Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җир яшәрә бара бездән...

Үзгәрешне башла элек Яшәвеңне сөюеңнән.

Җир яшәрә бара бездән...
Кешеләрдән... җылы сүздән...
Бу тоташ төн, зәңгәр төтен,
Читен хисләр үтә күздән.
Менә тиздән... яз булыр күк:
Яшәргән җир, зәп-зәңгәр күк...
Мин очышка әзерләнәм,
Син канатым турайт берүк!
Чирләп терел янар өчен,
Балкыр өчен башка сүнми.
Ышан бары: тулы җиһан
Күзе белән сине көнли.
Ышан җирнең яшәвенә
Безнең өчен, безне зурлап.
Ә бит, чынлап... кемдер кемгә
Очар өчен бирә канат.

Сынап безне сындыра ул,
Уйнап үчен алыштыра.
Бу сынауда кемдер өчен
Чын йөзеңне алыштырма!
Ачыш шунда: Җир туклана
Сөю белән, җылы белән.
Үзгәрешне башла элек
Яшәвеңне сөюеңнән.

Г Ө Л Н А З  Ә Х М Ә Д И Е В А

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев