Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кирәк!

Тамырлар нык, имин булсын өчен Тирәккә дә якты киңлек кирәк!

Ойый гәүдә, кан куера тәндә...
Йокламасын дисәң хәлсез йөрәк,
Аяк-кулны азат итү кирәк,
Зынҗырларны кисеп ату кирәк.
Көйле типсен дисәң хәлсез йөрәк,
Башны азат итү кирәк элек,
Элмәкләрне өзеп ташлау кирәк,
Ирек кирәк җанга, ирек кирәк.
Ябалдашын җәеп, ак җиһанда
Шыбырдасын дисәң җилдә тирәк,
Тамырлар нык, имин булсын өчен
Тирәккә дә якты киңлек кирәк!

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев