КАТОРЖАН (роман)
– И балалар... Мин китеп баргач, икәү генә каласыз бит... Бер-берегезгә терәк булып яшәсәгез иде!.. Нәсел агачын корытмасагыз иде!.. Бу дөньяларда бала кайгысы күрмә икән. Хәсрәт тустаганын төбенә кадәр эчсен дидеңме, Ходаем? Сиңа бер үпкәм юк минем... Сорыйсым гына килә: улым Гыйлемханның гомерен берничек тә саклап калып булмый идеме?
* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче
халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан
Язучылар берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Роман»
номинациясендә өченче урынны алган әсәр.
Беренче бүлек
Газраил фәрештә бүген дә килмәде. Оныклар алдында уңайсыз... Кадрия
кызы бигрәк борчыла. Доктор кешене авырулары көтәдер. Балаларга
мәшәкать ясап, дүртенче ай үлә алмый ята менәтерәк... Йөреп торганда әле
ару иде. Аякларның хуты беткәч читен. Шөкер, хәтере чуалмаган. Күңел
хөҗрәсендә казынып, көне уза...
И, бирсә дә бирә икән гомерне Ходай. Тәкъдирендә язган булып, көне-
сәгате җитсен иде инде, хәере белән. Үлемнән курыкмый ла ул. Каушата
барыбер... Уйландыра...
– Ихластан әйтәм, син кушканча яшәргә тырыштым, Ходай, – дип
уйлады ул. Күңел төпкеленнән үкенүгә охшаш хис баш калкытты. – Бигүк
барып чыкмады бугай... Хозурыңа килгәч, кая юллама бирергә икәнен үзең
карарсың тагын: тәмугка озатырсыңмы, оҗмах ишекләрен ачарсыңмы...
– Дәү әти, укол...
– Кирәкмәс иде, кызым.
Беләген черки тешләп алгандай гына итте. И, даруга калган гомер...
– Дәү әти, чәй эчеп аласыңмы?
– Әйе, кызым.
Аркасына мендәр салып торгызып утырттылар. Авызы тәм югалтмаган
икән әле: балы – баллы, кагы – әчкелтем. Бер чынаяк чәен бик тәмләп эчте.
– Рәхмәт, балалар. Хушландым.
– Саф һавада йөреп керәбезме, бабакай? – Гаяз оныгы эндәшә. «Әйе»
дисәң, инвалид арбасына җилтерәтеп утырта да һава суларга алып чыгып
китә.
– Юк, улым. Бераз утырып торыйм. Сез эшегезне карагыз. Хәлем
әйбәтләнде, шөкер.
– И балалар... Мин китеп баргач, икәү генә каласыз бит... Бер-берегезгә
терәк булып яшәсәгез иде!.. Нәсел агачын корытмасагыз иде!..
Бу дөньяларда бала кайгысы күрмә икән. Хәсрәт тустаганын төбенә кадәр
эчсен дидеңме, Ходаем? Сиңа бер үпкәм юк минем... Сорыйсым гына килә:
улым Гыйлемханның гомерен берничек тә саклап калып булмый идеме?
Гомере бигрәк аянычлы: юл һәлакәтендә өзелде ләбаса.
Килене Зәрия ирен югалту кайгысын күтәрә алмады. Тумрап торган
хатын, ире үлгәч, чиргә сабышты. Врачлар тырыштылар анысы... Үлем
тырнагыннан алып кына кала алмадылар. Сары-сары саргаеп, ике сабыен
ятим калдырып, кырык яшен дә тутырмый китте дә барды балакай.
Газраил фәрештәңне тизрәк җибәрсәң иде, Ходаем! Балалар алдында
уңайсыз миңа. Күреп торасыңдыр, бик бетеренәләр. Карчыгым янына
урнаштырып, кырыгымны үткәрсәләр, тынычланып калырлар иде алар да...
Газраил! Сиңа эндәшәм. Син, давай, кунак кызы кебек ялындырып
торма! Кызык... Төс-кыяфәтең ниндирәк булыр инде? Фани дөньяда изге
эш-гамәлләр кылып яшәгән адәмне гүзәлләрдән дә гүзәл фәрештә алырга
килә, имеш... Яман юлда йөргәннәрнең фәрештәсе ямьсезләрнең дә ямьсезе
икән... Юк сүздер... Кем белә?..
Чү!.. Нинди тавышлар ишетелә? Кемнәр болар?..
***
– Аллаһ әкбәр!.. Аллаһ әкбәр!..
Тәкбир әйткән тавыш авылны сискәндерде.
– Молчать, контра! – дип акырды ярсу атка атланган җайдак, ачуыннан
кара көеп.
Җайдакның башында кызыл йолдызлы фуражка, өстендә зәңгәр
гимнастёрка, галифе чалбар, аягында ялтыравык күнитекләр; киеме, шадра
йөзендә чагылган тәвәккәллек аның гади җир кешесе түгеллеген, бәлки
власть өчен яратылган адәм икәнен әллә кайдан «кычкырып» торалар иде.
Бәдри (тулы исеме Бәдретдин) – авылда партячейка секретаре. Бүгенге
чара өчен ул җаваплы. Шуңа да иртә таңнан Камали байның Кара
айгырын иярләде. Атлаган саен йөгәнен тарткалап торгангамы, менгән аты
холыксызлана: вак-вак атлап, артка чигә-чигә биеп китә; танау тишекләрен
киереп пошкыра, күзләрен алартып, авызлыгын чәйни, авызыннан канлы
күбекләр оча... Әмма җайдак иярдә нык утыра, тезген тоткан кулы каты...
– Аллаһ әкбәр! Аллаһ әкбәр!.. – Китүчеләргә картлар кушылды.
– Молча-а-ть! – Партячейка секретаре, чыгырыннан чыгып, айгырга камчы
белән орды. Хуҗасының йомшак таләпчән тавышына күнеккән хайван моны
көтмәгән иде. Авызлыгын тешләп, ул кинәт сикерде; ал аякларына төшеп,
арт санын чөеп җибәрде. Ярсып кешнәде. Сыртында шулкадәр ипсез утырган
адәм ияреннән мәтәлеп төшкәч, тояк тупырдатып чабып китте.
Бәдри шактый вакыт сыны катып тора алмый ятты. Бар дөньясына
нәфрәтләнде. Берсе-бер килеп ярдәм итмәде. Хәлен сорамады. Аягына
басуга, үтереп тубыгы сызлый башлады. Тешен кысып сүгенде. Аксый-
туксый, авыл Советы урнашкан Камали бай йортына титаклады.
***
Авыл биш кулак гаиләсен сөрергә тиеш иде. Югарыда азсындылар.
Районнан вәкил килде. Вәкил сүзен кыска тотты: авыл зур, сыйнфый
дошман аз. Бу нинди сәяси томаналык?! Моны ничек бәяләргә?! Партия
сызган юлдан читкә тайпылу дипме?!
Авыл Советы рәисе иптәш Имаметдинов, партячейка секретаре иптәш
Гобәйдуллин, комсомол оешмасын җитәкләгән яшь егет иптәш Зәйдуллин
һәм Таллыяр авылының дүрт-биш активисты уйга калдылар.
– Сыйнфый сизгерлегегезне югалттыгызмы, иптәшләр? – диде вәкил,
түземе төкәнеп. Сыйнфый сизгерлекне югалтырга ярамый иде!
Исемлекне яңабаштан карап чыктылар. Яңа кандидатуралар тәкъдим
ителде. Тавышка куяр вакыт җиткәч, активистлар Курбашев Нурисламны
яклап чыктылар: нинди кулак булсын ул, урта хәлле крестьян! Мәсьәләгә
аерым тукталып, мал-мөлкәтен янә бер кат инә күзеннән үткәрделәр.
Алты почмаклы калай түбәле йорт. Мунча. Коеп куйган каралты-кура.
Мал-туары: ат, сыер, башмак тана, унике баш сарык, бер оя каз, тавык-
чебеш... Хезмәтче тотмады.
Нурисламны җибәрәселәре килми иде. Алтын куллы адәм. Шуңа да
ил-көндә абруе зур.
Бәлки, алып та калырлар иде, Бәдри «Зингер» тегү машинасын исләренә
төшерде.
– Чыкылдап торган кулак! – диде вәкил, өстәл сугып. «Тавышка куябыз!»
– партячейка секретаре, кулын күтәреп, активистларга күз йөртеп чыкты.
Бер-бер артлы куллар күтәрелде...
Сөрделәр... Урманга җиткәч, ат менеп озата баручы милиционер
җилкәсеннән мылтыгын алды. Олауларның берсендә җиде яшьлек малай
елады. «Балакаем!» – дип өзгәләнде әнисе. «Егет кешегә елап утыру бер
дә килешми», – диде әтисе. «Нургали, телисеңме, мин сиңа үземнең буяу
карандашларымны бирәм», – диде апасы, энесен юатырга теләп.
Манарасы киселгән мәчет янында картлар гәпләште:
– Дөнья Бәдри ишеләр кулына калыр микәнни? – диде берсе.
– Калды инде, кордаш, – диде икенчесе.
– Туфрак учласа, алтын итә торган ирләрне сөрдек. Алтабан ничек
яшәргә уйлыйлардыр, – дип көрсенде өченчесе.
***
Юл газабы гүр газабы шул. Гүр газабы-ы!.. Таш амбарга ябып, район
үзәгендә ике көн тоттылар. Өченче көнне тирә-як авыллардан да җыелган
бәхетсезләр белән пристаньга кудылар. Пристаньнан ак пароход Казанга
юл алды.
Башкалада мәхшәр: елаш, кычкырыш, чәбәләнеп, этләр өрә... Сүз таралды:
балигъ булмаган балаларны алып калачаклар! Сабыйлар балалар йортында
тәрбияләнәчәк, имеш. Әнисе күз алдында сызды: күзләре генә утырып калды.
Бу шомлы хәбәр тынарга өлгермәде, икенчесе сискәндерде: Комсомольск-
на-Амуре каласына китәчәкләр. Анда зур төзелеш башланып килә, эшче көчләр
бик кирәк икән. Китәсе җирнең җәһәннәм тишегендә булуы төн йокыларын
качырды. Соңрак килештеләр тагын... Булсын! Балалардан гына аермасыннар.
Ниһаять, ачыкланды: Березники каласында химия комбинаты төзелә,
боларны шунда җибәрәчәкләр. Пермь краенда гына бит бу! И, сөенделәр:
туган илләрдән кошлар очып җитмәслек еракта түгел, ләбаса!
***
Такта ярыгыннан дөньяны күзәтеп бару шулкадәр кызык. Өйләр, урман-
кырлар, кешеләр күренеп кала. Җәлт-җәлт чакрым баганалары йөгерә. Бер
көйгә вагон тәгәрмәчләре тукылдый. Сузып кына паровоз кычкыртып ала.
Туктый-туктый, менә өченче тәүлек баралар... Алган ризык, никадәр
саклап тотсаң да, тел очына салырлык кына калды. Тәүлегенә ике чиләк
су бирәләр. Кеше башына бер кружка тия микән? Вагоннан чыгармыйлар.
Андрей исемле рус малае белән танышып-аралашып киттеләр.
Аралашып дию бигүк дөрес булмас: сөйләшергә тел юк. Исемнәрен әйтеп,
зурлар кебек кул кысыштылар.
– Драстуй, знакум, – диде Нургали. Урыс малае да җавапка нәрсәдер
әйтте. Сүзсез калдылар. Андрейның Наташа исемле сеңлесе бар икән.
Зәңгәр күзләрен төймәләндереп, Нургалигә карап утыра.
– Драстуй, знакум, – диде малай, аңа да кул биреп.
– Вот дурачок! – дип көлде кыз...
– Әйдәгез, «очты-очты» уенын уйныйбыз, балалар, – диде әтисе.
– Ура! – дип кычкырды Нургали. Әтисе тәрҗемәләре белән татарча-русча
ун сүз әйтте. Сүзләрнең кайсылары «оча», кайсылары – юк. Ике командага
бүленделәр: Андрей-Наташа, Нургали-Галимә апасы. Җиңелсәң, җәза:
кызларның чәчләреннән тартыш, малайларның борынына чиертәчәкләр.
– Я начну! – диде Андрей, уен дәртенә бирелеп.
– Башла, – диде әтисе.
– Летели, летели, гуси полетели! – дип кычкырды Андрей.
Һи, шуны да белмәскә! Безнең өчен бу ике тиен – бер акча!..
– Летели, летели, утки полетели!
Куллар янә күтәрелде.
– Летели, летели, коровы полетели!
Апасы икеләнеп калды, Нургали кулын югары чөйде.
Борынга чиертәләр каһәрләр!.. Сыерның корова икәнен белмәсәң, шулай ул!
Уенның кызыгы алда булган икән әле. Чират Нургалигә җиткәч, әби-
бабайлар да очар кошка әверелде. Борының гына чыдасын, Андрей дус!
Наташаның толымыннан тарту күңелгә аеруча рәхәтлек бирә.
Күпме вакыт узгандыр, гел ялгышмый башладылар. Әтисе тагын ун сүз
өстәде. Бик мавыктыргыч уен булып чыкты бу! Ашыйсы да килмәсә... Чит
җирдә тамак үзәкләрне өзеп ача икән. Кич җиткәч, әнисе, юка гына кисеп,
бер телем ипи бирәчәк. Бүген апасы белән икесенә бер пешкән күкәй тәтер
микән? Ярты кружка су.
– Бисмиллагызны әйтеп ашасагыз, тамагыгыз туяр, – ди әтисе.
Бисмилласын кат-кат әйтә дә бит…
***
Паровоз сузып кычкыртты да, әкренәя барып, туктап калды. Иңбашына
мылтык аскан солдат вагон ишеген ачып җибәрде. Күгәргән тавышы белән
сөрән салып кычкырды:
– Выходи!
Вагонда ыгы-зыгы китте. Солдат, сүгенеп, кешеләрне ашыктыра торды.
Яңа боерык яңгырады:
– Строиться!
Тезелешеп бастылар.
Кешеләр алдына карсак буйлы, тук чырайлы, кара эшләпәсен күзләренә
кадәр батырып кигән адәм чыкты. Тавышы таш яра үзенең:
– Партиянең, иптәш Сталинның зирәк карарын тормышка ашыру йөзеннән
бүген илебездә иң зур химия комбинатының нигез ташлары салына! Иртәгә
патша заманында эт тә белмәгән Березники бистәсе якты киләчәгебезгә юл
күрсәтеп торучы эре сәнәгать үзәгенә әйләнәчәк! – Чак кына «ура, иптәшләр!»
дип кычкырмады (менә бит: чир китә – гадәт китми дигәннәре хактыр).
Маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Зиһенен хәвефле уй өтеп алды:
ялгыш кычкырган булса?! Үзен кулга алып: – Сүз иптәш Семёнов Егор
Потапычка бирелә, – дип, кыска гына нотыгын йомгаклый алды.
«Потапыч» дигәне авызында эт балалата торган адәм булып чыкты. Алай
да өсләренә ташкын булып ургылган буш, мәгънәсез янау-сүгенү сүзләреннән
кирәген аралап алдылар: төзелешкә агач кирәк, болар урман кисәчәкләр.
Егор Потапыч сәясәткә дә кагылып узды:
– Иптәш Сталин, партия сезгә олы ышаныч күрсәтте. Зур төзелешләрдә
кайнап, чын совет кешесе булып тәрбияләнергә мөмкинчелек бирде. Әгәр
дә сез, контралар, иптәш Сталинның, партиянең ышанычын акламыйсыз
икән, без Совет власте дошманнары белән нишләргә икәнен белербез!
Безнең куллар калтырамас! Эленке-салынкы йөрергә өметләнмәгез.
Норма бар, паёк бар. Норманы үтәмәсәгез, паёк яртылаш киселә. И
баста! Туклану – ашханәдә. Яшәү – баракта. Килүегезгә барак салып
куйдык. Балаларыгыз, яшенә карап, яслегә йөрер, мәктәптә укыр. Илгә
укымышлы кешеләр кирәк. Бөтен сораулар белән миңа мөрәҗәгать итә
аласыз. Бүгенге көннән мин сезнең Аллагыз да, муллагыз да! Сораулар
бармы? Сораулар булмаска тиеш, чөнки мин бөтенесен ачык, аңлаешлы
сөйләдем! – Егор Потапычның шулкадәр «матур» сөйләвенә үзенең дә
күңеле булды, күрәсең, авызын басу капкасыдай ачып боерды: – Налево!
В барак, шагом марш!
Баракны күргәч, тагын бер кат уш-акыллары китте. Монда ничек яшәмәк
кирәк?!
Әштер-өштер бурап салынган зур гына абзар дисәң... Җүнле хуҗаның
абзары да болай булмас. Бүрәнә араларында кул яссуы сыярлык ярык.
Түбәгә карап, йолдыз саный аласың. Кары-яңгыры өстеңдә булачак.
Барак эче такталар белән «кетәклек»ләргә бүленгән. Эчендә – өстәл,
сәке, ике урындык. Идәне юк. Куллары җитмәгән. Үзеңә җәясе.
Уртада – зур кызыл мич. Бөтен баракны җылытырга исәпләнелгән. Егор
Потапыч, аты-юлы белән сүгенеп: «Ягып карадык. Төтен кайтара», – диде.
Кешеләр югалып калдылар. Ничек яшәрләр алар монда?! Ничек көн күрерләр?!
Тиздән салкыннар башланачак. Зәмһәрир суыклары белән кыш җитәр...
Ирләр башларын түбән иде. Хатын-кызлар арасында елау-сыктау
тавышлары ишетелде: «Ходаем, ник безне бу җәбер-золымнарга дучар
иттең?.. Нинди гөнаһларыбыз өчен?..»
Кайсыдыр иптәш Калининга язарга кирәк диде. Аны хупладылар.
Кыюсыз гына, менә сүнәм-менә сүнәм дип, өмет уты кабынды.
– Беркая да язарга кирәкми, җәмәгать! Әйдәгез, уйлашыйк...
Салкыннарга кадәр вакыт бар. Барак эчендә җил уйный дисезме? Тайгада
мүк беткәнме? Мүкләрбез! Түбәдән яңгыр үтәр дисезме? Түбә ябучылар
юкмыни арабызда? Ә мичне сүтеп яңадан чыгарабыз. Үзем алынам. Яхшы
мичсез булмый, туганнар! – диде әтисе.
– Акбур табып, мичне акшарлап та җибәрсәк! Кунак кызы кебек булыр,
менәтрәк! – дип, әтисенең сүзен җөпләде әнисе.
Кешеләр елмайдылар. Бар борчулар бер адым артка чигенде. Яшәрләр!
Җан биргәнгә җүн биргәнсеңдер әле, Ходаем!..
Салкыннар башланганда, тишек-тошыклар мүкләнгән, түбә ябылган,
сүтеп, яңадан чыгарылган мич акшарланган; әнисе әйтмешли: «кунак кызы
кебек булган» иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 09, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев