Логотип Казан Утлары
Роман

КАЙСЫ ЯКТАН ЧЫГА СОҢ БУ КОЯШ? (дәвамы)

Буадагы шартлау җир астыннан да йөгереп үткән, күрәсең. Тау куышында бер-ике җимерелгән урын да бар иде, тиз генә аларны да чыгарып ташладылар. Атлар бу урыннан куркалар, алга бармый артка чигенәләр. Куыш эчендәге караңгылык шулай куркыта аларны. Сафа башкисәрләренең учагыннан торымбашлар алып, юлны яктырткач кына, алар бик зур шик белән, пошкыра-пошкыра, алга атладылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

66
Шакир тирә-ягына игътибарын югалтмый Митяга тагын эндәште:
– Менә мин сиңа барысын да сөйләдем, син тик бер сүзне дә оныта күрмә.
Кайткач түкми-чәчми Ильяска сөйләрсең. Яктыга тиклем Казанлыны үтеп
китәргә кирәк.
– Аңладым да ул. Тик отрядта бергә булабыз бит. Үзең сөйләрсең, – дип,
Шакирның җиңеннән тарта Митька.
– Ярар, ярар! Бел дә тик кенә тор! Тартма минем җиңнән, шәбрәк
атла. – Шакир ачуланып китте.
– Ярар ла. Миңа нәрсә... – Шакирның ачулы чагы икәнен аңлап, Митька
да сөйләшмәс булды.
Алдагы караңгылыкта Гыйльманша мөәзиннең тегермәне кап-кара булып
утыра, ак сулы буа йөзендә ул хәтта караңгы төндә дә кара сызыклары
белән аерылып тора. Башта озак кына тыңлап тордылар. Улаклардан аккан
су тавышы башка тавышларны басып китә, шуңа берни аңлый алмадылар.
– Бәлки бар көчкә йөгереп үтеп китәрбез? Сизми дә калырлар?
– Кем белә... Су тавышында бернәрсә ишетелми! Кеше юк кебек.
Ике адым да ясап өлгермәделәр, ату тавышлары яңгырады. Шакир буш
кулы белән Митьканы екты:
– Ят!
Шакир мылтык тавышы килгән яктан монда табан йөгерүчеләрне
шәйләде һәм аларга төзәп ата башлады. Кинәт, колак янын җылытып кан
ага башлаганын тойгач, бүрегеннән язу алып, Митьканың кулына тоттырды.
– Йөгер! Тау башына табан! Мин аларны тоткарлыйм бераз!
– Бергә! Китмим!
– Ну-ка! Йөгер! Язуны югалтма! Тау башына!
Бер кулы белән револьверын күтәреп, якынлашып килүчеләргә тагын
ата башлады.
– Тиз бул, йөгер! Нәрсә көтәсең? Тагын. Кәлтәдә очрашасы отрядның
винтовкаларында кызыл чүпрәк булыр. Йөгер!
Ни эшләргә белмәгән Митька тагын бер мәртәбә Шакирга карады да
елга буйлап сузылган тауга йөгереп менеп китте. Яктыра башлаган иртәдә
ул тагын борылды. Берничә кеше Шакир өстенә егылдылар, шуннан ул
аларны алып ташлады, шулчак берсе аңа терәп диярлек атып җибәрде.
Чияле тауга менеп җиткәч, хәлдән таеп егылды Митька. Тик бер
мизгел дә ятмады, булган көчен җыеп, урманга табан тагын йөгерде. Куып
килүчеләр, яктырудан файдаланып, аңа төзәп ата башладылар. Баш очында
пулялар оча, күздән яшьләр ага, кош баласыныкы кебек дулап типкән
йөрәк йөгерергә комачаулый, эчкә кинәт килеп чыккан кату һәрбер адымны
газапка әйләндерә...
Көтмәгәндә алга килеп баскан куаклар Митьканы арттан куып
килүчеләрдән яшерделәр.
***
Туктый-туктый, Томафи яланына йөгергән кешене әллә кайдан күрделәр
сакта торучылар. Уйнагандай иттеләрме Салихныкылар: ул күтәрелеп
йөгерә башласа, алар ата башлыйлар, егыла калса, ул егылган урынны
тишеп пулялар кар тузаны күтәрә. Алгарак үтеп, сакта торган партизаннар аларга каршы ата башлагач кына, Митя Танып белән тау арасындагы иң
тар урынны исән-сау үтеп китә алды.
Бераздан ул инде Ильяс алдында иде.
– Боерыкны үтәдек, иптәш командир!
– Маладис, егет! Ә Шакир кайда?
Митя ни әйтергә белми туктап калды.
– Нәрсә телеңне йоттың? Ни булды?
– Шакир һәлак булды. Иртән көтмәгәндә поскынга тап булдык...
Ильясның тезләре калтырап китте. Бер сүз әйтмичә, башыннан бүреген
тартып төшерде. Бик озак басып торды ул, бүректән чыккан пар туктагач
кына, аны яңадан киде.
– Ничек? Кайчан? Кем?
– Бүген... Иртән... Гыйльманша мөәзиннең тегермәне янында.
– Син... Син ничек котыла алдың соң?
– Ул мине куып җибәрде. Боерык диде. Кулбашы яраланды, тегермәннән
тагын солдатлар килеп чыккач, ул миңа: «Беги, сынок! Я задержу их!», –
дип кычкырды...
Тирә-якта кырыс йөзле партизаннар саны артты, алар, бер сүз әйтмичә,
Митяны тыңлыйлар иде.
– «Беги!» Мин тыңламый булдыра алмадым. Чөнки ул миңа менә
шушы кәгазьне бирде. «Берүк саклан һәм аны сакла! Ильясның үз кулына
тапшыр», – диде. – Митька күлмәк эченә тыгылган төргәкне чыгарып,
Ильяска тоттырды. – Озак кудылар мине алар. Соңрак үзем дә адаштым,
чак кайтып җитә алдым.
Ильяс кәгазь төргәкне ашыгып ертты, карга вак хәрефләр белән язылган
хат килеп төште. Ильяс аны алып укый да башлады.
«Тов. Ягафаров! Поговорили с вашим разведчиком о положении отр. Оно,
к сожал., незавидное, у Зиганшина много средств, чтоб напасть. Но этого
мы не допустим. Ваша просьба рассмотрена в штабе Бирск. партизанск.
бриг., ком. П.И.Деткин приказал мне идти с утра на соединение с вами. К
обеду встретимся с Шакиром у ручья после Кальт. лесов. Передайте время
выступления и наши направления. Ком. втор. полка Бирск. бр. А.В.Титов»
Җыелган партизаннар Ильяска карап тын калдылар.
– Шакир юк... Кем, кем бара ала хәзер Кәлтә урманына? Кем
партизаннарны белә?
Бар да уйда, беркем бер сүз әйтмичә, бу хәлдән чыгу юлын эзли. Шунда
Митя чәчрәп килеп чыкты:
– Мин! Мин барам! Күрүен күрмәдем, тик партизаннарны башкалардан
аера торган билгене Шакир әйтеп өлгерде.
– Соң син бит төнен йокламадың, җитмәсә, яралысың да. Атта ике-өч
сәгать барырга кирәк. Булдыра алырсыңмы?
– Булдырам, иптәш командир! Булдырам!
Башка юл чынлап та юк. Ә егетнең берүзен чыгару дөрес булмас.
– Ярар! Тик берүзең түгел. Синең белән бара... Синең белән бара... Фәхри
абзый, син барасың. Вакыт бик кысан, хәзер үк китәргә кирәк. Митяны
ашатыгыз да юлга!
– Мин ашарга үзем белән алам, бара-бара ашармын!
Кемдер шаярып алды:

– Ашны кесәгә саласыңмы?
Көлми булдыра алмадылар. Ахыргы сүзне Ильяс әйтте.
– Ашны ашыйсың, калганын үзең белән алсаң да ярый. – Шуннан
партизаннарга борылып өстәде. – Иптәшләр, чыгабыз! Әзерләнегез,
коралларны карагыз. Командирлар, минем янга!
***
Гаян сакчыларның беренче рәт окопларына килеп җиткәндә, кояш шактый
күтәрелгән иде. Командирлар белән киңәшмәдә утырган Ильяс кырына ул тиз
үтте, сакчылар аның яңалыклар алып килгәнен белә. Тәмәке төтене баскан
Томафи өендә сүзләр тәмамланып ята иде. Исәнләшеп-нитеп тормый, карт
хәлне сөйләп бирде. Төсе үзгәреп киткән Ильяс иптәшләренә борылды:
– Нишлибез?
Галләм карт шунда ук Салихның уйларының төбенә төште:
– Ул бит Ильясны моннан тартып чыгарырга маташа, ысматри-матри!
Димәк, көтәләр шунда!
– Әллә ни яңалык түгел түгеллеккә. Без мондый хәл килеп чыгуын күз
уңында тоткан идек тә ул.
– Яңа шартлар барлыкка китереп, ул безнең һөҗүмне тоткарларга
маташа. Значитца, алар безгә каршы чыгарга әзер. Бүген төнен без аларны
узып башларга тиешбез ул һөҗүмне.
– Титов килеп җитәр микән? Аларсыз бик җиңел булмаячак.
– Җитәр. Бик җитди кешеләргә охшаганнар. Ярты ел эчендә партизан
бригадасы оештырып җибәрә алгач, уен түгел инде бу сиңа!
Командирлар Ильясны иртәнгә тиклем түзеп торуның кирәклегенә
шик белдерделәр. Гаян карт әйтүенчә, Сәлимә берүзе түгел, аның янында
Нәгыймә белән Әминә, төрле хәлдә дә алар баш бирмәячәкләр. Шунда
ук һөҗүм барышында волость бинасына бара торган кечкенә бер төркем
оештырылды, аның бурычы – каравыл бүлмәсендә ятучыларны азат итү.
Ильяс инде икенче көн үзенә урын тапмый үрсәләнде. Менә нәрсәгә булган
икән бу көю! Беренче сәбәбе. Тик икенчесе дә бар бит әле. Ул эшнең монда гына
түгеллеген башкаларга караганда тирәнрәк аңлый. Матусов утарыннан килгән
кешеләр буа кырында кешеләр йөрүен, бөянең астын-өстен тикшерүләрен
җиткерде. Димәк, шартлату көн тәртибендә, вакыты гына билгесез. Ә бозы
туңып килгән елгага өстәмә су бирү туфан суына тиң булачак. Баштагы
фаразлар елганың туңмаган вакытына карыйлар иде, ә бүген хәлләр икенче.
Әгәр Сәлимәне бикләп кую, буа кырында кешеләр йөрүе белән Салихның
башка эшләрен тәңгәлләп карасаң, һөҗүм бүген йә иртәгә иртән башланачак.
Боз өстенә су китсә, һөҗүмнең иң ышанып торган ике юнәлеше юкка чыгачак.
Ильяс командирларның һәрберсенә бирелгән әмерләрен барлап чыкты
да аларга үзгәрешләр кертте. Беренче үзгәреш – Карам җитәкчелегендәге
Беренче Казанлы төркеме, юл күрсәтүче Галләм карт белән сөйләшенгәнчә,
хәзер үк Чияле тауга карап юлга чыга. Михайловка төркеме, икенче Казанлы
төркеме Ильясның үзе җитәкчелегендә, Тукмай сазлыгы аша Үгез чишмәгә
чыгып, иртән волость ягыннан авылга керә. Болар барысы да җәяү, атсыз.
Атлар лагерьда кала, ә Катнаш төркем, аларны Таныпның теге ягына чыгарып
тын гына Каюм мәгарәсе аша үткәрә. Катнаш төркем, һөҗүм башлангач,
Салихныкыларның тәмам башларын катыру өчен бу яктан авылга карап ут ача.

Бер сорау булды. Нигә монда кунып, иртән генә чыкмыйбыз дип сорады
кемдер. Ильяс тыныч кына хәлләрнең кайсы якка борылу мөмкинлеген
аңлатты, ашыгырга кушты. Башка сораулар юк иде, барысы да үз эшенә
тотынды. Һөҗүмнең башы – буаны шартлату тавышы булачак, диде Ильяс,
үзенең ышанычын башкаларга җиткереп. Әгәр ул караңгы чакта булса,
бераз көтәргә, изге Китапта әйтелгәнчә, ак җепне карадан аера алу мөмкин
булганчы.
Иң башта, Гаян картка утын төяп, урманнан чыгарып озатып куйдылар.
Бераздан Томафи яланында аяк-кул бармаклары белән санарлык кына
кеше калды.

67
Салихның бөтен курыкканы Ильясның һөҗүмне бүген башлавы,
үзенең буаны шартлатып өлгерә алмавы булды. Матусов буасын кырык
кат урадылар аның кешеләре, бөянең йомшак урыннарын табарга уйлап.
Тик табарлык түгел, җитмәсә, җирне, калын булмаса да, кар каплап алган,
ә яр буенда чылтырап, ватылып-кырылып, уалып торган пыяла кебек боз.
Шартлаткыч җитәрлек, тик аны суга салып булмый бит инде, аңа хәтле
бикфорд җебе янып барырга тиеш. Ә бөянең үзен казырлык түгел, урыны
белән туңып та өлгергән.
Утарда бер кеше юк. Хуҗа чыгып киткәннән бирле бер корылмасы да
эшләми, утарда ара-тирә күренүче каравылчылардан башка кешеләр булганга
охшамаган. Шаулап-гөрләп торган тормыш сүнгән инде бу җирдә. Халыкның
Матусовка булган ихтирамы шаккатыра: бернинди урлау-талау юк, вату-кыру
күренми. Әйтерсең бер көнгә эшне туктатканнар да, барысы да җыелып,
нидер аткаралар, ә ул тәмамлангач та, иртәгә корылмалар гөрләп эшли
башлаячаклар... Әллә шуңа да күңелсезлек, сагыш урап алган бар тирә-якны.
Матусов елга үзәненең табигый рәсемен бик уңышлы файдаланган,
бөянең озынлыгы бары дүрт-биш сажин, биеклеге дә шуннан артык түгел.
Озын елга буена җыелган су әллә ни киң җәелмәсә дә, кирәкле куәтне җыя
ала, тегермәннең һәм такта яргычның тәгәрмәчләрен гөрләтеп әйләндерә.
Шул тиклем бөтен ягы да килгән бөяне эшли алган кеше аны һәрвакыт
тикшереп тору уңаен дә күз алдында тоткандыр бит? Сорар кеше дә юк
Матусов утарында, бары каравылга куйганнар гына йөри. Әллә Салих
кешеләренең тел төбен аңлап, әллә башка сәбәптән Петькаларның икесе дә
юкка чыктылар, эзләтеп тә карадылар, тик таба алмадылар. Ике Петькасыз
бу мәсьәләне чишеп булмый дисәләр дә, җаен таптылар. Таулы авылыннан
Матусовка эшләгән бер кеше акчага аның серен сатты. Аның утарындагы
түгәрәк күлгә су алыр өчен җир астыннан канау казылган икән. Эзли торгач,
таптылар. Тирәнлеге тиешенчә, шартлаткычны төшерү уңайлы. Ә шуның
елга буендагы өлеше ярга җитмәс борын бөя кырында аска төшеп китә.
Ул урын һәркемгә күренеп, игътибар җәлеп итеп тормасын өчен өстенә
таш өеменнән пирамида корганнар. Читтән караганда гади таш өеме,
башка бернинди дә фараз юк. Эшли белгәннәр элек, ни әйтерсең. Моны
Екатеринбургтан чакыртып алдырылган шартлату буенча оста кеше дә тел
шартлатып куәтләп торды.
Канау үзе, су җибәргәнче, коры, чөнки ул буаның аскы ягында. Оста
сайлап алынган ике ярдәмче солдатка эш тәртибен аңлатты. Иң башта, булган ташларны аска ташлап, тигез коры урын әзерлибез. Шуннан беренче
бикфорд җебен яндырып карап, икенчесен кайчан яндырырга кирәкле
вакытны беләбез. Шуннан, вакыты җиткәч – монысы инде Салих кушуы
буенча иртәнгә таба – шартлаткычларны төшерәбез дә җепләргә ут төртәбез.
Бу кеше шаярырга да өлгерә: җепкә ут төрткәч, бар булган көчкә еракта
торган атларга тиклем чабарга, алай булмаса, Иделгә тиклем су астыннан
җәеннәргә утырып бару төшә һәркемгә.
Беренче төшергәне ул-бу булып шартламаса да, икенче әрҗәсе
шартлаганда, детонация барлыкка килеп, аны шартлата, азакта буаны
ерып җибәрә дип аңлатты ул. «Канауда бераз дым бар инде барын, анысын
шартлаткычны тиз генә төшерү белән бәхилләтеп була», – диде оста.
Оста солдатларга тәмәке тартмаска кушты. Ә үзе бер дә курыкмый,
якындагы шартлаткыч әрҗәләренә игътибар да итми төтенләвен белде.
Моңа аптыраган икәүгә болай дип аңлатты ул:
– Сез җилгә карамыйсыз, бар дөньягызны онытып, шартлаткычка якын
килүегез бар. Бер курку чирканчыгы алмагач, аны бар дип тә белмисез. Ә
миңа боларны сугыш хәтергә уеп салып куйды. Ни генә шартлатырга туры
килмәде анда! Рәнҗемәгез, якын килмәсәгез, исән булырсыз. Менә мин
иртәгә карармын әле йөзегезгә безнең эш тәмам булгач!
– Ә хәзер нишлибез?
– Көтәбез.
Оста түш кесәсеннән зур сәгать тартып чыгарды, колагына куеп аны
тыңлап алып, ниндидер тәгәрмәчен кетердәтеп борды.
– Әле сәгать ун. Шартлау алтыда булачак. Сигез сәгать ял безгә.
Шартлаткычны әлегә төшермибез, ул дым тарта, җилләп торсын. Тик аны
саксыз калдыру ярамый, шулай булгач, бераз туңарга туры килер сезгә,
егетләр. Бу эшне уникедә башлыйбыз. Анда инде бик тиз була. Шартлагач
та, без кайтып китәбез. Белмим, сезгә ничек тәэсир итәр, мин сезгә
ахырзаманның ничек булырын күрсәтергә вәгъдә итәм!
Ниһаять, әйтелгән вакытта бу яклар өчен ахырзаман хәбәре булган
шартлау тавышы яңгырады. Ничә кеше уянгандыр Казанлыда һәм
күрше авылларда, догаларын кабатлый-кабатлый йөгереп килгәннәрдер
пыялалары чыңлаган тәрәзәләргә.
Иртәнге караңгылыкта әллә ни күренми иде буада нәрсәләр булып
ятканы. Тик моны күзаллавы читен түгел.
Шартлаудан соң ничә еллар су басымын җиңеп җибәрми торган бөянең
яртысы күккә күтәрелде дә гөрселдәп суга төште. Ул төшкәнче ташкын
буаның калган өлешен ашый башлаган иде, ә вак кына кисәкләрдән торган
бөя балчыгы үкереп аккан суга кушылып агып та китте. Бөя урынында
хәрәкәткә килгән су агымы кайный, ыргыла, боргалана, сикерә, әйләнә,
томан булып күккә менә, яңгыр булып су өстенә тама. Әллә кайдан килеп
чыккан иректән нишләргә белми елга упкын ясап бөтерелә. Бу үкерүгә
тегермән һәм такта яргыч биналарының диварлары дөбердәп җимерелгән
тавышы кушылды, алар әллә нинди көч белән бөянең калган өлешенә
килеп бәреләләр, шул бәрелүдә зур-зур кисәкләрне йолкып алып калган
суга юл ачалар. Буаның суы яр буена сызык итеп сызган тигезлектән
кызу итеп төшә башлады, аның өстендә яткан агачлар, такта кисәкләре,
бәйләре өзелгән көймәләр һәм башка бик күп чүп-чар, акрын гына хәрәкәткә килеп, бер заман тота алмаслык тизлектә бөянең ерылган
урынына ташланалар.
Буаның аскы ягында бөтен дөньяны басып алырлык судан биек дивар
барлыкка килде. Иң беренче ул, Гәвенгә кереп, җәйдән башлап тик
утырып, беренче суыкларда җиргә ябышып туңган ике барканы йолкып
алып су белән күмеп китте. Баркалар күтәрелеп, Гәвеннән чыгар юл
эзләп, әле бер ярга, әле икенчесенә барып төртелделәр, шуннан агым
көченә буйсынып, Танып буйлап китә башладылар, тик әлегә су югары
булмагач, бозларны ватып, аларның арасына кереп кысылдылар. Шунда
ук су, җирдә яткан бүрәнәләрне җыеп, Танып үзәненең бозына ташлады.
Һәм китте бу табигать диварының боз өстендә биюе! Танып Салихны
туктатырга дип, егылган агачларны шырпы бөртеген сындырган кебек
сындырып, бөкләп ташлый, юлда булган башкаларын борып алып китә,
яр өстенә сикереп менеп, тирә-якны үз астында калдыра, урап-урап кире
кайтып, бер буш урынны да калдырмый су белән тутыра – менә нәрсә бу
кыш көнендә су ташуы...
Җитмәсә, чиксез туфан суы, агачтан агачка сикереп, боз өстеннән уйнап
ыргыла, элек буш булган урыннарны күмеп җилү белән генә чикләнми,
авылның көтүлегенә, авыл читендәге беренче өйләргә таба чаба.
***
Шартлау тавышын иң беренче булып сакчылар ишетте һәм чаң
кактылар. Берничә көн өйрәнгәннән соң, Ильяс лагеренда һәркем ни
эшләргә тиешлеген белә иде. Иң беренче – чыгарып өлгермәгән атларны
тынычландыру һәм аларны Танып аша үткәрү, икенчесе – бер тавышсыз
Каюм мәгарәсенә керү һәм аның аша үтеп удмурт җирләренә чыгу. Боларны
беркем дә уйлап чыгармаган, беркем дә әллә нинди китапларны укып
тапмаган, – барысы да халыкның гомум акылында булган һәм сакланып
килгән хәвефсезлекне хәстәрләү кагыйдәләре һәм Ильясның шуларга карап
бирелгән боерыгы.
Су якынлашканнан-якынлаша, ә чыгарасы атлар бар гына. Эшне тизләтү
өчен янәшәгә тагын ике бүрәнә салдылар. Бусы инде атларны саклап калдык
дигән сүз булды. Беркем дә шәхси әйберләр турындагы уйны башына да
кертмәде. Ильяс кушканча, мәгарәгә башта ике кешене кертеп җибәрделәр
ул-бу юклыгын тикшерү өчен. Монысы да дөрес карар булган – теге башта
Сафаның өч-дүрт башкисәре аларны сагалап утырганнар икән. Аларның
бернидән курыкмыйча, учак кырында җылынып утырулары аптыратты
партизаннарны. Ильясның мәгарә кырында, аның эчендә атарга ярамый
дигән сүзләрен искә төшереп, аларны егып та салдылар, өчесен өч агачка
урап бәйләп тә куйдылар. Тик берсе генә мылтыгын ташлап йөгереп качып
котылды.
Тау куышына берәмләп керү өчен чират көтеп торганда, күз иярмәслек
тизлек белән биек су диварының килгәне күренде. Биш аршиннан биек
булган бу диварның бозлы елга үзәне буйлап үкереп килүендә әллә нинди
дәһшәт барлыгы сизелә иде. Бер мизгел эчендә килеп җитеп, Томафи карт
йортын туздырып ташлады, алырга өлгермәгән әйберләрне туздырып узды
да китте. Ә дивар артыннан чиксез су диңгезе дөньяны басып алды.
Шунда гына аңладылар алар Ильясның боерыгының бик вакытлы булуын. Әгәр су килгәндә, халык лагерьда булса, берәүнең дә исән
калмаячагын алдан күргән бит ул!
Буадагы шартлау җир астыннан да йөгереп үткән, күрәсең. Тау
куышында бер-ике җимерелгән урын да бар иде, тиз генә аларны да
чыгарып ташладылар. Атлар бу урыннан куркалар, алга бармый артка
чигенәләр. Куыш эчендәге караңгылык шулай куркыта аларны. Сафа
башкисәрләренең учагыннан торымбашлар алып, юлны яктырткач кына,
алар бик зур шик белән, пошкыра-пошкыра, алга атладылар.
Бер нәрсә уйланылмаган булып чыкты. Томафины су басып китсә,
Катнаш төркем ни эшләргә тиеш? Бик озак уйлап тормадылар бу турыда.
Биш кешене атларны сакларга калдырдылар, калганнар белән Таныпның
биек ярлы ягыннан Казанлыга юл тоттылар.
Теге өч башкисәрне дә, бәйләп, үзләре белән алырга туры килде.
Кемдер шунда Таныпның үкерүенә игътибар итте. Катнаш төркемнең
командир ярдәмчесе Мәрдән карт аңлатты нигә икәнен:
– Салихныкылар башына үкерә ул бу юлы!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев