Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Зур волость бинасында берүзе утырган Салих та булып үткән сөйләшүнең кайбер урыннарын тагын бер кат барлап чыкты. Ике тәкъдиме дә дөрес. Тик бүгеннән Сәлимәне ябып кую дөрес түгел.

(Башыннан укыгыз)

48
Партизаннарны юк итү уе Салихның бөтен барлыгын яулап алды.
Урыннары да билгеле, якын да, тик берничек тә аларга якын барырлык түгел.
Бер яктан ат түгел, кеше дә үтә алмаслык Тукмай сазлыгы булса, икенче
яктан – сугыш стратегиясе ягыннан урыннары бик җайлы. Тагын да бит
аларны халык үз итә, аларның ярдәменнән башка урманда яшәрлек түгел.
Әйе, берничек тә якын килерлек түгел шул. Башка төрле булырга тиеш бу
төенне чишү, башка төрле... Хәйлә белән алдырырга. Тик нинди хәйлә?
Шул чакта Салихның инде бөтенләй үк юлбасарлар өеренә әйләнгән
банданың башлыгы наганлы Сафа мулла исенә төште. Ул иярченнәре белән
кеше талап көн күрә, аның өчен кеше гомере берни түгел, станциядән
кайтучылар аның табышына әверелде. Менә кем кирәк Салихка, менә кем
киңәш бирә алыр. Шунда ук ул Сафа янына солдатларын җибәрде, табып
алып килергә боерды.
Кичкә табан таптылар Сафаны, чакырып алып та килделәр. Ару гына
курыккан наганлы мулла үзе белән баштанаяк коралланган юлбасарларын
да алды – бусы инде «Сакланганны саклармын!» дигән уйдан. Юл буе
догасын укыды, ул-бу була калса, чыгып ычкынырлык юлларны барлады.
Күрештеләр, исәнләштеләр, Салихның штабындагы кешеләрнең
тәртибендә бернинди куркыныч күрмәде Сафа. Салих та бик табигый төсле,
исәнләшкәч тә, йомышына күчте.
– Күп сүз китапка яхшы диләрме әле? Киңәш кирәк, Сафа абзый.
Иншалла, эшләребез әйбәт бара, озакламый котылабыз бу партизаннардан.
Алла бирсә, эзләрен дә калдырмыйбыз бу адәм актыкларының. Тик менә
Ильясның юлбасарлары Тукмайда качып яталар. Урыннары шул тиклем
уңайлы, бер яктан да якын килерлек түгел. Җитмәсә, Каюм мәгарәсе шунда,
анда кереп китсәләр, табарлык түгел.
Сафа шунда ук Салихның сүзен бүлдерде:
– Һе, керсеннәр ни тагын шунда! Алар керү белән шартлатырга кирәк.
Кһем-кһем! Менә сиңа вәссәлам! – Сафа сакалын сыпырды.
– Аны гына аңлыйлар шул алар, кара мужик булсалар да. Икенче юл кирәк! Сафа абзый, синең тәҗрибә зур, бир шул киңәшне. Яхшылык
онытылмый, беләсең. Шуннан, мин монда бик күп нәрсәгә күзне йомам.
Соңгы сүзләрне нәрсәгә ишарә икәнен икесе дә бик яхшы аңлыйлар, тик
игътибар итмәгәнгә салыштылар. Сафаның оятсызлыгы йөзенә чыккан, ул
шушы бик уңай булмаган мәлдә дә үз фикерен алга сөрде:
– Кһем-кһем! Без дә бик авыр хәлдәбез, туган! Минем егетләр синең
солдатлардан бер дә калышмыйлар, ыжгырып торалар. Тик бар инде бездә
дә чишелмәгән мәсьәләләр. Бар шул! Мин бик рәхмәтле булыр идем, ярдәм
итсәң.
– Синдә дә бармы чишелмәгән мәсьәләләр? Булмас, Сафа абзый! Син
дә шулай сөйләп торгач, башкаларга нишләргә кирәк инде?
– Кем уйласын, Салих туган, башкаларны? Минем үземнеке үземә
җиткән, кеше кайгысы юк. Сугыш бара бит, тик кенә утырып булмый, кем,
Салих туган. Кһем!
Мулладан чын шайтанга әйләнгән юлбасар! Белеп торалар бит нинди
байлыкта йөзгәнен. Ә ничек кылана, хәерче булып күренергә тырыша.
Талаудан соң бер кешене дә исән калдырмый торган бүре өере башлыгы
бит бу. Тик бүгенгә ул кирәк, тыңлап карыйк, ни җырлар?
Бу уйлар яшен тизлегендә Салихның башыннан үтеп китте. Корал сорар
инде, шул. Монысы, әйтмәсә дә, билгеле.
– Әгәр мин ярдәм итәрлек мәсьәлә икән, нигә, мин ярдәм кулын сузарга
әзер, Сафа абзый. Бер эшне эшлибез, бу сугышта без бер яктабыз.
– Тиле-миле сугышта, кһем-кһем. Әстәгъфирулла тәүбә! Сугыш дошман
белән, үз туганың белән түгел!
Салих көлеп җибәрде.
– Кара әле, Сафа абзый! Син бит большевиклар кебек сөйли башладың!
– Бәлшәүикләрне, беләсең, якын да китермим! Тик... тик дин дә, әдәп тә
өнәп бетерми торган эш башладык, туган. Монысы хак! Ахырзаман җитә,
Алла сакласын!
– Барыбер синең кебек әфисәр кеше сүзе түгел инде бу, Сафа абзый!
Сафаның саргайган күзләрендә очкыннар кабынып китте.
– Мин бит башкалар кебек укып алмадым әфисәрне! Нимесләр, газ
җибәреп, фронтны кыса башлагач, безнекеләр куркышып тарала башлады.
Кһем-кһем! – Дулкынлану ярамый Сафага, монысы күренеп тора, ул тагын
буылып ютәлләп алды. Шул газның әле дә үтмәгән, бәлки, мәңге үтмәячәк
бәласе инде аның бу ютәле. – Шунда аларны туктатып, алгы сызыкны кабат
үзебезгә кайтара алдым. Шунда ук әфисәрне биреп ташладылар. Шулай
булгач, мин – окоп әфисәре, парадтан парадка йөргән гарнизон күсесе түгел!
Салих йомшак кына итеп үз сүзен кыстырды:
– Ул күсе дип мине атамыйсыңдыр бит?
– Юк-юк, туган! Юк! Әфисәрнең ниндие дә кирәк замандабыз. Ачуланма,
күсенең кем икәнен яхшы беләбез син дә, мин дә! Менә мин шул сугышта
кулланган ярман хлорыннан бетмәс ютәл вә сары күзләр генә алып чыктым.
Ә ул күселәр... – Сафа сөйләп тормады, кулын гына селтәде. – Йә, ярый,
исән булсыннар, әйдә. Ходай барысын да күрә ул!
Аңламассың моны. Ничек сөйли! Көндез мендәрдә дога кылып утыра,
төнлә – бар уе, бар эше ерткычлыкта. Бөтен очракта да судан коры
чыкмакчы.

– Менә элекке дөньяны торгызабыз, Алла боерса, кабаттан. Шуннан
сугыш та туктар.
Курка, курка Сафа закон нигезендә эшләгән дәүләттән! Менә нәрсәдән
коты оча! Сафа тагын үзенең әллә кайда яшерелгән хәйләкәрлеген күрсәтте.
– Ярар, түрәләр беләләрдер инде.
– Сафа абзый, сәясәткә бик тирән кереп киттек. Мин үземнең йомышыма
синең акыллы киңәшеңне, җавапны көтәм. Нишлибез Ильяс белән?
Шайтанның да шайтаны! Үз туксаны туксан, ә! Тик бу юлы да чишелмәде
наганлы мулла, Салихны ишетмәгәндәй, үз туксанын алга сөрде.
– Кем, әфәндем, корал кирәк безгә. Патроннар аз. Ярдәмгә – ярдәм!
Гранаталар булса шәп булыр иде. Рәсәйне сакларга, якларга чыктык, ә
кулда – сәнәк, балта, искереп беткән сунар мылтыклары.
Анысы бар инде. Каян алсыннар, ди, шушы шайтан бозаулаган тискәре
якта әйбәт винтовканы?
– Аңлыйм. Ярдәм итә алам. Күпмерәк инде?
– Иң аз дигәндә, унбиш винтовка. Берничә мең патрон, бер-ике әрҗә
граната.
Салихка боларны табу берни дә тормый торуын. Тик бу җирлектә аның
батальоны белән янәшәдә яхшы коралланган тагын бер гаскәр булуы бер
дә шатландырмый, аның планнарына да керми иде.
– Болай ук булмас. Яртысы. Җиде... Әйдә, ун Мосин винтовкасы,
мең патрон, ун граната. Чернушкадан үзегез барып алыгыз. Миннән –
каптенармуска, цейхгауз хуҗасына – боерык, сездән – аны майлау-җайлау.
– Авызыңа бал да май, Салих туган. Иншалла, болай булгач, безнең
эшләр алга китәр. Сүз болайга борылгач, Салих туган, синнән кош теледәй
язу да кирәктер теге каптенармуска.
Салих, өстәлдә яткан кәгазьләрдән бер кисәк ертып алып, нидер язды
да аны Сафага сузды.
Сафа, зур гәүдәсе белән алга иелеп, кулын сузып, язуны эләктерде. Әллә
инде җавапсыз гына чыгып китәргә тора башлады инде урыныннан шайтан?
Салихның бу уйларын сизгәндәй, Сафа сүзен дәвам итте:
– Синең мәшәкатькә бер генә ярдәм – Ильясның бичәсен тотып ябарга.
Әманәт итеп.
Салих аптырап калды.
– Ә нигә аптырыйсың? Әманәтлек безнең тарихта булган хәл, ул
болганышларны туктата торган бердәнбер вә иң уңай ысул.
Салих үз уенда.
– Ул... ул бит.. теге... соңгы айларда дип ишеттем. Баласы туа калса,
нишләрбез?
Сафа усал итеп көлде.
– Әйе инде, без – изге кешеләр. Кулларыбыз таза. Кеше каны белән буялмаган.
Гөнаһы читтә торсын. – Сафаның болай да усал йөзе җитдиләнде. – Син –
хәрби кеше! Хәрбилек барысыннан да азат итә. Әнә, Мөхәммәт пәйгамбәр,
саллаллаһу галәйһи вәсәллам, кирәк чакта үзе сугышка чыккан, башкаларга
баш булып. Димәк, сугышта сугыштагы кебек!
– Сафа абзый, ичмасам, син мине оялтырга маташма! Кызарырлык бит
очы да юк инде бездә! Син бит белмисең минем кайларда йөргәнне, ниләр
кылганны... Әллә кайда, читләр белән эш иткәндә, боерык үтәү – бер эш, ә туган ягыңда, үз кавемеңдә кыргыйлану – икенче эш... – Ни сөйләгәнен аңлап,
Салих сискәнеп китте. Төлкедәй хәйләкәр Сафа да тиз генә сүзне читкә борды.
– Ю-юк, туган! Кһем... Гафу ит! Минем әйтүем генә, ә карар синең
кулда. – Сафа бер мизгелгә тукталып калды. – Ә нигә аның бер үзен генә
ябарга ди әле? Куш тагын бер-ике хатынны. Берсен-берсе карарлар.
Салихның бер кашы югарыга сикерде. Вәт, шайтанның да шайтаны, ә!
Дөрес уйлый бит! Тик ул карар кабул итүдә Сафа сүзләрен өстә калдырырга
теләмәде.
– Ярар, карарбыз тагы.
– Киләчәк ул, киләчәк бичәсен азат итәргә. Кһем... Тик менә ничек
итеп килер? Ачыктан-ачык һөҗүм итәргә базнат итмәс, коралы да юкка
тиң, тәҗрибәсе дә юк. Димәк, вак төркемнәр оештырачак. Минем уемча,
игътибарны җәлеп итү өчен, бүлдерү өчен нидер эшләячәк. Шул арада
тоткыннарны азат итәчәк. Кһем...
Салих көлмичә булдыра алмады.
– Сафа абзый, син бит бөтенләй Кутузов кебек сөйли башладың! Эх,
минем батальонда синең кебек дөрес уйлаучылар булса иде ул! Ярар.
Рәхмәт, боларын гына уйларбыз инде!
Сафа, озын аякларын кузгатып, чак өстәлне әйләндереп җибәрмәде.
– Кһем... Тагын бер киңәшем бар. Монысы да алтын. Тагын ун
винтовкалык булыр монысы.
– Сатулашмыйм. Карап карарбыз. Рәхим ит!
– Матусов тегермәннәре янына кайчан барганың бар?
– О-о, малай чакта су керергә төшкәч микән? Әллә Оренбургта укыганда,
ялга кайткачмы?
– Кһем... Димәк, беләсең буаны.
– Соң?
– Ярар, җәфаламыйм. Буа Томафи яланыннан өстәрәк. Димәк...
Салихның исенә келт итеп стратегия һәм тактика фәннәре килеп төште.
Укымаган, ә нинди төпле, булдыклы киңәш бирә Сафа! Тагын бер сорау
туды Салихта:
– Ә Казанлыны басып китсә?
– Кһем-кһем... Казанлыны соңгы тапкыр Туфан суы гына баскан, бер
дә курыкма!
– Суворов! Чын Суворов син, Сафа ага! – Салих, каләмен карага манып
алып, тагын бер хат кисәге язды да Сафага тоттырды.
Тиз генә дога кылып, Сафа чыгарга атлады. Ә ишеккә җиткәч, кабат
борылды:
– Кһем... Минемчә, буадан алдарак хатынын ябып куярга, аннан соң гына
буаны ерырга кирәктер. Салих бичәсен азат итәргә килгәндә. Томафида
калган төркемдә командир юк, ыгы-зыгы, паника, салкын. Күзен дә ачмаган
песи балалары кебек барысы да суда тончыгалар!
Сафа бу сүзләренең артык икәнен аңлап, туктаган урынында зыр итеп
әйләнеп, бусаганы атлады. Аның авыз эченнән мыгырдаганы үз алдынамы,
Салих өченме икәнен аңларлык түгел иде:
– Уйлагыз, уйлагыз, туган. Без нәрсә, без – гади җир корты, безнең эш –
җир сөрү дә чәчү. Ә сез менә – дөнья тоткалары. Аллаһ үзенең ярдәменнән
калдырмасын.

Һәркем үз уенда иде бу мизгелдә.
Атларыннан да төшми Сафаны көтеп торган кешеләр аңа, йөгертеп
китереп, тезгенне тоттырдылар. Ашыкмыйча, үз бәясен белеп кенә атланды
атына Сафа, алга чыккан ярдәмчесенә теш арасыннан ярты җөмлә сүз әйтте:
– Мартыш тегермәненә!
Уйлаганча барып чыкса, корал булачак! Корал бар – власть бар, корал
бар – син хаклы, корал бар – син көчле. Бу хакыйкатьне әле беркем
дә инкарь итә алмаган. Ул каптенармус дигәннәрен азрак кына түгел,
күбрәк майласак, бәлки, санын тагын да арттырып булыр коралның?
Законлысы – егерме, тагын бер егермене, ә? Бармыни коралның исәбе-
хисабы бүген? Хәзер уйлашырбыз тегермәндә. Тагын бер уй миен тишеп
үтте Сафаның. Ул коралны бит сатарга да була! Исәбе булмагач, чыннан
да, хисабы да юк инде аның!
Зур волость бинасында берүзе утырган Салих та булып үткән сөйләшүнең
кайбер урыннарын тагын бер кат барлап чыкты. Ике тәкъдиме дә дөрес.
Тик бүгеннән Сәлимәне ябып кую дөрес түгел. Бердән, үзеңә мәшәкать,
икенчедән, Салих әлегә әзер түгел. Кульминация килеп җитмәде, менә
нәрсә! Шуннан, «җир корты», имеш. Булыр, булыр җир корты! Бүген бу
бәндә ни Аллага, ни муллага ярый торган түгел, булганы бер юлбасар. Тик
кирәк шул әлегә андый адәм актыклары да, кирәк шул. Дөнья тынычлангач,
авылның һәр каены саен асып куярбыз да ул мондыйларны. Тик – иртә,
әлегә кирәк алар. Корал – корал жәл түгел, аның саны юк бүген. Әйе, бүген
коралның хакы – сукыр бер тиен... Хәер, бүген кешенеке дә...
Ничек кенә булмасын, Салих бу карт төлке – төлке түгел, бүре белән
киңәшләшүенә бик шат иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев