Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көз кәефе

Канат сынап, ерак сәфәр алдыннан, Төркем-төркем күчмә кошлар агыла.

Канат сынап, ерак сәфәр алдыннан,
Төркем-төркем күчмә кошлар агыла.
Авырайган калын болыт ястыгы
Иңе белән түбәләргә кагыла.
Көр бәдәнле, тук йөзле көз, нык атлап,
Адым-адым керә бара көченә.
Тырыш халык, җыйнап көзге уңышын,
Бакчалардан өйгә таба күченә.
Җил дә раслый ярсып-ярсып куәтен:
Иләгеннән буш орлыклар җилгәрә.
Нәфис сынлы иркә гөлләр-чәчәкләр,
Калтыранып, таҗын коеп тирбәлә.
Яшьләр җәйчә: изү – ачык, яланбаш,
Көз кәефен кабул итми даулаша.
Төнгә кадәр шаярышып-уйнашып,
Карт-корыга йокы бирми шаулаша.
Җәй кояшын юксынышып кай ара,
Көнгә карый тәрәзәдән гөлләр дә.
...Искә төшеп, гәрәбәдәй якты көз
Җан җылытыр кышкы суык көннәрдә.

 

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев