Логотип Казан Утлары
Шигърият

Очар идем

Бар җаныма җирсү, сагыну тулып, кайтыр идем аннан Яз булып…

...Көзге сагыш якынайган икән, сары яфрак төште каршыма.
Агачыннан өзелеп төшсә дә ул, әллә нинди сере бар сыман.
Мин үзем дә очар кебек булам... Әздән генә калам тукталып.
Нигә тыям икән күңелемне, нигә кирәк мондый урталык?
Үз-үземне читтән карап торам, хыялымны шундый кызганып.
Ә карашым кыр казларын саный, очар кебек бергә кузгалып.
Очар идем, артка карый-карый, җеп очында соңгы каз булып,
Бар җаныма җирсү, сагыну тулып, кайтыр идем аннан Яз булып…

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев