Логотип Казан Утлары
Җәһәт тәнкыйть

МИН СЫЗЛАНАМ, СИН ДӘ СЫЗЛАН ӘЛЕ, УКУЧЫМ!

Чал тарихлы татар сүз сәнгатенә Р.Зәйдулла үткән гасырның сиксәненче елларында, үзе турында «хәбәр салып», тиз арада фикерен төгәл һәм образлы сурәтләр, соңгы сүз булуга дәгъва итмәгән шигъри күзаллауларга таянып, замандашының өермәле дә, сагышлы да кичерешләренә барәбәр өслүб белән чагылдыру сәләтенә ия шагыйрь буларак таныла.

* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар
вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар
берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Әдәби тәнкыйть,
рецензия» номинациясендә икенче урынны алган мәкалә.

(Шагыйрь Ркаил Зәйдулланың соңгы еллар лирикасына бер караш)
Ишетми һәм күрми генә,
Бикләнеп үз җәсәдемә,
Сызланыйм мин, сызланыйм.
«Бикләнеп үз җәсәдемә»

Чал тарихлы татар сүз сәнгатенә Р.Зәйдулла үткән гасырның сиксәненче елларында,
үзе турында «хәбәр салып», тиз арада фикерен төгәл һәм образлы сурәтләр, соңгы
сүз булуга дәгъва итмәгән шигъри күзаллауларга таянып, замандашының өермәле
дә, сагышлы да кичерешләренә барәбәр өслүб белән чагылдыру сәләтенә ия шагыйрь
буларак таныла.
Аның масштаблы фикерләү сәләте, күк җисемнәрен каләмендә «уйнатканда
да», җир кешесе булып калуы милләтен, туган телен рәнҗетүчеләргә турысын
әйтүе, публицистик сүз-хөкемне чишмә суыдай лиризм белән «җылыту» үзенчәлеге
күңелләрне эретерлек иде. Р.Зәйдулла иҗаты тәнкыйтьтә дә, рәсми тарафтан да тиешле
бәясен алды. Инде 1990 елда һәм яңа гасыр башында ук ул М.Җәлил, Ф.Хөсни исемен
йөртүче әдәби премияләрне яулады һәм, озак та үтми, Г.Тукай исемен йөртүче бүләккә
ия булу шатлыгын кичереп, Татарстанның халык шагыйре дигән олуг исемгә дә лаек
дип табылды. Үзен Дәүләт Советы депутаты буларак раслагач, альтернатив рәвештә
Язучылар берлеге рәисе итеп тә сайланды, ягъни Милли күтәрелеш чорында азатлык
рухында тәрбия алган «холыксыз», «баш бирмәс», җитмәсә, талантлы «мишәр егетен»
«кулга ияләштерү» юнәлешендә барысы да эшләнә. «Коллар без – үзара хан булып
кыланабыз» («Яңа тарих») яисә «Бөтен бер ил үз телендә укырга Мәскәү ханнан көтеп
ята ярлыкны» («Ис китә») кебек Р.Зәйдулла каләменнән төшкән юллар үзәк белән
араны тагын да «кискенләштерер» дип борчылалар. Һичсүзсез, гаҗәеп талантлы Ркаил
әлеге югары дәрәҗәләргә очраклы булса да, мондый «үстерү – азындыруларның» алдан
уйланылган «мәкере» дә булгандыр кебек. Шундый олы дәрәҗәләр биреп, олырак
аудиторияләргә чыгарып тавышын киңрәк катламга яңгырату мөмкинлеге ачылуны
шәйләп җиткермәгәннәрдер кебегрәк тәэсир кала.
Аның Дәүләт Советы депутатлары алдында республикабызның статусын, милли
мәктәпләрне, болай да мыскаллап бирелгән мөстәкыйльлегебезне саклау турындагы
ялкынлы сәяси чыгышлары – шуңа асыл мисал.
Әдәбият «тормыш көзгесе» дигән ышанычтан чыгып бәяләгәндә, яңа гасырның
унъеллыкларында пәйда булган сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр Р.Зәйдулла иҗатына
да тәэсир итми калмыйлар. Башка каләм әһелләре кебек үк ул да, нәрсәләрнедер
югалту белән беррәттән, яңа рухи кыйммәтләр турында да уйлана. Аның соңгы еллар
шигърияте, нинди сыйфатлары белән үзенә җәлеп итеп, кайсы яңа үзенчәлекләре белән
сөендерә соң? Иң әүвәл шуны искәртәсе килә: теләсә кайсы әдип иҗатын мәүзугъ,
өслүб таләбеннән чыгып чорларга бүлү шартлы; яшьлегендә табылган алымнар, шигъри «бөртекләр» җанлы җепләр белән иҗатчының икенче үсеш баскычына барып
тоташалар, соңгылары яңа үрентеләргә үсеп чыгарга җирлек әзерлиләр.
Тынгысыз, эзләнүчән каләм иясе Р.Зәйдулланың соңгы чор (2018–2022) иҗатында
күбрәк яшәү мәгънәсе, гомер кыйммәте, милли хәзинәләргә тугрылык турында
уйлануларны чагылдырган фәлсәфи күңел лирикасы үзәктә торса да, мыскаллап булса
да көрәшеп алган суверенлыгыбызны югалта килүебез өчен әрнү, сызлану, хәтта
пессимизм «өянәкләре» белән каушап калу үзен сиздерә. «Җир әйләнә» шигырендә
ул һәммәбезне кисәтеп куя: «Мәңгелеккә килдем димә, Бу дөньяда кем булсаң да,
югалырсың».
Үткән гасырның соңгы унъеллыгы тәҗрибәсе «Халкым минем төнгә кереп китә»
шигыре рухына туры килгән «Минме синең улың, мокыт кавем? Кем син? Кайда?
Кемгә хезмәтең?» дип нәгърәләр орып кына, дөнья барышын үзгәртеп булмавын сизенә
шагыйрь җаны, үзенең борчылып, хәтта югалып калуын яшерә алмыйча.
Башы – Хәйран! Ахыры бик истә түгел.
Үтеп китте күзне ачып караганчы, – дип ачынып яза ул «Кайчак татлы» шигырендә.
Барча буйсындырылган, бигрәк тә дәүләтчелеген югалткан татар халкына авыр
тәэсир иткән бу үзгәрешләр Р.Зәйдулла иҗатында да «тамгаларын» калдыралар. Әле
генә ярларына сыешмаган язгы ташкынны хәтерләсәк, төрле дәрәҗәдәге хакимият
әһелләре белән «бил алышкан», нервларында «уйнаган» Р.Зәйдулла тынып калгандай
була. Бу борылыш шул чорның программ шигырьләренең берсе – «Сау бул»ның лирик
каһарманы бәргәләнүләрендә ачык күренә: «Сау бул син, сау булсын мәңгелек яр! /
Арада – юллар, арада – еллар» («Сау бул»).
Башлам бабта ул үзенә «текә» шәхес битлеген үлчәп караса да, үткән белән араны
өзеп ташлау ниятенең барып чыгасына ышанмый һәм «җил тегермәне белән көрәштә»
үзенең көчсезлеген танырга мәҗбүр була. Барысы да – аннан тормый икән шул:
Чишмәләр инде миннән еракта, / «Сау бул!» димәдем аерылган чакта («Сау бул»).
Шагыйрь кайнар хисләрен, «такташлыгын» сабырлык чикмәненә сыйдырырга
мәҗбүр була.Чарасызлык, гомернең олы мәңгелектә бер мизгел булуын аңлау
кичерешләрне, язмышларны сурәтләүдә дә үзгәрешләргә алып килә. Шул хакыйкатьтән
чыгып бәяләгәндә, Р.Зәйдулла шигърияте тарихны объектив яктырту, дөреслек эзләү,
милләт мәнфәгатьләрен кайгырту кебек юнәлешләрен саклаган хәлдә дә, рухи дөнья
хасиятләренә игътибар арту ихласи лиризмның көчәюенә алып килә. Иң соңгы
«Төштән соң» (2022) исемле (Ркаил бу әйтемнең «Татар акылы» дигән беренче
өлешен белмәгәндәй, башын «җүләргә салып», укучыларын ирештерә, җыентыгының
2018-2022 елларда язылган шигырьләре шуңа мисаллар. Аларда дуамаллыкны
фикерен күңелләргә лирик чаралар ярдәмендә ирештерү үзәк тенденциягә әверелә.
«Кара болыт йөзә иртәдән үк...» (2019), «Яз килгәндә әллә нишли иде» (2020), «Күз
яшьләре тамган көйгә» (2020), «Таң» (2019), «Шөлдер» (2019) кебек шигырьләренә
хас үзенчәлек – шәхеснең катлаулы хисләренә табигать, әйләнә-тирә күренешләре аша
якын килү. Мәгълүм күләмдәге төшенкелек, югалып калу хисе, экзистенциаль сагыш
«упкынына» ташламаса да, мәгәр бөтен иҗаты белән таныш кешеләрне гаҗәпләндереп,
пошаманга салуы да мөмкин иде.
«Кара болыт йөзә иртәдән үк...» шигырендә лирик зат «Үтәр әле, ачылыр күк йөзе»
дип хыялына бирелеп алса да, аның өмете иртәнге томан кебек тарала: «Баш өстендә
һаман кара болыт йөзә», – ди ул, ачыргаланып. Биредә Р.Зәйдулла иҗатына хас «тәртәгә
тибүләрне», изүләрне чишеп ташлауларны гади күзәтүчәнлек, талгын салмаклык,
хәтта күндәмлек алыштыра: «Баш өстендә һаман кара болыт, / Керфегемдә – якты
тамчылары» («Кара болыт йөзә»).
Икенче бер шигырендә ул, төшенкелеккә бирелеп, дөнья мәшәкатьләреннән,
гаделсезлектән туеп, яшәешкә «кул селти»: «Бу далада бер калкулык калыр, / Күмеп
китәр аны ачы әрем» («Күз яшьләре тамган көйгә...»).

Аның соңгы чор иҗатына үлем-үлемсезлек төшенчәләренә барып тоташкан
моңсулык, тормышның мәңгелек кануннарын үзгәртеп булмасын аңлаган чарасызлык
мотивлары үтеп керә. Иҗатында шагыйрь С.Хәким моңсулыгы «уянып», бәгырен
әрнетә: «Кич белән китәрмен моннан / Көймә туктар, утырырмын. / Инеш томаны
ябынган / Төш кебек онытылырмын...» («Инеш»).
«Син бары тик фасыл» шигырендә ул үзенә юанычны табигать күренешләре белән
бердәмлектә күрә. «Мин өрәңге булып басып торам Һәм озатам көзге кәләшләрне».
Ләкин бу бердәмлек тә аңа рухи ләззәт бирми. Кеше гомере кебек үк табигать
фасыллары да мәңгелек түгел икән: «Аһ, син көз! / Син тик сүз лә...» («Син бары тик
фасыл»).
Шул ук вакытта шагыйрьнең табигать күренешләрен, андагы даими үзгәреш-
яшәешләрне тирәнтен сиземләве белән сокланмый мөмкин түгел. Аерым алганда,
«Ишкәкче»(2019), «Инеш» (2020) шигырьләренең эчке тирән мәгънәләренә төшенү
аерым ләззәт бирә, табигать ямен бернинди ясалма матурлыкның да алыштыра
алмаячагына инандыра. Үзәктә күпмәгънәле көчкә ия көз белән саубуллашу рухы
гаҗәеп матур итеп бирелә: «Түгәрәк күл...Әйтерсең лә көзге, / кершәнләнеп томан
йөгертелгән. / Соңарган көз ямансулап тора» («Ишкәкче»).
Әлеге парчада ишкәкче вазифасын үзенә алган лирик зат, каегын тау ягына
борып, «ап-ак томаннарга» кереп урала. «Инеш» шигырендә дә томанга киләчәкнең
өметсезлеген чагылдыру бурычы йөкләнә: «Кич белән китәрмен моннан. / Көймә
туктар, утырырмын. / Инеш томаны ябыган / Төш кебек онытылырмын» («Инеш»).
«Истанбул базары» шигырендә ул «Яңа Бабил... Пычрак базар... Йөрим... Нәрсә
югалттым» диеп Гогольнең «Моңсу, моңсу, әфәнделәр, яшәве җир йөзендә» дигән
сүзләрен искә төшерә. Чынлыкта, 2019-2022 елларда язылган шигырьләренең төп бер
юнәлешен, телисез икән, асылын «моңсу – моңсулык» билгели.
Р.Зәйдулланың бөтен иҗаты дәвамында иң еш мөрәҗәгать итеп, яратып үстергән
алымнарының берсе – тирәлек яшәешендә кешегә хас сыйфатларны, адәми затларның
рухи чагылышын күрүе дигән идек. «Боз астында кояш», «Җил», «Каен кызы», «Юеш
карда синең эзләрең» кебек соңгы еллар лирикасында бу ысул кеше кичерешләрен,
холкын ачуда таяныч ноктасы булып тора. «Җил» парчасында җилнең явыз итеп
сызгырып килеп, чия җыючы чибәркәйгә «Әйдә, алып китәм сине» дип «бәйләнүенә»
кыз «Юк» дип көлеп җавап бирә. Кызның үзен мөстәкыйль тотышы, катгый җавабы
«бәйләнчек» җилнең «күңелен йомшарткан» булып чыга: «Үз бәхетемне көтәм
мин – / Хәбәрен җил китерде» («Җил»).
«Чалкан ятты җир өстенә» шигырендә киң алан буйлап йөгергән кызның
гүзәллегеннән «үләннәр йөзләрен учларына яшерәләр». Иҗатчының бу төр
шигырьләреннән «кеше – табигатьнең иң югары казанышы» дигән нәтиҗә «башын
калкытып» тора.
Югарыда атап үтелгәнчә, «Яз килгәндә әллә нишли иде» парчасында лирик зат
күңел тынычсызлыгын киңрәк җирлектә аңлатырга тырышып карый: «Безне дөнья
дәшми кайгыртырга», «Шыпырт шатланырга өйрәтте». Яз быел башкачарак килеп,
һавасы «кургашындай» булса да, шәхеснең кәеф-сихәтләре бер дә яхшы якка үзгәрми,
бигрәк тә, аңардан «йөз чөергән» яры очрап, аны тәмам «чыгырыннан чыгара».
«Шыксыз җилләре, караңгы кояшы» аның шатлыклы хисләренә тернәкләнеп китәргә
ирек бирмиләр. Нәтиҗәсе нәкъ безнең көннәр вазгыятенә киная дип кабул итәрлек:
«Һич чыгасы килми дөньяларга / Чыгарга да, диләр, ярамый».
Р.Зәйдулла интим хисләрне үзәккә алган, халкының ачы язмышы турында
уйланган, тарих сәхифәләрен күңеленнән кичергән әсәрләрендә бер мизгелгә дә шәкел
төрлелеге, эчтәлеккә бәрабәр «тышкы кием» хакында онытмый. Әлеге чор шигъри
иҗатында да, бигрәк тә мәхәббәт газәлләрендә, сонетларында дөнья картинасы төрле
мәгънәви төшенчәләрне янәшә куюда, ягъни антитезада ачыла: яшьлек – узган гомер, мизгел – мәңгелек, тынлык – тавыш, хыял – торгынлык, хәтер – мәнсезлек кебек
ике чик төшенчәләре кичереш динамикасына буйсыналар. Кайчакта аның «хыялый
аргамагы» җилдерүенә күзләр дә ияреп өлгерә алмагандай була.
Бәян итү аһәңен бераз үзгәртеп, хәзер идарәче ханнарның өстән кушканын
үтәүчеләренең «маңгайларына чиртмәсә» дә, ул миллилегебезнең рухын югалтуны
«баскычларга салып» әрнеп-күрсәтеп, «үреп» бара. «Ачык авыз» памфлеты – шуның
ачык мисалы. Бәйрәм бара, әбиләр дә, сабыйлар да «Җырның ертыгы юк» дип
«шыңшып» утыралар. Барысы да бәхетле. Тик бер сорау һавада эленеп тора: «Ләкин
шунысы – Җырлыйбыз соң бүген кем җырын?» Җырларны биюләр тулыландыра: бәя
шундый ук кискен: «Кеше кубызына бии-бии, Төшеп кала бугай акыл да». Сатира
угының кемнәргә юнәлгәнлеге яшерелми. Нәни кызларын «мисс-мисс-мисс» дип
үсендереп, гайрәт биреп, «Королева булсын! Һәм бик тиз» диләр.
Күршеләргә «Воскресе!» дибез. Авыз ачарга ифтарларга җыелабыз. Шигырьнең
соңгы юллары тирән символик мәгънәгә ия: «Бар дөньяга мәшһүр ачык авыз – / Тик
тел генә анда күренми».
Бу шигырьне публицистик-сәяси әсәр дип бәяләү дөрес үк булмаса да, Гоголь
әйтмешли, әфәнделәр, миллилегебезне югалтып барабыз дип лирик чаралары белән
чаң каккан әсәр икәнен инкарь итеп булмый.
«Шөлдер» (2019) парчасында илдәге хикмәти үзгәрешләргә, шулай ук үзенчәлекле
образларга бәя бирелә. Бер яктан, «аучы абайламый. Без бүре түгел күптән!» икәнлекне
яисә үз хокукларыбыз өчен көрәшә алмавыбызны искә төшерсә, икенче сәбәбе –
шөлдернең вакытында хәбәр бирмәвендә икән: «Тик телен өзеп алганнар, челтерәмәде
шөлдер».
Күпчелек иҗат әһелләренең, бигрәк тә шагыйрьләр «токымының» иҗатларында
тәнкыйди рухлы булып күренү теләге табигый. Мин хәзерге шигърияттә шәхесләрен
объектив бәяләгән ике шагыйрьне генә таныйм: берсе – мәрхүм (урыны оҗмахта
булсын) М.Әгъләм һәм икенчесе – Р.Зәйдулла. Соңгысының «Янды сөю чатырлары»
шигырендә түбәндәге юлларны кайсы каләм әһеле иҗатыннан китерә аласыз? «Аккош
күле урманында балан чәчәгенең исе» дигән ямьле табигать сурәтен түбәндәге юллар
«тулыландыра»: «Искә төште исерек төн / Инде онытылган исем».
Чынлыкта шигырь «Суалчандай җиргә сеңгән үкенечләр», «Сискәнү булып түгелә
ятим кәккүк тавышы» кебек шәхес сагышы ләззәтен «суырып чыгарган» газәл .
«Яралгы» шигыренең башында китерелгән түбәндәге юллар соңгы куплетта да
кабатланалар: «Мин исерек бүген, / Ничәнче кат / Аңны югалтканчы исердем».
«Бөтен рухын җилләр» иркенә тапшырган шәхеснең укучысын, җәмгыятьне
ирештереп булса да, үзенең «аңын югалтканчы исерүен» таныган каләм иясен
очратканым булмады дигән идем. Р.Зәйдулланың шаян шуклыгына, нәфесенә
«котырынырга» ирек бирмәүче мәзһәб – Ходай Тәгалә, аның барлыгына һәм берлегенә
ышанычы. Төрле эчтәлекле тезмәләреннән күренгәнчә, Р.Зәйдулла фани дөньяда
тәүге сулыш алуы, яшәве өчен Аңа бурычлы икәнлеген бер даим дә онытмый дисәк
тә, зур хата булмастыр. «Тәңрем», «Күз яшьләре тамган көйгә», «Яза Тәңрем кеше
тәкъдирләрен...», «Күрербез Ходай язганны», «Мин дә кеше нәселеннән, Тәңрем» кебек
зикерләрендә Ислам фәлсәфәсеннән нур алган суфыйчылык – тәсаувыф йогынтысы
сизелеп тора: «Вакыт җиткән – / Шушы сүзләр туган: / «Күз яшьләре тамган көйгә
/ Әрнеп, / Яза Тәңре кеше тәкъдирләрен...» («Күз яшьләре тамган көйгә»).
Шагыйрь «Тәңрем» робагыенда, әрсезләнеп китеп, дөресе Илаһны якын итеп,
зиһененә «шикчел» дә, «гамьле» дә акыл биргәне өчен «үпкәсен» дә белдереп ала:
«Юллар уралыр бугазга, / Югалыр җирдән гүрем, / Тәңрем! / Шуның өченме / Син
миңа гомер бирдең?» («Тәңрем»).
Бөек көчкә генә тәвәккәл кылып табынырга, ихтыяҗи кирәклекне, бәхетле
тормышны бары тик аңардан сорарга, үтенергә кирәклек мәҗбүрияте искәртелә:

«– Бисмилла! – дип, сүзен башлый хәзрәт, / Әллә нинди якын, изге сүз... / Мөмкин
түгел рухи исәннәрне / Куып кертү кысан кысага» («Бисмилла»).
«Шигъри тәфсирләр» бүлеге Корьән сүрәләрен шәрехләүгә, дөресрәге, аларның
илаһи көчләрен хәзерге әдәби телдә, бүгенге яшәешебездән килеп аңлатуга нигезләнгән
дини шәрех-тезмәләрдән тора.
Корьән сүрәләренә тәкълид итеп язылган шигъри тәфсирләрендә суфичылык
фәлсәфәсенең эзотерик, ягъни эчке, тирән, яшерен серле һәм кинаяле мәгънәләренә
төшенүгә омтылыш көчле. Икенче сүрәне шәрехләүче «күз яшедәй бәллүр дулкын»да
«Аллаһка мәдхиябез» белән «сусыл алма»га «меңенче кат» сузылсаң, андый бәхеткә
ирешүе җиңел түгеллеге искәртелә: «Аллаһ бүләк иткән бу ләззәттән / Өзгәләнсен
җаннар, өзгәләнсен... / Күпергән дә көтеп ята үзән / Сәҗдәгә дип таулар тезләнгәнне».
99 нчы сүрәдән зикерендә Җирдәге яшәешнең соңгы фаҗигаи хәлләрне шагыйрь
хыялы болайрак күз алдына китерә: «Мең яшәрлек дәү имәннәр бер көн / Шырпы
кебек сынар, урман гүләр».
Ул ахырзаман белән куркытмый, тик имансызларны кисәтә: «Тәкъва кебек кыланса
да дәһри, Ул беркайчан алдый алмас Аны». 90 нчы, 77 нче, 80 нче, 94 нче сүрәләрнең
дини-тәрбияви мәгънәләренә ш игъри багышлаулары – аерым сөйләшүләрне һәм
Р.Зәйдулла иҗатының яңа бер кыйбласын, юнәлешен ачкан эзләнүләр. Ул һәммәбезгә,
мәңгелеккә юлны әзерләү үзебездән тора дигән фикердә төкәнә: «Сәҗдәгә әгәр
егылсаң, / Тәңре күкрәгеңне ачар. / Өстән иңгән хакыйкатькә, / Һәм яңгырар
җанда – яшәр!» (94 нче сүрәдән).
Иң мөһиме – адәм баласы, «вәгъдә ителгән», «Таулар тузан булып», «күкләр
ишелер өскә» көннең килеп җитәсен онытмыйча, фанида байлык һәм шөһрәт артыннан
кумасын, игелекле тормыш белән барыннан канәгать булып яшәсен иде дигән фикерен
уздыра шагыйрь.
Җыеп кына әйткәндә, Р.Зәйдулла Ислам динен, аның асылын тәшкил иткән
әхлакый-этик фәлсәфәне кешелек аңының иң югары казанышы дип саный һәм шуны
исбатлый. Аның гомерлек хыялы: «Бакыйлыкта хозурына керерменме / Һәм Тәңренең
нурлы йөзен күрерменме?» (94 нче сүрәдән).
Мәгълүм булганча, адәм баласы, бигрәк тә иҗат кешесе, билгеле бер дәрәҗәләргә
ирешеп, тормышы нинди генә югары кимәлдә булмасын, бер гамәли сызыкны узгач,
фани дөньяда яшәүнең мәңгелек түгеллеген сиземләп, дин, ахирәт турында да уйлана
башлый. Күптән түгел олуг тормыш бәйрәмен уздырган Р.Зәйдулла тарихыбызны
дөрес бәяләү, милли мәнфәгатьләрне, бигрәк тә туган телләрне мәкерле рәвештә
кысуны кире кагуын саклаган хәлдә дә, үткәндәге яхшы гамәлләрне сагыну, рухи
дөнья хасиятләренә, табигый яшәешкә омтылу, дини өйрәтмәләргә таяну зарури
дигән олуг нәтиҗәгә килә.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев