Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзге кояш

Күренә дә кояш көзге көндә, юкка чыга аннан кай ара. Җылысы аз, ләкин үзе һаман җылыткандай булып шаяра.

* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар
вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар
берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Поэма, шигырь»
номинациясендә икенче урынны алган шигырьләр.

Күренә дә кояш көзге көндә, юкка чыга аннан кай ара.
Җылысы аз, ләкин үзе һаман җылыткандай булып шаяра.
Күңелемә сыңар нуры җитә, ул җырларга тора шул ара.
Хыял атын бәйдән ычкындыра, дилбегәсен сала, тугара.
Иркенлекне тою рәхәт аңа, ялын болгап, нурга иярә.
Бераз гына кала учым белән көзге Кояшыма тияргә.
...Соры көндә шушы тансык халәт эзли калса күңел җылысын,
Көземдә дә, салкын кышымда да җылытучым бер Син булырсың..

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash, архив.

Фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев