-
юкмы. Менә нәрсәләр ишеттем. Степан отрядның санын арттыра.
– Күпме инде отрядта?
– Иллеләп. Халык килә, йөздән артыр якын арада. Беренче Аскын полкы
дип атаганнар. Командирлары Аркаша Дедухин. Корал турында сүз бара,
Степан Дружининога барып йөргән. Штаблары мәктәптә, аннан укытучы
Коноваловны тукмап куып чыгарганнар. Бөтен җилкуар, карак, башкисәр
аңарда. Дедухинга ярдәмгә булачак киявен – Савелий Чуровны биргән.
– Нина кияүгә чыгамыни? – Ильяс Гәрәйнең хыялларын белә иде.
– Чыгадырмы, юкмы, Степан Савканы үзенә якынайтырга тырыша.
Ладно, монысы ничек булыр, Алла гына белә. Степан кешеләре безнең
хатыннарга яный башлаган – кайда ирләрегез дип. Менә бусы куркыныч!
– Монысы, чыннан да, начар хәбәр. – Ильясның йөзенә болыт төште. – Салих белән очрашмаганмы Степан? Татулашырлармы алар?
Салихка барыбер, ә менә Степанга...
– Степанмы? Кая барсын ул? Татулашырлар! Тик татулашу – бер эш, ә
менә гафу итү... Монысы булмас!
Ильясның уйлары бу сүзләрне дәвам итте.
– Значитца, әгәр алар килешсәләр, бергәләп безгә каршы чыгачаклар.
Монысы да бик начар эш.
– Аларның коралы юк! Сәнәк беләнме?
– Сәнәк белән дә бик хәвефле инде шул тиклем кеше.
Мирон урыныннан торды.
– Значитца, Мирон Акимович, син башка кайтып йөрмә авылга әлегә.
Степанның бар эшләре дә шома гына бармыйдыр. Аркашаны мин беләм,
бергә үстек. Бик усал кеше. Тотып алсалар, бернинди сүз үтмәячәк.
Мирон бераз дәшми торды да ниндидер эчке тавыш белән җавап бирде:
– Рәхмәт, Ильяс, бу сүзләреңә. Кайтмый торырмын. Саграк та булырмын,
Бирсен Ходай!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09. 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев