Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халәт

Халкымның әрнүен, шатлыгын, күз яшен Сыйдыра йөрәгем. Димәк ки, мин яшим, Бар әле кирәгем.

Аһ, нинди илдер бу, аһ, нинди җирдер бу?
Тап-такыр кырдыр бу, өзелгән җырдыр бу.
Нәрсәдер көтелгән һәм өмет ителгән.
Гомерем юллары йомгактай сүтелгән.
Хыяллар кителгән, буыннар биртелгән.
Бәхетләр иленнән читләтеп үтелгән.
Исәпсез борчулар чаларган башымда.
...Йөгереп чыгам мин яңа көн каршына.
Халкымның әрнүен, шатлыгын, күз яшен
Сыйдыра йөрәгем. Димәк ки, мин яшим,
Бар әле кирәгем.
Былбыллар тибрәтә гомерем тирәген.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев