Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ана теләге

...Күр, бер сабый, тәү адымын атлап, Әнкәсенә килеп сыена.

Баш очымда ак болытлар йөзә,
Күңел якты нурда коена.
...Күр, бер сабый, тәү адымын атлап,
Әнкәсенә килеп сыена.
Кулларымны кушып төбәләм мин
Күк гөмбәзе – чиксез чатырга:
«Язсын иде һәрбер хатын-кызга
Ана булу бәхетен татырга!»
Балаларым алсам кочагыма,
Шөкер итәм көнгә мең кабат:
«Үзең сөеп биргән бу бәхетне
Гомерлеккә, Раббым, Син ярат!»
...Ак өметкә җанны биләсәк тә,
Дөньялары кырыс, хаклыкта.
Аерылулар булсын вакытлыча,
Күрешергә язсын шатлыкта.

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев